|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2013 Җәмгыять
Россиянең иң абруйлы татар хатыннары кемнәр?Шушы көннәрдә Россиянең иң абруйлы 100 хатын-кызы исемлеге игълан ителде. Алар арасында татарлар да бар. «Эхо Москвы» радиостанциясе «Интерфакс», «РИА-Новости» һәм «Огонёк» журналы белән берлектә төзегән рейтингның беренче урыны - Россиянең Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенкода. Икенче урында - Россия Хөкүмәтенең социаль мәсьәләләр буенча вице-премьеры Ольга Голодец. Өченче урынга исә Россия премьер-министры Дмитрий Медведевның матбугат сәркатибе Наталья Тимакова лаек дип табылган. Татар хатын-кызлары арасында әлеге исемлектә иң югары урынны Россия Президенты киңәшчесе, элеккеге икътисадый үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина тота (4нче урын). Хәзерге вакытта Россия төбәкләренең социаль һәм икътисадый үсеше белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Эльвира Нәбиуллинаның чын мәгънәсендә үз эшен яратуын, тырыш һәм максатчан шәхес булуын хезмәттәшләре дә ассызыклый. «Ул илгә икътисади кризисның иң авыр этаплары аша узарга ярдәм иткән шәхес. Эльвира Нәбиуллинаны бизнес-леди дип атау гына дөрес түгел. Ул башта бик озак уйлый, икеләнә, нәтиҗәләр ясый. Аннары гына дөрес һәм тиешле карарны кабул итә», - дип искә ала АКШның Дөньякүләм куркынычсызлык институтының Россия һәм Азия программалары директоры Николай Злобин. Исемлекнең беренче унлыгында танылган актриса, «Тормыш бүләк ит» («Подари жизнь») хәйрия фондын гамәлгә куючыларның берсе Чулпан Хаматова да бар. Ул инде 6 ел дәвамында рак белән чирле балаларга ярдәм итә. Узган ел Чулпан Хаматова «Россиянең халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Танылган фигуралы шуу остасы Илья Авербух сүзләренә караганда, Чулпан сәләтле һәм бик тә зыялы шәхес. «Мин аның белән танышуыма чиксез шат. Ул үзе турында гына уйлап калмыйча, язмыш тарафыннан сыналган балаларга да ярдәм кулы сузарга тырыша. Бу бик мөһим һәм кирәк эш», - дип уй-фикерләре белән уртаклаша Илья Авербух. Россиянең абруйлы хатын-кызлары рәтендә барыбызга да яхшы таныш гимнастка, Олимпия чемпионы, «Бердәм Россия» исемлегендә Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Алина Кабаева да бар. Ул инде 10 елдан артык Россиянең сәяси тормышында актив катнаша. «Күптән инде зур спорттан китсә дә, ул оештырган «Алина Кабаева фонды» Россиянең спорт дөньясында зур роль уйный - яшь спортчыларга үз юлларын табарга булыша. Мин бу шәхес белән таныш булуыма гына түгел, ә әлеге фонд белән хезмәттәшлек итүемә дә бик шат», - дип уртаклаша Россиянең танылган журналисты Дмитрий Губерниев. Болардан тыш, Россиянең иң абруйлы хатын-кызлары исемлегенә җырчы Земфира Рамазанова һәм Мәскәү мэрыныңматбугат сәркатибе Гөлнара Пенькова да кертелгән. Рейтингны төзүгә килгәндә, ул махсус эксперт төркеме тарафыннан 20 баллы система буенча аноним рәвештә бирелгән бәяләмәгә нигезләнгән. Теге яки бу хатын-кызның абруйлыгы шәхси күзаллаулар буенча билгеләнгән.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|