поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.12.2008 Бәйрәм

ИСКЕ ЕЛНЫ ОЗАТКАНДА УЙЛАНУЛАР

Үзенең шатлык-көенечләре белән Тычкан елы узып бара. Иске елның соңгы мизгелләрендә һәр кеше үзенең арта калган эш-гамәлләрен барлый, үткән елга нәтиҗә ясый. Сәнгатькәрләребез өчен 2008 ел нәрсәсе белән истә калды икән? Әлеге сорау белән без кайбер иҗат кешеләренә мөрәҗәгать иттек. Рабит Батулла, Азат Хөсәен, Радик Бариев, Резедә Төхвәтуллина һәм Ләйлә Дәүләтова фикерләрен газета укучыларына да тәкъдим итәбез.

Г.Тукай премиясе лауреаты, Рабит Батулла:

«70 яшьлек кешенең уңышы була микән инде аның? Бу яшьтә уңышларны җыярга вакыт җиткән инде безгә. Ә гомумән алганда, дөнья бик хәвефле һәм менә бу үтеп баручы елда татарга бик зур кайгы килде. Тукайның йортын җимерделәр. Белеп җимерделәр. Тарих өчен кыйммәтле йорт иде. Анда Тукайның 40 нчы бүлмәсе бар иде. Бик зур фаҗига, җитәкчеләр тарафыннан җинаятчель фәгыйлият бу. Татар милләтенең 50% балта чабылды. Үтеп бара торган елда моннан да зур вакыйганы күрмим. Татар бистәсендәге Исхакый, Әмирхан,Тукайлар белән бәйле йортларны сүтеп бетерделәр. Инде быел бу йортка да килеп җиттеләр. Г.Камал театры каршындагы бинаны яңартып яисә шул схема буенча яңасын төзеп була иде. Рус шагыйре Боратынскийның йорты җимерелгәч, бүрәнәдән нәкъ шундыйны ук торгызып куйдылар. Һәм ул Боратынский йорты булып калды. Ә Тукайны бетереп ташладылар. Монда мин ике милләт шагыйрьләрен каршы куясым килми. Әммә шундый нәтиҗә чыгарырга мөмкин - рус шагыйренең йортын ясадылар, ә татарның бөек шагыйрен кимсеттеләр...»

 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәен:

«Гаилә елы» минем хәтеремдә, әлбәттә, истә калачак. Гаиләбез белән бәйле уңышларыбыз да шактый булды. Минем хатыным Наилә эшләгән мәктәптә оркестр бар. Наилә флейтада, үзем барабаннарда һәм бас гитарада, кызым Лилия синтезаторда уйный. Һәм менә шул оркестр белән быел Польшага бардык. Анда бик зур халыкара балалар иҗаты конкурсында катнашып, гран-при алып кайттык. Польшада, шулай ук, төрле уен коралларында уйнаучылар арасында да бәйге булды. Кызым пианинода Нәҗип Җиһановның әсәрен башкарып, өченче урын яулады. Лилиямә 12 яшь кенә булсада, ул халыкара конкурслар лауреаты дип мин күкрәк киереп йөрим хәзер (көлә). Шәхсән үземә килгәндә, быел театрларда эш күп булды. Буа театрына ике әсәр яздым. Яшь тамашачы театрында эшләрем дә тыгыз график буенча бара, «Әкият» курчак театрында «Репка» экиятенә музыка яздым... Елым шәп үтте, зарланырлык  булмады».

 

Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев:

«2008 ел театрыбызга зур югалтулар алып килүе белән истә калыр, ахырысы. Бер-бер артлы өч артистыбызны югалттык. Әле бит алар сәхнәдә балкырлык затлар иде. Кәбисә елы дип әйтәләр бит, шуңадырмы, бу ел миндә якты хәтирәләр калдырмады диярлек. Ел күбрәк моңсу вакыйгаларга бай булды. Үзегез күрәсез - кыш та көттерә. Финанс кризисы тагы каян килде? Илтөзәр белән эстрадада әбиләр булып чыгыш ясап йөргәч, безгә кагылмас дип уйлаган идек. Ялгышканбыз икән. Гаиләмә килгәндә, Аллага шөкер, барысы да әйбәт. Кызым II сыйныфта укый, малай да мәктәптә».

 

Татарстанның халык артисты Резедә Төхвәтуллина:

«Бу ел агы белән дә, карасы белән дә истә калыр. Гаиләмдә бәхетсезлек булып алды, ә иҗатымда, киресенчә, миңа зур дәрәҗәле исем бирделәр. Татарстанның халык артисты дигән исем минем өчен зур мәртәбә. Димәк, минем хезмәтемне күрәләр, бәялиләр, моңа бик шатланам. Яңа елда мин үземә дә, башкаларга да сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. Яңа елда тормышымны яңа баштан башлаячакмын. Киләсе елда иҗатымның 20 еллыгын да дусларым белән үткәрергә хыялланам. К.Тиңчурин театрында ремонт эшләре беткәнен зарыгып көтәм.

 

Яңа Гасыр каналында «Адәм белән Һава» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтова:

«Гаилә елы»ның изге гамәлләре һәр ел уздырылып торсын иде. Гомумән, мин бар кешегә дә гаиләле булуларын һәм сөеп-сөелеп яшәүләрен телим. Гаиләсе булганнар аны саклап калсыннар, ә ялгызлар үз парларын тапсын. Гаилә һәм эш бәхете булганнар рухи яктан да сәламәт бит алар».

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 16.12.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»