|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2013 Җәмгыять
Муса Җәлил бүләге кемгә тәтер?Каһарман шагыйрьнең музей-фатирында даими рәвештә Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары белән очрашулар оештырыла. Быелгы очрашу, традициядән аермалы буларак, әлеге премиягә кандидатларның берничәсе белән 15 мартта узачак. Муса Җәлил исемендәге премия ике елга бер тапкыр яшь авторларның, композиторларның, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә. Дөрес, башлангыч чорда аны Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясе дип атап йөртәләр. Комсомол оешмалары таркалганнан соң, илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, премия берничә ел (1990 елдан 1997 елга кадәр) бирелмичә дә тора. Яңадан ул республика премиясе буларак 2003 елдан торгызыла, дип хәбәр итә Милли музей матбугат үзәге.
--- |
Иң күп укылган
|