поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.02.2013 Мәдәният

Татарны яшәтүче көч

Самараның драма театрында Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Кәрим Тинчуринның атаклы “Зәңгәр шәл” спектаклен күрсәтте.

“Бу әсәр – феномен. Ул 1926 елдан бирле уйналып килә. Кая гына бармыйк, халык һаман “Зәңгәр шәл”не сорый, чөнки бу әсәрдә татарның рухы, милли хисе яши... Киләчәктә дә, һичшиксез, куелачак әле ул. Яңа буын режиссерлар аны яңача куярлар, мөгаен. “Зәңгәр шәл” татарны яшәтүче көч бит ул”, – дип әйтеп калдырган СССРның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, 1966-2002 елларда Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры булган Марсель Сәлимҗанов.

Һәм ул хаклы булып чыга. Чыннан да, “Зәңгәр шәл” спектакле әлегә кадәр куелып килә. Һәм һәр режиссер тарафыннан ул камилләштерелеп, баетылып үзгәртелә. Бу юлы Самара тамашачыларына Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган “Зәңгәр шәл”не карарга насыйп булды. Әлеге спектакль шәһәребездә берничә ел элек күрсәтелгән иде инде. Аны караган кайбер милләттәшләребездән: “Зәңгәр шәл”нең бу куелышы алдагысыннан тамырдан аерылып тора. Һәм, әйтергә кирәк, яхшы якка”, - дигән сүзләрне ишетергә туры килде.    

Театр – тормыш көзгесе.  “Зәңгәр шәл” әсәрендә дә чынбарлык чагылдырылган: яшь кызларны, көчләп яратмаган, әмма югары социаль статуслы карт-корыга кияүгә бирү, гаделсезлек рәвешендә “кеше үтерүче” тамгасын тагу һәм башкалар. Ә кызларның күкрәкләрен капшап, аларны мунчага алып керү ягын гына караган ишанны (Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов) шундый сыйфатта тасвирлауны Самара тамашачыларының күбесе “диннән көлү бу” дип, өнәп бетермәде. Ә, бәлки, бу аерым дин әһелләренең кимчелекләрен генә күрсәтүдер?

Камал театры артистлары турында сүз йөрткәндә, аларның  кайберләрен генә күтәрү мөмкин түгел, чөнки һәрберсе – үзенчә колоритлы фигура. Назлы, җебегән ятимә кыз Мәйсәрәне уйнаган Гүзәл Гөлбирдиева да, аның явыз холыклы абыйсы Җиһанша ролен башкарган Минвәли Габдуллин да, кызның сөйгәне шахтер Булатны уйнаган Ирек Кашапов та, ишан хәзрәт ролендәге Әсхәт Хисмәтов та, аның йортын карап торучы Галәвине уйнаган Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин да, Мәйсәрәнең дус кызы, Булатның сеңелесе Заһирә ролендәге Ләйсән Фәйзуллина да үз образларына шулкадәр нык кереп киттеләр ки, хәтта аларны башка рольләрдә күз алдына китерергә мөмкин дә түгел иде. Әйтересең лә бу артистлар сәхнәдә уйнамадылар, ә яшәп күрсәттеләр. Тамашачылар исә, бөтен дөньяларын онытып,  спектакльдәге язмышларга кушылып, әсәрдәге тормышка башлары белән чумдылар. Эх, нинди артистлар, нинди профессионаллар!

Бу куелышта урман эчендәге качкыннар аланы аерым игътибарга лаек. Искитәрлек, тетрәндергеч күренеш бу. Нинди колоритлы образлар, озын булмаган шушы бер эпизодта нинди тирән эчтәлек ята! Әйтерсең лә ул үзенә бер аерым спектакль. Качкыннарның башлыклары Шәйхи бабай ролен башкарган Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты Ринат Таҗетдинов кына ни тора анда! Искиткеч талантлы, зур хәрефтән язарлык бу артист катнашкан спектакльләр профессионал яктан тагын да югары баскычка күтәрелә дисәм, ялгышмам. Ә ялган акча ясаучы Тимуш – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев, ат карагы Миңлегали – Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин, юаш кына яшь егет Хәйри - Раил Шамсуаровның ничек уйнаганнарын күрсәгез сез! Искиткеч талант. Бу күренештә хәтта сүзсез рольләрне башкарган артистлар да сокланып карап торырлык.

Качкыннар арасында үз законнары хөкем сөрә. Һәрберсенең үз холкы, һәрберсенең үз фикере, һәрберсе - кабатланмас шәхес. Тик аларның бөтенесе дә абруйлы Шәйхи бабайдан шүрлиләр, аңа буйсыналар, аны тыңлыйлар. Ә ул күп сөйләргә яратмый. Сөйләсә дә, акыллы сүзләр генә әйтә. Шулай күпне күргән, күпне кичергән, үз гомерен инде яшәгән бу олы яшьтәге герой авызыннан автор илгә бернинди дә файда китермәгән, ә күп очракта, киресенчә, зыяны гына тигән кешеләр турындагы фикерен җиткерә. “Илгә нинди файдаң бар соң синең?!” – дип җан авазы белән кычкырып сорый Шәйхи бабай байлыктан башы әйләнеп, ялган акча ясаучы Тимуш белән ат урлаудан ләззәт табучы Миңлегалидән. Һәм бу сорау әйтерсең лә спектакль геройларына түгел, ә залда утыручы тамашачыларга юллана.

Әйе, күпләребез бу дөньяда илебезгә, халкыбызга нинди файдабыз тия икән дип уйланамы икән? Ә менә Шәйхи бабай уйлана. Ул үзе иле, халкы файдасына җинаять кылганы өчен гомеренең ахырына кадәр качкын булырга мәҗбүр. Аның “Яңа закон чыгып, безгә ирек бирелгәч, туган авылыма кайтсам, мине анда ике куллап каршы алырлар иде. Ә менә сез туган авылыгызда кирәкме икән?!” – дигән тирән мәгънәле соравы да уйланырга мәҗбүр итә.

Качкыннар күренешенең тамашачыны тетрәндергән тагын бер ягы – искиткеч матур, җанга үтеп кереп, аны айкап чыгучы биюләр. Профессиональ, халыкчан һәм заманча биюләр бергә кушылып, шедевр килеп чыккан ич! Кара урман эчендәге кырыс ирләр төркеменең көчен, колоритын, образларның  байлыгын күбрәк нәкъ шушы югары дәрәҗәдәге биюләр төгәл итеп, яхшы чагылдырды да, нәкъ шулар ярдәмендә залны тетрәндерде дә инде. Карап һәм сокланып туймаслык.  

Ишан хәзрәтнең дүрт хатынын тасвирлаганда да нинди бай буяулар кулланган режиссер! Дүртесе дә үзенчәлекле кыяфәтле, дүртесе дә үзенчәлекле холыклы. Бу рольләрне башкарган талант ияләре – Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы Фирая Әкбәрова (Хәдичә), Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы Раушания Юкачева (Мәрфуга), Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова (Сабира), Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Рәхимова (Фазилә) да мактап һәм сокланып кына телгә алырлык.

Милли рухны, милли колоритны тамашачыга җиткергән спектакльдәге тагын бер көчле чара – ул танылган композиторыбыз Салих Сәйдәшев музыкасы. Гомумән, “Зәңгәр шәл” – ул спектакль-җыр. Бу әсәргә ниндидер тылсымлы көч бирә, ямьлелек, җылы сулыш өсти, шуңа күрә тамашачыга да аны кабул итүе ничектер җиңелрәк, күңеллерәк, дип әйтер идем.

“...Халык үзенең ир-егетләрен дә, сукбайларын да бик яхшы таный һәм дөрес бәяли. Шуңа күрә “Зәңгәр шәл”не халык үзенеке итеп саный. Үзенеке итеп санаганны беркайчан да онытмый...” - дип әйткән булган Туфан абый Миңнуллин. Нинди хак сүзләр!
 


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 25.02.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»