поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
25.02.2013 Дин

Хатын-кыз белән ничек исәнләшергә?

Гөлшат Ганиның “Хатын-кызга сәлам бирмәү – мөсел­манлык билгесеме?” (“ВТ”, 12.02.13) исемле мәкаләсе исламда әдәп-әхлак темасына фикер алышулар кузгатып җибәрде

Дорфа мөгамәлә диннән биздерә

Һәрбер мәчеттә (күбесендә) кизү торучы бабайлар була, чишенер өчен кием элгечләре куела. Менә шушы элгечләрдә матур гына 4-5 яулык һәм халатлар эленеп торырга тиеш. Әгәр мәчеткә башына бәйләмәгән һәм кыска җиңле күлмәк кигән хатын-кыз килеп керә икән, аны кизү торган бабай: “Хуш килә­сез, кызым, нинди мәсьәлә бе­лән килдегез, нинди ярдәм ки­рәк?” – дип елмаеп сәламләргә, килгән хатын-кыз үз проблемасын аңлатканнан соң: “Кызым, менә шушы яулыкларның кайсысы ошый, шунысын бәйләп җибәр әле, менә шушы халатны кисәң, тагы да яхшы була. Әйдә хәзрәт янына алып керәм, ул Сезгә барысын да аңлатыр, дога да кылыр. Машалла, Сезгә яулык ничек килешә икән”, – дип килгән хатын-кызларны мөм­кин кадәр матур итеп каршы алырга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә Мусаны (г.с.) явыз фиргавен янына да: “Ягымлы итеп сөйләш!” – дип җибәрде. Бәлки кеше мәчеткә беренче тапкыр, күңеленә тынычлык, гаиләсен­дә килеп туган сорауга җавап эз­ләп, дөньядагы гаделсезлек­тән туеп килгәндер. Беребез дә бу дөньяга намаз укып, ураза тотып килмәдек, барыбыз да җылы сүзгә, яхшы мөгамәләгә мохтаҗ. Әгәр берәр җылы сүз, Коръән аяте, яхшы киңәш ише­тергә дип килгән кешене мәчет ишегеннән керүгә: “Нигә яулык бәйләмичә килдең?” – дип җи­керенеп каршы алсалар, ул кеше яңадан мәчеткә, гомумән, исламга килерме? Кызганыч ки, бүген мәчетләребездә кизү то­ручы­ларның байтагында әдәп-әхлак түбән дәрәҗәдә.

Гөлшат ханым, Сез нинди мәдрәсәгә баргансыздыр, анысын әйтә алмыйм. Әйтик, “Мө­хәммәдия” мәдрәсәсендә укырга керергә килгән һәрбер кешене ачык йөз белән каршы алалар. “Бер соравыбызга сәркатип ханым җавап бирергә алынмады. Менә бу әфәнде – өлкәнебез, дип соравыбызны янәшә өстәл артында утырган иргә юллады. Без күтәрелеп карауга, ул торып безгә аркасы белән борылып басты” дигән сүзегезгә ышану бик кыен. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендәге ир-ат мөгал­лимнәр дә, сәркатипләр дә артлары белән борылып утырмый.

Ислам шәригатендә чит ир-ат белән хатын-кыз кул биреп күрешергә тиеш түгел һәм хатын-кыз тавышы чит ирләр өчен хәрам санала. Шуның өчен хатын-кыз таныш ирләргә үз­ләре башлап сәлам бирми, әгәр ир кеше үзе алдан сәлам бирсә, хатын-кыз сәламне кабул иткән­леген белгертеп, җиңелчә генә баш кагып китә. Әгәр инде хатын-кыз мәчеткә килеп, мә­четтәге кешегә сәлам бирсә, хәтта сәлам бирмәсә дә, алда язып үтелгәнчә, аны сәламләп каршы алырга һәм сорауларына җавап бирергә тиеш, бу мәчеттә эшләүчеләрнең вазыйфаларына керә.

Инде бүген бездәге ислам вәзгыятеннән чыгып караганда, сәламләшү хакындагы сорау бик кечкенә мәсьәлә булып кала. Чөнки бездә бүген намаз укып, ураза тотучыларның да әхлаклары түбән дәрәҗәдә. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әхлак – иманның яртысы”, – дигән. Инде мөфти дигәнебезнең чит хатын-кызның кулын үпкәнен телевизордан күрсәтеп торганда, мәчеттәге имамнарның мә­четкә үз проблемалары белән килгән хатын-кызга сәлам бир­мәүләре бернинди әхлак киртә­ләренә дә сыймый.

Рәсим Хәбибулла. Лениногорск шәһәре

Редакциядән: Гөлшат Ганинең яз­масын ТР Диния нәзарә­тенә юллаган идек. Нәзарәт каршындагы Голамәләр шурасы  рәи­се Рөс­тәм Батыров, әлеге мәсь­әләне 11 мартта булачак утырышыбызда тикшереп җа­вап бирербез, дип хәбәр итте.

Ир-ат, хатын-кыз – бер-берсенә фетнә

Хатын-кыз белән ир-ат бер мохиттә яши. Шуңа күрә аларны аерым күзаллау мөмкин түгел. Бигрәк тә шәһәр җирендә, эштә, укуда, транспортта еш күре­шергә, аралашырга туры килә. Бер караганда, бу – имтихан. Имтихан авыррак булган саен безгә әҗере күбрәк биреләчәк.

Билгеле, Төркия кебек ил­ләрдә хәл башкачарак. Әйтик, кемгәдер кунакка барсаң, анда ишекне сиңа, һичшиксез, ир-ат ача. Кем бар анда, дип хатын-кыз сорамый. Әгәр киләсе кеше хатын-кыз икән, аны хатын-кыз каршылый. Әгәр дуслар, туганнар килә икән, хәл башкачарак. Чит кеше килә икән, ризыкны хатын-кыз әзерләсә дә, кунакны сыйлау, күңелен күрү – ир-ат вазыйфасында. Эш урынында да хатын-кызларга тыйнаграк булырга, ир-атларның игътибарын җәлеп итмәскә кушыла. Вәсвәсәләндереп йөргән хатын-кыз җәннәтнең исен дә сизә алмас, дигән хәдис бар. Дөрес, Төркиядә хатын-кызны мөмкин булган кадәр эшләтмәскә тырышалар. Һәрхәлдә, яулык ябу гына аз, сыланып торган кием кимәү, ир-атның игътибарын җәлеп итмәү, гомумән, шәһвәт уятмау таләп ителә.

Хатын-кызның тавышы, хә­рә­кәтләре – барысы да ир-ат өчен имтихан. Ир-ат та – хатын-кыз өчен сынау. Юкка гына алар бер-берсе өчен фетнә дип әйтелмәгән. Янә ир бала белән кыз бала аерым тәрбияләнергә, әйтик, шәһәр җирендә, фатирда яшәгән сурәттә һәрберсе өчен аерым бүлмә юк икән, алар чаршау белән булса да аерылып куелырга тиеш.

Инде мәчетләргә килгәндә, Төркиядә бервакыт галимнәр хатын-кызларның җомга намазына йөрүен тыйган булган. Хәзер мондый тыю юк. Барсыннар, вәгазь тыңласыннар. Дө­рес, аларның аерым урыннары булырга, кергәндә-чыкканда уңайсызлык сизмәсеннәр өчен, аерым ишекләр ясалырга тиеш. Бездә бу җәһәттә хатын-кызлар иркенрәк йөри. Әгәр мәчетләр­нең ишекләре тар икән, бу инде мәчет салучы ирләрнең проб­лемасыдыр. Хәзер кибетләргә дә ике-өч ишектән кереп булганны нишләп әле мәчеттә дә берничә ишек булмаска тиеш?! Бу ут-күз чыгу куркынычыннан саклану өчен дә мөһим. Менә Мәрҗани мәчетенә керәсең, хатын-кыз аяк-киеме дә, ир-ат аяк киеме дә янәшә тора. Әле ишеге тар булгач, бер-берсенә комачаулыйлар. Югыйсә ашха­нә ягында өстәмә ишек бар. Җомга көнне хатын-кызларны шул ишектән кертергә мөмкин ләбаса.

Инде хатын-кызга сәлам би­рүгә килгәндә, ниятең мөһим. Билгеле, хатын-кыз сәлам бир­сә, баш кагып булса да китәргә кирәк. Шәригатьтә ничектер, белмим, әмма мин шулай эшлим. Дөрес, кайчак сәлам бирер дип исәнләшәсең, ул сәламеңне алмагач, уңайсыз була. Кайвакыт сәлам бирмәс инде дип кырыйга карыйсың, әмма ул сәлам биргәч читенсенәсең. Монда инде ике арадагы мөгамәләгә карый. Билгеле, өлкән яшьтәге апаларга, әбиләргә сәлам би­рергә кирәк. Минемчә, яшьләр­гә сак булырга кирәк. Инде өлкән кешеләргә сәламләшү гадәти хәлгә әйләнә. Гөлшат ханым хатындагы кебек туганың­ның сәлам бирмәве сәер. Әмма туганлык ерагая барган саен саклануың хәерле. Вәсвәсәләр­гә юл куймас өчен, саграк бу­луың яхшы.

Алмаз САФИУЛЛИН
 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы