• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

16.02.2013 Интернет

Интернетсыз яшәп буламы?

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Элемтә министрлыгына кулланучылар кәрзиненә Интернет һәм кәрәзле элемтә хезмәтен дә кертү мәсьәләсен тикшерергә күрсәтмә биргән. Бу турыда Россиянең элемтә министры Николай Никифоров әйткән. “Тикшерү уздырылганнан соң, әлеге хезмәтләрнең илнең төрле төбәкләрендәге бәясе, сыйфаты ачыкланачак”, – дигән ул. Билгеле булганча, кулланучылар кәрзиненә кешенең сәламәтлеген һәм тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәк булган товарлар һәм хезмәтләр керә. Ә сез Интернет һәм кәрәзле элемтәдән башка яши алыр идегезме?

Марат МОСТАФИН, Татарстан Республикасы Ин­вестиция-венчур фонды­ның проектлар белән идарә итү бүлеге җитәкчесе:

– Интернетны кулланучылар кәрзиненә кертергә ир­тәрәк дип уйлыйм. Чөнки өлкән буын арасында Интернет ул кадәр үк киң таралмаган. Менә 15-20 елдан, без картайгач, нәкъ вакыты булачак. Интернет һәм кәрәз­ле элемтә – алыштыргысыз әйберләр. Эш, ял, аралашу өчен дә кирәк. Күп эшне Интернет аша башкарам. Бу вакытны янга калдырырга яр­дәм итә. Кимчелекләре дә бар: электрон почта тартмасына бик күп спам килә, вирус һөҗүмнәре, пычрак, оятсыз мәгълүматның күп булуы ачуны китерә. Мондый төр мәгъ­лүматка, корал, наркотикларны пропагандалаучы, экстремистик характердагы мәгълү­матка чикләү кертелсен иде.

Руслан ШИҺАБЕТДИ­НОВ, PR-белгеч:

– Кәрәзле элемтә һәм Интернеттан файдалану ул –тормыш ихтыяҗы. Бүген алар – мәгълүмат алмашу, аралашу­ның төп чарасы. Хәзер иң мөһиме – бу хезмәтләрне техник яктан да, бәясе ягыннан да һәркем куллана алырлык итү.

Гөлназ БӘДРЕТДИНОВА, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, журналист:

– Минем өчен Интернет ул – эш урыны да, аралашу чарасы да. Төрле Интернет- сайтларга хәбәрләр язам, яңалыклар белән танышам, дуслар, туганнарым белән аралашам, музыка тыңлыйм. Интернетсыз үз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Хә­зерге кулланучылар кәрзине суммасы кешенең чынбарлыктагы ихтыяҗлары белән тәңгәл килми. Интернет һәм кәрәзле элемтәне дә анда кертү – кешенең игътибарын читкә юнәлтергә тырышу гына. Яшәү минимумын күтәрү турында уйласыннар иде.

Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА, җырчы:

– Хәзер кәрәзле телефоннан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Аны бе­рәр көнне өйдә калдырсаң, барлык планнар бозылыр кебек. Без аңа бәйле инде. Ул тормышның аерылгысыз өле­шенә әйләнде. Интернет та шундый ук була бара. Мин Интернетны мәгълүмат алу чарасы буларак кына кулланам. Аңа бәйлелек кичермим. Социаль челтәрдә сәхифәм бар, әмма анда сирәк керәм. Күп вакыт анда сайтымны тутырып баручы администратор утыра.

Адина ХӘБРИЕВА, психолог:

– Интернет тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнә бара. Күп хезмәтләрне Интернетка күчерәләр. Әлбәттә, түләүләрне Интернет аша башкару, Интернет аша чират тору уңайлы. Әмма бөтен­дөнья пәрәвезенең тискәре йогынтысы тизрәк тарала. Бу – социаль челтәрләр. Аларда чынбарлыкта булмаган, уйлап чыгарылган тормыш туа. Күпләр мондый сайтларга шактый вакытын, игътибарын сарыф итә, мөһим эшләре читтә кала. Социаль чел­тәр­ләр бигрәк тә балалар өчен зыянлы. Өлкәннәргә дә, балаларга да социаль чел­тәр­ләр­дә утыру вакытын чикләргә, Интернет­ның яхшы якларыннан файдаланып, тискәре­лә­реннән котылырга тырышырга ки­ңәш итәр идем. 



Ватаным Татарстан
№ 29 | 16.02.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (829619) / 18.02.2013 11:09:45
№5 (829617) / 18.02.2013 10:05:06

Йолдызлыклар һәм йолдызлар. Нишләп әле ТАТАРстанында булмасын ди?

№4 (829611) / 18.02.2013 08:44:35

RIM, "Звезда2"- бусы нәмәстә тагын? кайда барул? Татарстандама? бездә ишеткәнем җук

№3 (829610) / 18.02.2013 08:38:06

Татарстанда

"Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Элемтә министрлыгына кулланучылар кәрзиненә Интернет һәм кәрәзле элемтә хезмәтен дә кертү мәсьәләсен тикшерергә күрсәтмә биргән."

"Из Кремля поступили следующие требования к телеканалам страны: вы должны уменьшить объем информации о том, что делает премьер-министр Медведев. И когда вы его показываете, что вы должны делать упор на том, что он говорит по непопулярным решениям правительства, таким, как ограничения на курение и более жесткие штрафы для автомобилистов ".

№2 (829558) / 17.02.2013 17:28:14

җук маллай, "Летай" да булсаң "Звезда2"га күч. Нормал. Кайбер кешеләрдә ин-т-тормоз. Бөтенләй утырасы килми.

№1 (829557) / 17.02.2013 17:24:05

яшәп булмый,наркотик шикелле зараза. шушында кереп авыл катыннары белә,иркә белә әрепләшеп чыкмасам йокым йокы түгел...

бусы баласы иде.
ә чынлап әйткәндә,булмый интернетсыз. бер көнне кампитер ватылды атна буе чыга алмадым.ничек ремонтларга сорарга да булмый. әкеренләп,эзләп,платалар алып ясап куйдым. эшли!!

кирәк интернет!!!!
биик кыйммәт әднәке,ә скорость зур түгел.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar