|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2013 Бәйрәм
Татарстанның «Ел хатын-кызлары» билгеле булдыТатарстан хатын-кызларын республика җитәкчелеге исеменнән ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады, конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, “Пирамида” сәхнәсендә 16 нчы тапкыр “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Бәйрәм чарасына чакырылган 680 кеше арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, республиканың “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, ТР профсоюзлар федерациясе аппараты җитәкчесе Николай Борознов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры урынбасары Нурия Беломоина, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, РФ дәүләт хакимияте органнарының ТР буенча территориаль структуралары, муниципалитетлар, иҗтимагый оешмалар, фән, мәгариф, мәдәният, сәнәгать өлкәләре җитәкчелеге вәкилләре, хезмәте һәм гамәлләре белән абруй казанган шәхесләр килгән иде. “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы белән ТР Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган һәм ТР Президенты ярдәмендә уздырылган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” республика конкурсы хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге урыны турындагы стереотипларны үзгәртү, үзләренең сәләт һәм мөмкинлекләренә гаиләдә, бизнеста, фәндә, мәдәнияттә, сәламәтлек сагында, сәнәгатьтә, дәүләт идарәсендә һәм, гомумән, тормышның барлык өлкәләрендә уңышлы кулланыш тапкан заманча хатын-кыз һәм ир-егетнең уңай образын тудыруны максат итә. Конкурсның муниципаль этабында катнашкан меңнән артык кеше арасыннан 296сы зона турына узган. Быелгы конкурс исә 10 номинациядә бәяләнде: “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Язмышым – һөнәрем”, “Хатын-кыз – галимә” (былтыр “Хатын-кыз – сыйныф җитәкчесе” дигәне бар иде, ул шулай үзгәртелгән), “Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Өченче яшь герое” (бу номинация, өлкән яшьтә булуларына карамастан, актив эшчәнлек алып баручы ханымнар өчен булдырылган), “Ир-егет – изге йөрәк”, “Ир-егет – лидер”. Шушы номинацияләр буенча зона этабына иң күп заявка “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” дип аталганына бирелгән – 48, “Өченче яшь герое”на – 44, ә иң азы “Ир-егет – изге йөрәк” дигәненә – 13, шул ук вакытта конкурсантларның иң яшенә – Әтнә районыннан Миләүшә Фазлыевага 22, иң өлкәненә – Тукай районыннан Гөлфидә Гыйниятуллинага 77 яшь. Финалистларны хөрмәтләү тантанасында аларның һәр 59ын “Корстон” сәхнәсенә чакырып дипломнар, бүләкләүләр тапшырылды, чәй табыны корып оештырылган бәйрәм чарасы республиканың танылган сәхнә осталары, популяр артистлары һәм балалар коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. Илнең “Голос” проектында җиңеп, инде ”Евровидение” халыкара конкурсына әзерләнүче Динә Гарипова исә котлау сүзләрен видеомөрәҗәгать аша җиткереп, аналарга бишек җырын бүләк итте. Шул рәвешле, “Хатын-кыз – бизнес-леди”номинациясендә 5 конкурсант номинант булды, Казаннан “Де Люкс” компаниясе җитәкчесе Эльвира Корбанова, “Язмышым – һөнәрем”нең 7 номинантыннан “Нижнекамскнефтехим” ААҖ вәкиле Елена Землянова, “Хатын-кыз – галимә” дип аталганында гүзәл һәм гыйлемле 6 заттан Казан федераль университетының кафедра мөдире Фәридә Алимова, “Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе”ндә 4 ханымның 1се – ТИСБИ идарә университеты ректоры Нэлла Прусс, “Хатын-кыз – ел үрнәге” дигәнендә 6 номинанттан 2се – Казан радиомеханика колледжы директоры Лилия Яруллина белән шулай ук казанлы – коткаручы Екатерина Маклакова җиңүче буларак игълан ителде. “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”номинациясендә 10 гүзәл зат билгеләп үтелде, арада 5се җиңүче булды: Чаллының “Энергетик” мәдәният йорты директоры Гөлзадә Рзаева, Балтачтан авыл клубы мөдире Ольга Кунаева, Әтнәдән сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Фазлыева, Казаннан ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Әлмәттән ансамбль җитәкчесе Фәридә Кикар-Сафина. “Өченче яшь герое” дип аталганында 8 номинантның барысы да җиңүче дип табылды һәм аларның һәркайсына ноутбулар тапшырылды: Казаннан Ләлә Хлебникова, Чаллыдан Татьяна Позднева, Тукай районыннан Гөлфидә Гыйниятуллина, Мамадыштан Галина Рылова, Түбән Камадан Алевтина Конюхова, Лаештан Вера Баннова, Сабадан Рәисә Имамиева, Сарманнан Роза Шайгарданова. Аларның күпчелеге ветераннар оешмалары, фольклор коллективлары оештырган, арада шагыйрәләр, көйязарлар да бар. “Хатын-кыз – ана” дип аталган үтә хөрмәткә ия Аналардан үзләре 5әр-6шар бала табып үстерүчеләр, тапкан балалары янына 2шәр, 9ар бала алып караучылар, гаилә җылысы бирүчеләр бар. Зона турына дәгъва иткән 33 ханымның 5се номинант һәм җиңүче дип әйтелде: Аксубайдан Татьяна Максимова, Менделеевскидан Ирина Самарина, Кукмарадан Роза Шәйхетдинова, Чаллыдан Рәсимә Потапова, Әлмәт районыннан Оксана Боброва. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бу урында, гаиләгә бала алу җаваплылыгын, ул балага тәрбия бирү һәм аны кеше итү авырлыгын үстергән әти, әни һәм Аллаһы Тәгалә генә белә, диде, аларга түземлелек теләде. “Ир-егет – изге йөрәк” дип аталган номинациядә 5 номинантның 3се җиңүгә иреште: Түбән Кама районы үзәк хастаханәсенең бүлек мөдире Юрий Почитаев, Алексеевск районыннан машина йөртүче Владимир Паранев, Казаннан Балалар республика клиник хастаханәсе анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Марат Садретдинов; “Ир-егет – лидер” – 3 кеше арасыннан Спас районы вәкиле булган спортның техник һәм экстремаль төрләре белән шөгыльләнеп, шуңа яшьләрне тартучы Владимир Трошин. ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин республиканың төрле төбәкләреннән килгәннәрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, бу традицион бәйрәм - сәяси дә, милли дә, конфессиональ да түгел, ә хатын-кызларның иң ямьле, иң җылы бәйрәме, дип билгеләп үтте. “Кыш күпме аяк терәсә дә, яз, барыбер, җитте. Бу язгы бәйрәмдә “кышкы” өлеш – ир-затлар исеменнән, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Президенты исеменнән шушы бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим”, - диде Ф.Мөхәммәтшин һәм республиканың яңадан-яңа үрләр яулавында төрле өлкәләрдә хезмәт куючы гүзәл затларның өлеше зур булуын искәртте. Хәзер инде хатын-кызларыбыз арасында погонлылар да бар, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, җәмәгать судьялары, архив хезмәте – алар, нигездә, хатын-кыз “йөзле”, бүген ир-егетләр кысрыклана, чөнки хатын-кызлар, үзләренең активлыгы, аларга гына хас тоемлык, талант белән республиканың икътисади, социаль, мәдәни өлкәләрендә күбрәк уңышка ирешә, дип саный Дәүсовет Рәисе. Ничек кенә булмасын, сез безне мәрхәмәтлерәк итәсез, без ирләргә өйдә яхшы мохит тудырасыз. Әгәр дә син хезмәтеңдә уңышлы икән, димәк, хатының, гаиләңнең өлеше анда синекеннән күбрәк – шуның өчен без, ир-егетләр, сезнең алдыгызда баш иябез, диде ул.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|