поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.03.2013 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: “Кайбер җырларым төштә туа”

Йөздән артык җыр авторы Фирдүс Тямаевның иҗат җимешләрен яратып тыңласалар да, кайберәүләр аларны кем башкарганын да белмәде. Ә соңгы арада җырчы егет телдән төшми. Радио-телевидениедә еш яңгыраталар, интернетта клипларын меңләгән кеше карарга өлгерде, машинада аның дискы уйный, телефоннарда да Фирдүс җырлары... Шушы көннәрдә егет зур сынауга әзерләнеп йөри. 28 мартта УНИКС концертлар залында ул Фирдүс Тямаевның «сольный» концерты планлаштырылган.

Тулы исеме: Фирдүс Фәрит улы Тямаев
Туган урыны: Нурлат районы Түбән Нурлат авылы
Туган көне: 3 февраль, 1983 ел
Белеме: Лениногорск музыка училищесы, Мәскәү энергетика институты
Иң популяр җырлары: “Сөям, җаным”, “Язмыштан юк узмыш”, “Дусларга” һ.б.
 
— Фирдүс, сине Түбән Нурлатта яшәп иҗат итүче чын авыл егете диләр?

— Төп йортта әнием Галия, аның ире Газинур, энем Фирзәр белән мәш килеп яшәп ятабыз. Әнием Аксубай районының Кыязлы авылы кызы. Чөгендерче дә булды, колхозда сыер да сауды. Хәзер ашханәдә пешекче. Гади крестьян гаиләсендә без дә гади булып үстек. Энем белән еш кына гастрольләргә чыгып китәбез. Төркемебездә ул тавыш режиссеры.

Әле абзарны яңарттык. Мал-туарны мулдан асрыйбыз. Сыер, ике танабыз бар. Энем үгезләр алмакчы була. Ул бик уңган, йорт җанлы, кулыннан килмәгән эш юк. Кемне бәхетле итәрсең инде, дим үзенә.  

“УАЗ”ыбыз бар. Шуның белән җәй буе печән әзерлибез. Соңгы арада урманга йөри башладым. Утын хәстәрлим. Мунчага запасны мулдан тупладым. 

Авылда рәхәт. Үз йортымны салу белән мәшгульмен. Бер-ике елдан төгәлләп булмасмы инде. 

Нурлатта студия ачтым. 2005 елда төркем булып оешып, 18 кеше бергә шунда эшли башладык. Графигыбыз тыгыз, май-июньдә буш көн юк та.

— Фирдүс, кечкенә чак булса, аңлап та бетермәс идең, егет булып җиткәч ке¬нә әниегезне икенче кешегә кияүгә биреп, бергә яши башлау бер дә җиңел булмагандыр?

— Әтием Фәрит 2001 елда, 45 яшендә кинәт йөрәге туктап вафат булды. Ул гомер буе авылда электрик вазыйфасын башкарды. Әти арабыздан киткәндә миңа 18 яшь иде. Бик авыр кичердем. Без өч бала калдык. Апам Лилия хәзер кияүдә, ике бала үстерәләр. Әйткәнемчә, энем Фирзәр белән мин әлегә әни янәшәсендә. Үлгән артыннан үлеп булмый, тормышны дәвам иттек. Ялгызлык — тере үлем, диләр бит. Әнием шат күңелле, бер эштән дә курыкмас хатын иде, ләкин әти үлгәннән соң ялгызлык боектырды үзен.

Берничә ел элек аны кияүгә чыгарга үгетләдем. Ул оялды, яхшы түгел, кеше нәрсә әйтер, диде. Әмма әкренләп күндердем. “Әни, әти кадерле, сүз дә юк, аны беркем алыштыра алмый. Әмма ялгызыңа читен, тормышта иптәш кирәк, берәр кеше белән кавышуыңны телибез, без каршы түгел. Син бит әле яшь. Без дә булышырбыз”, — дидем. Әни 42 яшендә тол калды. Соңрак, безнең киңәшкә колак салып, Газинур исемле ир белән гаилә корды. Бик тату торалар. Ул әнине якын итә, эчми-тартмый. Аны хөрмәтләсә, безгә шул җитә. Әниебез бик матур, аңа әле 53 яшь кенә. Яратабыз үзен, горурланабыз. Ул киң күңелле, эшчән.

— Фамилияң сирәк очрый торганнардан. Тямаев нинди мәгънәгә ия?

— Тямаевны элегрәк чуваш фамилияседер дип уйлый идем. Түбән Нурлатта халыкның яртысы, мөселман булсалар да, чуваш фамилиясен йөртә. Элек монда чувашлар күп торган. Энциклопедияләрне актарып карадым. “Тямай” төрек-татар сүзе булып чыкты. “Җор телле, булдыклы” дигәнне аңлата. Ә Фирдүс исеме “оҗмах бакчасы” дигән мәгънәгә ия. Түбән Нурлатта Тямаев фамилиясен йөртүчеләр җитәрлек.

— Җырларны кайчан яза башладың? Сәхнәдә күптәннәнме?

— Концертлар куеп йөри башлаганга инде берничә ел. Иң башта “Язмыштан юк узмыш” җыры белән чыккан идем. Аны яраттылар, әмма кем башкарганын бик азлар гына белде. Хәзер күп авылларда концертлар куеп йөри торгач, таный башладылар.

Җырларны 9 нчы сыйныфтан яза башладым. Әтием үләр алдыннан бер дәфтәрен бүләк итте. Анда үзе язган 15 кә якын шигырь бар. Күптән түгел кабат карап чыктым. Берсенә нигезләнеп, Нурлатыбызга багышлап җыр яздым. Җырларым күп, Аллага шөкер. Соңгы вакытта кайбер көйләр төшемдә туа башлады. Ходайның бер хикмәтеме бу, ярдәм кулы сузуымы, гаҗәпләнәм һәм аңлап бетерә алмыйм. Сикереп уянуга, онытылмасын дип, тизрәк көйли-көйли диктофонга яздырып куям.

Кечкенәдән гармунга гашыйкмын. Өйдә баяным һәм синтезаторым бар. Язганда аларда уйнап, җырны матурлыйм. Әнием ягы гармунда оста өздерә. Әтием генә уйнамады. Ул гомер буе: “Бер нәрсәгә үкенәм — баянда уйнарга өйрәнмәдем”, — ди иде. Ә җырга һәвәс иде. Өйдә мин уйныйм, ул җырлады. Әти иң якын сердәшчем булды. Ул арадан китеп баргач, гаилә башлыгын гына түгел, якын дустымны югалтканны да аңладым. Бик сагынам. Теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшә идек.

Беркайчан әти-әни сүзеннән чыкмадык. Әни гел Фирзәр белән миңа: “Аракы эчмәгез. Исерткечне куллансагыз, хатыныгызны рәнҗетерсез. Күз яшьләре төшәр. Гаилә шуннан таркала. Исерткечтән ерак торыгыз, ул яхшыга илтми”, — дип тукып, сеңдереп килде. Энем дә, мин дә эчмибез, тартмыйбыз да.

— Ә холкың нинди?

— Авыр, артык кызу кеше мин. Әгәр юлыма каршы төшсәләр, дуслар бер тапкыр гына начарлык эшләсә дә, кичермим. Араны шул ук минутта өзәм һәм дуслыкны яңартмыйм. Үзем ярдәмчел, минем кебекләрне “ыштансыз” диләр (көлә). Теләсә кемгә, сораса, хәлемнән килсә, булышырга тырышам. Холкым кызу булса да, гел кызып тормыйм анысы (көлә). Бик гади мин. Юкка да күңелем була. Чын авыл егете инде. Шуңамы салада концерт куярга яратам. Иң гади, ихлас тамашачы шунда.

— Күп артистлар авылларга барып “вакланмый” бит хәзер. Анда керем юк, дип аклана кайберләре...

— Бар, нишләп булмасын. Бүген сыер савучыларның күбесе аена 4-5 мең сум алып эшли. Иртә-кич йөреп, 31 көн тир түккәннән соң бит ул. Ә син бер концерт куеп, 15-20 мең сум кертәсең. Төркемгә бүлгәннән соң, үзеңә 7-8 мең сумы калса да, ничек яхшы. Күктән яумый, 2-3 сәгатьтә шулай эшләгәч, аз дип әйтү гөнаһ. Нәфесең артык зур булмаса, җитә. 

— Фирдүс, коймак пешерү осталыгыңа да тукталмый булмый. Кайдан өйрәндең болай? 

— Пешерергә бик яратам. Сигез ел буе — дүрт ел Лениногорскида укыганда, тагын дүрт ел Азнакайда эшләгәндә тулай торакта тордым. Шул гомер эчендә әллә ниләр өйрәнергә була. Коймак пешерергә аеруча яратам. Мактаныйм әле, бик шәп килеп чыга (көлә). Авыз иткәннәр дә шулай ди. Аның 3-4 төрен әзерлим. Катыкка чәй содасы кушам. Әйбәтләп туглыйм, кабарып пешсен өчен чәй содасын бераз гына күбрәк салам. Йомырка кирәкми. Камырның бер өлешен аерып алып, аңа манный ярмасы кушам, икенчесенә тары ярмасы салып болгатам. Фантазияне төрлечә эшкә җигәм. Чүпрәсез генә әзерлим. Кайчак камырга аз гына какао да кушам. Ул үзенә күрә бер тәм бирә. Пешкән коймак өстенә угычтан сыр һәм сарымсак уып сөртәм. Кайнар коймак өстендә сыр тиз эри. Ул бик йомшак һәм тәмле була. Сарымсак исе дә сизелми, аны сыр үзенә ала.  

Күңел биреп әзерләсәң, бар ризык та тәмле. Ашауда сайланмыйм. Мантыйны бик яратам.

— Өйләнү эшләрен кайчангарак планлаштырасың, Фирдүс?

— Исәп бар, 30 тулды бит инде. (көлә). Башта йорт төзелешен төгәлләргә кирәк. Торыр урын да булмаган көе гаилә корасым килми. Егет кеше өчен 30 да өйләнү артык соң дип санамыйм. Аның каравы акыл утырган була, азрак аякка басасың, барысын да уйлап эш итәсең.

— Ярату көнләштерә, диләр. Син көнләшәсеңме?

—Көнләшәм шул. Ник алайдыр, аңлата алмыйм. Кайчак шул кызулыгым комачау итә, әйтеп куйгалыйм, аннан ашыкканымны аңлыйм. Хаталанган очракта гафу үтенәм. 

Мине нәрсә дип кенә сөйләмәделәр. Ул гайбәтләргә колак салсаң, көнләшерлек тә. Башта “Фирдүс өйләнгән”, аннан соң “Аерылган икән”, “Егылып эчә ул” дип ишеттерделәр.

— Фирдүс, 28 март көнне УНИКСта “сольный” концертыңа ниләр әзерлисең соң?

— Әллә ни үзгә, шаккатмале нәрсәләр уйлап баш ватмыйм. Норлат егетләре, музыкантларым белән килеп яхшы гына концерт куеп китәрмен дип өметләнәм. Моңарчы куйган концертымны тамашачы ошаткан иде. Басып алкышлады хәтта. Күзләрем яшьләнде. Шуңа бу концертта яхшы булыр дигән өметем бар. Тик мондый зур залда “сольник” белән беренче чыгыш ясавым, шуңа дулкынлану да бар билгеле. Үзем алып барырга, үзем иҗат иткән  җырларны башкарырга планлаштырам.  Барлык тамашачымны әлеге концертка чакырып калам.

P.S. 28 март, “УНИКС” концертлар залы, кичке сәгать 18:30.
Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77
Билет бәясе: 400-900 сум.

Билетларны таратучылардан, “Билетти” кассаларыннан, “Евросеть” үзәкләреннән, КСК “УНИКС” кассасыннан, “Франт” сәүдә үзәгеннән , «Тамаша.ру»дан, «Кольцо» җир асты чыгу юлыннан, Кассир.ру, Концерт.ру. сайтларыннан алып була.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»