• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
04.03.2013 Җәмгыять

Маймыллыкка кайтып барганда..

Кешене кеше итеп, миңа калса, бары бер генә нәрсә тота. Ул да булса – хезмәт. Ходай эштән аермасын. Хезмәт беттеме, деградация, түбәнгә төшү, маймыллыкка кайту башлана. Һәм шактый тиз – берничә мең ел. Карыйсың, шау-гөр килеп цехларда эшләп йөргән халык урынына агач башын бер көтү макака сырып алган. Чиныйлар, урын өчен тарткалашалар, ботактан ботакка сикерәләр... Сезгә ничегрәк, ошыймы мондый сурәт?

Бик ошап җитмидер, әлбәттә. Тик без шуңа таба бармыйбызмы? Роботлардан гына торган цехлар, конвейерлар, тулысынча автоматлаштырылган линияләр, компьютер идарәсендәге технологияләр... Дөньяга, ажгырып, хезмәт дефициты килә. Бу исә товар дефицитыннан хәтәррәк. Киләчәкне фаразлаучы белгечләр (футурологлар) шушы гасыр уртасында алдынгы илләрдәге халык атнасына бары 2-3 көн генә эшләячәк диләр. Сәбәбе бер – ул илләрдә хезмәт җитеш­терүчәнлеге шундый дәрәҗәгә җитте ки, эшләүче бер кеше, эшләмәүче, бармакка бармак та сукмаучы бер яки берничә кешене, теләгәндә, бүген үк берсүзсез туендырып тора, күпмедер ашата. Мәсәлән, шул ук швед социализмы, Европа илләрендәге киң вә куәтле социаль программалар бар. Телисең икән, эшлисең, телә­сәң – эшләмисең. Эшсезлек буенча посо­бие­ләр, ягъни түләүләр тамак туйдырырга гына түгел, өсне бөтәйтергә, хәтта күңел ачарга да җитә. Тик сорау туа: мондый тормыш рәвеше дөресме? Мондый социаль яклау – ялкаулыкны яклау, сорыкортлар үрчетү түгелме? Түшәмгә төкереп, күпме – ничә ай, ничә ел ятарга була? Бер, ике буын. Өченче буын, миңа калса, инде ярым дебил булачак. Чөнки баш мие, андагы сырлар, нейроннары белән бергә организмга бөтенләй кирәксез булып чыга. Организм кирәксез әйберне үзендә озак тотмый – атрофия башлана. Шведлар, нор­вегиялеләр шундый шартларда әле беренче буын гына яшиләр. Тик беренче карлыгачлар күренә башлады да инде – үз-үзләренә кул салу буенча алар беренчелеккә чыктылар. Эш­ләмисең, физик яки акыл хезмәте белән тәнне, җанны ныгытып, канәгатьлек алып яшәмисең икән, беренче булып аренага рухи чирләр, шул исәптән депрессия килеп чыга. Ул тирәнәеп киттеме – дөнья белән инде саубуллаша башла. Саубуллашмаганда – томаналана тор. Маймыл халәтенә җит­кәнче. Дарвин теориясе кире якка да эшләми дип кем әйтә ала?

Безнең болай да, эшләп торганда да, комфорт, уңайлыклар дип һушыбыз китә. Азрак кыймылдарга, артыгын уйланмаска, күбрәк кызык эзләргә маһирлар без. Нәфес һәм ялкаулык – төп идарәчеләр. Тик без алданабыз. Без ашкынган уңайлыкларның күбесе – башны эшкә җикмәү, хәрәкәтсезлек, ялкаулык чыганаклары. Телевизор пуль­тыннән башлап автомобильгә чаклы. Юк, сүз адәми затның сәламәтлеген урлап торучы баналь гиподинамия турында гына түгел. Гиподинамиядән башка да елдан-ел медицинага, даруларга бәйлелек артып тора. Эшләмәгәндә, алда әйтелгәнчә, физик саулыкка бәйле акыл, рух сәламәтлеге дә кирегә тәгәри. Ул процесс бүген үк бара инде. Китап укырга иренгән, дөньяны компьютер экраны аша гына күргән тулы бер буын үсеп җитешмәдеме? Аларга кызыгып түгел, кызганып карарга кирәктер.

Без бушка килгәнне бик яратабыз. Эшләмичә генә, эшсезлек өчен, мәсәлән, 20-25 мең сум алып яткан кеше үзен коммунизмда итеп хис итәчәк. Атнасына ике генә көн эшләгән зат та нәкъ шулай. Тик бу – буш канәгатьлек һәм ясалма шатлык. Азу! Ә пособие исә – социаль наркотик. Дәүләт, бу очракта, наркотик өләшүче булып чыга. Ул наркотикта күпмедер утырганнан соң адә­ми затта эшләү теләге тулысынча юкка чыга. Теләсә нинди наркотик – иртәме-соңмы, тормышның төбенә төшү, бетү. Ә бит һәр организмның үз, табигый наркотигы – эндорфиннары бар. Ул күңелгә хуш килгән физик яки акыл хезмәтеннән соң, яки тәмле ризыктан, кызыклы әңгә­мәдән, яхшы китаптан соң баш миендә яралып, табигый рәхәт­лек, канәгатьлек китерә. Ә “homo sapiens” дип аталучы зат шуларны ясалмасы белән алыштырмакчы.

Техника ягыннан алга китү ул әле гомуми алга бару түгел. Рухи алгарыш техник алгарыштан моңарчы да артта калып килде. Вакыт үткән саен бу аерма арта гына тора. Әлеге җәһәттән шактый күңелсез нәтиҗәгә килмичә, күптән көтелгән сорауны бирмичә дә булмыйдыр. Уңайлыкларны арттырып торган техник һәм технологик прогресс кешенең акыл үсешен туктатып, мидәге сырларны киметеп, аны акрынлап миң­герәүләтеп килмиме? Эшләргә генә түгел, уйларга да иренә башламадыкмы? Безнең өчен, әнә, акыллы техника, компьютерлар уйласын димибезме?.. Һәрхәлдә, артка калмаганда да, дөньябыз алга таба үсми, ул бары үзгәрә генә, дию дөрес, ахрысы.  


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 37 | 02.03.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№25 (831702) / 06.03.2013 11:54:37

РФның 50 миллионлы авыл халкы арасында бер генә хомо сапиенс та калмавына мисал:
2000че елларда кешелек тарихы белмәгән кадәр дәрәҗәдәге авылны талау, юкка чыгару, төп башына утырту, аның тамырына балта чабу сәясәте алып барылды бездә.
Германиядә 1 га җиргә 1500 евро субсидия бирелә, ил бюдҗетының 50 % -авылга юнәлтелә, ә РФда 1 гектарга 5,6 евро, аның да 80 % зур агрохолдингларга, эшкәртүчеләргә, һәм ил бюдҗетының 1 % авылга җибәрелә.
Ә ВТОга кергәндә бар авылга бирелгән лимит - 7 миллиард доллар, РФның 10нан бере кадәр дә булмаган Германиянеккеннән 100 тапкыр азрак.
Шуны аңларга, сифраларны чагыштырып карарга һәм йөрәге җитеп әйтергә 50 миллионлы авыл халкы арасыннан 50 кеше дә табылмагач, шул кадәр дә авылны талауга ләббәйкә дип әйтеп торгач, - авылда кеше дип атарлык, хомо сапиенс дип атарлык, башында бер граммм булса да мие булган бер генә кеше дә калмаган инде ул.
Маймулга китеп баруның - төп дәлиле бу.

№24 (831659) / 05.03.2013 21:47:39

Хикмәт кешенең маймулдан яралуында түгел, ә бүгенге көнгә кадәр аның маймул булып калуында, - дигән бөекләрнең берәве. Ә мин аңа, хикмәт кеше булып алганнарының да маймулга кире әйләнеп баруында да дип өстәр идем.
Монда язышканнарның кайберләре дә раслый бит бу фикернең хаклыгын.

№23 (831657) / 05.03.2013 21:42:43

Кайбер маймулдан яралганнар узенен куп белгэнен курсэтергэ тырышыр,шунын белэн узенен томаналыгын,маймуллыгын курсэтер.

№22 (831655) / 05.03.2013 21:34:31

\Маймыл халәтенә җит­кәнче. Дарвин теориясе кире якка да эшләми дип кем әйтә ала?\

Автор бу җөмләләре белән берничаклы Коръән аятьләренә якын килгәнен раслау өчен; таш атып куылган шайтаннан Аллаһка сыенам:

65. Һәм инде сез, сезнең арагыздан шимбәне(ял көнен - дөнья эшен калдырып,гыйбәдәт кылу вакытын)бозучыларны беләсез һәм без аларга: “җирәнгеч маймыллар булыгыз!”- дип әйттек. 66. Без моны аларга киләчәкләре һәм үткәннәре өчен каты кисәтү, ә мөттәкыйннәр(тәкъвәләр - Аллаһның ачуыннан саклана белүчеләр!) өчен нәсихәт буларак эшләдек.(Сыер).

Бу аятләрдәге кисәтү, асылда "шимбәләр"нең хәлен аңлатып аларны кисәтү өчен булса да, мөселманнарга да кагыла. Чөнки мөселманнар өчен тәүлек дәвамында "бишвакыт", ә атнага бер тапкыр җомга намазлары фарыз ителгән.

Иртәнге намазга чакыручы азанда "намаз йокыдан хәерлерәк" дигән җөмлә бар. Йоклап кеше ял итә, хәл җыя. Димәк, намаз кешеләр өчен йокыга караганда да хәерлерәк ял!

№21 (831654) / 05.03.2013 21:32:32

Ишәктән яралганнары да язарга өйрәнгән ләбәса!
Менә бит нинди алгарыш!

№20 (831650) / 05.03.2013 21:21:57

Килешэм маймул белэн,акыллы маймуллар була энэ берсе даже мру да язып маташа

№19 (831647) / 05.03.2013 21:09:55

Кешенең акыллысы маймулдан яралган, ә томанасы - ишәктән.

№18 (831646) / 05.03.2013 21:08:19

кемгэ Бу идея,эгэр дэ фантазиян булса бу турыда зур-зур фэнни хезмэтлэр язарга була...тулэсэлэр элбэттэ.

№17 (831643) / 05.03.2013 20:57:28

кеше ишэктэн барлыкка килгэн хэбэрлэр дэ йори

№16 (831638) / 05.03.2013 20:40:29

Хомо сапиенс - хәзерге Эфиопия, Танзания тирәләрендә барлыкка килгән. ДНКларын уку аларның кара чәчле, соры яки кара күзле, кара тәнле булуларын күрсәтә. Андый геннар үзгәрешсез килеш шул якларда гына сакланган, иң туры килгәне Танзаниянең ходзаб кабиләсе. Аларның бар күрсәткечләре дә калган кешеләрдән югарырак, мәсәлән телләрендә 100 дән артык аваз бар.
Кешеләрнең калганнарының барсы - чиста хомо сапиенс дип атала алмыйлар, аларда я неандертал, я
култура каналы. Загадка ДНК Поиски Адама.
Хомо сапиенс - хәзерге Эфиопия, Танзания тирәләрендә барлыкка килгән. ДНКларын уку аларның кара чәчле, соры яки кара күзле, кара тәнле булуларын күрсәтә. Андый геннар үзгәрешсез килеш шул якларда гына сакланган, иң туры килгәне Танзаниянең ходзаб кабиләсе. Аларның бар күрсәткечләре дә калган кешеләрдән югарырак, мәсәлән телләрендә 100 дән артые аваз бар.
Кешеләрнең калганнарының барсы - чиста хомо сапиенс дип атала алмыйлар, аларда я неандертал, я себердщ табылган тагын бер гоминид - демидов кешесе белән катнашканнар, яисә микромутасияләр белән хомо сапиенстан ераклашканнар.
Безнең һәрберебездә дә, без ак тәнлн неандерталләргә тартым талымнарга ия булгач, маймыл геннары бар инде өлешчә. Иң күбе эр один геннарын йөртүчеләрдә.
Чыңгызның эн генары - хомога якынрак күпкә.

№15 (831571) / 05.03.2013 13:55:31

"Агач башын макака сырып алган"
Бер агач башын гына түгел инде, тулы бер илләрне макакалар сырып алды. Индке күптән сырып алдылар, сапиенсларга көн юк алардан.

№14 (831549) / 05.03.2013 12:23:18

Әй дә акыллыбаш!
Мантыйгыңның чиге юк!
Кем кеше хәзерге маймулдан яралган ди әле?
Кеше дә, хәзерге гоминид маймуллар да, - уртак бер бабадан, УРТАК БЕР МАЙМУЛДАН БАРЛЫККА КИЛГӘННӘР!

№13 (831545) / 05.03.2013 12:08:44

Маймулдан! Ну и шовинииист. Кеше маймулдан яралмаган, грамотейлар, маймул белән кешенең ерак бабалары уртак.

№12 (831528) / 05.03.2013 07:48:20

Кеше маймылдан барлыкка килмәгән,аны 40 мең ел элек Галактический совет кушуы буенча 3 төрле расаны 3 планетадан китереп кушканнар,ә ак раса моннан 600 мең ел элек яши башлаган.3 раса - ул кара-негр, сары-азиат, кызыл-Америка индеецлары.Алар Җирдә тәҗрибә үткәрәләр бу расалар бергә кушылса,нинди кеше барлыкка килер микән дип.

№11 (831520) / 05.03.2013 00:24:39

Маймул табигаттәге әйберләрне эшкәртә башлагач, хезмәт куя башлагач, үзе иген чәчеп, мал тотып, агачын, ташып эшкәртеп ниндидер әйберләр эшли башлагач кеше булып киткән. Маймуллары шул табигат биргәнне генә кулланып (үзе үскән үсемлекләр җимеш-тамырлары, үзе үскән кыргый җанварлар һ.б.) белән генә тереклек иткәннәр, шуңа да маймул булып калганнар да.
Бүген бар Рәсәй халкы табигат үзе биргән нефтегаз, үзе яралган башка табигый байлыкларны куллану исәбенә генә тереклек итә, - иң беренче маймулга алар әйләнәчәкләр!
Әйләнеп баралар да бугай инде!
Дөрес юл белән барасыз иптәшләр!
Алга, маймулга!

№10 (831519) / 05.03.2013 00:09:25

Без алга китуче иллэрдэн 100-150 елга артта яшибез.Бар доньяны гомер-гомергэ чимал белэн тээмин итеп торучы дэулэт без. Автор бик эйбэт,мэгънэви итеп язган.рэхмэт.

№9 (831514) / 04.03.2013 23:23:02

Авторның маймуллыкка кире кайту дигән сүзләре - хактин-хак, бүгенге чынбарлыкны 100 % төгәллек белән чагылдыра!

№8 (831501) / 04.03.2013 19:52:31

Дарвин тәглиматының әһәмияте чынлыкта арттылып күрсәтелә. Ламаркка да тиешле игтибар бирергә вакыт, 1600дан 1400 гә кире төшкәч, Ламарк теориясе дә дөрес дигән сүз инде ул. Алар бер-берсен өстиләр генә, бер-берсенә бер генә дә каршы килмиләр. Ә генетика, ДНКда яңа микроүзгәрешләр барлыкка килүен аңлатуы белән микроэволюсияне, микроүзгәрешләр баруны раслый, зур мутасияләр булуы, (яңа биологик төрләр барлыкка китерерлек) мәсәлән шул ук Чернобылда - гыйлми факт.

№7 (831497) / 04.03.2013 19:41:01

регресс.хома сапиенс мутация аркасында барлыкка килгэн.ч.дарвин да мондый экиятлэрне куп язган.

№6 (831493) / 04.03.2013 19:28:05

Хомо сапиенс - мутасия аркасында барлыкка килгән Африкада. Шул вакыттан бирле аның бер генә пункт та алга киткәне дә юк. Ул вакыт кешесенең баш мие 1600 куб см булган, хәзер 1400 һәм һаман да кимү өстендә бара, бу - тарихи факт. Галимнәр моны башсызларның күбрәк һәм тизрәк үрчүе белән аңлата. Аларның башлары азрак булгач, аларның гамәлләре белән салынган примитив инстинктлар, теләкләр идарә итә. Ә просент ягыннан чагыштырган вакытта (минең бар тән күләменә чагыштырмасы), регресс – тагын да зуррак.

№5 (831483) / 04.03.2013 19:11:58

эшсезлек өчен, мәсәлән, 20-25 мең сум алып яткан кеше үзен коммунизмда итеп хис итәчәк.)))
Бездә эшләп тә шулай яшәп булмый. Димәк мондый яшәү рәвеше бездә буласы да юк.
Үз-үзеңне яшәтү өчен кеше ни генә уйлап тапмый бездә. Кем ничек булдыра,кем кулы белән кем теле белән дигәндәй..

№4 (831482) / 04.03.2013 19:08:42

Рәсәйгә янамый бу хәлләр. Җыен Япун,Әмирикән һәм башка развитой илләргә яный бу куркыныч.
Безнең кул эшеннән аерылган юк. Кул эшләгәндә,баш эшләячәк,баш эшләсә әле без ЧАЛАВЕК!! так шты тиз генә килми ул әле рәсәйгә.

№3 (831481) / 04.03.2013 19:07:49

О, менә бит,мин көткән автор!

№2 (831464) / 04.03.2013 17:12:01

Бик акыллы фикерләр әйтә бит бу әфәнде, күпләребезнең тел очына килгән фикерләрне... Тик безнең илдә гел дә якташым афоризмындагыча "Хотели как лучше, получилось как всегда" килеп чыгып тик тора шул. Хезмәт дефициты бездә тиз генә булмас әле ул. Әнә бит газеталар тулы эш тәкъдимнәре. Ә менә "намус дефициты" капитализм төзи башлаганнан ук котыра инде. Шуңа да күпләребез үткәннәрне сагынып утырмыймыни? Кызык, социаль яклау автор күрсәткән дәрәҗәгә җиткән илләрдә дә бездәгедәй дәүләтнең "ялкаулыкка өйрәтүе" бар микән? Автор моны язарга оныткан Ә кирәк иде. Менә булыр иде ул алдынгы тәҗрибәне тарату. Ә болай ни, гадәти язма килеп чыккан - чираттагы зарлану. Шулай да кем соң ул ШӘРИФУЛЛИН?

№1 (831463) / 04.03.2013 17:07:54

Инопланетяннар өйтүе буенча хәзерге кешелек кайчан да булса көрчеккә терәләчәк икән,чөнки эволюция дөрес юлдан бармый,кеше үзен рухи яктан үстерми, ә технократия юлыннан бару бары тик тупикка гына китерәчәк ди.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar