|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2013 Җәмгыять
Россия Президенты Казанга килдеБүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде. “Казан” Халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды. Владимир Путин Казанга сәфәре кысаларында Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерлек барышы белән танышачак. Ул спорт объектларында булачак, аннары РФ Президенты каршындагы физик культура үсеше буенча Совет утырышын үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Фото: sv_kostina (instagram)
--- |
Иң күп укылган
|