поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.03.2013 Җәмгыять

Казанда “Татар кызы-2013” җиңүчесе билгеле булды

Бүген Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, “Татар кызы-2013” шәһәр конкурсына йомгак ясалып, ялтыравыклы ташлардан елкылдап торучы таҗның кемгә тәтүе билгеле булды. Чараны Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге мөдире Ирек Арсланов, Татарстан Республикасының татар милли мәгърифәт һәм мәдәният хезмәткәрләре ассамблеясе оештырган.

Мактаулы кунаклар сыйфатында бәйгенең финал өлешен Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге мөдире Ирек Арсланов, ТР Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар һәм ата-аналар тамаша кылды. Районкүләм турда җиңеп чыккан кызларның төрле һөнәрләренә мәртәбәле жюри әгъзалары: ТР Мәдәният министрлыгы эшләре белән идарә итүче Кадрия Идрисова, ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин, “Зөләйлә” төркеме солисты Зөлфия Вәлиева, ТР атказанган артисты Фәнис Җиһанша, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры Сәлимә Әминова, “Идел” журналы мөхәррире Рузәл Мөхәммәтшин, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов бәя бирде.

Быел бәйгедә Казан шәһәре мәгариф учреждениеләренең, татар телен камил белүче, татар халкының тарихы, сәнгате, традицияләре, йолалары белән яхшы таныш булган 9, 10, 11 нче сыйныфларда белем алучы, башкаланың 7 районы данын яклаучы 7 кыз көч сынашты. Иң элек, алар танылган шагыйрь Разил Вәлиевнең “Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, я булмаса үзем үзгәрәм” дигән шигырь юлларын чыгышларына шигарь итеп алып, “визитка” бәйгесендә үзләре белән таныштырды. Кызларның 6 төрле биремендә дә, агымдагы елның ТР да Әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак узуы асылга алынган иде.

Экология темасына багышланган интеллектуаль турның видеоязмасын тамашачылар экраннар аша карады. Харис Мусин һәм башка жюри вәкилләре кызлар белән табигатьне саклау темасына әңгәмә корды. Кызларның һәммәсе дә үз фикерләрен шигырь юлларына, фәлсәфи уйлануларга төреп бирде. Өченче турда катнашучылар барысы бергә сәхнәгә чыгып, нәфис сүз сөйләүдә осталыгын күрсәтеп, анадан җан яралу, әни кадере темасын ачып салырга тырышты. Гүзәлләрнең аш-суда осталыгын бәяләүче гадәти бәйге быел конкурстан төшеп калган: жюри әгъзалары шулай карар кылып, аны күлмәк тегү осталыгына алмаштырган. Шул рәвешле, экраннар аша, кызларның, конкурс иганәчеләренең берсе булган бер салонда, тукыма сайлап, күлмәк тегү серләренә төшенүе күрсәтелде. Салон хуҗасы чибәркәйләрнең эшенә үз күзлегеннән чыгып бәя биргән. Бу билгеләр бәйге башланганчы ук жюри өстәлендә иде. Сүз уңаеннан, үзләренең хезмәт җимешләрен кызлар конкурсны ачып җибәрүгә үк сәхнәгә киеп чыккан иде.

Конкурсның җыр осталыгына багышланган турында, кызлар үзләре сайлаган җырны, эчтәлегенә карап алдан әзерләнгән клип белән озатып барырга тиеш булды. Биюгә килгәндә, кызлар җидесе берьюлы сәхнәгә чыгып, рус, чегән, һинд, грузин, украин, башкорт, татар милләтләре биюләре белән чыгыш ясады.

Әйтергә кирәк, конкурста катнашучы кызларның берсен алып берсен куя торган түгел иде, кайсысының матур тембрлы тавышы таң калдырды, кайсысы сөйләү аһәңлелеге белән алдырды, ә кемдер сәхнәдә үз-үзен тотышы белән күңелне җәлеп итте. Җиңүчене сайлау жюри әгъзаларына да гаять авырга туры килде булса кирәк. Кадрия Идрисова да чыгышында шуңа ишарәләде. “Сез бүген барыгыз да, абруйлы Камал сәхнәсендә чыгыш ясавыгыз белән бәхетле, шуңа күрә сезнең һәммәгез дә үзен җиңүче итеп тоярга хаклы”, - дип белдерде ул. “Сезнең эчке күркәм дөньягыз тышкы матурлыгыгызга тәңгәл килә, шуңа сокланып утырдык”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин кызларга. Рәсми затлар барысы да кызлар белән шөгыльләнгән, аларны шушы мәртәбәле бәйгегә әзерләгән мөгаллимнәргә, ата-аналарына рәхмәтләрен җиткерде.

Кадрия Идрисова, берничә баллга гына өстен чыгып, “Татар кызы-2013” исеменә лаек булучыны игълан иткәнче, 6 кызны 6 номинация буенча бүләкләде.

“Уңган кыз” номинациясендә Мәскәү районының Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Рания Зарипова, “Сөйкемле кыз” номинациясендә Вахитов районы 18 нче санлы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Раилә Кәримуллина җиңү яулады. “Зыялы кыз” номинациясендә Киров районы 4 нче санлы гимназия-интернатының 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Фатыйхова, “Сылу кыз” номинациясендә Идел буе районы 19 нчы гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Миләүшә Сираҗиева бүләкләнде. “Ягымлы кыз” номинациясендә Авиатөзелеш районы 14 нче санлы гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Айгөл Вәлиуллина, “Зирәк кыз” номинациясендә Яңа Савин районы 155 нче гимназия укучысы Рания Шәрәфиева җиңүче исеменә иреште. Совет районының 171 нче санлы мәктәбе укучысы Индира Гатиятуллина исә “Татар кызы-2013” исеменә лаек дип табылды.

kzn.ru фотосы.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 19.03.2013
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»