поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.03.2013 Мәдәният

Самарада Зөһрә Сәхәбиева концерты узды

Аларның икәүләп - татарның атаклы җырчылары Хәйдәр Бигичевның һәм Зөһрә Сәхәбиеваның Самараның Металлурглар Мәдәният сарае сәхнәсеннән җырлауларын әле дә яхшы хәтерлим. Бу җырчыларның ягымлы тавышлары шулай бергәләп җырлау өчен яратылган булгандыр, бер-берсен баетып торгандыр, мөгаен. Самарада алар бары тик ике тапкыр гына җырласалар да, мәңгелеккә хәтергә уелып калдылар. Бу концертлар турында “Бердәмлек”тә дә язып чыккан идек. Сәхнәгә киеп чыккан киемнәрен дә бүгенгедәй күрәм төсле.

Зөһрә ханымның яраткан ире - татар халкының талантлы җырчыларының берсе булган Хәйдәр Бигичев 49 яшендә вакытсыз дөньядан китеп баргач, без күп мәртәбәләр “Бердәмлек”тә аның киң кырлы иҗаты, бу ике шәхеснең олуг мәхәббәте турында яздык, Самарадагы дусларының истәлекләре белән дә укучыларыбызны таныштырып тордык. Аеруча Тәскирә ханым Таһирова тарафыннан бөек җырчының көндәлек тормышындагы гаделлеге, кешелеклелеге һәм башка гүзәл сыйфатлары күңелне тетрәндерерлек итеп язылганнар иде.

2010 елда “Татарская книга” китап нәшриятында Хәйдәр Бигичев турында күләмле, шактый зур тираж белән истәлекләр китабы басылып чыкты. Минем аны күргәнем һәм укыганым бар иде. Тик үземә сатып алырга туры килмәде. Ниһаять, хыялым тормышка ашты. Теләгемне белгәндәй, бу юлы Самарага концерт белән килгәндә, Зөһрә ханым шушы чын мәгънәсендә кыйммәтле китапны миңа бүләк итеп бирде. Ул аның тышлыгына менә мондый сүзләр язган:

“Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы! Татар музыкаль сәнгатенең зур бер чорын үз эченә сыйдырган бу китап мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичевның якты истәлеге булсын. Хәйдәрнең бөек иҗатына вә шәхесенә хөрмәт белән каравыгыз өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Ә инде үзегезнең халкыбыз үсеше хакына куйган фидакарь хезмәтләрегез өчен Сезгә карата күңелләребездә йөргән тирән ихтирам хисләребезне кабул итегез! Үзегезгә һәм гаиләгезгә исәнлек-саулык, иминлек, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен теләп калам”.

Зөһрә СӘХӘБИЕВА-БИГИЧЕВА.

10 март 2013 ел”

Минем һәм “Бердәмлек” газетасының хезмәтенә шундый бәя бирүегез өчен рәхмәт, Зөһрә ханым! Без киләчәктә дә Хәйдәр Бигичев һәм сезнең кебек чын татар җырчыларының иҗатын басмабыз битләрендә киңрәк яктыртырга, пропагандаларга тырышырбыз. Ә Сез үзегезнең чын татар халык җырчысы икәнлегегезне шушы көннәрдә Самараның Управленческий бистәсендәге “Чайка” Мәдәният сараенда тамашачыга күрсәткән концертыгыз белән тагын бер кабат расладыгыз.

Концерт, чынлап та, шәп иде. Зөһрә Сәхәбиева аны күпләргә яхшы таныш булган “Яшьлегем хисләре” җыры белән башлап җибәрде.

Сәхрәләрдә ялгыз йөргән
чакта
Яратам мин чәчәк исләрен.
Бүләк итәм, бәгырем,
Ал, тартынма, ал син
Яшьлегемнең кайнар
хисләрен.

Җырчының бәрхеттәй тавышы күңел кылларында тибрәнеп, түбән ноктадан иң югарысына күтәрелеп, онытылмас бер моң булып яңгырый.

“Имәннәр шаулый”, “Әнкәемнең догалары” һәм башка шуның кебек танылган татар композиторлары тарафыннан иҗат ителгән җырлар инде күптәннән халыкныкы булып киттеләр. Һәм, әлбәттә, аларның киң таралуына Зөһрә Сәхәбиева кебек җырчыларның башкару осталыгы да зур йогынты ясагандыр. Әнә әле берничә көн элек кенә “Татарстан - Яңа Гасыр” телеканалында күренекле композиторыбыз Сара Садыйкова, шулай ук танылган шагыйрь Әхмәт Рәшит шигыренә иҗат ителгән “Язгы гөлем” җырын шактый популяр бер яшь җырчы башкаруында тыңлап, хозурланып утырган идем. Ә инде бүгенге концертта сәхнәдән аны Зөһрә ханым җырлап җибәрүгә, күңел әллә нишләп тетрәнеп куйды, үзем дә сизмәстән, җырлый белмәсәм дә, җырчыга кушылып, әкрен генә җырлый башладым.

Сәхнәгә бер-бер артлы тамашачылар күтәрелеп, җырчыга бәйләм-бәйләм чәчәкләр, затлы тартмаларда конфетлар бүләк итә башладылар. Ярата, бик ярата шул Зөһрә ханымны татар халкы!

Ә инде дини темаларга җырлар, мөнәҗәтләр башкарыла башлагач, җырчы тагын да көчлерәк алкышларга күмелде. Аның шагыйрә Флера Тарханова шигыренә Рөстәм Яхин иҗат иткән “Рамазан” җыры гына да ни тора! Җырчы үзенең программасында сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына зур игътибар биреп, аның шигырьләренә язылган җырларны да башкарды.

Гомумән, бөтен концерт программасы шундый матур, зәвыклы итеп төзелеп, үзенә татар җырларын гына түгел, гармун һәм баян моңнарын да, язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең әдәби әсәрләрен дә, төрледән-төрле мәзәкләрне дә сыйдырган иде. Бары өч кешедән генә торган төркем (Зөһрә ханымнан тыш, нәфис сүз остасы һәм җырчы, “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесенең алыштыргысыз алып баручысы, танылган журналист Илдар Кыямов һәм атаклы гармунчы, баянчы, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев) ике сәгать ярым дәвамында тамашачыны үзенә каратып, чын-чынлап яраттыра алды. Илдар Кыямовның сөйләве дә, җырлавы да (ул “Безнең күңелләр”, “Җаныем, бәгърем”, “Шахта” җырларын бик тә үзенчәлекле итеп башкарды), Кирам Сатиевның баянда, тальянкада, башка татар милли уен коралларында уйнавы да сокландыргыч булды. Көлдергеч мәзәкләр сөйләнсә дә (кайберләре дингә дә кагылышлылар), алар кайбер яшь юмор сөйләүчеләрнеке кебек мәгънәсез, тозсыз, ә иң мөһиме - оятсыз түгелләр иде.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер. Концертка тамашачы күп килмәгән иде, ике йөзләп чамасы гына булгандыр. Яшьләр бөтенләй күренмәде диярлек. Ә күпчелек тамашачылар “Чайка” Мәдәният сарае ерак, дип килми калганнардыр.

Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары да, төбәгебезнең “кара” һәм “ак” байлары да күренекле җырчыбызның Самарага килүен күрмәмешкә салышканнар кебек тоелды. Югыйсә, кайсыбер орды-бәрде җырчыларның концертларында да булгалыйлар, кайберләренә хәтта билетлар таратырга да булышалар, матди ярдәм дә күрсәткәлиләр иде бит. Тик моның өчен беркемне дә гаепләп тә, кеше кесәсендәге акчаны санап та булмый, әлбәттә. Бу һәркемнең үз эше, үз теләге, үз мөмкинлеге.

Әнә “Чайка” Мәдәният сарае директоры, милләттәшебез Гүзәл ханым Сафина сөекле җырчыбызны Самарага концерт белән чыкыру мөмкинлеге таба алган бит. Рәфыйка ханым Хисаметдинова, Тәскирә ханым Таһирова кебек татар җанлы сәнгать сөючеләр да тамашачыны җыюда кулларыннан килгән кадәр ярдәм күрсәткәннәр. Әгәр алар булмаса, Самара татарлары яраткан җырчы Зөһрә Сәхәбиева белән очрашу, аның тавышын ишетү бәхетенә ирешә алырлар идеме икән? Самараның башка Мәдәният сарайларында бөтен нәрсә дә акчага гына эшләнә бит хәзер.

Яхшы итеп ремонтланган “Чайка” Мәдәният сарае киләчәктә чын татар мәдәнияты үзәгенә әйләндерелсә, начар булмас иде дә бит. Металлурглар Мәдәният сарае сатылгач, төбәгебезнең атаклы “Ялкынлы яшьлек” татар ансамбле дә биредә үзенә ышык тапкан, башка татар сәнгать түгәрәкләре дә оешып килә. Ә ераклыкка килгәндә, бу шулай тоела гынадыр. Шәһәр үзәгеннән дә, микрорайоннардан да автобуслар, “ГАЗель”ләр бертуктаусыз йөреп торалар. Ә тукталыш нәкъ Мәдәният сарае алдында. Татарлар күпләп яшәгән бистәләрдән бирегә егерме-утыз минут эчендә килеп җитеп була. Халыкка бу турыда яхшылап аңлатырга гына кирәктер, мөгаен.

Татарстан җитәкчелеге дә Зөһрә Сәхәбиева кебек күренекле сәнгать осталарыбызның иҗатын Республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезгә җиткерү өчен нинди дә булса чаралар күрсә, начар булмас иде. Элеккеге вакытларда бюджет хисабына филармония аша махсус концерт төркемнәре оештырылып, алар халыкка хезмәт күрсәтәләр иде бит. Ә хәзерге кебек, барысын да акча эшләүгә генә калдырсак, сәнгатебезне дә, мәдәниятыбызны да югалтуыбыз, Зөһрә Сәхәбиева кебек чын йолдызларыбызны онытып, бер мизгелгә генә кабынган һәм аннан сүнгән “йолдызчыклар” янында утырып калуыбыз ихтимал. Бу хәлгә калмасак иде




Зөһрә СӘХӘБИЕВА (сулдан уңга) "Чайка"да үзен каршы алучы дуслары Рәфыйка ХИСАМЕТДИНОВА һәм Тәскирә ТАҺИРОВА белән.


Яраткан җырчысын күрергә оныгы белән Самараның “Татар ашханәсе” хуҗабикәсе Разия ӘЮПОВА да килгән иде.


Илдар КЫЯМОВ һәм Кирам САТИЕВ. Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 13 | 13.03.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»