поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.03.2013 Экология

ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев:Асфальтта уйнап үскән кеше урманда эшли алмыйдыр

Татарстанда шушы көннәрдә беренче тапкыр Урман көнен билгеләп үтәргә җыеналар. Әлеге бәйрәм нәрсәдән гыйбарәт булачак та, анда кемнәр катнашачак? Әлеге һәм башка сорауларга ТР урман хуҗалыгы министры Наил Гамбәр улы Мәһдиев җавап бирде.

– Наил Гамбәрович! Бәй­рәм уңаеннан планлаштырылган чаралар белән таныштырып үтсәгез иде.

– Урман – яшәү чыганагы. Урмансыз су юк, су булмаса – икмәксез калабыз. Табигать безне киендерә дә, ашата да, эчертә дә. Шуларны да күздә тотып булса кирәк, Берләш­кән Милләтләр Оешмасы быел 21 март көнен Урман көне буларак билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан югары уку йортларында, мәктәп-гимназия­ләр­дә, балалар бакчаларында үсеп килүче яшь буынга урманчыларыбыз “урман дә­ресләре”н үткәрәчәк. Килә­чәк­тә исә мондый дәресләрне оештыру традициягә әйләнер дип ышанабыз. Шәхсән үзем КФУда дәресләр бирәчәкмен. Шушы эш белән без яшь буынны урманга тартырга булдык. Табигатьне саклау, яклау кешенең үзеннән торганын онытмыйк!

Дөньядагы иң зур урман запасы – Россиядә. Ул шуның белән дан тота да. Урманга соңгы вакытта игътибар артты. Нинди генә эшкә тотынма – аны агачтан башка үтәп булмый. Шуңа күрә бәйрәм көнне без эш белән уздырмакчы булабыз. Март ае булса да, Саба районында урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзә­ген­дә кәлшәләр үстерәбез. Биредә тамыр системасы ябык булган 12 млн данә элита сортлы агач үсентелә­ре үстереп, утырту матери­аллары урманнарны торгызуда файдаланылган да инде. Аена 4 мең төп нарат, чыршы үсентеләре әзерләнә. Инде бүгеннән машина-трактор­лар­ны янгынга каршы торырлык хәлгә, тәртипкә ките­рәбез.

– Урманга игътибар кирәк, дидегез. Бу җәһәттән республикада урманнарны торгызу буенча нинди эш­ләр планлаштырыла?

– Татарстанның урманнар күплеге белән әллә ни мактанырлыгы юк. Барлык мәйдан­нарының 17,5 процентын – 1 млн 271,1 мең гектарын – урманлыклар тәшкил итә, бу бик аз. Ә бит 1800 нче елларда әлеге күр­сәткеч 52 процент булган. Имәнлекләргә генә тукталсак та, алар барлык урманнарның 15 процентын били, ягъни 193 мең гектар. Сугыш еллары, аннан соң зур шәһәрләр төзү, янгыннар урманнарны бик киметкән. Һәр йөз ел саен 1 миллион гектар урман юкка чыккан, дигән сүз. Хә­зер безнең алда урман­нарны торгызу буры­чы тора. Тиздән рес­публикада ТР Президенты Рөстәм Миңне­ханов һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәме бе­лән, Кайбыч урман хуҗа­лыгында, Россиядә беренче буларак, “Россия имәнлек­ләре”дигән фәнни-тикшеренү үзәге тө­зелә башлаячак. 497 млн сумга төшәчәк әлеге үзәкне торгызыр өчен барысы да әзер. Безнең урманнарда үсү­че йомшак яфраклы агачларны алмаштырыр вакыт җитте. Моның өчен дә мөм­кин­лек­ләр бар. Озакламый Алабуга махсус икътисадый зонасында Төркиянең “Кастамону Энтегре” дигән компаниясенең ДСП һәм МДФ әзерләү заводы сафка басачак. Анда йомшак яф­раклы агачлар эшкәр­теләчәк. Фаразлар буенча, 2015 елда анда көненә 3000 кубометр агач эшкәр­те­лер дип көтелә. Бу – агач төял­гән 150 машина дигән сүз.

Саба урман хуҗалыгында үзагач эшкәртү заводы сафка басачак. Биредә пеллет җи­тештермәкчеләр. Пеллет ул – агачның бер төре, аны җы­лыту өчен кулланырга була. Әле тагын “Урман” ДБУнең 55 питомнигында 70 млн данә урман утырту материаллары әзерләнгән. 2327 гектар гомуми мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, шулардан 1972 гектарында – урман утырту, 334 гектарында – урман­нарның табигый яңа­рышына ярдәм, 20 гектарында – комбинацияле урман торгызу эшләре. Тагын юл буйларында, халык күпләп ял итә торган һәм туфрак эро­зиягә дучар булган урыннарда 1589 гектар гомуми мәй­данда агач утыртылган, бу юнәлештә эшне дәвам иттереп, 2018 елга кадәр андый урыннарда сакчылык максатларында агач утыртуны 70 мең гектарга җиткерү күздә тотыла – монысы авыл хуҗалыгы максатларында каралып та, 3 ел буена тик торган җирләрдә һәм эрозияле урыннарда. Быел республикадагы автомобиль юллары буйларындагы урманлыкларда өстәмә 130 ял итү урыны булдыру бурычы да бар әле.

– Билгеле булганча, соңгы берничә елда кү­зә­телгән табигый катаклизмнар Россия урманнарына зур зыян салды. Шул ук вакытта безнең урманнарда янгын очраклары күзәтел­мәде. Моңа ничек ирештегез? Сере нидә?

– Яхшы хуҗаның өе дә тәртиптә булырга тиеш. Янгынга юл куймау өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек. 2006, 2010 елларда күзәтел­гән хәвефле очраклар урманчыларны уяулыкка, җиңнәрне алдан сызганып куярга өйрәтте. Республиканың дүрт районында янгын-химик стан­­цияләре төзелү, урман тех­никалары сатып алыну 2011–2012 елларда янгынны булдырмый калырга ярдәм итте. Быел Лениногорск, Саба, Биектау, Кайбыч районнарындагы станция­ләргә Лаешта төзеләчәге дә өстәләчәк. Ә мондый мөм­кинлекләр булганда янгынга юл куярга һич тә ярамый инде.

Бер ел эчендә республика ярдәме белән 100дән артык техника сатып алынды. Соңгы өч елда 100 урманчы “УАЗ” машиналы булды. Бу – 100 кеше тиз арада үлән пыскыган җиргә барып җитеп, янгын­ны булдырмый кала алачак ди­гән сүз. Урман ху­җалыгында эшләүчеләргә уяулык кирәк. Йоклап ятып эш бармый. Һа­ва торышының нинди булуына карамастан, алар һәрва­кыт эштә, урманда булырга тиеш. Без исә, үз чиратыбызда, аларга барлык мөмкин­лекләрне тудырырга тырышабыз.

Бүген урман хуҗалык­ла­рында эшләүчеләрнең уртача яше – 41. Аннан да яшьрәк коллективлар, яшь җитәк­челәр эшли. Күбесе – авыл балалары. Асфальтта уйнап үс­кән кеше урманчы була алмыйдыр. Президентыбыз урман кордонында туган. Менә шу­ңа күрә дә табигатьне аң­лый, урманнарны саклау, яңарту өчен көченнән кил­гәннең барысын да эшли. Урман кодексында, бар чыгымнарны хуҗа урманчы үзе күтәрергә, арендага алырга тиеш, диелә. Әмма Краснодар, Себер якларыннан аермалы буларак, безнең аз урманлы республика өчен бу дөреслеккә туры килеп бетми дип саныйм. Шуңа күрә Хөкүмәт тарафыннан булган ярдәмгә без бик рәхмәтле.

– Алда Татарстанны зур вакыйгалар көтә. Әйтик, быел җәй Универсиада узачак. Анда дөньяның төрле төбәкләреннән килү­че кунакларны нәрсә белән кызыксындырмакчы буласыз?

– Кунакларга агач утырту мөмкинлеген тудыру тәкъди­ме белән Казан мэриясенә һәм Универсиада җитәкче­ле­генә чыктык. Казанга килгән һәр кеше агач утыртырга тели икән – үсентеләр белән тәэмин итәчәкбез. Моның өчен зәңгәр чыршылар, ту­пыл­ның мамык очырмый торга­н төрен әзерлибез.

– Наил Гамбәрович, уз­ган ел башкалабызда күп­ләп агач утырту акцияләре дә оештырылды. Әгәр дә ел саен шул рәвешле дәвам итсә, Татарстаныбызны тиешле дәрәҗәдә яшеллек белән тәэмин итеп бетерә алачакбызмы? Бу уңайдан сезнең алдагы елларга фаразыгызны ишетәсе килә.

– Бер елда гына “яшел рекорд” булдырып булмый, моны барыбыз да яхшы аңлый. Бер урыннан икенче җиргә күчереп утырткан агач стресс кичерә. Кайвакыт ул авырый яки бөтенләй корый. Шуңа күрә аны утырткан көннән алып үсеп киткәнчегә кадәр игътибар үзәгендә тоту зарур. Эшләр шулай дәвам иткән дәвердә без рекордның беренче нәтиҗәләрен бары тик биш елдан соң гына күрә алачакбыз. Әлбәттә, өметләр зурдан. Дөньяда яшәгән һәр­кем табигатькә ихтирамлы, игътибарлы булсын иде. Яшел­лек бит ул матурлык чыганагы гына түгел, ә безне яшәтүче һаваның сыйфаты да. Һава турында уйламыйча яшәргә була, ә менә суламыйча – юк. Бу хакта онытмыйк!


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 46 | 20.03.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»