15.02.2013 Авыл
Бирикме, юкмы?
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ике ил арасындагы үзара килешү нигезендә Германиягә йөзләрчә мең тонна ашлык озатыла. Амбардагы ашлыгы кырып-себереп диярлек алынган авыл кешеләре шыпырт кына шул хакта җырлаган ул чакта.
Татарстаннан йөз мең гектар җир “кодалап” йөрүче Мексика меннонитлары ( протестантлыктан башлангыч алган тәгълимат тарафдарлары) турында ишеткәч, балачактан хәтергә кергән шушы юллар искә төште.
Россия Федерациясенең әле бер, әле икенче төбәгендә уңдырышлы җирләрне чит ил байларына сату бүген дә дәвам итә анысы. Турыдан-туры ук булмаса да, Россия законнарын урап үтү юлларын яхшы белә алар. Кем әйтмешли, кырмыска борынын кашырлык гаеп калмый.
Бер караганда, Россия күләмендә үзгәртеп кору елларында гына да 43 миллион гектарга якын менә дигән уңдырышлы җирләр чәчү әйләнешеннән төшеп калган бер вакытта, аларны чит ил кешеләре булса да эшкәртә икән – бусы да зыянга түгелдер. Кемнәрнеңдер айныганын көтеп ятканчы, дип әйтүем.
Тик моның икенче ягы да бар шул. Әйтик, сан ягыннан илле меңләп булган Мексика меннонитлары Татарстанның бер төбәгенә килеп урнаша башласа, кемнәргәдер каравыл кычкырырга туры килмәсме? Әйтүләре буенча, Мексиканың Чиуауа штатында нибарысы 7 процент җирләре булган бу кабилә өлешенә үзләрендә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең 80 проценты туры килә икән! Әле бит гаять катлаулы табигать шартлары була торып. Тикмәгә генә Татарстан җирендәге елга-суларны, инеш-күлләрне, урман-кырларны күреп, меннонитлар бездәге табигатьне оҗмах шартлары белән чагыштырмыйдыр шул инде. Уңдырышлы җирләрнең арзан булуы да чит ил кешеләренең йөрәгенә май булып ятадыр.
Меннонитларның ата-бабалары Россия патшабикәсе Екатерина чакыруы буенча Самара өлкәсендә эшләп киткән кешеләр икән. Ни өчен ул заманнарда ук урнашып калмаганнар? Һәм ни сәбәпле туган җирләрен башка урынга алыштырасылары килә? Бу кадәресенә әлегә ачыклык кертмиләр. Татарстанда исә Саба, Азнакай, Алабуга районнары аларның күңеленә аеруча хуш килгән. Кайберәүләр фикеренчә, янәшәдә шундый тырыш халык эшләсә, безгә дә үрнәк булыр иде анысы.
Үзебезнекеләргә чит ил игенче-терлекчеләрендәге мөмкинлекләр бирелсә, меннонитлардан ким эшләмәс идек тә бит. Ул чагында бәлки әле Израильдән, әле Кытайдан, әле башка илләрдән Татарстанга килеп, йөзләрчә мең гектар уңдырышлы җир сорап йөрмәсләр иде.
Кайберәүләр тикмәгә генә халык мәкален бераз үзгәртеп, “җир бирмәк – җан бирмәк” дип әйтмиләрдер. Җир-ана да дибез бит әле. Ананы чит илләргә сату – килешә торган гамәл түгел, билгеле. Шуңа Мексикадан кадәр килгәннәргә дә кырыгынчы еллардагы кебек үзебезчә такмак әйтеп: ”Әй, иптәш меннонит, сиңа бирсәк, миңа нит”, – диясе килә.