• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
11.03.2013 Җәмгыять

Матриархат әйләнеп кайтамы?

Хатын-кызларыбызның төп бәйрәме 8 Март уңаеннан аларның бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыннары, хәзерге хатын-кызның үз-үзен тотышы, аларның ир-атка, үз-үзләренә, җәмгыятькә карата булган таләп мөнәсәбәтләре нинди булуы һ.б. хакында үз фикерләрем белән бүлешергә ният иттем әле.

Алар бүген нәрсә генә эшләми: эшкуарлык белән дә шөгыльләнә, кәттә машиналарда да җилдерә, борынын югары чөеп, озын тырнаклы нечкә бармаклары арасына кыстырган көе, килешен китерә-китерә, тәмәкесен дә төтенләтә, араларында хәмерне дә ирләрдән күбрәк эчүчеләре яки ир-атларның да теләсә кайсысы күтәрә алмый торган йөкләрне күтәрүчеләре (хәер, безнең җәмгыять шартларында таякның авыр башы хатын-кызлар җилкәсенә еш төшә), спорт, җыр-бию, гүзәллек бәйгеләрендә дөньяга танылганнары, башларын пеләшкә кыручылары, тәннәрен буяп һәм тишкәләп бетерүчеләре, хәтта үзләрен ир-ат дип хис итүчеләре, тагын әллә ниндиләре бар. Арадан җаның теләгәнен сайла да ал инде менә.

Сайлау дигәннән, сайлау ул, минемчә, ир-атлар үз-үзләрен ышандырырга тырышканча, «егетләр өлеше» түгел, ә хатын-кыз хакы. Табигатькә генә күз салыйк. Әнә ата кошлар ничек берсен-берсе уздырып матур оялар коралар да, түшләрен кабартып сайрый-сайрый, әнкә кошның аны сайлап алуына өмет итәләр, аны үзенә каратырга, җәлеп итәргә тырышалар. Икенче берләре хатын-кыз күңелен яулау өчен көрәшәләр, сугышалар, тешләшәләр, сөзешәләр... Ни хикмәттер, табигатьтә матур булу да, көчле булу да ул ир-ат җенесенә бирелгән өстенлек. Ата пошиның мәхәббәт мөгезләренә, ата тавис кошының җемелдәп торган койрыгына, һич югы йорт тулы тавыкка хуҗа булып йөрүче әтәчнең урак койрыгы белән тарак кикригенә һәм кояшта җемелдәгән каурыйларына гына карагыз сез – нинди гайрәт, нинди матурлык! Аларның хатын-кыз затыннан булучыларны шул рәвешле үзләренә каратасылары, үзләрен булдыклы, парлашырга әзер итеп күрсәтәселәре килә.

Ә безнең хатын-кызлар исә, киресенчә, үзләре ата тавис кошы сыман ир-атларны үзенә каратыр, ымсындырыр өчен тырыша. Ул кием-салымны гел яңартып торулар, иннек-кершән белән мавыгу, төрледән-төрле аксессуарлар, асылташлар, алтын-көмеш эшләнмәләре тагу дисеңме, яз борын төртергә дә өлгермәгән көе баштанаяк чишенә башлауларын әйтеп тә торасы юк. Әле шундыйларын кайчак бер мәйданга җыеп, мал базарындагы сыман инә күзеннән үткәреп, бәя бирүчеләр дә табыла. Бу күренешне матурлык бәйгесе дип атыйлар. Менә бу ир-атларның күз явын алыр өчен тырышучылары, ичмасам, кызлар тек кызлар инде. Нигездә, ир-ат халкының аңында «кыз булса, шундый булсын» дигән стереотип яши.

Әмма җәмгыятьтәге бүгенге вазгыять, яшәү рәвешебез бөтен стереотипларны да җимереп ташлый. Ник дисәк, үзләрен «көчсез затлар» дип атарга, дөресрәге, ир-атларны шуңа ышандырып яшәргә өйрәнгән хикмәтле затларыбыз соңгы елларда үтә көчәеп китте, гайрәтләнде, үзара һәм ирләр белән тиңләшү генә түгел, күп мәсьәләдә алар белән ярыша, хәтта өстенлеккә ирешә башлады. Кыскасы, базар мөнәсәбәтләренә корылган кыргый капитализм хөрмәтле хатын-кызларыбызның бер өлешен универсальләштерсә, икенче бер өлешен төп вазифасыннан – гаилә учагын саклаучы булудан чикләп куйды.

Бу күренеш хакимиятне дә борчый булса кирәк, РФ Дәүләт Думасында әнә 23 яшькә кадәр кияүгә чыгып бәби тапмаган кызларны армиягә ала башлаячаклар икән дигән сүзләр йөри бит. Болай булса, хәрби хезмәтне дә кызлар кулына тапшырып бетерәчәкбез инде. Хәер, кызлар кайда – егетләр шунда диләр бит, бәлки, ниһаять, соңгы елларда дәрәҗәсе беткән Россия армиясенә дә егетләр теләп бара башларлар иде.

Әби-бабайларыбыз заманында кыз баланы, өлгереп җитүгә, тизрәк кияүгә бирү ягын карый торган булсалар, хәзер ата-ана үз баласына (даһимы ул, юкмы) мәктәптән соң югары белем бирергә тырыша. Шулай итеп, кыз бала зур шәһәргә китеп, тулай торакта яисә фатир арендалап, кимендә тагын биш ел белем ала. Әле өстәмә рәвештә тагын берәр җирдә укый. Югары белемнән тыш (йөртәчәкме ул аны, юкмы) машина правасын да кулга төшерә. Укымагансың икән, син – башкалардан ким-хур дигән сүз.

Элек әби-бабайларыбыз ансыз ничек яшәгәндер, хәзерге яшьләрнең һәркайсына башта айфон, айпад, машина, фатир, инде шуннан соң гына гаилә кирәк. Бүгенге кыз бала күпчелек очракта иргә баш биреп, итагать итеп яшәргә теләми (бу, әлбәттә, сан ягыннан болай да аз булучы җенеснең лаеклы дип табылучылары акрынлап Кызыл китапка кереп баруыннан да киләдер), шуңа күрә дә бөтен нәрсәне үзе булдырырга ашкына. Алгы планга гаилә кору түгел, ә югары белем алу һәм шәхси үсеш кичерү, ниндидер уңышларга ирешү килеп баса. Шулай итеп, хәзерге вазгыятьтә, кыргый базар шартларында кояш астындагы үз урынын билгеләү өчен кызлар егетләр белән ярыша. Әлеге ярыш вакытында «хатын-кыз бәхете» дигән төшенчәнең дөнья кууда түгел, ә балалар тәрбияләүдә, иренә итагать итүдә икәнлеге онытылып та куя. Адәм балаларының, Җир йөзендә парлашып яшәсеннәр өчен, ир белән хатын буларак яратылуы, ә хатын-кызның ир-ат кабыргасыннан яратылган зат булуы истән чыга. Ә бит югыйсә кабырга гәүдәдән аерым яки өстен булырга тиеш түгел һәм була да алмый. Шуңа күрә мондый кызлар йә гомер буе үзләреннән күпкә дәрәҗәлерәк, «бу мине тыңлатырга лаек» дия алырдай ирне көтеп саргаерга, йә киресенчә, хатын-кыз үкчәсе астында яши торган ир белән яшәргә мәҗбүр була. Тик күпчелек ирләрнең гаиләдә ир булып каласы килә. Аерылышуларның ни дәрәҗәдә күп булуы, яшьләрнең гаилә коруга артык ашкынмавы, күп кызларның шәһәргә китеп төпләнеп, ялгыз картаюы менә шул заман таләпләренең татлы җимешләре инде.

Кыскасы, ир-атларны мал табучы көчле зат, ә хатын-кызларны гаилә учагы саклаучы, иренә итагать итеп, балалар тәрбияләүче нәфис зат итеп, идеалдагыча күрәсе килә. Ләкин бүгенге заманның кырыс хакыйкате, еш кына тормыш арбасын ике җенес бергә тартып та әллә ни алга җибәрә алмавы, ягъни Халыкара хатын-кызлар көне барлыкка китерүдә төп рольне уйнаган Клара Цеткин даулаган тигез хокуклар, эмансипациядә яшәү – үз таләпләрен куя. Нәтиҗәдә ир – ир генә булып, хатын хатын гына булып кала алмый, рольләр капма-каршы якка алышына бара. Ир-ат – хатын-кыз роленә, ә хатын-кыз ир-ат роленә күчә барган саен, җәмгыять матриархатка таба атлый. Бүгенге җәмгыять, асылда, хатын-кыз тырышлыгы һәм үҗәтлеге бәрабәренә алга бара.


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 07.03.2013
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№45 (832973) / 16.03.2013 21:12:26

купхатынлылык турында закуун!

№44 (832972) / 16.03.2013 21:11:33

самокритикә ярыйсы нәрсә үзе,әммә шуны белеп тә,әйткәнеңне кулланмау,һавага очкан чыпчык шикеллерәк килеп чыга...

№43 (832839) / 16.03.2013 13:06:10


Мин үземне дин өлкәсендә белемле кеше дип әйтә алмыйм.
Күбебез бит үзебезне мөселман санап, кайбер йолаларны үтәсәк тә, шуннан ары киткән юк, мин дә шундыйлардан.
Язуыгыз буенча, сез мине алдашуда, икейөзлелектә гаепләгәнсез кебек тоелды. Әгәр шулай уйлыйсыз икән, ялгышасыз, мин андый түгел. Дөньяны мин ничек күрәм, ничек тоям шулай кабул итәм,хәм намусым кушканча яшәргә тырышам, идеал түгелмен.
№№ - 41,42 дәге язмаларыгыз белән дә килешеп бетмим. Ни өчен икәнен язып тормыйм, озынга китә, гафу итегез.

Хайям, минемчә, бик аңлаешлы итеп әйткән.

Ты опасаешься любви и увлечений,
Развратом мне не раз ты чувство называл,
Но сам ты, человек, как много преступлений
С расчетом, день за днем,
в сей жизни совершал!...

О, если мне Аллах когда-нибудь прикажет
Забыть, что есть во мне душа,
чтоб жизнь любить,
Пусть Он меня тогда, как вздумает, накажет,
Но никому меня ничем не убедить.

Что созданное Им достойно лишь презренья,
Что чувства всей души должны мы подавить!..
Мне нужно на земле вседневно утешенье:
Надеяться я должен и верить, и любить!..


№42 (832586) / 15.03.2013 05:19:50

(өстәп), №41 бала мәсьәләсендә булды.

Әз генә дөнья турында.

Дөнья сынау-сыналу урыны һәм бер "ИЛӘК" - бу минем фикер. Коръәннән дәлилләп карыйм, әгудү билләһи:

(7) Күбеһе изгелек ҡылырмы (əллə —
яманлыҡмы), тип кешелəрҙе һынар өсөн, Беҙ Ер йөҙөн гүзəл итеп яралттыҡ. (8) Тора‐бара Беҙ Ер йөҙөн (һис нимə үҫмəҫлек итеп) ҡоп‐ҡоро тупраҡ
ҡалҡыулыҡтары итəсəкбеҙ.(Мәгарә).

Ни өчен икән Аллаһның Илчесе с.г.в. иртәнге намазның ике рәкәгать сөннәтен бу дөньядан өстен куйды?

Бу хакта ышанычлы хәдис бар дип беләм.

Дөньяны Аллаһ матур, гүзәл итеп яраткан. Бәлки сынар өчен безне, дөньяга биреләбезме без, юкмы?

Хата бездә - кешеләрдә. Чиста матур булып күренү өчен тырышуга караганда, чиста матур булу өчен тырышу күпкә өстен! Әллә шулай түгелме?

Беренчесе тышкы кыяфәт һәм күз буяга якын булса, икенчесе ихласлыкка якын дип ышанам?

Тукайның "Дөньяда торыйммы?.." - шигыреннән берничә куплет:

"Тормак ярый: бертуктамый ялганласаң,
Тугъры сүзле инсаннарга ялганмасаң,
Вөҗданыңнан шәйтан төсле тыр-тыр качып,
Үзең адап, башкалардан алданмасаң;..
----------------------
Зинһар, иптәш, хаклык сөйгән булып йөрмә,
Ялган сөйлә, күрмә зиндан, күрмә төрмә;
Тип! дөньяда ач-ялангачларны белмә,
Иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә!..
-------------
Бәхил бул, дуст! мин һәм тиздән менәм дарга,-
Туйсын ашап җансыз тәнне козгын, карга;
Тормыйм инде,-бу дөньядан туйдым инде!
Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга.

№41 (832585) / 15.03.2013 03:57:04

Ышанмаучылар турында сүз бармый, ышанучылар арасында да, әйтик, гөнаһка керүдән курыкмаучылар бар. Җитмәсә, үзләрен идеал итеп күрсәтәселәре килә.

Аллаһ Тәгаләне алдап булмый. Моңа ышанасыздыр. Кем ышана, ул ышана!

Аллаһ Тәгалә гафу итүче дип, гөнаһ кыла да, гафу үтенә, тәүбә кыла һәм тагын шуны кабатлый. Гафу итегез, бу бит "Тукран тәүбәсе" генә. Ә Ул безне кеше итеп Яратты.

Яшәгәндә, бигрәк тә үлеме турында ешрак уйларга тырышучылар, булдыра алганыбызча Коръән белән бергә хәдисләрдән дә файдаланыйк!

Йомшак итеп әйткәндә, менә
ничек без(сез)нең бала колына әйләнүебез турында мисал:

«Поистине, ребенок является причиной жадности, трусости, невежества и грусти»
Время публикации: 1 марта 2013 г., 10:29

От аль-Асуада ибн Халяфа и Хаули ибн Хакима (да будет доволен ими Аллах) сообщается, что посланник Аллаха (мир ему и благословение Аллаха) говорил: «Поистине, ребенок является причиной жадности, трусости, невежества и грусти». аль-Хаким 3/296, ат-Табарани в «аль-Кабир» 24/241. Достоверность этого хадиса подтвердили имамы: аль-‘Иракъи, аль-Бусайри, аз-Захаби, аль-Альбани и Шуайб аль-Арнаут. См. «Мисбах аз-зуджаджа» 1/246, «Файдуль-Къадир» 2151, «Сахих аль-джами’» 1990.

إن الولد مبخلة مجبنة مجهلة محزنة

Данный хадис не является предостережением от заведения детей! Напротив, Ислам побуждает к увеличению потомства, ведь в достоверном хадисе сказано: «Женитесь на любящих и рожающих, поистине, я буду гордиться вашей многочисленностью перед другими общинами!» Абу Дауд 2050, ан-Насаи 6/65.

Однако смысл приведенного хадиса – это предостережение мусульман от того, чтобы увлечение детьми не стало причиной, влекущей ослушание Аллаха!

Ученые говорили, разъясняя данный хадис, что ребенок становится причиной жадности по той причине, что отец начинает откладывать деньги и перестает расходовать их на пути Аллаха, желая припасти все для своего ребенка.

Что касается трусости, то зачастую человек, у которого родился ребенок, начинает бояться того, что в случае его смерти его ребенок останется сиротой, и что никто как он не сможет о нем заботиться, и по этой причине он начинает оставлять обязательные виды сражения, военные походы, переселение (хиджра) и т.п.

то касается невежества, то суть этого в том, что дети отвлекают человека от приобретения необходимых для религии знаний, по причине чего он впадает в невежество.

А что касается грусти, то любой ребенок причина того, что его родитель грустит из-за бед, которые постигают его дитя, как болезнь и т.п., и когда он просит что-то отца, тот не в силах ему отказать.

См. »аль-Фаикъ” 185, »Шарху-Ссунна” 13/36, »Файдуль-Къадир” 2151.

№40 (832558) / 14.03.2013 20:41:50

Соры корт№36 (832490) / 14.03.2013 11:09:09

Кара әле, адаш, сине күрми дә торам икән. Хәлләр ничек? )))

№39 (832514) / 14.03.2013 14:28:14

Лия, телэген булган саен Аллахтан сора. Аллах Тэгалэ Узеннэн ярдэм сораганны ярата

№38 (832503) / 14.03.2013 12:29:01

Аллах сакланганны саклармын, сораганга бирермен дигән.
Аллахтан сорар өчен башта иманга килергә, чын күңелең белән инанып коръән кушкан буенча яшәргә, уең, эш-гамәлләрең белән изгедә булырга кирәк бит. Йә, әйтегез инде, үзеңнән тормый дип.

№37 (832492) / 14.03.2013 11:15:44

Донья ахыры якынлашамы, соры да иманга килгщн.

№36 (832490) / 14.03.2013 11:09:09

Ялгышасың бераз, lia.
Аллахтан,бары Аллахтан.

№35 (832487) / 14.03.2013 11:02:36

№ 31 гә
Уңсаң да үзеңнән, туңсаң да үзеңнән

№34 (832485) / 14.03.2013 10:48:32

lia,яхшы әйткәнсең!

№33 (832468) / 13.03.2013 23:15:21

Сөйләш- сөйләшмә- җен чүлмәктән чыкты, кире кермәячәк ни за что! Матриархат- котылгысыз, ул инде башланды, көчәя генә бара!

№32 (832438) / 13.03.2013 16:42:53

Сильный мужчина – ищет себе слабую женщину.
Ту, рядом с которой у него есть возможность быть сильным. А тем, кто хочет сделать все сама, достанутся другие мужчины.
Которые отдадут ей пальму первенства и будут греться на диване дома.

Женщины, помните о своем предназначении!
Становитесь мягкими, нежными, уступчивыми, Женственными, яркими и счастливыми. Счастливую Женщину Мужчина может сделать только Счастливее.

№31 (832396) / 13.03.2013 10:49:51

Синен ишелэр куп булганга шундый конгэ тоштек инде, №30. Кияугэ гупчим чыкма иден

№30 (832394) / 13.03.2013 10:16:40

Килешеп була,Мөсафир, беренче hәм соңгы алты җөмләгез белән.
Калган җөмләләрдән, татар ирләрендә киң таралган,- хатын-кыз кухнядан ерак китәргә тиеш түгел,- дигән фикер ярылып ята. Килешмим, кабул итмим.
-бала күп тудырсаң, башка берни кирәкми,- дигәнсез
дөрес түгел,күп бала булган саен күбрәк кирәк тә инде безгә: ризыкка, киемгә, аларны укытырга ...күп алар, саный китсәң.
-дөнья чүбен,пычрагын ир күтәрергә тиеш
дөрес түгел, коръән бенча яшисең икән, дөняның чүбе, пычрагы булырга, аны беркем дә күтәрергә тиеш түгел.
- юк бит hаман урам, биләм, брамат кирәк сезгә
дөрес түгел,чөнки хатын-кызның алай йөрергә вакыты бармыни аның? Көне буе ирләр кебек эштә булып, кич кайткач, тавык чүпләсә дә өелеп калган эше булганда.
- буш сүз, гайбәт. Сезгә иярә торгач, ирләр дә шундыйга әйләнде.
дөрес түгел, ирләр безгә ияреп сөйләшмиләр алар гайбәтне, араларында үзләре шундыйлар бар, хатын-кызлар булган кебек.Хатын-кызга ияргән ир ирмени инде ул?
-кяфер коллыгыннан чыгу
дөрес түгел, мин кяфер коллыгында түгел, ирләргә дә кол булырга җыенмыйм, моны бик теләсәгез дә.
№24 тә мин шаяртып яздым, миңа җитми дип, җитә,шөкер ходайга. Булганына шөкер ит, булмаганга өмет ит дигәннәр бит.Ирләрнең фикерен беләсе килгән иде, дөресе, критиканы. Итагәтле итеп аңлатканыгыз өчен рәхмәт, сезгә.


№29 (832383) / 13.03.2013 07:53:43

тулысы белән килешәм,Мөсәфир.

№28 (832379) / 12.03.2013 23:33:37

Лия, №24. Син язганнар мәзәк түгел, ә чынбарлык.

№26, чыннан да шулай булсаң, син дөрес уйлыйсың? Динеңне(ислам) торгызып, бала күп тудырсаң, башка берни кирәкми! Ризыкландыручы хатын да, ир дә түгел, ә Аллаһы Тәгалә!

Дөнья чүбен, пычрагын, йөген ир күтәрергә тиеш - обязан! Ничек? Анысы Коръәндә!

Хатын-кыз бу эшкә тыкшынган икән инде үзегезгә үпкәләгез, яки К. Цеткинга.

Муеныгызны ныграк борып арткарак карасагыз, Жанна Д. Аркны да күрергә мөмкин. Бәлки гаеп андадыр, ә?

Чекрәебрәк карасак, бәлки кяфер коллыгыннан чыгу да сезнең өстә түгелме, инде хәзер? Урыс әрмиясенә дә сезнең барасы килә түгелме соң?

Х/кыз өчен өй эше дә тавык чүпләп бетермәслек югыйсәң.
Юк бит һаман урам, биләм, брамат(время и деньги впустую промотать) кирәк сезгә.

Буш сүз, гайбәт. Сезгә иярә торгач, инде ирләр дә шундыйга әйләнде(к).

Ир кеше өстендә өйгә кайткач, хатынына өй эшләрендә дә ярдәм итү! Бу аның өстендәге бурыч. Чөнки җәннәттән куылуда аның да гаебе(өлеше) бар. Хатыны шайтан котыртуына бирелде, ә ире Аллаһ Сүзен онытып хатынын тыңлады.

Бала тәрбияләү дә, хатын өстендә түгел.
Болай дип күп ирләр дә ялгыша.

Баланы дөрес тәрбияләү һәм күп нәрсә үз урынына утырсын өчен, хатын авызыннан бары бер җөмлә: "Тукта балакаем(ларым), ашыкма(гыз), сабыр ит(егез), әтиең(гез) нәрсә дияр бит әле!" - әйтелү кирәк(таләп ителә).

Яки шуңа охшаш сүз. Хәтта ире(бәгырькәе!) бик хаталана торган кеше булса да. Хатасыз кеше юк дип исәпләгез!

Башкаларга карамагыз һәм күрмәгез! Сабыр итегез! Иртәме-соңмы ул(ирегез) үз урынына утыра. Беркем беркая китә алмый.

"..Әйтмә син авыр сүз, әйтмә, сиин! Йөрәк бит болай да яралыы.."

Һәрберегез(без) өлешенә тигән көмеше белән риза булсын! Я, ничек? Килешеп буламы?


№27 (832364) / 12.03.2013 19:47:09

Баш мие.Укып кара әле.Анда да бар да әйбәт,син күрергә теләгәнчә түгел.

http://expert.ru/russian_reporter/2013/06/zhila-byila-odna-baba/

№26 (832357) / 12.03.2013 19:00:14

Мин "признаватьса" итәм, чыннан да миңа гомер буе нәрсәдер җитми. Башта квартира кирәк булды,анан йомшак диван, машина, чәшке тун, санаторий,алтын- көмеш,диңгез буе...))))
Йомшак диваннан кала әлегә шуларның берсе дә булганы юк миндә.Ну да туй балдагы,бер йөзек.Үзем кыз чагында алган муенса бар икән.Тик алар кемдә юк икән соң? Кибетләр тулган бит.
Бәлки кәнәгать булганга калганнары юктыр миндә?
Тун сорамыйм,диңгезне күргәнем юк. Үзе тәкъдим итми.Бәлки мин дөрес уйламыймдыр.Сорамагач аңа стимул юк.
Кем әйтемешли җыламаган балага,каптырмыйлар бит.

№25 (832356) / 12.03.2013 18:55:17

Бүгенге көндә,хатыннар өчен өйдә "эш" җиңеләйде. чөнки кухняда: посудамойка,стиралка,кух.комбайн,плитка(газ,эл.)тагын әллә нәрсәләр бар.))))
Әйдәгез,сезнең абруйны күтәрер, кирәклегегезне арттыру өчен ваз кичәбез,замана алгарышларыннан?
Мин мәсәлән плитә белән кер югычтан гына файдаланам. Үтүгем бар,тик мин ышкысам гына үтүкли.

Ир-атнын кухарка, прачка булып, ойдэ балалар карап ятуын,э хатыннын ауганчы эшлэп кайтуынмы?)))))
Юк Ходай сакласын! Өйдә бала караган ирне кич белән үзен караулардан!
Миңа ирләрнең,үзләре эшкә чыгып киткәч хатын-кыз хезмәтен бәяләмәве, юу,җыю,пешерүне хезмәткә санамавы ошамый.
Ирләрнең дә көне буе ручка,папка күтәреп йөри торганнары бар.Әллә безнең бабайлар,әтиләр кебек физик хезмәт белән эшереләсезме? Юк бит, авыр эшләрне хатыннарга тапшырдыгыз.
Җитмәсә, көн дәвамында ничә тапкыр тәмәке тартырга чыгуын да санасак....
Эле секслык та хәле калмый икән КАрап-карап торам даның. Анысы да сезнең кәефкә карап кына булырга тиеш! Үзегезне аракы,тәмәке белән түнкәйтәсез дә.

№24 (832332) / 12.03.2013 14:47:04


Баш мие №17
Мин "признаватьса" итәм, чыннан да миңа гомер буе нәрсәдер җитми. Башта квартира кирәк булды,анан йомшак диван, машина, чәшке тун, санаторий,алтын- көмеш,диңгез буе...Хәзер барысы да бар,тик баребер нәрсәдер җитми.
Җитми дигәннән бер мәзәк искә төште әле..
Хатын-кызларга ир сайларга кушканнар ди. Беренче этажда- аракы эчә, тәмәке тарта, хатын-кыз белән чуала, акчаны да күп эшләми торган ирләр икән. Мондый иргә кем риза булсын инде,чибәркәйләр икенче этажга менеп киткәннәр. Ансында - аракыны аз эчә, тәмәке тартмый, тугры, тик акчаны бик аз эшли торганнар ди.
Чибәркәйләр,әлбәттә, моңа да риза булмаганнар, өченче этажга менеп киткәннәр Анда.... эчми ,тартмый ,өрмәгән җиргә утыртмый, акча күп эшли, тугры, идеал ирләр икән. Монда керәбез инде дип торганда, өскә карасалар, тагын бер этаж бар икән бит.Безнең асыл затларыбыз,гөнах шомлыгына каршы, өченче этажга кермичә,- "идеал ирләрдән дә идеалырагы ничек була икән "-дип дүртенче этажга менеп киткәннәр. Ансында ишеккә зур итеп,- "Хатын-кызга җитми дип әйткәннәр иде, чыннан да җитми икән, барыгыз, беренче этажга төшегез",- дип язып куйганнар ди.


№23 (832324) / 12.03.2013 12:55:22

///Кияфер илендә, мөселманга эшләү харам дип язды бит инде, бик уважаемая мөслмиә пагыз. Как раз мөселман ирләре, бер үземне дүрт хатын туйдыра ала дип, гонах кылмый гына яши.)))))))))///
Дурт хатынны туйдыра алса, яшэсен ник тиясез. Кубесе бер хатын беэн кон итэ. Э зинадан чирканмаган ир-атлар уз хатынын да эшлэтэ, сояркэсен дэ эшлэтэ. Хатын эшлэп тапканны гулэйт итугэ тотып бетермэсэ эле. Мин ботен моселман ирлэре очен дэ заступаться итэ алмыйм, но кубесе тормышына бик жаваплы карый. Сезнен ..... тугел алар белэн авыз чайкарга. Моселман даирэлэре белэн ешрак аралашырга кинэш итэр идем.

№22 (832322) / 12.03.2013 11:44:23

әй иркә,

бала яратмыйсың икән.Бала тәрбияләүдән дә рәхәт, күңелле, благодарный эш юк.

Ничек күрмәгән, ди, мин берүзем үстергән икән, димәк синең хатының белән икегезгә ике бала тәрбияләгән кебек җаныем.

№16))) соңгы җөмләң белән тулпем килешәм. Хәтәбе шундыйлары бөтен хатын-кызга җитәрлек булса иде.Үзләрен үзләре яшәтә алса... Асрарлык булмаса...Җитми бит бөтен кешегә дә андыйлар. Шунлыктан күп хатыннар фактта икенче, өченче хатын булып яшәп яталар. Юридик як кына билгеләнмәгән.

№21 (832320) / 12.03.2013 11:19:32

"Моселман ирлэрен соймисез инде сез, тик гаилэсен туендыруны узенен бурычы итеп куйган ирлэрнен кубесе шул моселманнар бит. Ирлэр эшли алар, тик безгэ генэ житми, доресе шул бит, признавайтесь" )))))))))))))))



Кияфер илендә, мөселманга эшләү харам дип язды бит инде, бик уважаемая мөслмиә пагыз. Как раз мөселман ирләре, бер үземне дүрт хатын туйдыра ала дип, гонах кылмый гына яши.)))))))))

№20 (832319) / 12.03.2013 11:12:36

җыен хәерче,томана хатыннар утра икән мода.

Бүгенге көндә,хатыннар өчен өйдә "эш" җиңеләйде. чөнки кухняда: посудамойка,стиралка,кух.комбайн,плитка(газ,эл.)тагын әллә нәрсәләр бар.
сез әйткәннәрне безнең әбиләр,әниләр ишетсә ни әйтерләр иде икән? казан астына чгып,керосинкада аш пешереп яшәгәннәргә бүгенге рәхәтлекне күрсәтәсе иде.
ата җалкауга әйләнеп барасыз.
ирләренә кадер хөрмәт,наз,иркәләү юк. секс булсын,ә бала табасылары килми.ах пси үпкән нәрсәләр... бүген хатыннар "эт ялкавы"на әйләнделәр.

баш миенең сүзләре йөрәккә сары май булып ягылды:
""Моселман ирлэрен соймисез инде сез, тик гаилэсен туендыруны узенен бурычы итеп куйган ирлэрнен кубесе шул моселманнар бит. Ирлэр эшли алар, тик безгэ генэ житми, доресе шул бит, признавайтесь""

№19 (832318) / 12.03.2013 10:57:58

не даволнә,Вот так?

все вапрусы, сезгә тигезлек алып биргән, Клара Ситкингә!!

№18 (832317) / 12.03.2013 10:57:50

ассенизатор итеп хатыннарны гына алачаклар. 40тан 45яшкә кадәрләрне генә

№17 (832316) / 12.03.2013 10:57:00

///Әйтеп торам бит,ир кеше гомер буе әни, кухарка,прачка һ.б.эзли. Һәм үзе әллә ни артык түләмичә,8 сәг.эшкә йөреп кенә. Эштән кайткач диван ...Ә! Ул имеш арган,ул эштә булган//
Э сез нэрсэ тэкъдим итэсез? Ир-атнын кухарка, прачка булып, ойдэ балалар карап ятуын,э хатыннын ауганчы эшлэп кайтуынмы? Мин бит хатын-кыз эшлэсен дигэн фикерне яклаучы тугел, ир-атнын тапканына риза булып яшэсен. Без хэзер узебез аздык, киемнен, муенсанын эллэ ничэ торлесе кирэк, автобуста игътибар иткэнегез бармы сезнен, кубебездэ толке тун бит, пуховик белэн я студентлар, я акчасын туздырырга кыймаган апаларыбыз гына йори. Хэер, яшь ханымнар да кия ул пуховикны, тик ул анын кышкы бердэнбер киеме тугел, бу тунга остэмэ рэвештэ алынган. Икенчедэн, ботен ирлэр дэ эт ялкавы булмый, эллэ сезнен тирэдэ шундыйлар гынамы? Моселман ирлэрен соймисез инде сез, тик гаилэсен туендыруны узенен бурычы итеп куйган ирлэрнен кубесе шул моселманнар бит. Ирлэр эшли алар, тик безгэ генэ житми, доресе шул бит, признавайтесь

№16 (832315) / 12.03.2013 10:34:58

Минем очен идеаль хатын-кыз- азмы-купме доньяви хэм дини белемле, оста хужабикэ, ирен авыр вакытта тынычландырып, кинэшлэр белэн ярдэм итуче,))))))
Әйтеп торам бит,ир кеше гомер буе әни, кухарка,прачка һ.б.эзли. Һәм үзе әллә ни артык түләмичә,8 сәг.эшкә йөреп кенә. Эштән кайткач диван ...Ә! Ул имеш арган,ул эштә булган. Ә өйдәге эш гомер-гомергә авыр саналмаган. Ком гарәпләрендә бит,яллатып эшләткәннәр өйдә,хатыннары ялтыравык күлмәк киеп өйдә утырган. Шуны безнең көнкүрешкә куеп карыйлар,юк туры килми. Чөнки бездә хатын-кыз элек электән эш аты булган. Ачка үлмәс өчен күзен бетләтеп кул эшләрен башкарган,хуҗалыкта эшләгән.

Күп хатынлылыкны барсы да булдыра алмый,Иркә җаныем. Икенче проблема чыгасы,хатыннары тавышына түзә алмыйча бар-ла-юклы күп хатынлылар йөрәк өянәгеннән аяк сузачак.
Ир кеше үз=үзен караса бергә бер дә,җитеп торыр иде дә. Юк бит.... Аннан алар белән яшәргә теләмәгән хатын-кыз гаепле.

№15 (832314) / 12.03.2013 10:21:06

сыерларны ясалма йогерткэн кебек хатыннарны да ясалма орлыкландыра башлыйлар инде значит,иртэгэ ук ассенизаторга укырга керергэ кирэк,хатыннар орлыкландырып тэк йорисен,эле зарплата да тулилэр,бу мина ошый

№14 (832312) / 12.03.2013 09:52:09

күрмәгәннең күрәсе,күргәннең качасы килә.
бала тәрбиәләүне җиңел дип беләсеңмә?

№13 (832311) / 12.03.2013 09:44:26

Куркэм куренер очен эллэ нинди затлы киемнэр кирэкми, гади генэ киемнэрдэн дэ матур образ тудырырга була бит. Эйтик, мэсэлэн, базардан бер халат алганчы син шул ук бэягэ гади генэ кулмэк яки сарафан ала аласын

№12 (832310) / 12.03.2013 09:28:51

Баш мие, күркәм киенсен өчен акчасы җитәрме икән соң??? Россиядә хатын-кыз өчен тиен санап,лочын очка ялган яшәгән чор, шул балалар белән өйдә булу чорында,1,5-3 кә кадәр.

Эшләмәсәң,хәзерге ирләр белән ачтан үләргә була.Күпхатынлылык юк.Күп хатынлылк булса бер хәл әле.Фактта бар инде ул. Юридик яктан да булса, син әйткән нәрсәләр күбәер иде. демография яхшыры иде.

Яратам балаларны. 4-5 малай тәрбиялисем килгән иде. Берәр олигарх 50 мең түләсә, балаларын рәхәтләнеп тәрбиялим.Шуны хатыннарга әйтәм дә, иии ул байларның капризный балалары ди. Ииии димен, балалар барысы байныкы, хәерченеке чиста бит, ни язсаң, шул төшә. Теләсә кайсы бала белән уртак тел табып була. Аларны яратырга һәм олы кеше кебек хөрмәт итәргә итәргә генә кирәк. Бала итеп караганыңны күрсәтмәскә.

№11 (832307) / 12.03.2013 09:19:15

тиздән хатыннарны ясалма орлыкландыру ысулын гамәлгә кертәчәкләр,дип сескан очып узды. янәсе халык азая,эшче куллар кими,хәр хатын ким дигәндә 3 бала табарга тиеш ди. бала тапмыйча,ир белән ләззәтләнүне бетрәчәкләр ди.ирләр беткәч, секс бетәчәк,разврат бетәчәк,исерек ирне көйләү,аны ашатып тоту бетәчәк. хатыннар бала тәрбиәләп,рәхәтләнеп,Амазонкалар шикелле,яши башлаячаклар ди.

калган пләмәнуй ирләрне башка планетага җибәреп,анда яңа тормыш башлаячаклар ди.

№10 (832306) / 12.03.2013 09:18:59

Фэнилнен мэкалэсе бугенге кон проблемаларын ачык курсэтэ
Чынлап та, хатын-кыз булдыра алмыйм дип тормый, эле монысына, эле тегесенэ тотынган була.Гаилэ хатын-кызга мохтаж, анлыйсызмы, кадерле хатын-кызлар?! Минем очен идеаль хатын-кыз- азмы-купме доньяви хэм дини белемле, оста хужабикэ, ирен авыр вакытта тынычландырып, кинэшлэр белэн ярдэм итуче, балаларына чын укытучы булган эни кеше. Хэм, элбэттэ инде, ойдэ ире, балалары янында иске халатын киеп йормэсен, матур итеп бизэнсен, куркэм киемнэрен кисен.

№9 (832305) / 12.03.2013 08:07:32

Әбиләр заманында кулың сынса, җиң эчендә булсын, ир суккан җир тәмугта янмас, дип юатканнар. Әгәр дә гаиләдә көтеп алынган бала кыз булып туса, җир дә бүлеп бирелмәгән...

№8 (832289) / 11.03.2013 22:32:19

Ир-ат кимчелекле биологик ясалма буларак, - тиздән юкка чыгарга тиеш. Чөнки табюигаткә аның кирәге юк. Мең хатын-кызга берәү булса - җиткән геннар алмашу өчен. Аларның геннары да азхрак, кимрәк, кимчелеклерәк, дефектлырак, алар стресска, авыруларга да тизрәк бирешәләр, яшәүчәнлек сәләтләре дә түбән.
Хәзер исә, эшләү, акыл, булдыклылык ягыннан да хатын-кызлардан күпкә калышуларын исбат итеп баралар.

№7 (832281) / 11.03.2013 22:00:46

Эй, жэмагать! Ирлеренен булдыксызлыгында, пешмэгелегендэ дэ без гаепле икен!)) Ир-"атлар" тизден "ир-ишэклэр" дигэн сузне ишетэ башларсыз эле! Рульга да утырдык, югары белемле югары категорияле специалист та булдык, борщ та пешерэбез, бала да табабыз, мал да табабыз, сезне дэ ашатабыз,шуннан сон мескен хатын ролен дэ утэргеме инде- сезнен самолюбияне кутерер очен. Бэлки тормыш дилбегесен уз кулыгызга алырсыз, э ойдэ буйсынып утырырга без риза!!!)))

№6 (832271) / 11.03.2013 21:11:57

Кызларны армиягә ала башласалар, п.... сезгә, ирләр. Болай да үз әфтәрититегезне төшереп бетердегез инде. Әфтәритит сәфсим калмаячак. Фәнил энем, син үзең әрмиягә бардың микән әле? Ну кызлар барса, тучны матриархат була, ә егет халкына пазур.

№5 (832243) / 11.03.2013 18:11:02

Ну җәмгыятьтәге бардакка хатын-кызны гаепләү җиңелерәк шул,Соңгы җөмлә.Армия һәм полицайлар белән көрәшергә көч тә җитми теш тә үтми.
Шерше ля фам и баста!

№4 (832238) / 11.03.2013 18:01:16

авторның үз соравына җавабы.

Бүгенге җәмгыять дигәнне, "кулланучылар җәмгыяте" дип укы!

"..Россия — разъедаемая коррупцией пьяная страна, граждане которой боятся своих полицейских и солдат. Они берут взятки, подвергают людей изнасилованиям, избивают, в пьяном состоянии открывают стрельбу в барах. Это страна, в которой мать, отдавая своих сыновей в армию, боится за их жизнь

Виктор Ерофеев пишет о книге «Гоголь во времена Google» репортера «Gazeta Wyborcza»:

— Россия — это страна, где богатство немногих сталкиваются с византийскими страданиями миллионов.

Как не бояться армии, которая в руках не врага, а коллег, где болезни и самоубийства косят сотни солдат, а тысячи решаются на дезертирство?"


№3 (832235) / 11.03.2013 17:55:53

Элек әби-бабайларыбыз ансыз ничек яшәгәндер, хәзерге яшьләрнең һәркайсына башта айфон, айпад, машина, фатир, инде шуннан соң гына гаилә кирәк)))))
Әби-бабайлар заманында бар идеме соң айпад айфон,,,,,и.т д.
Доньяда булмаган әйбер ничек кирәк була алсын соң? Фәнил?

Хатын-кыз безгә обслуга булырга тиеш,дигәннән арттыра алмагансың.син дә.
Ир бала булып туа икән,автоматически кызлардан өстенрәк булып чыга что-ли?

№2 (832233) / 11.03.2013 17:53:54

Кызлар каратыйм дип, әтәч кебек кукраеп йөрүче егетләрне һич кенә дә күз алдына китерә алмыйм.Хәзер алар әзерне генә көтеп яталар.Хатын-кыз активлашкан саен ирләр пассив була бара.Тора бара бу нинди хәлгә китерер, уйлавы да куркыныч.

№1 (832232) / 11.03.2013 17:48:20

Ә безнең хатын-кызлар исә, киресенчә, үзләре ата тавис кошы сыман ир-атларны үзенә каратыр, ымсындырыр өчен тырыша. Ул кием-салымны гел яңартып торулар, иннек-кершән белән мавыгу, төрледән-төрле аксессуарлар, асылташлар, алтын-көмеш эшләнмәләре тагу дисеңме, яз борын төртергә дә өлгермәгән көе баштанаяк чишенә башлауларын әйтеп тә торасы юк.)))))
Соң әйдәгез,башкасын күз алдына китереп карыйк.
Хатын-кыз дигән урынга,ир-атлар дип язып куябыз да,,,,,,,,,,,,,,,,,,

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar