|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2013 Җәмгыять
Иң кулае – чәчәкләрИр-атларның күпчелеге хатын-кызларга 8 март бәйрәменә чәчәк бүләк итәргә ниятли. Халыкара хатын-кызлар көнендә көчле затлар гүзәл затлар өчен уртача алганда 4 мең сум тирәсе акча сарыф итәргә җыена. Ир-атларның 8 мартка бүләк нәрсә алырга ниятләүләрен “МАР Консалт” оешмасы тикшергән. Сораштыруда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Воронеж һәм Самарада яшәүчеләр катнашкан. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, өйләнгән ир-атларның барысы да диярлек тормыш иптәшләрен бәйрәм белән котлаячак. Андыйлар 65 процентны тәшкил итә. Ә менә әниләрен котларга ниятләгән ир-атлар саны азрак – 42,5 процент кына. Үзләренең тормыш юлдашларына бигрәк тә Екатеринбург һәм Санкт-Петербургта яшәүче ир-атлар игътибарлы икән. Бу шәһәрләрдә: “Бернәрсә дә бүләк итмим”, – дип әйтүчеләр саны иң азы – 10 процент. Ә Воронежда андыйлар 22,4 процентка җитә. Бүләкләрнең иң киң таралганы, әлбәттә, чәчәк булачак. Быел аларны ир-атларның 93,2 проценты бүләк итәргә җыена. 45 проценты бер генә чәчәк бәйләме алырга җыенса, 33 проценты – икене, 12 проценты – өчне, 3 проценты – дүрт һәм аннан да күбрәк чәчәк бәйләмнәре сатып алачагын белдергән. Бүләкләр арасында икенче урында төрле тәм-томнар тора. Аларны ир-атларның 85 проценты бүләк итәчәк. Бу бүләкне аеруча таныш-белешләргә, хезмәттәшләргә бирергә яраталар. Өченче урында – парфюмерия. Бу төр бүләкне көчле затлар, нигездә, тормыш иптәшләренә бүләк итәчәк. Ир-атларның 6 проценты тормыш иптәшләрен зәркән эшләнмәләр, 5 проценттан артыграгы көнкүреш техникасы белән сөендерәчәк. Бәйрәм алдыннан хатын-кызлар үзләренә бүләк итүләрен теләмәгән бүләкләр исемлегенә күз салу да урынлы. Бу исемлеккә аш бүлмәсе өчен сөлгеләр, рецепт китаплары, кремнар, парфюм, ясалма чәчәкләр, размеры зуррак булган йокы күлмәге кебек бүләкләр кергән.
|
Иң күп укылган
|