|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2013 Медицина
Табибка барма, башыңа бәла алмаБала авырый башласа, кот очып тора. Аның сәламәтлеге өчен борчылу әни кеше өчен табигый хәл, билгеле. Куркытып тора торган тагын бер нәрсәсе бар – поликлиникага бару. Шулай, бала уттай янып авырып яткан көннәрнең берендә өйгә табиб чакыртырга теләп, поликлиникага шалтыратам. Линия буш түгел. Сәгатьтән артык азаплана торгач, трубканы алдылар. “Бала авырып китте әле, өйгә табиб чакыртырга иде”, – дим. Улымның яше белән кызыксындылар. “Дүрт”, – дим. “Без бер яше тулмаган балаларга гына барабыз. Үзегез килегез”, – диләр. Аптырап калдым: “Температурасы югары бит аның, авырган көе ничек килик?” Минем бу соравыма әллә ни шаккатмыйча, әңгәмәдәшем: “Дару эчертегез дә килегез, бөтен кеше шулай эшли!” – диде. Тагы да аптырабрак сорыйм: “Аннары авырту бала белән сәгать буе чират торыйммы?” “Дежур табиб сезне чиратсыз кабул итәчәк”, – дип җавап кайтардылар. Атларлык та хәле булмаган улымны поликлиникага алып киттем. Дежур табиб кабинетын ачып кермәкче идем, ачулары кабарган бер дистә хатын юлыма каршы төште. Алар да минем кебек температуралы балаларын күтәреп килгәннәр булып чыкты! Шул рәвешле, дежур табиб янына керергә дә чиратта торырга мәҗбүр булдык. Җәфа Казанның Сыртланова урамындагы балалар поликлиникасына без өч еллап йөрибез инде. Шул вакыт эчендә анда күргән-ишеткәннәргә күнегергә дә була кебек, әмма барган саен: “Бүтән килергә язмасын”, – дигән теләк белән китәм. Авырган баланы кочаклап сәгатьләр буе чиратта тору да, таныш түгел табиб янына кереп, балаңның авыру тарихын кабат-кабат сөйләү дә тәмам туйдырды. Гадәттә, мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән баланы бер укытучы үз канаты астына ала да дүрт ел буена аңа аң-белем, тәрбия бирә. Шул вакыт эчендә ул аның икенче әнисенә әверелә – укучысының нинди фәнне яратып укуын, нинди төсне үз итүен, ниләр белән шөгыльләнүен төгәл белә. Табиблар да шундый булырга тиештер бит? Һәрхәлдә, без үскәндә әле шулай иде. Ул синең ниләр белән авырганыңны, прививкаларның ясалганын-ясалмаганын, кайсы бакчага, мәктәпкә йөргәнеңә кадәр белә иде. Бүген балалар поликлиникасында бөтенләй башка хәл күзәтелә. Күренергә килгән саен безне төрле табиб кабул итә (әле дә ярый шәфкать туташыбыз шул ук!). Алар синең балаң турында бер нәрсә дә белми. Шуңа да табиб бүлмәсенә кергән саен балаңның ниләр белән авырганын, аллергиясе бармы-юкмы икәнен, кайчан нинди прививка, манту ясалганын сөйләп чыгарга кирәк. Ул, сине тыңлаган кыяфәт чыгарып, кәгазенә нидер сырлый-сырлый да, баланы карап, ике көннән тагын килерсез дип чыгарып җибәрә. Ике көннән соң тагын шул ук хәл кабатлана. Сәгатьләр буе чиратта тору һәм инде бөтенләй башка табибка аллергия, прививкалар турында сөйләү... Ул исә баланы караганнан соң бөтенләй башка диагноз куеп, икенче төрле дарулар язып бирә. Сәгатьләр буе чиратта торуның да сәбәбе табибларга, дөресрәге, аларның юклыгына килеп тоташа. Эшләргә кешеләре булмау сәбәпле, бер табиб үз сменасында ике участокны кабул итәргә мәҗбүр. Ягъни аңа мөрәҗәгать итүчеләр тиешлесеннән ике тапкыр күбрәк. Син дә чираттагы вакытыңны ике мәртәбә озаграк утырасың дигән сүз. Ә балалар поликлиникасында утыруның ярты сәгате генә дә ни тора! Елаган, котырып, йөгереп йөргән, киреләнгән балалар чыр-чуыннан үзең чиргә сабыша башлыйсың. Хирург, окулист, невропатолог ише тар белгечләргә күренү дә сират күперен узуга тиң. Алар атнасына бер-ике мәртәбә генә кабул итә һәм аңа эләгү өчен ким дигәндә бер ай алдан язылып куярга кирәк. Фәлән көнне фәлән сәгатькә дип талон аласың да билгеләнгән көнне билгеләнгән вакытка аның ишеге төбенә килеп басасың. Тик анда да табибка тиз генә керә алмыйсың әле. Иртәрәк килеп чират алучылар сине үзләреннән алда берничек тә кертеп җибәрми! Гәрчә кулыңда табибка керү вакыты күрсәтелгән талоның булса да. “Тере чират”, янәсе! Гаҗәп, алай чират торырлык булгач, ул кәгазь кисәкләрен алудан ни файда икән соң? Әкияттә кунакта Шушы араларда тагын табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Кыш бабайның тәмле күчтәнәчләрен яратып ашау безне стоматологка барырга мәҗбүр итте. Гадәти стоматология поликлиникасына чират би-и-ик зур булу сәбәпле, анда эләгә алмадык. Аптыраган үрдәк суга арты белән чумган кебек, мин дә башка юлдан киттем – түләүлесенә язылдым. Бер атнадан соң без... әкияткә эләктек. Табибка керергә ярты сәгатьләп вакытыбыз бар иде әле. Өс киемнәребезне салып, регистратура каршындагы йомшак кәнәфигә утырып, көтә башладык. Шул арада бер ханым чыгып, безне үз артыннан ияртте: “Монда аптырап утырмагыз, бездә балаларга уен бүлмәсе бар, шунда керегез!” Улым, үзенең табибка килүен дә онытып, шундук уенчыкларга таба йөгерде. Үзе кебекләр белән уртак телне тиз табып, рәхәтләнеп уйнап йөрде. Табиб баланы үзе дәшеп алды: “Рәсүл, әйдә киттек!” Бу хәлгә улым да, мин дә аптырап киттек. Моңа кадәр бер генә хастаханәдә дә медицина хезмәткәрләренең исем белән дәшкәннәрен ишеткәнем булмады. Йә “следующий” дип, йә һич югы фамилияңне әйтеп чакыралар. Табибларның эш киемнәренә дә игътибар итми мөмкин түгел иде. Без күреп гадәтләнгән ак халат кимәгәннәр. Үзләренең дә, шәфкать туташларының да өстендә саргылт төскә төрле уенчыклар төшерелгән тукымадан тегелгән күлмәк-чалбар. Аңа карауга шундук күңелләр күтәрелеп китә. Теш дәвалау бүлмәсенә кердек. Бала курку катыш күзләре белән миңа карый. Минем тынычландырганны да көтмичә, табиб Рәсүл белән җайлап кына сөйләшергә тотынды: “Бигрәк зур малай килгән икән безгә. Курыкма, бер җирең дә авыртмаячак. Тешеңне тәмле әфлисун кайнатмасы белән дәвалыйбыз”. Аннан баланы махсус кәнәфигә яткырып авызын ачтырды да, “тәмле кайнатма”сын сылап, тешен карый башлады. Рәсүл исә түшәмгә беркетелгән телевизор экраныннан рәхәтләнеп мультфильм карап ятты. Аның инде табибта да, тешендә дә эше юк иде. Үзен өйдәге кебек хис итте. Кайтып китәр алдыннан исә табиб Рәсүлнең кулын кысып, аңа “Куркусызлыгы һәм батырлыгы өчен 1 нче урын бирелә” дип язылган мактау кәгазе тоттырды. Баланың шатлыгы эченә сыймады – өйгә кайтып җиткәнчегә кадәр шул кәгазьне кулыннан төшермәде. Әле хәзер дә кунакка берәрсе килгән саен шуны күрсәтеп мактана. Үзгәреш тели күңел Менә сезгә түләүсез һәм түләүле медицина ярдәме күрсәтү. Аерма – җир белән күк арасы. Ә бит тегесендә дә, монысында да шул ук табиблар утыра. Ярты көнен поликлиникада үткәрсә, ярты көнен түләүле клиникага барып эшли. Кешегә мөнәсәбәтләре дә ике җирдә ике төрле. Берсендә каш астыннан карый, икенчесендә бер алдыңа, бер артыңа төшә. Хикмәт нидә соң, дип аптырый торган түгел. Әйтик, шәфкать туташы бюджет учреждениесендә аена уртача 8-9 мең сум алып эшләсә, шәхси учреждениедә ике мәртәбә күбрәк ала. Табибларның хезмәт хаклары да түләүле клиникаларда бермә-бер артык. Биналарны да берсен берсе белән чагыштыра торган түгел. Хастаханәгә яки поликлиникага килеп керүгә үк караңгылык хөкем сөрә бит. Кайберләренең утыргычларына ук утырасы килми. Табибларның эш бүлмәләре дә яңартуны сорый. Анализ тапшыру кабинетларындагы инструмент-җиһазлар да ”картаеп“ бара. Заман таләпләренә бүген түләүле клиникалар гына җавап бирә. Аларда бар да башкача, аларда бар да яхшы. Бүген, сәламәтлек саклау өлкәсендәге модернизацияләр турында купшы-купшы сүзләр сөйләгәндә, гади халык көн дә йөри торган поликлиника, хастаханәләрнең хәле дә уңай якка үзгәрергә тиештер бит?! Ни дисәң дә, чирнең башы шуннан башлана. Тиешле медицина ярдәме кеше мөрәҗәгать иткән беренчел урында күрсәтелсә, күпкә яхшырак булыр иде түгелме? Чирен яшергән – үлгән, ди халык мәкале. Кызганыч, медицина өлкәсендәге бүгенге вәзгыять чиреңне яшермичә дә үләргә мәҗбүр итә...
Галия ХӘБИБРАХМАНОВА |
Иң күп укылган
|