|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2013 Мәгариф
![]() Бардык, катнаштык, җиңдек
Татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, сәләтле укучыларны бу фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә җәлеп итү, аларның шушы юнәлеш буенча югары һөнәри белем алуга омтылышын ныгыту һәм фән укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан 18-20 февральдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Регионара олимпиада үтте. Бәйгедә 16 төбәктән 82 укучы һәм 21 укытучы катнашты. Түбән Новгород өлкәсен Спас, Пильна һәм Кызыл Октябрь районнары укучылары күрсәтте һәм лаеклы урыннар алды. Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча урта мәктәбе укучысы Алсу Хайбуллина 9 сыйныфлар арасында әдәбияттан беренче булды. Семочки урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алия Летфуллина шулай ук әдәбияттан призлы урынга лаек дип табылды. Спас районының Татар Моклокасы мәктәбе укучылары да сынатмадылар. 10 сыйныф укучысы Ринат Сабитов нәфис сүз конкурсында беренче урынга лаек булды (Хәсән Туфанның "Агыла да болыт агыла" шигырен сөйләде), 11 сыйныф укучысы Динара Сәмиуллина татар теленнән призлы урын алды. Галия КУТЕРОВА,
--- |
Иң күп укылган
|