|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2013 Экология
Ризыкны – өстәрәк, паспортны якындарак тотыгызБу атнада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су басу куркынычы янаган төбәкләр исемлеген бастырып чыгарган. Анда Татарстан да керде. Ә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча федераль хезмәт белгечләре бу язда республика елгаларында күпләп боз тыгылуын һәм суның бик нык күтәреләчәген фаразлый. Татарстанның язгы ташу вакытында су басу ихтималы булган зоналарындагы торак пунктлар исемлеге 2012 елның ноябрендә Татарстанның Министрлар Кабинеты боерыгы белән үк расланган иде. Үткән елның апрель аенда көннәрнең кисәк җылытып, туктаусыз яңгыр яву һәм карның тиз эрүе нәтиҗәсендә 20 райондагы торак пунктларны су басты. Ул чакта 1000гә якын торак йорт су эчендә калды, 11 социаль һәм мәдәният объекты зыян күрде, 10 күпер җимерелде. Нәтиҗәдә, республикада гадәттән тыш хәл режимы кертелде, ә федераль бюджеттан зыянны өлешчә каплау өчен Татарстанга 108,4 миллион сум бүлеп бирелде. Ул акча зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтү, шулай ук авария-торгызу эшләрен башкаруга бәйле чыгымнарны каплауга тотылды. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр иткәнчә, республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе әлегә фаразлардан тыелып тора. Ләкин табигать афәте була калса, 44 муниципаль райондагы 235 торак пунктны һәм 6960 йортны (аларда 18806 кеше гомер кичерә) су басарга мөмкин. 40 предприятие, 10 хастаханә, 35 балалар учреждениесе, 22 дамба, 194,3 чакрым озынлыгындагы элемтә линиясе, 8939,3 гектар авыл хуҗалыгы җирләре, 106,31 чакрым озынлыгындагы автомобиль юллары, 62 күпергә дә шундый куркыныч яный. – Казанда Киндерле һәм Нокса елгалары буенда урнашкан Әки, Салмачы, Сосновка бистәләре дә су басу зонасында калырга мөмкин, – дип кисәтә Андрей Родыгин. – Идел буенда урнашкан бистәләр (мисал өчен, Победилово) һәм дача зоналарына исә язгы ташу зур зыян китермәс кебек. Ә менә кечкенә елгалар беренче дулкынга әлегә: кар тиз эрү нәтиҗәсендә алар ярларыннан ташып чыга һәм якын-тирәдәге торак пунктларга зур куркыныч тудыра. Су басу куркынычы янаган зоналарда яшәүчеләр язын үзләрен нәрсә көткәнен яхшы белә, шуңа күрә су суырта торган мотопомпаларны алдан ук әзерләп куя. Әмма халыкның күпчелеге ни өчендер үзләре һәм милке турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары кайгыртырга тиеш дип саный. Без бит оештыручылар һәм координаторлар гына. Безнең хезмәткәрләр язгы ташуга әзерләнә, әлбәттә, һәм әгәр дә контроль кулдан ычкынса, кешеләргә ярдәмгә килә. Ләкин закон нигезендә су басуга каршы чаралар өчен муниципалитет җитәкчелеге җавап бирә. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, күпчелек очракта эшне аннан-моннан башкарган урыннарда күңелсез хәлләр килеп чыга: йә су ага торган торбалар тыгылган, йә күпер һәм дамбаларга күптәннән ремонт ясалмаган һәм башкалар. Язын бернинди проблемалар тумый икән, бу муниципалитетларда ел дәвамында җитди эш башкару нәтиҗәсе. Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясенең 7 мартта Министрлар Кабинетында узган соңгы утырышында Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Сужко язгы ташу куркынычы янаган зонага кергән районнардан килгән мәгълүматлар белән таныштырды. Аларга ышансаң, узган елның җәй һәм көз айларында гидротехник корылмаларны ремонтлауга – 209 миллион, елгаларны чистарту һәм тирәнәйтүгә – 41 миллион, ярларны ныгытуга – 546 миллион, су агызу торбаларын төзекләндерү һәм чистартуга эшләренә 112 миллион сум акча тотылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшләре Су басу куркынычы турында хәбәр алгач: 1. Гадәттән тыш хәл вакытында кирәк булырга мөмкин бөтен әйберне әзерләп куегыз: йөзү чаралары, бау, баскыч, сигнал җайланмалары; Эвакуация турында кисәтү алгач: 1. Үзегез белән өч көнгә җитәрлек азык-төлек, су үткәрми торган пакетка төрелгән документлар, беренче ярдәм күрсәтү аптечкасын һәм гадәттә куллана торган даруларыгызны алыгыз;
Елена МЕЛЬНИК |
Иң күп укылган
|