поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.03.2013 Җәмгыять

“Акчасыннан тормыйбыз, тик әти сездә яшәсен”

Берәү дә, олыгайгач картлар йортына керермен дә гомеремнең соңын шунда үткәрермен, дип уйламый. Ә баксаң, язмыш шулкадәр рәхимсез икән. Кемнедер газиз баласы кулыннан тотып бирегә алып килгән, кемнәрнедер куып чыгарганнар, кайберәүләр җиде юл чатында адашып, йорт-җирсезлектән монда килеп егылган. Питрәч районы Күн авылындагы картлар йортына баргач, нинди генә язмышлар белән очрашмадым.

Авылымны үлеп сагынам

Госман абый Вәлиуллин алты бертуганына сыймаган әнә. Үзе тумышы белән Күн авылыннан икән. Туган нигезендә бер энесе яши. “Бер-беребез белән килешә алмадык. Тоттым да үзем чыгып киттем”, – ди ул, сер бирмәскә тырышып. Ә үзенең күзләре яшь­ләнә.

Гаиләдә җиде ир егет булып үскәннәр. Госман абый – иң олысы икән. Алты бертуган энесенең хәлен белешеп тора, ә менә туган нигезендәгесенең килеп күрен­гәне юк. Госман абый бирегә 2006 елда килгән. Җиде ел буена туган авылыңда гомер иткән нигезеңне урап үтеп, читтән генә күзәтеп яшәп кара әле син?!

– Күн авылындагы картлар йорты өч ай ябылып торды, – ди Госман абый. – Саба районындагы Лесхоз картлар йортына вакытлыча гына җибәреп тордылар. Үлдем, авылымны сагынып. Бик ямансуладым.

Әйе, үзең туып үскән авы­лыңда һәр агач кадерле шул. Госман абый иртән чыгып китә дә урман буйларын әйләнеп кайта. Авылдагы якын иткән туганна­рының хәлен дә белешергә өл­герә. Хәзер генә авыл урамын бик озаклап йөри алмый, сәла­мәтлеге какшап киткән. Ике тапкыр инсульт булган, чак кына Газраил тырнагыннан ычкынган.

Хәзер янәшәсендә дусты Сә­кинә апаның булуы аны тер­нәкләндереп, яшәүгә дәрт биреп җибәргән. Лесхоз картлар йортында танышкан булган алар. “Анда акча сорыйлар, исерекләр бик күп, – ди Сәкинә апа. – Үл­гәнче Күн авылындагы картлар йотында яшим, мине шунда җи­бәрегез дип сорадым”.

Тумышы белән Саба районы Чиратнай (Урта Нырты) авылыннан булган Сәкинә Кашапованың да язмышы гыйбрәтле. Әтисе сугышта үлеп калган, дөрес, әнисе белән яшәгәндә тормышлары көйле булган үзе. “Әни кияүгә бирмәде, шуннан соң башлы-күзле булмадым, балаларым да юк. Бертуган абый да миһер­бан­лы булмады.  Олы апа үлде. Ә тагын бер апам – Мәрьямбану читтә яши. Аның белән 1952 елдан бирле элемтәгә кергән юк. Архангельскида яши ул. Апамны эзләп табарга булышыгыз, зин­һар. Авылга кайткан иде, бертуган абыем куып чыгарды. Аннан соң миңа да чират җитте. Инде биш ел картлар йортында яшим”.

Сәкинә апа да, Госман абый да биредә  эшләүче хезмәт­кәр­ләрнең аларга карата җылы мөнәсәбәттә булуларына шатлануларын белдерделәр. “Менә телевизор алдым әле, кинолар, концертлар карыйбыз. Тормышыбыз әкрен генә шулай ага”,  – ди Госман абый балаларча сөе­неп.

Фатирны комарлы уенда оттырган 

Госман абыйның күршесе Елена Андреева исә сукырайгач бирегә килергә мәҗбүр булган. Ире белән аерылганда ике улларын үзара бүлешкәннәр. Берсе синдә калыр, икенчесе минем белән яшәр, дип сүз куешканнар. Елена Дмитриевна белән яшәгән улы утыз яшендә үлеп киткән. Ананың күзе сукырайгач, берәүгә дә кирәге калмаган, монда алып килгәннәр. “Ирегез белән бү­лешкән улыгыз бирегә килеп, хәлегезне белешмимени?” – дип кызыксынам.

– Сирәк булса да күренә. Сеңлем: “Син аны тәрбияләмәдең, нишләп монда килергә тиеш соң ул”, – дип һәрвакыт искәртеп тора. Озак яшисе калмады инде, 80 яшьне тутырдым бит. Теге дөньяга китәргә әзерләнәм.

Якты дөнья белән хушлашырга күпме генә теләсәң дә, Ходай биргән  гомерең белән саубуллашып, бакыйлыкка күчеп булмый шул. Үләсе килгән вакытлары күп булган Зоя Коронскаяның да. Монда килеп эләгермен дип башына да китермәгән. 

Бердәнбер улыңны кадерләп, өф-өф итеп үстер дә, өйсез-җирсез калып, картлар йортына эләк әле син! Зоя Сергеевна бервакыт фатирына килеп кергәч, аны бер хатын-кыз белән бер ир-ат каршы ала. “Бу безнең фатир, сез чыгып китегез”, – диләр болар. Баштарак ул аңышмый кала. Болар яный башлыйлар. Хәтта җиһазлар өстенә керосин да сибәләр. “Шул вакытта мили­циягә шалтыратасы калган бит, уйлап бетермәгәнмен”, – ди ул. Әлеге хәлне ачыклау өчен улына шалтырата. Бактың исә улы комар уйнап фатирын оттырган. Әнисенә әйтми-нитми генә ике бүлмәле фатирны хосусыйлаштырган документларны урлап чыгып, аларны оттырган көн­дәшенә тоттырган. Менә шулай уеннан уймак чыгып, Зоя Сергеевна йортсыз калган.

– Мин хәзер бомж хәлендә, – ди ул. –  Кырык елдан артык заводта эшләдем. Ир-атлар гына башкара торган хезмәттә булдым. Хәзер әнә шул эшләп алган фатирымны улым оттырды.

Зоя Коронская өч ел инде картлар йортында яши. Югары Осланнан Күн авылына күчеп килгән. Фатирындагы кулына эләккән савыт-сабаларны, кирәк-яракларны да кыстырып килгән. Берүзенә бер бүлмә. “Өйдәге җиһазлар фатирымны искә тө­шереп торыр, ичмасам”, – ди ул.

– Улыгыз киләме соң?  – дим.

–  Әле күптән түгел генә килеп китте, – ди Зоя Сергеевна. – Акча сорый.  Нишләтәсең, бирәсең инде, бала ич. Үзе дә бомж хәлендә хәзер. Гаиләсе бар барын, әмма йорт-җирен сатып җибәргән кеше кемгә хаҗәт?! Билгеле, хатыны, баласы янына сыймый. Ә оныгым хәлемне белергә килә, аның фотосурәтенә карап кына торам.

Картлар йортындагы әби һәм бабайлар: “Күңелебезгә җан тынычлыгы алу өчен Күн авылы урамнарын әйләнеп кайтабыз“, – диләр.

Әбиләрдән бабайлар күбрәк

Биредә – 21 кеше, аларның барысының да язмышлары төр­ледән-төрле, катлаулы, сикәл­тәле.  Күн авылы җирле үзидарә рәисе Рәдиф Шәрипов белән юлда барганда ук әлеге картлар йорты турында сөйләшеп килдек. Кайчандыр, колхоз бай, авыл хәлле вакытта ялгыз карчыклар кыш көннәре биредә торып торырлар дип, рәис йорт салдырып куйган булган. Вакытлыча гына ял итү урыны булган бу йорт вазыйфасын үзгәрткән. Заман үз­гәрдеме, әллә без үзгәрдекме, әти-әнисе кирәк­мәгән балалар күбәеп китеп, якыннарын бирегә алып ки­лүчеләр күбәйгән. Соң­рак Пит­рәч районы үз карамагына  алып, әлеге бина картлар йортына әйләнгән. Күптән түгел генә аз комплектлы дип, Югары Ослан районына тапшырганнар.

Картлар йортының мөдире Эльмира Сәйфетдинова биредә унбер ел эшли икән инде.  “21 кешенең ундүрте – бабайлар бул­са, җидесе – әбиләр”, – диде ул.

– Моның берәр сере бармы соң? Нигә бабайлар күбрәк? –дим Эльмирага.

– Белмим дә. Аталарын бирегә алып килеп, түләп тотучылар да бар. Аларны гаепләргәме-юкмы, моны мин генә өздереп әйтә алмыйм.

Егермебер кешенең  дүрте­сен якыннары, балалары түләп тота икән. Эльмира әйтүенчә, бер көнлек яшәү 594 сумга төшә. Әгәр Социаль яклау министрлыгы аша юллама алсаң, бушка урнашасың.

– Бер айга шактый гына сумма килеп чыга лабаса бу, түләп яшәргә теләүчеләр күпме?  – дип кызыксынам.

Күп икән шул, бер генә якыннары да булмаган әби-бабайлар мөрәҗәгать итә икән. Әмма акчалары җитми. “Бер көнне бер әби шалтырата: “Картлар йортына мине алмассызмы икән?” –  ди. Айлык яшәү хакын әйтеп күр­сәткәч, пенсия 11 мең генә шул, диде. Алмадык инде. Без куйган бәя түгел бит”, – ди Эльмира.

Биредә яшәүче бер ялгыз әбине туганнары “асрый”. Кияүгә чыкмаган, балалары булмаган. Пенсиясе җитмәсә дә, туганнары берләшеп, яшәү хакының чыгымнарын үзләре күтәреп,  әбине бирегә алып килгәннәр.

Биредә кул-аяклар йөрмәгән, инвалид коляскасында яки урын өстендә яткан авырулар да бар. Аларны карап тору, яшәтү кыйм­мәтрәккә төшә икән. Бер көнгә 3 мең сум тирәсе.

–  Акчасыннан тормыйбыз, түлибез, алыгыз гына, дип әй­түчеләр бар, –  ди Эльмира.

Матур киенеп, тәмле ашап, рәхәттә яшәп, әтисен бирегә алып килүчеләр дә юк түгел. Шундый хәлле бер ир-ат атасын картлар йортына алып килгән. Эльмира әйтүенчә, бабайның 11 мең сум пенсиясенә, улы тагын 7 мең сум акча өстәгән. Айлык яшәүне аталлы-уллы әнә шулай каплыйлар.

Биредә эшләүчеләргә: “Без хатыным белән һәрвакыт командировкада булабыз, әтине карап торырга кирәк, югыйсә газларны, суларны ачык калдырырга мөмкин. Шуңа сезгә китерәбез, акчасыннан тормыйбыз”, – дип акланган.

– Шул 18 мең сум акчага әтисенә күз-колак булырга берәр кеше яллап эшләтсә булмас идеме икәнни? – дим Эльмира ханымга.

Мөдир иңнәрен сикертеп куйды. Аларны да аңлап була, биредәге язмышларга, ата-бала хакы турында нотык уку алар вазыйфасына керми ләбаса.

Мин китәр юлга кузгалганда, “яшәү өчен түләүчеләр” телевизор карый иде. Әйе, алар яшәргә талпынып, гомерләре өчен соң­гы акчаларын да кызганмаган үз якыннарының “артык кашык­лары”. Яшәү кадерен күпме генә акчалар белән исәпләсәң дә, туганнарыңның ихтирамын, бала җылысын бер генә бизмән дә үлчи алмый икән. Бирегә эләк­кәннәр моны бик яхшы аңлый.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 43 | 15.03.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»