|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2013 Җәмгыять
Ә сез тартудан тыелачаксызмы?Мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау оешмалары, күпкатлы йорт подъездлары, лифтларда тарту тыела. Инде хәбәр иткәнебезчә, Россия Дәүләт Думасы бу көннәрдә шул хактагы законны өченче укылышта кабул итте. Алда санап үтелгән урыннарда тәмәкегә юл быелның 1 июненнән ябылачак. 2014 елның 1 июненнән исә поезд, электричка һәм перроннарда, самолет, теплоход, кунакханә, кафе-рестораннарда тарту тыелачак. Төбәкләр исә бу исемлекне тагын да арттыра алачак. Закон бозучыга штраф күләме 3 мең сумга җитәр, дип көтелә. Хәер, әлегә транспортта тарткан өчен генә җәза күләме билгеләнгән – 100 сум. Ә сез әлеге закон гамәлгә кергәч, җәмәгать урыннарында тартудан тыелачаксызмы? Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН, К.Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры: – Мин тартуны 10 ел элек үк ташладым инде. Шулай бервакыт көзге янына килеп бастым да, тартуның минем артык күп вакытымны, энергиямне алуы турында уйландым. Тарту-тартмау – һәркемнең үз эше, мәҗбүриләп ташлатып булмый. Моның өчен теләк, мотивация кирәк. Миңа, мәсәлән, күршемнең подъездда тартуы ошамый. Никтер ул, хатыны һәм балалары турында уйлап, площадкага чыга, ә шул катта торучы 20ләп кеше турында уйламый – алар шул төтенне иснәп, агуланса да ярыймы? Фәнзаман БАТТАЛ, язучы: – Юк, 65 ел инде тартам, ташларга җыенмыйм. Шуннан да тәмлерәк нәрсә юк. Бер кабы 100 сум булса да алачакмын. Ипи ашамасам ашамыйм, чәй эчмәсәм эчмим, ләкин тәмәкене алам. Әлеге закон халыкның сәламәтлеген кайгыртыр өчен кабул ителде дип уйлыйсызмы әллә? Бу – тәмәке бәясен күтәреп, тарткан өчен штрафлар түләттереп, халыкны талау өчен эшләнә. Соңгы 5-6 ел эчендә мин тарта торган тәмәке бәясе берничә тапкыр артты. Кеше рәхәт тормыштан тартмый, эшсезлек, акчасызлык аркасында тәмәкегә ябыша. Ә аны тыю – кешене бетерү, рухи яктан изү. Әлеге закон халыктан күбрәк акча суыру өчен уйлап табылды. Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты: – Мин тартуны җинаять дип санамыйм, аның белән кырыс законнар ярдәмендә көрәшергә кирәк түгел. Әйтерсең илдә проблемалар беткән: инде ярты ел буе ике сүзнең берендә – тәмәке. Аракы эчүчеләр белән көрәшеп карадылар инде, “коры закон” керткән булдылар. Хәзер шул ук тырмага кабат басалар. Жириновскийның бу хактагы фикере кызык булып тоелды. “Бөтен җирдә тыйсыннар, әнә өйләрендә тартсыннар”, – ди. Алай булмый инде ул. Тартуны тыеп кына сәламәт буын үстереп булмый, бүтән чаралар кирәк. Әнә, элекке фильмнарны карагыз, андагы уңай геройларның барысы да диярлек тарта. Илгизәр АЛТЫНБАЕВ, шәхси эшмәкәр: – Әлеге закон тартучыларга түгел, тәмәке җитештерүче һәм аны сатучыларга каршы юнәлтелгән, дип уйлыйм. Алар үз товарын элеккечә иркен сата алмаячак, керемнәре кимеячәк. Үзем дә куркып торам әле – әллә тәмәке белән исерткеч эчемлекләр бизнесыннан азык-төлеккә күчәргә инде. Ләкин үзем тартуны ташларга җыенмыйм. Өстәвенә, закон әлегә аның кадәр кырыс түгел ич. Хастаханә йә подъездда мин болай да тартмый идем, күбесенчә урамда – ачык һавада гына.
|
Иң күп укылган
|