|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2013 Җәмгыять
![]() Ике төрле стандартГадәттә, “Ватаным Татарстан” газетасында тәнкыйть мәкаләсе басылып чыкканнан соң, урындагы җитәкчеләр, хәлгә ачыклык кертү максатыннан, редакциягә җавап юллый. Матбугат турындагы закон да шуны таләп итә. Тик менә ничәнче тапкыр инде газетада басылып чыккан тәнкыйтькә Чүпрәле районыннан җавап ала алганыбыз юк. Чүпрәле районыннан бер төркем укучыларыбыз нәкъ шул турыда редакциягә хат юллаган иде. Анда сүз Чүпрәле районында озак елларга сузылган төрле закон бозулар була торып та, хокук саклау органнарының бу фактларга карашы төрле булуы турында бара. Хат авторлары раславынча, Чүпрәле районында закон бозуга карата җәза кайчагында кемнең кем булуына карап бирелә. Аерым алганда, руль артында исерек килеш ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты рәисе Шәүкәт Алиулловка да тиешле җәза бирелмәгән... Берничә кеше имзасы белән килгән әлеге хатка ачыклык кертү өчен, без узган елның октябрь аенда ук инде Чүпрәле районы хокук саклау органнары, шул исәптән район прокуроры Алмаз Әхмәтшин белән элемтәгә кердек. Алмаз Идрис улы яңарак кына чираттагы ялдан соң эшкә чыгуы сәбәпле, райондагы бу хәлдән хәбәрдар булмавын әйтте. Районның җәмәгатьчелек суды судьясы Зөлфия Яфизова исә судка, чыннан да, андый эшнең юллануы һәм озакламый каралачагы турында хәбәр итте. Октябрь ае ахырында редакциягә Чүпрәле районы җәмәгатьчелек суды судьясы Зөлфия Яфизова тарафыннан 2012 елның 15 октябрендә каралуы турында хәбәр алынды. Карарда әйтелгәнчә, “2012 елның 1 сентябрендә 21 сәгать 20 минутта Ш.А. Алиуллов, исерек килеш машина белән идарә иткәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана”. Шул ук документтан билгеле булганча, Ш.Алиулловка судның кайда булачагы һәм вакыты турында алдан хәбәр ителсә дә, ул Чүпрәле җәмәгатьчелек суды утырышына килми. Судка шулай ук утырышны ниндидер сәбәп белән башка вакытка күчерү турында гариза да язып тормый. Суд карамагында бу эш буенча булган документлардан, шул исәптән руль артында исерек килеш тоткарланган Шәүкәт Алиулловка карата 2012 елның 1 сентябрендә “Административ хокук бозу”, “Транспорт белән идарә итүдән читләштерү”, “Медицина тикшеренүе үтүдән баш тарту” турында тиешле органнар тарафыннан төзелгән беркетмәләр, “Медицина тикшерүенә җибәрү” һәм “ Исерек булуы турында медицина тикшерүе” актлары нигезендә Чүпрәле районы җәмәгатьчелек суды аны гаепле дип таба һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Итүен итә дә бит, район җитәкчесе элек ничек булган, бүген дә шулай руль артында җилдерүен дәвам итә. Хикмәт нәрсәдә? Чүпрәле районының юл куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе (?!), муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов юл йөрү кагыйдәләрен дә, законнарны да бик яхшы белә. Шул исәптән, район үзәк хастаханәсе табибының лицензия нигезендә эшләргә тиешлеген дә. Җайлы бит: район җитәкчесе буларак вакыты җиткәнче дәшмисең, аннары инде үзеңә кирәк булганда гына закондагы шундый урыннарны ачыклыйсың. Мәсьәлә турыдан-туры үзенә яисә башка бер җитәкчегә кагылганда, бигрәк тә. Чүпрәле районында моннан гаҗәбрәк хәлләр дә була тора үзе. Җитәкчеләргә каршы баруның җилгә каршы бару кебек авыр гамәл икәнен дә яхшы беләләр. Шуңа күрә дә “Алиуллов эше”н судка кадәр җиткерү – район хокук саклау органнарының, Чүпрәле кешеләренең кыюлыгы да әле ул. Җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең закон бозып та, судан коры чыга килүе турында сүзләр дә шактый ишетелә. Ничек кенә булмасын, бу юлы гаделлек тантана итте... дисәк, тагын ялгышканбыз бугай. Редакциягә алынган мәгълүматлар буенча, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты рәисе санаулы көннәр эчендә янә руль артына утыру хокукын кайтарган. Дөресрәге, 8 ноябрь көнне бу эшне караган Чүпрәле районы суды рәисе Минсәгыйрь Яфизов “1 сентябрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш руль артында тоткарлануы нигезсез” дигән карар чыгара. Суд карарында билгеләнгәнчә, Чүпрәле районы үзәк хастаханәсендә озак еллар эшләүче табибның руль артында исерек килеш тоткарлануны тикшерү өчен лицензиясе дә юк икән! Йөзләгән авыруны үлем тырнагыннан алып калган табибның исерекне исерек дип расларга хокукы булмасын, имеш. Бу кадәресе исә район җитәкчесе исерек килеш руль артында тоткарлангач кына ачыкланган. Табиб тарафыннан кулланылган алкотестерның Шәүкәт Алиулловның ни хәлдә булуын дәлилләве дә мөһим түгел, күрәсең. Хәер, алкотестер кайсы исерекнең кайда эшләгәнен каян белсен? Медицина приборы ялгышырга да мөмкин, имеш... Безгә, бу хәлләргә ачыклык кертү максатында ике тапкыр район хокук саклау органнары җитәкчеләре, аерым алганда Чүпрәле прокуруры Алмаз Әхмәтшин, Чүпрәле районы җәмәгатьчелек суды судьясы Зөлфия Яфизова белән күрешеп сөйләшергә туры килде. Аларга бирәсе сорауларым, ачыклыйсы мәсьәләләр күп иде. Әйтик, моңарчы исерек килеш руль артында эләгеп, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә хәзер ни эшләргә? Аларның да кайберләрен моның өчен лицензиясе булмаган табиб тикшергән. Әллә чыннан да бу кадәресе редакциягә хат юллаучылар раславынча, кемнең кем булуына карап хәл ителәме? P.S. Узган елның сентябрь аенда башланып киткән бу хәлләргә ачыклык кертү максатыннан, әлеге мәкаләне декабрь аенда ук Татарстан Прокуратурасына җибәрдек. Ниһаять, 2013 елның 11 февралендә җавап хаты редакциягә килеп иреште. Мәкалә татар телендә булса да, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары, юстиция өлкән киңәшчесе Г.Галимов имзалаган җавап ни өчендер рус телендә язылган. Җавапта өлешчә түбәндәгеләр әйтелә: Юл хәвефсезлеге хезмәтенең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән беркетмәдә расланганча, 2012 елның 1 сентябрендә 23 сәгать 20 минутта Иске Чүпрәле авылының Октябрьнең 50 еллыгы урамында исерек хәлдә “Фиат Албеа” автомобиле машинасын йөртүче Ш.А. Алиуллов тоткарлана. Чүпрәле районы җәмәгатьчелек суды судьясының 2012 ел, 15 октябрьдә чыгарылган карары нигезендә Ш. Алиуллов 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. 2012 елның 8 ноябрендә Чүпрәле районы суды карары нигезендә, җәмәгатьчелек суды судьясы карары, исбатланмаган булуы нәтиҗәсендә, гамәлдән чыгарыла. Җавапта әйтелгәнчә, Ш.Алиулловның исерек булуы турындагы медицина акты закон таләпләренә җавап бирми. Аерым алганда, актта алкотестерның завод номеры күрсәтелмәгән. Соңгы тапкыр кайчан тикшерелүе дә билгеле түгел. Моннан тыш, Чүпрәле районы үзәк хастаханәсе табибы В.Ортабаев исерек хәлдә машина йөртүчеләрне тикшерү өчен махсус әзерлек узмаган. Табиб В.Ортабаевка карата тикшерү материаллары, чара күрү өчен, Чүпрәле районы эчке эшләр бүлегенә җибәрелде, диелә Татарстан Республикасы Прокуроры Г.Галимовның редакциягә юллаган җавабында.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|