|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2013 Мәгариф
![]() Арча көллияте хәлләреГабдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең милли мәгарифкә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аның 80 еллык тарихы, матур традицияләре, дәвамчылары бар. Заманында Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Самат Шакир, Фәрваз Миңнуллин кебек олпат шәхесләргә, әдипләргә, зыялыларга канат куйган уку йорты бүген ни хәлдә? Нигез салучылар куйган дәрәҗәдән түбән тәгәрәмәгәнме? Без бу сорауларны әле күптән түгел генә директор итеп билгеләнгән Эльмира Сафинага бирергә булдык. – Эльмира ханым, соңгы елларда барган вәзгыять көллиятнең абруен какшатмадымы? – Мин директор вазыйфасына узган елның җәендә керештем. Бүген бездә 508 студент белем ала. Алар республиканың төрле районнарыннан нәкъ менә безнең уку йортын сайлап алды. Даими укучыларыбыз Арча, Кукмара, Саба якларыннан булса, ерак районнардан да килеп укулары сөендерә. Арча педагогия көллиятенең даны Киров якларына да таралган. Аннан килеп укучы балаларыбыз, хәтта Ямал-Ненец округыннан килеп белем алучы ике студентыбыз да бар. Башка еллар белән чагыштырганда, быел кабул иткәндә бәйге зур булды. Төгәлрәк әйткәндә, 100 урынга 160 гариза кабул иттек. Шулай итеп, без быел абитуриентларны бәйге шартларында алдык. Моңа өстәп, укучыларның географиясе киңәйде дип тә әйтәсе килә. Сайлап алынган студентларыбыз өлгереш һәм активлык, казанышлары ягыннан тел-теш тидерерлек түгел. Бу исә – уку йортының абруе сакланып калган дигән сүз. Тагын шунысын да искәртик: быел 129 студент укып бетерде һәм аларның 95 проценты эшкә урнашты. Шуларның 75 проценты авыл мәктәпләрендә, мәктәпкәчә укыту учреждениеләрендә эшли. – Арча көллияте – мәгариф өлкәсен татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәэмин итүче дә бит әле... – Чыннан да, көллият әзерләгән филологлар, бигрәк тә татар теле, әдәбияты укытучылары һәрвакыт абруйлы булдылар. Кайда гына булмасын, аларны көтеп алалар. Кызганыч, мәгарифтәге үзгәрешләр, ягъни яңа стандартлар буенча көллият филология белгечләре әзерли алмый. Бу яңалык ике ел элек килеп иреште. Хәзер гомумбелем бирү учреждениеләре өчен инглиз, татар теле, рус теле укытучылары әзерли алмыйбыз. Аларны университет укытырга тиеш. Әмма алдан кабул ителгән курсны без филология фәннәре мөгаллимнәре итеп әзерләп чыгарырга тиешбез. Көллияттә 8 кафедра эшли. Педагогларыбыздан бишесе – фәннәр кандидаты, өчесе менә-менә фәнни эшләрен якларга тора. 96 мөгаллимнең 72 проценты югары яки беренче категориягә ия. Хәзер биш белгечлек буенча укытабыз. Болар – рус һәм татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячеләре, музыка, физкультура укытучылары. Моннан тыш инглиз теле, хореография буенча өстәмә әзерлек курслары җыйдык. Педагог-оештыручы дигән юнәлештә дә өстәмә белем бирү төркеме оешты. – Арча көллияте шулай итеп татар теле белгечләрен әзерләүдән туктар микәнни? – Бу мәсьәләне Татарстан Президенты күз уңына алды һәм биредә республикада өстәмә тел белгечләре әзерләү үзәге булдырырга фәрман бирде. Бу безгә янәдән татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен укыту мөмкинлеген бирәчәк. Өлкән курслар студентлары өчен янә дә махсус төркемнәр оештырылды. Аның рус төркеме – “Факел”, татар телендәгесе “Гөлстан” дип атала. Менә шушы төркемнәрдә ел дәвамында оештыру сәләте чарлана. Бу балалар җәй көннәрендә лагерьларда эшләячәк. Гөлстанлылар һәм “Факел” төркеме “Мирас”, “Костер”, “Сәләт” кебек лагерьларны әйдәманнар белән тәэмин итеп тора да инде. 1967 елда ук оешкан әлеге хәрәкәт җәелгәннән-җәелә бара. – Көллият музыка буенча да шактый уңышларга иреште бит әле. – Көллияттә “Ләйсән” һәм “Арча егетләре” ансамбле эшләп килә. Алар шулай ук остарганнан-остара, шомарганнан-шомара бара. “Арча егетләре”н Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Фәйзрахманов оештырган иде. Кызганыч, ул безнең арабызда юк инде. Кырык елдан артык тарихы булган ансамбль бүген дә үткәннәрдә салынган традицияләрне дәвам итә, төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашып, зур уңышлары белән сөендерә. Марсель Фәйзрахманов – “Башлангыч музыка белеме” программасы, “Баян өчен эшкәртелгән мәктәп җырлары” китабы авторы да. “Ләйсән”ебез дә сөендерә. Быел “Татар моңы” бәйгесе дипломантлары булдылар. Ә укытучыбыз Дамир Гасыймов – бу бәйгенең лауреаты. Инде сүз чыккан икән, Евгения Плотникова дигән мөгаллимебезнең махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән республика бәйгесендә беренче урынны алып кайтуын да искәртик. Физкультура кафедрасы уңышларын исә санап бетерерлек түгел. – “Тукай шәкертләре” проекты нидән гыйбарәт? – Филология фәннәре кандидаты Әлфия Төхвәтуллина идеясе иде бу. Без “Тукай шәкертләре” дигән төсле газета чыгара башладык. Биредә студентлар үзләренең иҗат җимешләрен урнаштыра, борчыган мәсьәләләр турында яза. Газетаны тулаем үзләре әзерли. Араларында Гариф Ахунов премиясенә лаек булганнары, әдәбият дөньясына җитди әсәрләре белән кереп баручылары да бар. – Уңышлар шактый, шул ук вакытта көллият заманнан калыша дигән фикергә дә җирлек бар... – Яшерен-батырын түгел, көллият абруен тәҗрибәле укытучылары ярдәмендә саклап кала алды. Алар – үз эшләренең осталары, энтузиастлар, чын күңелдән бирелеп эшлиләр. Әмма кул астындагы әсбаплары, җиһазлар чыннан да искерде. Алар – заман таләпләренә туры килми иде. Әйтик, менә физкультура кафедрасының уңышлары теләсә кайсы уку йортын көнләштерерлек, ә алар 1980 елларда алынгын спорт җиһазларыннан файдаланды. Талантлы музыкантлар 60нчы елгы музыка коралларында шөгыльләнергә мәҗбүр иде. Иң “яшь” баян – 1992, компьютер 2002 елгы иде. Без хәлне район башлыгы Алмас Нәзировка язмача аңлатырга мәҗбүр булдык. Ул исә вәзгыятьне Мәгариф министрлыгына җиткерде. Безнең аяныч хәл турында Президентка ирештерелде. Нәтиҗәдә музыка һәм физкультура җиһазлары алу өчен 6 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шатлыгыбызга чик-чама булмады. Бу акча акрынлап файдаланыла. Моңа өстәп, район башлыгы уку елы башында ике компьютер классы бүләк итте, спорт җиһазлары өчен өстәмә рәвештә акча бүлеп бирде. Муниципаль бюджет хисабына Wi-Fi кертелде. Район хакимияте җәмгысы ике миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Көллият бинасы хуҗалык ысулы нигезендә, яисә укытучылар, укучылар һәм эшчеләр көче белән авыл мәктәбе проекты буенча төзелгән. Ул 1985 елда кулланышка тапшырылган. Көллият зурайганнан-зурая барган, янкормалар саны арткан. Әмма аңа бүгенгәчә капиталь ремонт үткәрелмәгән. Бүген без әнә шушы проблеманы хәл итәргә тырышабыз.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|