|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2013 Мәгариф
![]() Законы яңа, проблемасы – искеБу елның 1 сентябреннән мәгариф хакында яңа закон гамәлгә керәчәк. Шунысы кызык, Законда хәзер “укытучы” дигән төшенчә юк. Аның урынына “педагогик хезмәткәр” дигән төшенчә кулланылачак. (Халык исә күнегелгән гадәт буенча педагогик хезмәткәрне барыбер укытучы дип атаячактыр). Яңа канунны ныклап карасаң, анда колакны торгызырлык җитди генә яңалыклар бар. Әйтик, укытучы хәзер үз укучысына репетиторлык хезмәте күрсәтә алмый. Димәк, беренче мәктәп укытучысы үзенең укучыларын икенче мәктәп укытучысына җибәрәчәк, ә икенчесенеке – беренчесенекенә. Укытучыларга чираттагы тапкыр хезмәт хакларын күтәрергә вәгъдә итәләр. Фәлән еллар үтүгә укытучы бик зур акча алырга тиеш, имеш. Афәрин, аларга гомергә тәмле вәгъдә бирделәр, алар гомер буе гамәлдәге түрәләр өчен сайлау компанияләрендә бушлай чаптылар... Укучылар мәсьәләсенә килгәндә дә үзгәрешләр җитди генә. Балаларны беренче класстан мәктәпкә урнаштыру территориаль принципка таяначак. Ягъни, кайсы микрорайонда яшисең – шундагы мәктәптә укыйсың. Тора-бара “дәрәҗәле мәктәп” төшенчәсе кулланыштан бөтенләй төшеп калыр, мөгаен. Иҗади мәктәпләргә балаларны бары тик конкурс нигезендә генә алу каралган. Инде конкурс комиссиясе шул ук мәктәп педагогларыннан төзелсә, анда ни булырына җавап эзләп торасы юк. Яңа законда укытучылар өчен, турысын гына әйткәндә, бер күңелле яңалык та юк. Укытучы 8 сәгатьлек эш көнендә укытудан тыш, методик, фәнни, иҗат һәм тәрбия эше алып барырга тиеш диелгән. Мондый нагрузка бернинди интеллектуаль хезмәт кешесендә дә юк. Әмма атнага кимендә 18 сәгатьлек дәресләр нормасы һаман да саклана. Дөрес, яшь укытучылар өчен җитди үзгәрешләр бар. Иң мөһиме: фатирга мохтаҗ булып чиратта торучы яшь белгечләргә торакны чиратсыз бирү каралган, диелә. Ниһаять, авыл мәктәпләрен ни көтә? Моңа кадәр оптимизация дигән сылтау белән авыл мәктәпләрен ябып бетерделәр. Яңа законның артка таба көче юк. Димәк, ябылганнарын кире торгызып булмаячак. Яңа закон нигезендә хәзер авыл мәктәбен бары тик авыл халкы җыены (сельский сход) ризалыгы нигезендә генә ябып була. Бу үтә җитди үзгәреш. Әмма авыл халкын ничек “күндергәннәрен” без яхшы беләбез. Авыл халкы исә бүген сәяси, икътисадый һәм рухи яктан тулысынча изелгән. Аларның күпчелегенә мәктәп түгел, ә зират коймасының ныклыгы гына кирәк. Авылны яшәтү өчен анда иң беренче чиратта мәктәп белән терлек фермасын яшәтү һәм үстерү кирәклеге –Кәллә кайчан билгеле хакыйкать. Инде алар булсын өчен авылга асфальт юл керергә тиеш. Кешеләр кире авылга кайтсын өчен төрле кызыксындыру чаралары булганда гына авыл яңадан күтәрелергә мөмкин. Әмма бу үзгәрешләрнең нигезендә барыбер мәктәп торачак. Кешенең сәяси һәм хокукый азатлыгының нигезе мәгариф икәнлеген тарих күптән раслады инде. Авыл дип лаф орсак та, яңа законда ПТУларны ябу күздә тотыла. Югыйсә авыл хуҗалыгы белгечләрен шул ПТУлар әзерлиләр бит. Югары белем системасында үзгәрешләр күп. Кайберләре сәер дә. Мәсәлән, югары уку йортларына укырга керү өчен хокук саклау системасында эшләүчеләрнең балаларына өстенлек бирелгән. Бәй шулай булгач, авыл хуҗалыгы югары уку йортларына кергәндә иң беренче чиратта авыл баласы өстенлеккә ия булырга тиештер ич?! Законда бер күңелле яңалык бар: бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең көчен 5 елга тиклем саклау гади халык өчен файдалыдыр. Әмма закон иң төп мәсьәләне хәл итми. Укып чыккач кая барырга? Конституция буенча хезмәт ирекле санала. Әмма халык акчасына белем алып та эшләмичә йөрүчеләргә карата ни эшләргә? Законда бу хакта берни дә әйтелмәгән. Кыскасы, яңа закон гамәлгә керәчәк, ә кайбер иске проблемалар һаман да яшәвен дәвам итәчәк.
Назыйм САФИН, адвокат |
Иң күп укылган
|