|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2013 Спорт
Түбән Новгород өлкәсенең “Кыр күле”ндә биатлон ярышы уздыАлты ел дәвамында “Россия чаңгы эзе” ярышлары киң колач җәеп, безнең Түбән Новгород өлкәсендә күмәк татарлар яшәгән районнарга да килеп җитте. Ә Кызыл Октябрь районы чаңгычылар узышы гына түгел, соңгы ике-өч елда биатлон да оештыра башлады. Быелгысына хәтта авыл администрацияләре, учреждение һәм оешмалар каршында тупланган ир-ат командалары Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә махсус ясалган чаңгы эзендә үзләренең тизлеген һәм пневматик мылтыктан төз атуларын күрсәтә алдылар. Гомум стартка ун команданың беренче вәкилләре басты һәм күл өстендә тын гына яткан ак карны җилфердәтеп, алар биатлончылар эстафетасын башлап җибәрделәр. Әйтергә кирәк, Маресево командасы вәкиле беренче этаптан ук үз көндәшләрен күпкә артта калдырып, икенче әйләнешкә барачак иптәшенә эстафетаны ике-өч минутлык запас белән бирде. Һәм алар ахыргача бу өстенлекне югалтмыйча финишка беренче булып килделәр. Икенче урында Пильна агропромышленность техникумының Уразавыл филиалы биатлон-чылары. Өченчедә – Чүмбәли администрациясе командасы.
О.ӘНДӘРҖАНОВ |
Иң күп укылган
|