|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2013 Мәдәният
Әрсез әртисләр безне нәрсәгә өйрәтә?Кышкы концертлар сезонында кала артистларының әле берсе, әле икенчесе Теләчедәге танышларын ияртеп оешма-предприятиеләрдә йөри. Алары исә мәҗбүри диярлек хезмәттәшләрен, райондашларын ничек кирәк шулай билет алырга күндерә. Без бәләкәй чакларда кибеттәге үтмәс товарларны үтемлесенә кушып, мәсәлән, бозыла башлаган тозлы кильки балыгын һинд чәенә кушып саталар иде. Кайбер артистлар үзләренең үтмәслеген аңлап, шундук “саламга ябышалар“ – билет сатканда танышларына таяналар. Нигә үзеңне халыкка көчләп тагарга? Арада тулы зал җыючылар да бар лабаса. Дөрес, “үтмәс товарлар“ исәбенә Салават, Айдар, Хәния, Хәмдүнә, Фән, Зәйнәп – Зөфәрләр керми. Яшьләрдән Зиннурның, Гүзәл Әхмәтованың концертларына теләчелеләр бик теләп килә. Теләчедә бернинди таныш-белеше, туган-тумачасы булмаган Гүзәлнең ел саен тулы зал белән концерт куеп китүе күпләрнең борынына чиертерлек. Бериш артистлар кебек административ ресурсларны да эшкә җигәргә тырышмый ул. Әйткәнемчә, кайбер артистларның концертына “ихтыярый-мәҗбүри“ барабыз. “Күршеләр бит, ун гына билет алыгыз инде”. “Глава“гызның да җырын башкарам“ яки “Зинһар, этеп екмагыз, егерме билет сезнең оешма өчен малмыни?! Барыгыз да исән-саулар: эшләп торасыз ич! Аннары, төркемдәге артистларның да ашыйсы килә бит“, – дип ялынып, ялварып йөрүче артистлар барыбызның да күз алдында. Бармак төртеп күрсәтәсе юк. Чыннан да, күбәйде сәхнә тирәсендә буталучылар. Хәзер аларны клубка бармыйча да, яткан килеш кенә дә карап, тыңлап була. Телевизорны ачсаң да, радионы борсаң да – шулар. Розеткага үтүк тыксаң, аннан да җыр ишетелер кебек. Элек артист дигәннәре ун-унбиш кенә иде. Алары да халык зарыгып көтеп ала торган чын халык артистлары булды. Ә хәзергеләре исә моңнары булмаса да, җырларга өйрәнә, көчле музыка астында үзләренә-үзләре сөенеп кул чаба... Бүген сәхнәне тозсыз сүз, көйсез җыр басты. Беркөнне юмор һәм сатира күрсәтәбез дигән битлек астында антисәнгать белән шөгыльләнүче театр җитәкчесе телевидениедән ясаган чыгышында болай дип мактана: – Халык концерт-театрга йөрми, диләр. Нишләп йөрмәсен?! Безне карарга киләләр ич! Өченче ел утыз тамашачы килде, былтыр җитмеш иде, быел туксан булды. Алла боерса, киләсе елда йөз егерме булачак! Россия буйлап тамаша күрсәтеп, сөйләп йөрүче (ни аяныч, тамашаның күпчелеге билдән түбән юмор белән сугарылган) театр җитәкчесеннән әлеге фикерне ишетү бик авыр булды. Кем әйтмешли, килеп терәлдек, җәмәгать. Кайда ул югары зәвык, халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән күркәм әдәп-әхлак традицияләре?! Без көн тудымы, зәвык турында гәп куерткан булабыз. Сәхнәдәге “чүп үләннәр“ рухи җимеш бирүче, халыкчан, милли рухлы, чын сәнгатькәрләребезне басып китсә, нишләрбез?
Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ |
Иң күп укылган
|