поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2013 Милләт

Җырлыйк әле, әй Урдалы!

(Самара өлкәсендәге бердәнбер керәшен татарлары авылы Назаровка турында мәкалә)

Әй, тулган айлар,
Безгә килгәннәр,
Барысы да постау кигәннәр.
Урдалы буе,
Әйдәле, җырлыйк әле.
Күп тә килмәгәннәр,
Аз да килгәннәр,
Барысы да, барысы да
Безне сөйгәннәр.
Урдалы буе,
Әйдәгез, җырлыйк әле...

Кләүле авылының исеме аңа нигез салучы Кләүле Чүрәкәев исеменнән алынган булган. Бәлки, бу бичара чуваш чукындырудан качарга теләп, шушы җирләргә килеп урнашкан булгандыр, анысын хәзер тәгаенләп әйтеп булмый. Алай булса, ул максатына ирешә алмаган, барыбер чукындырылган һәм калган гомерендә Василий Иванов исемен йөрткән.
Кләүледән чыгып, кырык чакрым чамасы төньяк-көнчыгышка таба барсаң, керәшен авылы Назаровкага килеп чыгасың. Элек ул Урта Урдалы авылы дип аталган. Бу - Самара өлкәсендәге бердәнбер керәшен татарлары авылы.

Керәшеннәрне христиан динен кабул итү вакытлары буенча «иске» һәм «яңа» керәшеннәргә аерып йөртәләр. Явыз Иван тарафыннан 1731 елга кадәр христианлаштырылган татарлар «иске керәшеннәр» булса, махсус комиссия оештырылганнан соң чукындырылганнар «яңа керәшеннәр» дип аталганнар. Назаровка керәшеннәренең кайсы төркемгә керүе әлегә билгесез, чөнки авыл тарихы ныклап өйрәнелмәгән. Шулай да аларның тамыры Чистай ягыннан булуы ачыкланган.
Кләүле районы Назаровка авылында гомер итүче милләттәшләребез, татар-мишәрләр, чуваш, мордва һәм руслар арасында озак вакытлар яшәп тә, үзенчәлекләрен саклап калганнәр. Чиста, рус сүзләре кушып бозылмаган татар сөйләме, күп борынгы татар җырларын һәм биюләрен белүләре һәм шул ук вакытта рус исемнәре йөртүләре, христиан динен тотулары безгә ничектер сәер булып тоела. Аларны яхшырак беләсе, мәдәниятларына, тормыш рәвешләренә төшенәсе килә. Шуңа күрә, еш булмаса да, безнең “Бердәмлек” газетасы Назаровка керәшеннәре турында язгалап, аларның тормышы белән кызыксынып тора.

Моның өчен менә бу юлы да сәбәп үзеннән-үзе килеп чыкты. Кызы Галинаның юбилеена дип Самарага килгән керәшен хатыны Вера Васильева редакциябезгә сугылгач, Назаровканың бүгенге хәле турында сорашмый булдыра алмадык. Сөйләшү кызыклы килеп чыкты, әмма Советлар Союзы чорында гөрләп торган авылда яшәгән һәм шифаханәдә фельдшер булып эшләгән ветеранның карашы субъектив булып тоелды. Ник дисәң, тормышлар бик нык үзгәрде бит хәзер. Аның белән бергә авыл да, дин дә, милләт тә танымаслык хәлгә килде. Шулай да Вера Кирилловнаның фикерләре белән күпләр ризалашыр, дип уйлыйм һәм без аны сезгә әңгәмә түгел, ә монолог формасында тәкъдим итәбез.

- Бүгенге Назаровканы чиста керәшен авылы дип атарга тел әйләнми. Биредә хәзер руслар да, мөселман татарлары да, башка милләт кешеләре дә яши башлады. Кайсы килә, кайсы китә, алар белән бергә безнең үзенчәлек тә ничектер югала сыман.

Дөрес, элек тә авылыбызга мөселман татарлары килеп чыккалый иде. Мәсәлән, асрамага алынган Усман Питеркасы. Әмма андыйлар арабызда эреп, тулысынча үзебезнең кеше булып беттеләр.

Мин үзем дә соңгы вакытларда ничектер мөселман татарларына тартыла башладым. Татарстанның “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалы тапшыруларын яратып карыйм, матуррак җыр ишетсәм, отып алырга тырышам, ишегалдына чыккач, үз алдыма шуны көйләп йөрим.

“Җомга вәгазе” тапшырулары миңа бигрәк тә ошый. Акыллы, абруйлы имамнар вәгазь сөйләп, күп нәрсәләргә төшенергә ярдәм итәләр. Хәзер мәктәпләрдә дә дин дәресләре укытыла башлады бит. Анда да шундый ук акыл ияләре дәрес бирсә, тәрбия эшләре күпкә уңышлырак барыр иде, дип уйлыйм.

Мөселман татарларының йогынтысы безгә телевидение, массакүләм матбугат чаралары аша килә, әлбәттә. Тик мине үз динен оныткан кеше, дип уйлый күрмәгез. Киресенчә, христиан динебез, гореф-гадәтләребез югала баруына җаным яна. Әлбәттә, моның сәбәпләре күп.

Беренчесе - глобализация. Без үскәндә авылда 600 кеше яшәсә, хәзер 200дән чак күбрәктер. Мәктәптә барлыгы 30 бала укый. Халыкның күпчелеген картлар тәшкил итә, ә икенче яртысы - аларны караучы социаль хезмәткәрләр.

Бу темага аерым туктап үтәсем килә. Минемчә, сәламәтлеге булган, үз аягында йөреп торган кешегә социаль хезмәткәр бирү дөрес түгел. Әйе, хезмәткәргә исән-сау әби яшәгән чиста өйнең тузанын сөртеп китү берни дә тормый. Пенсионер өчен дә бу - аралашу ысулы. Элек кибеттә, клубта, шифаханәдә, урамда очрашып, хәл-әхвәл сорашып тору гадәти хәл иде. Хәзер урамга чыгып “караул” кычкырсаң да, беркем дә ишетми. Медицина хезмәткәре буларак, мин бу хәл белән килешә алмыйм. Һәркем үз өендәге эшен үзе эшләргә тиеш. Ә түргә менеп утырсаң, тиз арада буыннар ката, кеше хәлсезләнә, дөнья хәлләре белән кызыксынмый башлый һәм тәмам урында ятып торучыга әверелә. Хәрәкәттә бит бәрәкәт! Ә урын-җирдә ятып авыручыларны социаль хезмәткәрләр үзләре дә өнәп бетермиләр, чөнки аларның эше күп була.

Проблеманың тагын бер ягы бар: бөтен пенсионерның да социаль хезмәткәрләре булу халыкны тарката да бит әле. Әби-бабайлар авыл эшләрендә катнашмыйча бөтен яңалыкларны Самарада нәшер ителүче “Социальная газета” һәм социаль хезмәткәрләр аша гына белеп торалар. Ә бу бит берьяклы мәгълүмат! Авылыбызда кайберәүләр өлкә татар “Бердәмлек” газетасын укырга яраталар, Казанда чыгучы үзебезнең керәшеннәр басмасы “Туганайлар”ны да алдыручылар бар. Тик ул газеталар безнең авылга никтер берәр атнага соңгарып килә.

Элек колхоз җыелышларында күпме җирләр сөрелгәнен, нинди уңыш алынганлыгын белеп торуны, бай тәҗрибә белән уртаклашуны читкә куймый иде халык. Ә хәзер җирләребез эшкәртеләме, юкмы, аларга кем дә булса хуҗамы, юкмы, киләчәгебез нинди – бернәрсә дә белмибез. Әллә җитәкчеләребез пенсионерлар белергә дә тиеш түгел дип уйлыйлар микән? Без бит әле исән һәм үзебезнең куллар белән күтәргән хуҗалыкның киләчәге өчен бик борчылабыз!

Көзен Самарада уздырылган Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә авылыбызның “Натукай” ансамбленең катнашуы һәм призлы урын алып кайтуы бөтен авыл өчен дә зур вакыйга булды. Моңа кадәр Чаллыда уздырылган Нардуган бәйрәмендә дә тамашачы хушын алганнар иде безнең керәшен хатын-кызларыбыз. Матур костюмнары район администрациясенең матди ярдәме белән тектерелгән икән. Тик минем карашка бу костюмнар “Түгәрәк уен” фольклор фестивале өчен бик үк туры килеп бетмиләр. Чөнки безнең як керәшеннәренең милли киемнәре башкачарак тегелә. Мин моны яхшы беләм, чөнки минем әнием тегүче иде. Әти Кләүле станцасына барып, аңа сугыштан кайтучылардан тегү машинасы сатып алып биргәннән соң, ул безгә генә түгел, күрше-күләнгә дә тегә башлады. Ә без, ике кызы, аңа ярдәм итә идек. Хәтерләвемчә, үзе тукыган киндер тукымадан тегелгән күлмәкләрнең итәген ике катлы ясый иде: аскы итәге гади, ә өскесе бөрмәле, төрле төстәге тасмалар белән каеп ясалган. Бу ысул бик катлаулы һәм күп вакытны ала. Миндә андый күлмәкләрнең кисәкләре әле дә саклана. Фольклор белән кызыксынучыларга күрсәтә алам, отып калсыннар. Бездән соң ул ысуллар югалырга да мөмкин бит.

Элек керәшеннәр өч олы бәйрәмне зур әзерлек белән көтеп алып, бик кызыклы итеп уздыралар иде. Беренчесе – Нардуган. Ул хәзер Раштуадан алып Крещениега кадәр дәвам итә торган “святки” дигәнне аңлата. Ә элек ул, Кояш культы белән бәйле булып, көн озая башлагач бәйрәм ителә булган. Без кечкенә чакта төрле җанварлар булып киенеп, урам буйлап йөрүебезне, һәр өйгә кереп хуҗаларга бәхет, сәламәтлек теләвебезне хәтерлим. Нардуган бәйрәменең соңгы көнендә ирләр елгага төшә һәм тәре формасында бәке тишеп куялар. Крещение төнендә күпчелек авылдашлар бәкегә чумып, Ходайдан ярлыкау сорый, савап ала торган иде.

Язын Пасха – бездә Олы көн дип атала торган бәйрәм җитә. Бу көнгә әниләр һәм әбиләр күкәй буяп куялар һәм без, балалар, өй борын күкәй җыеп, җырлап йөрибез.


Ә керәшен туенда яисә башка зур бәйрәмдә каз чыгару йоласын күргәнегез бармы?! Каз чыгарганда кунакка дәшелгән зур кешегә яисә кияүгә атап җыр җырлана һәм каз аның алдына куела. Бу бик зур сый һәм бик зур дәрәҗә була инде. Ә хәзер мондый бәйрәмнәр шартлы рәвештә генә үткәрелә, чөнки халык ураза тотмый, авылда чиркәү дә, поп та юк. Ә дин нык булмагач, тыючы да юк. Халык хәзер эчүчелек белән артык мавыга башлады. Ризык һәм эчемлек күп булгач, аның да кадере бетте.

Шундый бай тарихлы, сабыр һәм тәртипле керәшен халкы да акрынлап урыслаша бара. Мәктәптә балалар русча укыйлар, үскәч, дин барыбер бер дип, руска кияүгә чыгалар яисә өйләнәләр. Үзебезнең милләт кешеләре белән гаилә коручылар да, шәһәргә киткәч, тик русча гына сөйләшәләр. Минем үземдә дә шул ук бәла – кызым Галина мөселман татары белән гаилә коруына карамастан, улы Рөстәм татарча белми.

Кызганыч, бик кызганыч. Зур халыкның, зур культураның юкка чыгуы шаһиты булып торабыз. “Татар бетә, татар бетә!”, - дип аһ ора матбугат чаралары. Ә, минемчә, башта керәшен бетәр, аннары гына татар чираты җитәр. Ә татарлар белән берләшеп, бер милләт булып, үзебезнең юлны ярсак, бәлки, әле бераз яшәрбез дә.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 12 | 16.03.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»