18.03.2013 Мәгариф
Киноны кайчан карарга?
Республика авылларының берсендәге мәктәпкә кергәч, мин шундый хәлгә тап булдым: дәресләр өзелгән, укытучылар канәгатьсезлек белдерә иде. Мәктәпкә “Татаркино”ның хәрәкәт итүче төркеме (кинопередвижка) килгән һәм балаларга нәфис фильмнар күрсәтә икән.
Беренче карашка монда гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк: укучыларны кино сәнгатенә тартырга тырышуларын хупларга гына кирәк кебек. Россия күләмендә үк бит инде балалар карарга тиешле йөз фильмның исемлеге булдырылды, мәктәптә үк классик фильмнар ярдәмендә патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү таләбе дәүләт сәясәтенә әйләнеп бара. Дөрес, әле мәсьәлә тулысынча ачыкланып бетмәгән: фильмнар кайсы сәгатьләр хисабына, кайсы укытучы тарафыннан күрсәтелергә тиеш? Эш фильм карау белән генә бетәме яисә аңа анализ ясау өчен дә махсус сәгатьләр бүленәме? “Татаркино” инде мәктәптә фильмнар күрсәтү вазыйфасын үз өстенә алган. Бу инициативаны да хуплыйк әйдә. Әмма укытучылар нәфрәтләнгән иде. “Артык ешка китте, әле күптән түгел генә өлкән сыйныф укучыларына сиксән сумлык кино күрсәттеләр, артистлар даими килеп тора, дәресләр өзелә”, – диде укытучыларның берсе. “Дәүләт йомгаклау аттестациясенә укучыларны әзерләргә дип кенә керешкән идем, дәрестән алып чыгып киттеләр, нәфрәтләндем”, – диде икенче укытучы. Укытучыларны аңларга була: чирек ахыры, административ контроль эшләр алалар, имтиханнар да инде борын төбендә генә. Кино күрсәтүче өч кешелек төркемнең җитәкчесенә барып, дәресләрне ни өчен өзүләрен сорадым. Җавап итеп, район мәгариф бүлеге җитәкчесенә “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы директоры В.А.Батраков имзалаган хатны тоттырдылар. Анда ике нәфис фильмны балаларга күрсәтү өчен рөхсәт соралган иде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе хатка резолюция салмаган, кино кайчан һәм кайсы мәктәптә күрсәтелергә тиешлеге әйтелмәгән иде. Дөрес, тагын бер кәгазь бар, анысына мәгариф һәм фән министры урынбасары (хәзер инде элекке урынбасар) Зиннуров имза салган, анда сүз режиссер Вячеслав Златопольский төшергән “Дом ветра” фильмының балаларга күрсәтү өчен министрлык тарафыннан тәкъдим ителүе турында бара.
Мәктәп җитәкчелегеннән ни өчен дәресләрне өзәргә рөхсәт итүләрен сорадым. “Каршы килергә куркабыз, йөрәкләребез өзелеп төшәргә генә тора бит”, – дигән җавап ишеттем. Бу куркуның бик тә хаклы нигезе бар, анысы турында аз гына соңрак. Мәгариф бүлеге җитәкчесе, үз өстенә алып хатка резолюция салмаса да, телдән генә кертергә кушкан икән, анысы да мәгълүм булды.
Ситуациянең тулаем республикага хас икәнен белсәм дә, төрле район мәктәпләренең җитәкчелеге һәм укытучылары белән элемтәгә кердем. Хәл бар җирдә дә шундый ук: кайда кино күрсәтәләр, кайда артистлар килеп дәресне өзә. Бер уңайдан инде, әлбәттә, ихтыяри-мәҗбүри рәвештә балалардан утыз сумнан алып йөз сумга кадәр акча да җыела. “Берүк кайсы район белән сөйләшкәнеңне яза күрмә, безгә мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаментының тикшерүе килергә тора, куркабыз”, – диделәр берничә районда. Дәһшәтле курку бу, моның сәбәбен мин яхшы аңлыйм. Ул хакта да соңрак әйтермен.
Телефоннан Мәгариф һәм фән министрлыгының номерларын җыя башладым. Мәктәпләргә нәрсәдер тәкъдим ителгәнче, ул яхшылап өйрәнелә, экспертиза үтә, монысын да яхшы беләм. “Мәктәп китапханәсе” сериясеннән классик татар әдәбияты томнарын эшләргә керешкән вакыттан бирле ун елдан артык редакцион совет утырышында катнашам, һәр том министрлык белгечләре, галимнәр һәм җәмәгатьчелекнең киң вәкилләре катнашында тикшерелә, аны төзүче-автор билгеләнеп куела, томның кереш өлешендә, укучылар әсәрне дөрес аңласын өчен, аналитик язма язу таләп ителә, төзелгән том белгечләргә рецензиягә бирелә, шуннан соң гына нәшрият, “Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде” дигән гриф белән бастырып, китапны мәктәпләргә тарата. Кинофильмның тәэсир итү көче әдәби әсәргә караганда да көчлерәк, шуңа күрә төпле экспертиза үткәрелми калмагандыр дип уйладым. Бигрәк тә фильмның яңа һәм “Йөз фильм” исемлегенә кертелмәгән булуы шулай уйларга нигез бирә иде. Гаҗәпләнүемә каршы, министрлыкның тәрбия һәм балаларның өстәмә белеме бүлеге хезмәткәрләре (җитәкчесен туры китерә алмадым) фильм белән таныш булмауларын әйттеләр. Гомуми белем бирү бүлеге җитәкчесе Земскова Вероника Николаевна да: “Фильм безнең бүлек аша узмады, үзем дә аны караганым юк”, – диде. Гражданнарның хатлары һәм матбугат белән эшләү секторы җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова да фильм белән таныш булмавын яшермәде: “Он-лайн режимда теләсә кайсы фильмны карап булган заманда, нинди мәҗбүриләп утыз сумга кино күрсәтеп йөрү ул”, – дигән фикерен дә әйтте.
Чиратта укытучылар нык курыккан мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаментының законнар үтәлешен күзәтү бүлеге җитәкчесе Любовь Лисенкова белән сөйләшү тора иде. “Беренчедән, дәресләр вакытында мәктәпкә белем бирүгә кагылышы булмаган беркем дә аяк баса алмый, шуңа күрә физика, биология дәресләре урынына кино карау һич мөмкин түгел. Икенчедән, дәресләрне объектив сәбәпләрсез үткәрмәү балаларның белем алуга хокукын бозу дип карала, моның өчен юридик затларга илле меңнән йөз мең сумга кадәр, физик затларга ун меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф каралган, – диде ул. – Киләбез, тикшерәбез, расланса, штраф салыначак”. Мәктәп җитәкчелеге һәм укытучылар менә шушы тикшерүдән курка да инде.
Укытучы август аенда ук детальләп эш программасы төзи, һәр дәреснең кайсы көнне үткәреләсе билгеләнә, дата куела. Монда аз гына да ялгышырга ярамый, датада ялгышу гына да зур күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Андый эшне эшләгәндә исә техник хаталар китми калмый. Эш программасы һәр классныкы аерым тегелә, тегелгән җеп өстеннән кайсы числода ничә бит тегелгәнлеге язылган кәгазь белән ябыштырыла, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан имза һәм мөһер белән расланып, директорга саклауга тапшырыла. Департамент вәкилләре килгәч, шул документ белән аның укытучы кулындагы нөсхәсе, класс журналы чагыштырылып өйрәнелә, бер генә теманың укытылмавы ачыкланса да, административ штрафка тартылу ихтималы көтә укытучыны. Моның кадәр катгыйлык һәм кырыслык кирәктерме, анысы – башка мәсьәлә. Бу безнең дәүләтнең дәресләрне укытуга куйган таләбе, аның сәясәте, бу сәясәт белән килешми булмый. Шушы программаны төзеп дәресләргә керү хокукы алу өчен укытучы югары белем ала, даими рәвештә биш ел саен имтихан биреп аттестация үтә, өзлексез белемен күтәрә. Хәзер инде аның профессиональ яраклылыгын ел саен тикшерү көн тәртибенә килеп басты. Кайбер районнарда укытучының БДИ тапшыруына гына канәгать булмыйча, һәр фән буенча махсус компьютер тестлары бирдерттеләр. Бу да дәүләтнең бүгенге сәясәте.
Хәзер инде карыйк: бернинди педагогик белеме булмаган артист үз ихтыяры белән программа төзи, ул беркайда да расланмый, бернинди тикшерү аша үтми (хәзер бит совет чорындагы худсоветлар да юк), балаларны тәрбиялим дип, дәресләр вакытында концерт куя. Кемнәрдер аңа хат тоттыралар да, шул хат белән мәктәптән мәктәпкә йөри, көнгә икешәр, өчәр кат чыгыш ясый. Лаеш районыннан бер укытучы: “Авыл баласына ярый инде дип сыйфатсыз гына чыгышлар әзерлиләр”, – дип язды. Шәһәрләрдән дә хәбәрләр алдым, анда да шул ук хәл икән: “Артистларга спонсорлык итеп арыдык инде”, – диделәр. Әлбәттә, укучыларның иҗат әһелләре, язучылар, галимнәр белән очрашуы кирәк, яхшы кинолар да күрсәтелсен. Тик болар барысы да – дәрестән тыш эшләр, планлы рәвештә һәм уйлап үткәрелергә тиеш.
Кинопередвижка җитәкчесе Радик әфәнде Михайлов белән дә озак сөйләштек. Мин аны бик яхшы аңлыйм: үз эшенә бирелгән, балаларга әхлак тәрбиясе бирү өчен кайгырган җитәкче икәнен таныдым, карашларының байтагын хуплыйм. “Дом ветра” фильмының бик яхшы лента икәнен дә исбатларга тырышты ул. Карадым, тик үз фикеремне әйтмим, чөнки ул субъектив фикер булачак. Белгечләр бәясе кирәк монда. Бала психикасына анда сурәтләнгән драманың ничек тәэсир итәчәге мәгълүм түгел бит әлегә. Белгечләр исә әнә матбугатта балалар суициды очрагы турында тәфсилләп язылган язма пәйда булу белән, ил буйлап суицидларның көчле дулкыны уза диләр. Югыйсә бит инде журналист начар нияттән язмый, кисәтергә тели, кире нәтиҗә килеп чыга никтер.
Радик әфәнде хөкүмәт газетасы дәүләт сәясәтенә каршы килгән язма бастырмас дип өметләнүен яшермәде. Язмада мин нәкъ менә шул дәүләт сәясәтен аңлатырга тырыштым. “Татаркино” мәктәпләргә йөрү өчен машиналар да сатып алган икән. Урамда ХХ гасыр түгел, ник акчаны исраф итәргә, лицензияле дискны сатып бирү дә җитә мәктәпләргә. Хәзер бит проекторлар да, кино күрсәтү өчен кирәкле башка җиһазлар да һәр авыл мәктәбендә бар. Кинофильм анализланырга, укытучы тарафыннан юнәлеш бирелергә тиеш, шунда гына без тиешле нәтиҗәгә өметләнә алабыз. Менә монда “Татаркино” методистларының укытучыга ярдәме таләп ителә дә инде. 140 минутка сузылган кинофильмны бернинди тәнәфессез, физкультминутсыз балаларга күрсәтү, әлегә читтән килгән белгечләрнең бала физиологиясен, табибларның моңа карата таләпләрен аз гына да белмәвен күрсәтә. Мәктәп стенасында табиблар тарафыннан расланган расписание эленеп тора, анда һәр дәреснең үз урыны бар, математика урынына музыка белән керүне рөхсәт итмиләр. Һәр дәреснең урыны тәүлекнең вакытына, фәннең авырлык дәрәҗәсенә карап билгеләнә.