|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2013 Мәдәният
Әлмәт театрында “Күк капусы ачылды” (ФОТО)Әлмәт театрында Хәй Вахитның күренекле “Күк капусы ачылса” пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы булды. Әсәрне театрның баш режиссеры Ильяс Гәрәев сәхнәләштерде. 60-70 елларда язылып Камал театры сәхнәсендә куелып дан казанган әлеге спектакль бу юлы да җиңел, көлкеле, шатлык сирпелеп тора торган. Иреннән аерылган яңа ир эзләүче Шәмсия ролендә Римма Гайсина, сеңлесен Резеда Сафина башкара. Этен якларга килеп Шәмсия кармагына эләккән Гайфине артист Эдуард Латыйпов, Ризван ролендә Илшат Агиев уйный. Завод директоры Ильяс Гәрәев, уйлап тубучы Газизне Динар Хөснетдинов, әти-әнисен Камил Вәлиев һәм Раушания Фәйзуллина башкара. Җырлар Сара Садыйкованыкы.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|