• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
13.03.2013 Милләт

Милләттәшкә оран: Мескен булмыйк, тел өчен көрәшик!

Татарстан Конституциясының 8-нче маддәсендә язылганча, “Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм урыс телләре”. Шул ук маддәдә күрсәтелгәнчә, хакимият, җирле үзидарә органнарында, барча дәүләти оешмаларда татар һәм урыс телләре бертигез нигездә кулланылалар.

Шул оешмаларда эшләүче беркемнең дә, беркемнән дә, әгәр син татар телендә мөрәҗәгать итәсең икән, синнән (тамашачы фикерендә әйтелгәнчә) “Говори по-русски”, яисә “Вы уж и перевод принесите"”, дип тәлап итәргә хакы юк! Әгәр министр ярдәмчесеме, президент аппаратындагы түрәләрме, шуны таләп итәләр икән, димәк алар Татарстан Конституциясын, синең хокукларыңны санга сукмыйлар, ягъни Татарстанга, аның татар телле гражданнарына каршы эшлиләр.

Мөһим искәрмә – Татарстан Конституциясы, шул исәптән, аның телләр турындагы маддәсе Русия конституциясы тарафынан танылган һәм расланган (ст. 5, п. 2; ст. 66, п. 1; ст. 68, п. 2). Телләр турындагы 8-нче маддә Конституциянең, урысча әйткәндә, “Основы конституционного строя” дигән бүлегенә кертелгән. Анда кергән нормаларны бозу – дәүләти җинаять.

Президент аппаратында, министрлыкларда һәм башка дәүләти органнарда андый җинаятьчеләр эшләргә тиеш түгел. Әгәр син үзең дә, шул “Говори по-русски”, яисә “Вы уж и перевод принесите"” төсле җинаятьчел таләпләргә риза булып, аларны үтисең икән, димәк син кем буласың? Үз кадерен, үзенең хокукларын үзе белми торган кеше булсасың түгелме?

Белмәү – ул әле куркыныч та, оят та түгел. Иң хурлыклысы – куркаклык, куркып чигенү һәм битарафлык. Үзеңнең татарча язылган мөрәҗәгатеңне, үтенечеңне урысчага тәрҗемә итү – синең эш түгел. Дәүләт хезмәткәре, әгәр ул тигез хокуклы ике телнең берсен аңламый икән, тәрҗемә турында үзе кайгыртырга тиеш. Ярдәмгә берәр хезмәткәренме, сөяркәсен чакырамы – анысын үзе хәл итсен.

Татар телен дәүләт теле итү менә шулай, ягъни үзебезне үзебез хөрмәт итүдән башлана һәм түрәләребезнең шуны тануы белән тәмамлана. Киресенчә түгел. Әйдәгез, Аллага тапшырып, башлап җибәрик. Булмаган йомышларыбызны да йомыш итеп, язма рәвештә, яисә телдән төрле оешмаларга сорау-үтенечләрегезне татарчалап юллыйк. Урысча җавап бирсәләр, икеләтә кабатлыйк – берсен үзләренә үк, икенчесен прокурорга.

Түбәннән югары оешмаларга китә торган төрле язма хисап-отчет кәгазьләребезне дә татарча гына язып җибәрик. Тагын бер кисәтмә. Кайберәүләр татарлы-урыслы җыелышта татарча ике җөмлә әйтергә җыенганда, сүзләрен “акланудан” башлый: “Учитывая, что у нас два равноправных гос. языка, я скажу пару слов на татарском”. Бу - мескенлек! Алай түбәнсенеп “акланганчы” эндәшми утыруың әйбәтрәк.


Фәндәс САФИУЛЛИН
Азатлык
№ | 12.03.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№92 (833402) / 19.03.2013 17:44:18
№91 (833263) / 18.03.2013 18:55:13

Резюме, дорес сойлисен.

№83кә№89 (833178) / 17.03.2013 23:08:51Син экиятне экият белэн исбатлап утырма, берэр реалныйрак эйбер белэн исбатла. Синен исбатлауын, дурдомдагы "Наполеон"нын, узен Наполеон икэнен исбатлаган шикелле.

№90 (833206) / 18.03.2013 11:28:48

Татар халкының азат була аласы, татар теленең сакланып кала аласы юк, потому что, чак кына азатлыкка, иреккә талпына башласа, аларны диниләр басып китә, бар күркәм башлангычны сыта-изә. Ислам кабул иткәч башланган коллык, я ислам бетсә (сомнительно), бетә, я татар халкы үзе бетә.

№89 (833178) / 17.03.2013 23:08:51

Шул ук исемнәргә мисал өчен Коръән(2:62); яки(2:8)!

№88 (833176) / 17.03.2013 23:00:27

Динең белән бергә
Азатлыкка кара,
һәм җәннәткәә..!!!

№87 (833175) / 17.03.2013 23:00:19

Стратегик компьютер уены турында.RIM

№86 (833174) / 17.03.2013 22:56:57

Кечтеки генә разница бар,әйеме,Татар-79:
-испаннар азатлык өчен көрәштә җиңеп, илләреннән куган дошманнарын-маврларны хөрмәтли.
- ә без..кемнәрне

№85 (833173) / 17.03.2013 22:56:42

Я вторую мировую за немцев прошел

№84 (833169) / 17.03.2013 22:51:37

Татар, бүгенге көндә дә ачылмаган галактикалар ,серләр бар. Әле фәнни яктан ачылмаганга карап алар юк дигән сүз түгел бит.
Менә 25 ел элек бу сүзләр өчен тилеләр йортына озатырга мөмкин иде бит.

Я буду в лесу, но ты мне позвони...

У меня уже рука замерзла с тобой разговаривать
Я случайно стер " Войну и мир"
блин, не могу войти в почту
Я тебе письмо 5 минут назад послал, ты получил?
Скинь мне фото на мыло..
Я телефон дома забыл
положи мне деньги на трубу
Давай подарим ему домашний кинотеатр
Я вторую мировую за немцев прошел
Да ты на телефоне посчитай
Переименуй папку
Воткни мне зарядку
Пока на машине ехала, успела книгу послушать

№83 (833163) / 17.03.2013 22:35:46

*га №76 - Кисәтүдән,№82 ахирэт барлыгына нинди дэлилен бар?

№82 (833160) / 17.03.2013 22:30:52

Ышанмаган, ышанмасын. "Тегендә" якынайгач кайберәүләр ышаначак. Әмма соң булуы мөмкин. Позициясен(гакыйдәсен) үзгәртәсе килүчеләргә никадәр иртәрәк, шулкадәр хәерлерәк! Озакламый ситуация бик нык үзгәрәчәк, иншә Аллаһ! Вакыт биик кадерле! Чамалаучыларга!

Исламда башка исемнәр дә бар: христиан-насара яки мөртәт, тәңрече-мөшрик, атеист-дәһри һ.б.лар - барысы өчен гомум исем: кяфер- ышанмаучы, беләсең килсә, әгәр?!!!?

Шәригатьтә алар өчен хөкем күрсәтелгән, дөньяда ук, ә ахирәт ышанмаучы өчен - интектергеч газап. Ә хәзергә алар: ишетмиләр, телсез, сукыр - ярым үлек, гафләт йокысында.

№81 (833156) / 17.03.2013 22:03:54

Урыс кышы, прәннеге бар,
Киемен юк ишеткән.
Курткасы да, түбәтәй дә-
Бар да Кытайда теккән!










,

№80 (833148) / 17.03.2013 21:15:19

//тормыштада урыс киеме киябез//
киемнең этикеткаларын кара әле))))

№79 (833135) / 17.03.2013 20:08:00

Татар(№74)өчен. Махсус, №77 (833106) / 17.03.2013 19:10:51, син язганга параллель уткэреп шуны эйтергэ була: Бездэ узебезне басып алган урысларны (сизэсенме ошашлыкны "Испаннарның үзләрен кайчандыр басып алган маврларга...") хормэт итеп урысча аралашабыз, мэчетлэрдэ урысча вэгаз укыйлар, госсоветта урысча дискуссиялэр алып баралар. Мисалларында китерэлэр,ни очен урысча аралашканга)))) Фестиваллэрдэгенэ тугел, хэттэ кондэлек тормыштада урыс киеме киябез ( син сойлэгэн Испаниядэге шикелле 50% кына тугел, почти 100%), безгэдэ киемнэрне кемнэрдер алып бирми, узебезнен акчага алабыз.

№78 (833113) / 17.03.2013 19:17:59

Русиядә нинди халык яшэгэне, дэреслеклэрдэге примерлардан да курнэ: http://tishek.ru/talpannan-kuchtenech/#comment-60579 типовые задачи по математике

№77 (833106) / 17.03.2013 19:10:51

"Миллэт исеме белэн капланып гарэп телен, культурасын алга сору генэ бар" дип язган Татар(№74)өчен.Махсус

ТVдан Испанияне күрсәттеләр әле.(Кайсы каналдан икәнен язам, кызыксынган кешегә.. )
Испаннарның үзләрен кайчандыр басып алган маврларга(= гарәпләргә) хөрмәтен күреп шаккаттым.
"Гарәп мәдәниятенең испан (=Европа) мәдәниятенә керткән өлеше шулхәтле зур, шуңа хөрмәтлибез",-диләр испаннар.Мисаллар белән аңлаталар.
Милли фестивальдә шәһәрнең ярты халкы(испаннар !) урамга ялтырап торган гарәп киеменнән чыккан.
Берсе-берсе 1-5 мең $ тора, үз акчабызга сатып алдык,диләр.

Үзәк ТVсы "300 еллык иго" дип тукып торучы Рәсәйдә күз алдына китереп буламы моны?

Гарәп мәдәниятенең татар мәдәниятенә мең ел буена керткән өлешен күрмәскә маташу да-"олы абый"ны кабатлап, тәваның комга башын тыгуы(татар психологиясе)

№76 (833099) / 17.03.2013 18:01:01

Кисәтү, сезнең динегез ислам булса, ТАТАР ның християн динендә булганы да, Тәңересен сатмаганы да, алардан күберәк, атеистлары да бар. Урысча вәгазь укып, гарәпчә табынып, АНА телен саклап калып булмый, әкият сөйләмә!!!

№75 (833093) / 17.03.2013 17:36:06

Динебез исламга сүз тидерүче, җитмәсә шуның белән дөнья сасытучы - аңардан да милләт өчен, татар өчен һәм хәтта Ана телебез өчен дә, зыянлырак зат юк. Андыйны кеше дип әйтәсе дә килми хәтта.

№74 (833041) / 17.03.2013 11:21:42

дин катышкан жирдэ миллэт юк, миллэт исеме белэн капланып гарэп телен, культурасын алга сору генэ бар. Э ТОЦнын топ максаты дин. ТОЦнын ин актив члены, житэкчесе Фэузия Бэйрамова "мин ничек милләт, дип, сез, дип, балалар, дип, Аллаһка тел тидерим?! http://matbugat.ru/news/?id=4593 Фәүзия Бәйрәмова№8 (775629) / 18.07.2011 13:01:03" дип торганда нинди миллэт яклау булсын.

№73 (833027) / 17.03.2013 09:23:50

Yз хокукларыбызны берәгәлеп яклыйк! Защитим свои права вместе!

21 МАРТ - ТАТАРСТАННЫҢ БӘЙСЕЗЛЕГЕ ТУРЫНДА РЕФЕРЕНДУМ КӨНЕ!

24 МАРТ 11-30 КАЗАН, ИРЕК МӘЙДАНЫНДА ЗУР МИТИНГ!
ТАТАРЛАР! ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫН, ТАТАР МИЛЛӘТЕН, ТЕЛЕН ЯКЛАП
МӘЙДАНГА ЧЫГЫГЫЗ!
БӨТЕНТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ҮЗӘГЕ КАЗАН К.МАРКС УР. 41 ТЕЛ. 238-23-14

21 МАРТА- ДЕНЬ РЕФЕРЕНДУМА О НЕЗАВИСИМОСТИ ТАТАРСТАНА!

24 МАРТА 11-30 КАЗАНЬ. ПЛОЩАДЬ СВОБОДЫ МИТИНГ В ЗАЩИТУ СУВЕРЕНИТЕТА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН,
В ЗАЩИТУ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА!
ВСЕТАТАРСКИЙ ОБЩЕСТВЕННЫЙ ЦЕНТР

КАЗАНЬ. УЛ.К. МАРКСА, 41. ТЕЛ. 238-23-14. Фарит Закиев, и.о. председатель ВТОЦ.
В сложнейших политических условиях 21 марта 1992 г. в Татарстане был проведен референдум по вопросу о его статусе уже в рамках отношений с Россией, на котором почти 62% голосовавших подали свои голоса за укрепление статуса республики Татарстан.
Мы хотим, чтобы каждый человек уважал мнение участников референдума!
Защита Родины - священное право и долг каждого гражданина!
Прошу распространить сообщение о данной акции в республиках Башкортостана, Чувашии, Мари Эл, Удмуртии, Мордовии. Мы ждем представителей народов Идель-Урала.
Желающих выступить на данном мероприятии заранее просим указать из какого региона Вы приезжаете, также заранее сообщить название темы вступления.
http://vk.com/millixereket?w=wall-16601709_3452
Председатель Набережночелнинского отделения ТОЦ. Рафис Кашапов.
Татарстан, Набережные Челны.

№72 (832969) / 16.03.2013 21:07:23

Синең өчен булмаса да Иркә, күпчелек өчен эталон бит һаман.

№71 (832967) / 16.03.2013 21:06:09

Тик бөтен кеше дә югарыдагылар кебек күп итеп урлый алмый.Ә урлыйсы киләәәәә.)))))
Минем урлаганым юк.
Күп кешенең хезмәтен дөрес бәяләтәсе килә.
Шөкер,кем кайда эшли,шуны алып кайтарга тиеш,дигән мораль бетүгә таба бара.
Калса да,шул югары җитәкчелек ясаган касталарда гына.

№70 (832964) / 16.03.2013 21:04:42

Ислам белән аңа килгән шушероны бутамасагыз икән....

Б у т а м а г ы з!Минем өчен Рамил Юныс яки Фәиз = ислам түгел. Һичничек тә.

№69 (832963) / 16.03.2013 21:03:17

ну әйттең

№68 (832961) / 16.03.2013 21:02:20

Уяну, )))

Россиядә югарыдагылар закон буеча яшәми. Закон аларга түгел ул чынлап та, законны үзләре яза, судьяларны үзләре билгелилр бит. Алар по понятиям яши.

Халык исә шуларны обожествлять итеп яши. Дөресен әйткәндә халык үзе дә шундый. Россиядә кем күпме урлый ала, шуныңча урлый. Тик бөтен кеше дә югарыдагылар кебек күп итеп урлый алмый.Ә урлыйсы киләәәәә.

№67 (832960) / 16.03.2013 21:00:15

Иркә, соң, Иркәкәем, димәк монда диннең бер катышы да юк икәнен үзең дә аңлыйсың икән бит. Россиядәге законнар да бииик дөрес, даже шәригатькә караганда да дөресрәк тә, җәзаны дөрес бирмәгән кешеләр гаепле шул. Ә Исламдагылар, ялган документ кулланган хәзерәтне күккә генә чөймиләр. Менә ул, синең Исламың.

№66 (832951) / 16.03.2013 20:51:29

Законнарны түбәндәгеләр үти, ә үтәмәсә мәҗбүр итәләр. Ә югарыдагылар куллана гына.

№65 (832950) / 16.03.2013 20:49:04

Уяну,

моңа ислам гаепле түгел. Җәзаны дөрес бирмәгән кешеләр гаепле!!!

№64 (832949) / 16.03.2013 20:48:00

эйе, сарыклар шулай уйлый. Көтүче Һәс дигәч, шул якка ыргыла.

Югарылар ни өчен особенный булырга тиеш соң алар??? Әллә аларны божественного происхождения дип уйлыйсыңмы????Алар синең кебек үк кеше түгелмени???

Һич аңлый алмыйм мин бу сарык позициясен.

№63 (832947) / 16.03.2013 20:45:38

Югарыдагыларныкын кисмиләр бит.

Узган ел Мисырда бер хатын-кызны атып үтерделәр. Имештер,ике ир-ат белән зина кылуда гаепләнә.
Тик ирләренә генә бернинди җәза булмады.

№62 (832946) / 16.03.2013 20:44:59

Иркә, шулай булгач причем монда дин?

№61 (832944) / 16.03.2013 20:43:11

балык башыннан чери,югарыдагылар урлагач,гади халык урлый да урлый,югарыларда культура булмагач гади халыкта каян килсен

№60 (832940) / 16.03.2013 20:39:50

Католиклар элек заманнарда кулны кискәннәр. Шул юл белән өйрәтелгән.Исламда шунсыз булмагандыр мөгаен.

№59 (832939) / 16.03.2013 20:38:26

Соң шулай булгач,сәбәп диндә генәме?

№58 (832936) / 16.03.2013 20:33:51

Татар,
әйе католикларда да шулай. Совет чорында бер турпоездкада Латвиядә булган идек. Юл буена бидоннар чыгарып куелган.Безнекеләр гидтан сорыйлар инде, ул нәрсә???? Сатарга сөт чыгарганнар, машина килеп җыеп китә. Безнең совокларның исе киткән иде.

№57 (832935) / 16.03.2013 20:32:19

Әйе Татар,каты закон урлаудан тыеп торса да, урларга теләкне киметә алмый бит.

№56 (832933) / 16.03.2013 20:28:48

Иркә, э син белэсенме Германиядэ (ислам дине тотмасаларда) сотлэрне иртэн кибет ачылганчы ишек тобендэ калдырып китэлэр иде, кибет ачылганчы бер шешэседэ югалмый шунда тора иде. Границаларны ачып, азиядэн килгэн килмешэклэр куренэ башлагач сотлэрне калдырмый башладылар, великларныда хэзер цеп белэн биклэп йорилэр, э элек стенага сояп калдыралар идедэ, коннэр буе эштэ булып, кичтэн узлэренен великларына утырып кайтып китэлэр иде.

№55 (832930) / 16.03.2013 20:23:13

Татар "Зәңгәр шәлдәге ишан" да күктән төшмәгән. Ул язылыр өчен җирлек булган, әлбәттә. Ислам дигәндә мин комсыз мулланы күздә тотмыйм бит. Гадәти мөселманны күздә тотам.

№54 (832929) / 16.03.2013 20:20:20

51, \син бүгенге Россиядәге исламны күздә тотып әйтәсеңме????


Хәтерләсәгез, авылда элек ишек бикләү юк иде. Мин моны исламнан күрәм. Чын ислам йогынтысы бетеп, урыслашкач ат башы хәтле йозаклар барлыкка килде. Гарәп илләрендә алтын сата торган кибетләрен бикләмичә намазга киткәннәрен беләсеңме????

№53 (832928) / 16.03.2013 20:19:22

Иркә, менэ монда http://tishek.ru/100-eldan-artyk-elek-xezerge-belen-oxshashlyk-barmy/ кереп укып чык эле, методикалары бик кочле, шантажныда эйбэт алып бара)))) Хэзергелэр шулардан урнэк алыдыр могаен.

№52 (832926) / 16.03.2013 20:16:02

Иркә, Исламдагылар тагы да күбрәк урлый. Бер-берсен үтерешә-үтерешә. Или ялган документ ясап.

№51 (832924) / 16.03.2013 20:14:17

Ә Исламда урламыйлар алайса?

Бары тик куркыту,басым калган диннәрдән көчлерәк.

№50 (832922) / 16.03.2013 20:12:53

Уяну,
исламда башка диннәрдән аермалы буларак методик алымнар бар.Башка диннәр теоретик биремнәр кебек. Урлама дигәнгә карамыйлар, урлыйлар, һ.б.

№49 (832920) / 16.03.2013 20:10:31

Татар, )))
кыстаучылар күп була инде ул. Кыстау бит ул мәҗбүр итү түгел.

Синең сүзләрдән сине мәҗбүр итәләр кебек.

Реклама да шул кыстау бит инде, кермәгә тишеге юк. Ада карап реклама бетерегез ңигән кеше юк. Болар үз диннәрен булдыра алганча кыстамакчы да... Тик мин башта гына укый идем, күптән укып торырдай нәрсә юк икәнен аңладым.

Менш икенче бер биттә Тиеш дигән никлы кеше белән суфыйчылык турында сөйләшә башлаган идек әле. Шуны дәвам итәсе килә.

№48 (832919) / 16.03.2013 20:08:55

Татар,мин моны яңа дәреслек чыгарылу,-дип карыйм. Чынлап та кулланып карамыйча, камиллекне белү мөмкин түгел.
Миңа калса камиллек шул барлык диннәрнең дә,берничә күрсәтмәсендә.
-Зыян ясама. Урлама,үтермә. Үзеңә,башкаларга газап китерерлек гамәл кылма.

№47 (832918) / 16.03.2013 20:04:56

Иркә, менэ монда бит саен ышанырга кыстыйлар бит)))). Бераз коментларны укып яз инде. Нэрсэ килде башына шуны язып утырасын.....

№46 (832916) / 16.03.2013 20:01:22

"№36 ни очен еврейлардан урланган корэнгэ ышанырга тиешбез?"

Сиңа ышан дигән кеше юк бит.Үзең иң камил дип санаган нәрсәләргә ышан.

№45 (832914) / 16.03.2013 19:59:38

Татар,
об оскорблении чувств веруюәих дигән закун кабул ителдеме әле ул??? или ул Путин турында әйткәннәргә генә кагыламы???Яки син татарларлан беренче кандидатмы җаваплылыкка тартылырга тиешле???

№44 (832913) / 16.03.2013 19:59:21

тозэту: №36 ны №30дип укырга.

№43 (832912) / 16.03.2013 19:54:11

№36 ни очен еврейлардан урланган корэнгэ ышанырга тиешбез? Ни очен ислам ин камил, ин дорес дин булгач, алла сразы корэнне индермэгэн? Эллэ узенен ни эшлэгэнендэ анламаслык хэлдэ булганмы? Башта бер динне жибэреп карый, аннан тагы берне, остэп тагы берне жибэргэн, кайсысына ышанырга? Тагы ниндидер, тагыда камилерэк берар китап индермэсме? может бераз котеп караргадыр? Яна дин килгэн саен, элекесенен дорес булмавы ачыклана бит. Чын, дорес дин тотам дип, ожмахка ометлэнеп йорерсендэ, бер вакыт шалт..... яна дин китабы килеп тошэр, яна исправлениялэр белэн))))) Шул вакытта ачыкланыр, тэмугнын ин кайнар жирендэгенэ сина урын барлыгы...

№42 (832907) / 16.03.2013 19:07:53

Э ни очен эле сез узегезнен фикерне генэ дорескэ исэплэп,алга сорэсез?

№41 (832904) / 16.03.2013 19:02:58

Дингэ игътибар итмэгэн хэр кешене домбэслэргэ дигэнмени? Мэгънэсез!Ботен кеше дэ дин олкэсендэ сезнен кебек "белгеч" була алмый бит. Мин узем,мэсэлэн, дингэ керергэ жыенмыйм. Нинди юнэлешкэ,нинди сектага элэккэненне узен дэ белми калырсын. Энэ бит мофтилэрнен кыйблалары да узлэре дэ анламаслык!

№40 (832880) / 16.03.2013 16:42:18

иркэ,лыгырдама юкны,узендэ булмаган акылны сулэп,кеше башын эйлэндереп ятма яме.Куптэн модадан чыктын инде-тукылдавыннан туктап тор.№36,бик матур язгансын,рэхмэт.

№39 (832811) / 16.03.2013 11:08:32

Ата - бабалар турында Коръәннән, шәйтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенам:

(4) — Аллаһ бала атаһы булды, — тип əйтеүселəрҙе хəтəр ҡурҡытыу өсөн. (5) Улар үҙҙəре лə, аталары ла был турала бер нəмə лə белмəй. Улар ауыҙынан сыҡҡан был һүҙ — ғəйəт кəфер һүҙ. Улар ялғандан башҡа һүҙ һөйлəмəй.
6. Был Китапка (Ҡөръəнгə) ышанмағандарына ҡайғырып, һин үзеңде лə харап итмəксе булаһыңмы əллə? (7) Күбеһе изгелек ҡылырмы (əллə — яманлыҡмы), тип кешелəрҙе һынар өсөн, Беҙ Ер йөҙөн гүзəл итеп яралттыҡ. (8) Тора‐бара Беҙ Ер йөҙөн (һис нимə үҫмəҫлек итеп) ҡоп‐ҡоро тупраҡ
ҡалҡыулыҡтары итəсəкбеҙ.(Мәгарә - Әл-Кәһф).

№38 (832791) / 16.03.2013 03:23:07

Фәндәс әфәнде язмасы буенча гына Татаар булып булмый әле ул.Татар булу өчен ерак Бабаларыбыздан калган тәртип кагидәлере буенча яшәргә омтылырга кирәк.Бүгенге көндә намазга бирелеп, дуңгыз ите кушылган азык ашап ятучыларны Татар дип әйтеп булмый.

№37 (832789) / 16.03.2013 02:06:04

Сөбхәналла! Рәхмәт язмаң өчен.

Тел дә - әмәнәт, аны саклау безнең бурыч.

№36 (832787) / 16.03.2013 00:19:49

һәм шуңа охшашларга!

Акылыгызга килегез! Тәүбә итегез! Кем булуыгызга карамастан - тәңречеме, керәшенме, хәтта бөтенләй динсез булсагыз да..

Диндә милләт юк, дип намаз укучы, мәчеткә йөрүче урыс телле татар малайлары әйткән сүз инде искерде. Эштән чыгып бара.

Нәфесегезгә ияреп, үзеңә кирәк булганда намазлы малайлар сүзен сөйләп, башка вакытта башкага ияреп, алар сүзен сөйләп йөрмәгез!

Озак та үтмәс, ин шә Аллаһ, шул динле урыс телле татар малайлары Ана теле өчен үзләре үк көрәшә башлар дип өметләник!

Аллаһ Тәгалә Ялгыз Бер Үзе - Көч-Кодрәт, Гыйлем иясе. Бай һәм Юмарт. Бар нәрсә дә - күкләрдә һәм Җирдә һәм алар арасында нәрсә бар - барысы да Аныкы. Аңа буйсына. Телиме, теләмиме..

Кешеләр һәм җеннәрнең генә үз ихтыяры бар. СЫНАУ!ны үтү өчен. Аллаһу Тәгаләнең Көч-Кодрәтен, Барлыгын һәм Берлеген ТАНУ! Аны БЕЛҮ!, ӨЙРӘНҮ! өчен.

Кемнеңдер хәзер беләсе, буйсынасы килми икән, үлеме-каберенә якынайган саен - сизәчәк ин шә Аллаһ. Сизмәсә кабердә.., и т.д. и т.п. и "до бесконечности" - мәңгегә.
Аллаһ сакласын! Алаһның ачуыннан Аллаһка сыенам.

Кешеләр һәм җеннәр үз теләкләре белән буйсынсалар - (буйсынучы)мөселманнар - үзләренә хәерле; буйсынмыйча чиктән чыгалар икән - үзләренә үзләре золым кылучылар.

Һәрбер аек акыллы, төрле диндә - тугры динме ул, әллә ялгышмы - төрле милләтләр барлыгын яхшы белә. Нинди диндә булуына карамастан, һәрбер кауем үз телендә сөйләшә. Әмма бүгенге татар андый түгел..

Татар әле нык ялгыша. Күпчелек - урыс телле, җитмәсә динсез - А Д А Ш У Д А. Намазлыларның да күпчелеге шул исәптә. Бигрәк тә яшьләр. Шул ук вакытта алар арасында да, бу хәлне чамалаучылар да, бик тугрылар да бар, әлхәмдү лиЛЛәһи.

Кем Аллаһның динендә Һәм Аның диненә ярдәм итә - Аллаһ аңа ярдәм итә, ин шә Аллаһ! Аерым кешеләр өчен дә, кавемнәр өчен дә бу шулай.

Йә, Аллаһ! Милләт буларак безгә-татарларга хәлне җиңеләйт! Телебезне торгызырга һәм кулланышка кертергә ярдәмеңне бир! Аякка
басарга һәм нык торырга ярдәм ит безгә!

Йә, Аллаһ! Йә, дә әл-Җәләли вә әл-Икрам! Татар милләтенә мөселманлыкны кайтар! Иманнарыбызны куәтлә, тәкъвәлекләребезне арттыр! Мөселманнарга кяферләр өстеннән җиңү бир! Йә, Аллаһ, йә, Аллаһ, йә, Раббәнә!

№35 (832762) / 15.03.2013 22:38:50

Әмма дин дә кирәк!

№34 (832761) / 15.03.2013 22:36:50

Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм камил тел ул. (Каюм Насыйри)

Татар булырга куркып, үзләрен "Без татар түгел, мөселман" диючеләргә я гарәплеккә авышучыларга Каюм Насыйри белән Шиһабетдин Мәрҗәни җавапны 100 ел элек үк биргәннәр бит инде. Яңадан шул бәхәскә кереп китмик инде.

№33 (832606) / 15.03.2013 09:58:28

Иркә!

№32 (832594) / 15.03.2013 08:41:29

/Ә Коръән Аллаһтан./
Пракстуй халыкны буйсындыру өчен, ябрәй язган китапны, үз торговлясын уңышлы алып бару өчен, укый-яза белмәүченең үзенчә трактовкасы.

/татарны ислам гыйлеменә(мәңгелек гыйлеме) якынайтмый, ватиканга гына этәрә. Бер чиктән икенчесенә. Бер адашудан - икенчесенә./
Әйе, Ислам ялганын ватикан ялганына алыштырасы юк, бар научный литература язылган латиницага күчәргә кирәк.

/Динсезлек ул милләтсезлек инде/
Нәкъ киресенчә, диндә милләт юк. "урыс, татар телендә иркен уйлый, фикер йөртә алган кебек, гарәп телендә дә уйлый, сөйләшә, фикерли алсам ничек әйбәт булыр иде" бүген әйтсәң, иртәгә, гарәп теле генә калачак. Ә мин ТАТАТР, миңа үз телем якын.

/Алмашлыкларны(мисал: мин, син, ул һ.б.) затларда төрләндергәндә ир һәм хатынга, татар телендә, бер затта да аерылмый./
Менә монысы, ТАТАР ҮЗ ДИНЕНДӘ булгагда, хатын кыз белән ир-атның ТИГЕЗ хокуклы булуын раслый, гарәп, урыстагы кебек, дескрименациягә урын юк!!! Килмешәк диннәр генә, Тәңересен оныткан АНАларны кимсетә башлаган.

Кирәк икән, алга даба да дәвам итә алам. Килмешәк диннәр күпме пропагандалана, җавап шуңа адекват булыр!!!

№31 (832588) / 15.03.2013 07:49:08

90 еллар заманы революциясе юидгесез катларнардан билгесез кешеләрне китереп чыгарды.

Фәндәс Сафиуллинның миңа билгеле булган конкрет гамәле радиоактив калдыкларны Рояяиягә кертүгә уңай тавыш бирүе. Аның уйлавынча акча эшләү өчен!!!!Димәк Фәндәс әфәнде Россия кешесен, Татарстан саөлаучысын бүтәш юллао белән үзенә акча эшли алуын юеоми. Бәлки башкаларны үзенә үлчәгәндер. Монысын әйтә алмыйм.

Хөрмшткә лаек кеше алай тавыш бирә алмый.
Кайсыдыр комментта әйткән сүз бла-бла булдыра. История КПСС укыткан кеше тагын нибелсен һәм эшләсен инде ул.

Әле ярый чынлап та латинга күчмәдек.Болай да агониядә ята торган татар теле мәңгелек лҗмахта булган будыр идн инде.

Гомумән, дәүләт эшлеклеләре турында сөйләгәндә аларның ни сөйләүләреннән чыгып кына бәяләүдән туктагыз инде. Конкрет эшләрдән чыгып бәяләргә кирәк.

Шәймиевны беренче президентлыкка сайламадым, чөнки минем аңа караш бик тискәре иде. Шәймием миңа ясалма көтүлекләр ясату өчен тирән ерганакларда буалар буып, анда ел саен кешеләр батуы белән билгеле иде.Сабалылар әле дә ул буаны Асуан диләр.Җәй саен берничә кеше батып үлә әле дә...

Әмма икенче сайлавына авылларны газлаштыра башлаган иде.Безнең янда бик шәп татар гимназиясенә нигез салынган иде. Менә шул эшләре өчен икенчесендә мин ада тавыш бирдем.

Гомумән без үткәне билгесез кешеләрнең матур сайравын тыңлаудан узу этаҗына җиттек.

Дәүләт эшлекләре тормышының һәр этабы, һзр эше ап-ачык булырга тиеш.

Әнә яңа пантификны ничек энәсеннән җебенә хәтле тикшерәләр хәзер төрле скандаллардан соң!!! Туганнан алып бүгенгесенә хәтле ни эшләгәнен сөйлиләр. Татарстанны җитәкләүчеләр, адарга йогынты ясаучылар да шул күзлектән узарга тиешле.

№30 (832587) / 15.03.2013 07:04:49

тырышуы көчле. Хәрбиләрчә. Әмма мин аны коралсыз гына йодрыклар идем. Чөнки ул дингә игътибар итми.

Динсезлек ул милләтсезлек инде.

Кириллицаны латинга алыштырып милләтне коткарып булуны раслап, исбатлап күрсәтсен!

Татарның 10ел чамасы латинда булуы - ул гарәп әлифбасыннан "кирил"га сиздерми генә күчү өчен кирәк булган. Гыйлемлелектән - наданлыкка. Татарны такыр, туры юлдан -т баткаклыкка күчерү өчен.

Моны белепме, белмичәме "матур" хәйләләгәннәр. Шәйтан эше.

Латинга күчәсе килү ул, татарны ислам гыйлеменә(мәңгелек гыйлеме) якынайтмый, ватиканга гына этәрә. Бер чиктән икенчесенә. Бер адашудан - икенчесенә. Бер ялганнан икенче ялганга әвәли

Инглиз теле(алфавиты) киң таралган дип, кытай күп һәм көчәя, әйдә кытай иероглифларын өйрәник алайса. Әгудү билләһ!

Кытай, япун, инглиз һәм башка телләрне йөрәнү аерым сәләтле кешеләр - тел белгечләре - галимнәр эше.

Безнең бүгенге хәлебез шундый: татарчага караганда урысчаны арурак беләбез. Бу безнең динебезне - милләтебезне югалту нәтиҗәсе. Һәм аяныч хәлебез.

Шәхсән, мин урыс, татар телендә иркен уйлый, фикер йөртә алган кебек, гарәп телендә дә уйлый, сөйләшә, фикерли алсам ничек әйбәт булыр иде дим. Чөнки ул Коръән теле. Ә Коръән Аллаһтан. Шуңа күрә аларның теле дә, грамматикасы камил. 1400ел буе үзгәрмәгән дә.

Г. Ибраһимовтан(80ел чамасы элек кенә) башланган бүгенге грамматикабыз җитешсез.

Чагыштыру өчен:

Алмашлыкларны(мисал: мин, син, ул һ.б.) затларда төрләндергәндә ир һәм хатынга, татар телендә, бер затта да аерылмый.

Гарәптә икенче заттан ук башлап, урыста өченче затта гына аерыла. Урыста, җитмәсә ни өчендер бер кирәге булмаганга(минемчә генә, ә бәлки кирәктер дә; фикер йөртүчеләр уйлап карасын!) урта зат та(ОНО) бар.

Тагын бер зур, әһәмиятле һәм игътибар юнәлтелергә тиешле нәрсә - грамматикада(төрләнештә) саннар куллану.

Гарәп грамматикасында гына(ялгышмасам башка телләрдә юк!) икелек саны бар.

Калганнарда, шул исәптән татарда да, бары тик берлек һәм күплек саннары гына!

Раслау өчен Аллаһ Тәгаләнең Коръәни Кәримдә,(89:3) "3. Җөп һәм так белән ант итәм." - дигән сүзләрен китерәм.(Таң).

№29 (832583) / 14.03.2013 23:53:31

Азатлыктагы бэхэс купкэ кызыграк бара.

№28 (832579) / 14.03.2013 23:34:01

Бер колерлэр,ике...аннары татарча белмэучелэр узлэре ук чигенерлэр.Шулай булачак..курыкмасак!

№27 (832510) / 14.03.2013 13:35:56

Эш бит, "келәү" сүзендә түгел, мәчитләр урыс телендә сөйләшсә, чиркәүләрдә татар теле. Әллә Фәндәс ага, телсез милләт өчен көрәшәме? Миңа калса, дине нинди булса да, татар телендә сөйләшкәне яхшырак.

Фотодокументны кара: http://tishek.ru/dinnezh-tugan-telne-saklavy-turynda/

№26 (832509) / 14.03.2013 13:14:25

милләт өчен көрәшен керәшен туена әверелдермәгез!

Милләт төшенчәсе гарәп телендә милләт, кавем(кабиләгә дә якын) дигәнне аңлатса, икенче мәгънәдә дин дигәнне аңлата. Шуннан гына да бу абстракт төшенчәләрнең бер-берсенә ничек якын икәнен уйла!

Керәшен "келәве" мәҗүсилек чорына түнтәрә.

Мәсәлән, тел белгече, Ф. Гарипова:
"Элек келәүне, бер капчыкка төрле сөякләр,
ат башы сөякләре тутырып, келәтләргә, сарай-абзарларга, чормаларга асканнар. Келәүнең тиүенә ышанганнар". - дип яза.

Кем кемгә яки нәрсәгә ышана инде.
Җәзасы да ышануына карап..

№25 (832507) / 14.03.2013 12:52:43

Мисаллар:

Свежий - яңа; тозланмаган; саф, чиста; төсе китмәгән, уңмаган; тотылмаган һ.б.

Сөт - иртәнге, кичке, яңа сауган; дөя, сыер, кәҗә, сарык, ат сөте һ.б.

Ит - яңа суйган сарык, сыер, тана, үгез, бозау, елкы, ат, дөя ите һ.б.

Ипи - яңа мичтән чыккан арыш, бодай ипие, күмәч һ.б.

№24 (832495) / 14.03.2013 11:38:18

Свежий ул урысча. СПиҗи булса - татарча.

№23 (832493) / 14.03.2013 11:29:34

баш мие,селкетеп тәмам алҗытканар сине.

Тазә кыяр ул,кабак юанлыгы кыяр буламы? Түтәлдән яңа өзелгән кыяр аның сыйфатын белгертсә,аның тозланмаган икәнлеген дә аңлата әле Свежий сүзе.

Татарда нигәдер тәрҗемә гел озыная. Свежий сөт икән,ул яңа савылган сөт.Свежий икмәк,яңа пешкән ипи,свежая газета-яңа чыккан гәҗит

№22 (832489) / 14.03.2013 11:06:01

"үзебезнең" Татарстаннан Думага сайланган депутатлар /нинди партия икәнен беләсездер инде/татарга каршы тавыш биреп утыргач, нәрсә эшлисең инде...
Барысы да Фәндәс ага кебек милләтпәрвәр, алай гына да түгел белемле һәм акыллы, көрәшче булсалар мондый көнгә төшмәс идек тә бит...
маңкортлык галәмәте, Мәскәүдә утырган, ыштан туздырган өчен акчаны күп бирәләр бит, милләтең ник чукынмый шунда!

№21 (832483) / 14.03.2013 10:44:47

күршем Казаннан кайтып төште. миңа гәзет-җурналлар җыеп кайткан.
"Юлдаш"ның "Дулкын" кушымтасының,№9 санының 7 битендә "Яктылыккамы,караңгылыккамы илтәләр?" (тагын мәгәриф хакында... рубрикасы) дигән Фоат Сәйфинең язмасы бар. бүгенге рәсәй мәгәрифе турында,БДИ турында бик дөрес язган. кемнәр кулы уйный икәнен дә күрсәткән. урысның мода гаебе юк,урыс үзе җертва.
язманы күчереп утра алмадым. укып карагыз!

№20 (832482) / 14.03.2013 10:43:04

//Свежий сүзенең татачасы ничек була икән..
татар радиосындан свежий дип сөйлиләр.. //
Ризык турында булса тазэ дилэр. Мэсэлэн, тазэ кыяр, тазэ помидор. Хава турында булса, саф хава була... Ягъни торле очракта торле суз белэн анлатыла.

№19 (832477) / 14.03.2013 06:41:42

Әринбурда җылыдыр инде,әх шунда бер авылда яшәсәң иде.Бу салкын Татарстандан чисты туйдым.

№18 (832475) / 14.03.2013 06:00:30

Былтыр кыскан имеш, бүгенге татарның рус теле дәресләрен укымыйча да телгә иркенләп өйрәнү мөмкинлекләре ЧИКСЕЗ:кая гына борылма - һәркайда рус авазы! Тәк шту без газапланган ярты гасыр элек булган белән чагыштыру да урынсыз. Ә менә чит телләргә өйрәтүнең артта калуын искә алу артык булмас, бигрәк тә авылларда, акча исраф итү генә бит.

№17 (832469) / 14.03.2013 01:41:19

"без мондый югары рухтагы язмаларны берничә еллар элек чәйнәп төкердек". хак сүзләр! фәндәс әфәнде ничә ел шул чүбекне чәйнәп йөри, онтылып киткәндер ахры төкерергә.

№16 (832467) / 13.03.2013 23:04:15

Татар радиосын болгар радиосы итеп үзгәртеп - татарны гомумән юкка чыгарырга да була.

№15 (832465) / 13.03.2013 22:47:17

Мыштым гына татарча урта белемне юк ителде. 1918-1920 елларның канлы көрәш казанышы иде ул татарча урта белем !!!!!

№14 (832464) / 13.03.2013 22:45:52

"Фәндәс абый бу сүзләрне югарыдагы җитәкчеләргә,йокымсырап утырган депутатларга аңлатсын башта. Югыйсә,без мондый югары рухтагы язмаларны берничә еллар элек чәйнәп төкердек Мырудашлар белән."


Мыәтым гына татарча урта белемне юк ителде. 1918-ул!!!!!

Хәзер кибеттә сөйләшеп кенә татар теле үстереп һәм саклап будмый. Тел яшәсен өчен тел мәгълүмәт чарасы булырга тиеш. Киң мәгънәдә. ТВда аулак өй уйнап татар телен саклап булмый.Татар теле бүгенге мәдәният - информацион технологияләр теле була алса гына яшәячәк.
Урыс мәгарифе идәндә аунап ятканда, теләсәк менә дигән татарча урта белем бирү оештыра алыр идек.Нефть фонтаннары һәм газ факеллары янган Россиягә һәм шул исәптән Татарстанга кызганычка каршы бүген белемле кешеләр кирәкми. Татарстан туп һәм кәшәкә кагучылар белән билгеле булса, эре капиталга шул җитә.Калганын үзегез ничек телисез...

№13 (832462) / 13.03.2013 21:55:19

Урысча да өйрәнегез, теләсә нинди авырлыктагы урысча китапларны укырлык хәлдә булыгыз, әмма урысча сөйләшмәгез.)))))
Урысча сөйләшмичә генә,урысча ничек өйрәнеп булсын?
Авылдан килгән кешенең азапланып урысча сөйләве,шул урысча өйрәнергә теләвеннән бит инде. Ә авыл мәктәпләрендә урыс теле шул хәтле начар укытылды,кайчак дәрес татарча укытыла иде хәтта.
Авыл баласы 1-2 курста белгәнен сөйли алмыйча азаплана иде.
Дәүләт теле булсын өчен патриотизм гына аз шул,аның куллану даирәсен дә киңәйтү кирәк. Һәм бу кибеттә кулланучы белән сатучы арасындагы дорфалыкны арттыру юлы белән генә киңәйми.
Фәндәс абый бу сүзләрне югарыдагы җитәкчеләргә,йокымсырап утырган депутатларга аңлатсын башта. Югыйсә,без мондый югары рухтагы язмаларны берничә еллар элек чәйнәп төкердек Мырудашлар белән.

Бла-бла-блага өйрәндек.Күпме сөйләргә була,бушлыкка карап? Инде татар теленең кулланышы көннән -көн кими барганын сизеп торасыз.

№12 (832461) / 13.03.2013 21:30:03

Һәр кешенең үз илендә үз туган телендә сөйләргә хокукы бар. Аны башка бер телдә сөйләшергә яисә укырга мәҗбүр итәргә беркемнең дә хакы юк.

Без русча барысын да АҢЛАРГА тиешбез (һәм без аңлыйбыз да). Урыслар татарча әйтелгән бар нәрсәне дә аңлый алырга тиеш. Нинди телдә сөйләшергә икәне һәркемнең үз ихтыярында.

Дәүләт органнары мөрәҗәгатьләре, урамдагы, тауарлардагы һ.б. барлык язулар татарлар урысча, ә урыслар татарча белми дигән фикердән чыгып эшләнергә тиеш (укы: ике телдә булырга тиеш), гәрчә моның икенчесе генә чынбарлыкка туры килсә дә.

Русча сорыйлар икән - татарча җавап бирегез. Кибеткә керәсез икән - татарча сүз катыгыз. Аңламыйлар икән, кабатлагыз, русчага күчмәгез (менә сезгә батырлыкка/чаялыкка яхшы тест). Дорфа сөйләшәләр икән - чыгыгыз да китегез, хәзерге заманда кибет бетмәгән, икенчесендә татар аңлаучы кеше эшлидер.

ТНВ интервью алырга килә икән :) - интервьюны татарча гына бирегез, тәрҗемә итсеннәр, аларның тылмачлары бар, эшләре шул.

Урысча да өйрәнегез, теләсә нинди авырлыктагы урысча китапларны укырлык хәлдә булыгыз, әмма урысча сөйләшмәгез.

Берничә айлык тәҗрибә белән расланган - Казанда русча бер кәлимә сүз әйтмичә дә артык җитди кыенлыкларсыз яшәп була. Бераз сабырлык кирәк билгеле.

Үзебезне үзебез хөрмәт итмәсәк, берәү дә хөрмәт итмәс.

№11 (832460) / 13.03.2013 20:50:08

Свежий сүзенең татачасы ничек була икән..
татар радиосындан свежий дип сөйлиләр..

№10 (832456) / 13.03.2013 20:22:44

Иии соры, ачылмый бит. Менә монда да шул темага:

http://tishek.ru/dinnezh-tugan-telne-saklavy-turynda/

№9 (832451) / 13.03.2013 18:40:30

Диннәрнең телне ничек саклавының бер мисалы....

https://www.facebook.com/photo.php?fbid=324284121027381&set=pcb.3

Укка баскач, икенче сүрәте чыга...

№8 (832450) / 13.03.2013 18:34:45

Фәндәс аганың фикерләре ачык һәм дөрес. Тик ул татарны уятыр өчен иң элек татар җитәкчеләренең аңын үстерергә кирәк. Мин үзебезнең яшәгән Фәндәс аганың туган ягыннан гына бер мисал китерәм. Азнакай саф татар районы иде нефть чыга башлаганчы. Хәзер дә 87%, хәтерем ялгышмаса, татарлар яши. Урамга чыгып урам буйлап китсәң анда-санда санамаганда ник бер татарча язу күрәсең! Ленин урамындагы өйләрнең беренче катында тулысы белән кибет хәзер. Ә урам шәһәрне урталай бүлеп чыга. Кибетләр ачыла тора, кибет өстенә урыс телендә исем язып элә торалар. Күптән түгел ачылган бер кибеткә ниһаять татарча исем язып куелды. Күңелгә җылы булып китте. Кем өчен эләләрдер аңламассың! Администрациядә дә берничә кешене санамаганда барысы да татарлар. Татарча радио тапшырулар эшли башласаң, татарча сөйләргә кеше табалмый иза чигәм үзем эшләгән оешмада. Татарча мәкаләләр язучы шулай ук, бары бер-ике кеше бар, аларга сөенеп йөрим. Юкса, барысының да паспортында татар фамилиясе тора. Залда 100 кеше утырып арасында бер кеше татарча аңламый икән, бөтен зал - вата җимерә сөйләшеп русчага күчә. Гомер буе татар арасында яшәп, аңларлык та татарча өйрәнмәгәннәр икән, алар җирле халыкны хөрмәт итмәгән булып чыга. Ә ни өчен ул хөрмәт итмәгән кешене үземне түбәнсетеп мин хөрмәт итәргә тиеш? Район башлыгы да ике җөмлә әйтә дә татарча урысчага күчә. ул шуны да аңларлык хәлдә түгелме? Мин шуны гына әйтә алам, җитәкчеләр татарча сөйләшә башламый торып, вәзгыять үзгәрмәячәк. Яңа ел котлавында Татарстан президенты бер сүз татарча әйтәде, хәттә "Хөрмәтле татарстанлылыр" да димәде. Аның котлавыннан мәсьәлән, минем күңелдә бары авыр хистән башка бер нәрсә калмады. Ә сез уянырга кирәк дисез...Татар телен күтәрергә дисез... Башта югарыда утыручы түрәләр уянмыйча торып хәл үзгәрмәячәк, шул! Үзгәрсен өчен Югары Советта да татар җанлы депутатлар булу кирәк...

№7 (832433) / 13.03.2013 15:11:31

Сарык булып туган, сарык булып яшәүчеләргә түгел, ә башны бераз эшләтүчеләргә : милли хокук ул Конституция битләрендә язылган, ә Конституция кешенең яклаучы коралы. Димәк, милли мәнфәгатьләргә кагылган маддәләрне аеруча тырышып укырга, истә калдырырга, кулланырга, башкаларга өйрәтергә вакыт.

№6 (832432) / 13.03.2013 15:03:02

№3
Думада эшләү дәверендә Фәндәс әфәнде татар халкының хокукын батырларча яклады, тик "один в поле не воин".
Фәндәс Сафиуллин татар журналистларына үрнәк, аның һәрвакыт язар – кузгатыр
темасы бар! Ул үзенең тырышлыгын, белемен, тәҗрибәсен, оста журналист каләмен татарга яла ягучы,аны сытарга-бетерергә теләгәннәргә каршы үтергеч коралга әйләндерә, татар намусы өчен зур көрәштә тора!
Фәндәс Сафиуллин мәгълүмати кырда безнең данлыклы сугышчыбыз!!!
Думада гадел кешеләр аз. Бүгенге көндә ул Россиядя татар хокукын иң күп белүче һәм иң актив яклаучы. Сез алдырмыйсыз журнал, укымыйсыз газет. Керегез интернетта аның блогына , укыгыз язмаларын.

№5 (832415) / 13.03.2013 14:11:43

\\Яшьләргә исә нәрсә ул милли хокук , аны яклау юлларын өйрәтергә! //

кайда өйрәтергә?????

словоблудие...
татарчасы - ата казың йомырка салама,кодагый..

популизмммм...

№4 (832407) / 13.03.2013 12:59:37

Татарның таркаулыгын мондагы комментлар да күрсәтә инде, ни өчен Фәндәс адый әфарин дип язмаска, аны ничек тә булса б...ларга маташу.
Җитмәсә ниндидер нокталар артына посып.

№3 (832404) / 13.03.2013 12:52:30

2002 елда Фәндәс әфәнде РФ Думасында депутат түгел идеме соң? Нишләптер каршы тавышы иштелмәде.

№2 (832403) / 13.03.2013 12:48:51

Фәндәс әфәндегә әфарин!
Ничәмә ничә еллар инде – «Звезда Поволжья» газетасы битләрендә татар милли хокукларны яклап, шовинистларны хурлап язмалар бирә.
Фәндәс әфәнденең соңгы язмаларыннан «Орфографический империализм»
гаять көчле язма. Хәер, башкалары да бик нигезле һәм үтемле! РФ Думасында
2002 елда ничек итеп «ил куркынычсызлыгына яный» дигән сәбәп табып, Конституция маддәләрен, башка «күз буяу»лар ярдәмендә Татарстанда латин алфавитының тыелуын, шуның белән татар халкына «сатлыкка сәләтле халык» дигән хурлыклы шик-тамга тэшуен, ә инде татар тарафыннан әлеге Дума адымына
каршылык булмый тыныч кына «йотылуын» яза. Барча язмаларында шул фикер уза – татарларга уянырга вакыт! Яшьләргә исә нәрсә ул милли хокук , аны яклау юлларын өйрәтергә!

№1 (832392) / 13.03.2013 09:44:13

Фэндэс ага! Бик кочле сузлэр. Минемчэ, бездэ эгэр татарча жавап бирсэк,рус телен белми дип колэрлэр дигэн куркаклык бар. КОмплекс. Шушы житешсезлегебезне жинэргэ кирэк

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar