15.02.2013 Җәмгыять
21 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан гимнын сүзләре белән тыңлап карау көтелә
Вице-спикер Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы каравына “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кертү турында хисап тотты
Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышы вакытында вице-спикер Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы каравына “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кертү турында хисап тотты.
Иң башта спикер Фәрит Мөхәммәтшин әлеге закон проектын парламентка кертү буенча эшнең тәмамланып килүен, законга үзгәрешләр ТР гимны текстын раслау өлешендә кертелүен аңлатып үтте.
Ул, ТР Дәүләт гимнының иң яхшы текстын ачыклау буенча комиссия рәисе Римма Ратниковага сүз биреп, аларның эше бер дә гади булмаганлыгын, гимн текстының камиллегенә чикләр юклыгын билгеләп үтте. “Безнең арада үзләренең тәкъдимнәрен кертергә әзер булган бик күп талантлы шагыйрьләр, әзерлекле кешеләр бар икән. Минемчә, махсус оештырылган комиссия эшенә бик кысылу кирәк түгел дип уйлыйм”, – дилде спикер.
Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы Президиумының үзенең узган утырышында комиссия эшен тәмамланган дип табуын, комиссия тарафыннан тәкъдим ителгән гимн тексты Президиум әгъзалары тарафыннан игътибарга алынганлыгын белдерде.
“Вакыйганың тарихи яктан мөһимлеген исәпкә алып, “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын ТР Дәүләт Советына парламентның Президиумы исеменнән кертергә тәкъдим итәбез. Әлеге закондагы 18 статьяның яңа редакциясе нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт гимны музыкаль-шигъри әсәр булып тора. Яңа редакциядәге 24 статья гимнның башкарылу тәртибен күрсәтә. Аның нигезендә дәүләт гимны оркестр белән яки инструменталь рәвештә, хор белән яки башка вокаль вариантларда башкарыла ала. Дәүләт гимны закон белән расланган музыкаль редакциядә һәм сүзләр белән башкарылырга тиеш”, - диде Римма Ратникова.
“Комиссия тарафыннан тәкъдим ителгән гимн тексты Президиум әгъзалары тарафыннан игътибарга алынды. Әмма аларның гимн текстына карата тәкъдимнәре дә булды. Шуннан соң текст тагын бер тапкыр эшкәртелде. Аның татар телендәге өлешен яхшырта торган редакцион характердагы төзәтмәләр кертелде. Тагын бер шуны искәртеп китәсе килә: татар телендәге текст авторы булып Рамазан Байтимеров санала. Редакцион эшкәртүдә бик күп авторлар катнашты. Закон проектының кушымтасына камилләштерелгән текст проектын кертергә, сүзләрнең авторы итеп Рамазан Байтимеровны, рус теленә тәрҗемә авторы итеп Филипп Пираевны күрсәтергә тәкъдим ителә. Мин сездән дәүләт гимны тексты кергән закон проектын хуплавыгызны сорыйм. Бу республика халыкларын берләштерүче, тантаналы, патриотик, музыкаль-шигъри әсәр булыр дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте Римма Ратникова.
Фәрит Мөхәммәтшин исә: “Үзгәрешләр керткәннән соң, миңа калса, ТР Дәүләт Советы сессиясенә чыгарырлык текст барлыкка килде. Нинди милләттән булуга карамастан, гимн РФнең Татарстан Республикасында яшәүче барлык гражданнарны берләштерүче булырга тиеш”, - дип белдерде.
Спикер гимн язмасын төрле оешмаларга күбәйтеп таратырга, шулай ук бүләккә бирергә тәкъдим итте.
21 февраль көнне иртәнге сәгать тугызда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан гимнын сүзләре белән тыңлап карау көтелә. Гимнны ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм хор башкарачак.
Шул көнне узачак дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында әле гимн сүзләрсез генә яңгыраячак. Гимнны сүзләре белән башкару мөмкинлеге “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тулаем кабул иткәч мөмкин булачак.