поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
10.12.2008 Шоу-бизнес

ҖЫРЛЫЙ ТОРГАН ХАКЫЙКАТЬ

Быел Илсөя Бәдретдинова 43 концерт куйган. 44-нчесен Казанда күрсәтте. Филармониядәге җырларын 600-ләп тамашачы алкышлады. Татар дәүләт филармониясенең концертлар залына җыелган тамашачы алдында Илсөя Бәдретдинова үзенең җыр юнәлешенең нинди икәнлеген белмәүне халыктан яшереп тормады. “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов исә, Илсөяне халыкчан җырчы, ди.

“Жанрымны белмим, ничек җырлаганымны белмим дип әйтүе дә, ул аның гадилеге, халыкчанлыгы. Ул халыкчан җырчы. Гомер һәм талант биреп менә шулай җырлавын дәвам итеп, тагын 30 ел сәхнәдә булса да Илсөя Бәдретдинованың атказанган исемнәре булмаска мөмкин”, ди Илфат Фәйзрахманов.

 Илсөя үзе исә, минем концертка халык күңеле белән тоеп ишетәсе килгәнне минем җырлардан ишетер өчен килә, ди. “Безнең концерт гап-гади бит. Төркемдә дә мин һәм тагын берничә кеше бар. Авыл клубында куела торган кебек гап-гади концерт. Монда үкчәле башмак киеп, күлмәк күрсәтергә һәм шоу программа карарга килгән халык түгел. Монда үз кешесе янына сүз тыңларга килгән халык”, ди җырчы тамашачыны үз итеп.

Тамашачы исә, 8 декабрь көнне булган концерттан соң Илсөя Бәдретдинова һәм аның төркемдәшләре чыгышын югары бәяләде. Авыл клубы дәрәҗәсе дип беркем дә яртысыннан чыгып китмәде. Хәтта, беткәч тә аягүрә басып озак - озак алкышладылар. Тамашачы сораулары язылган кәгазьләрдәге фикерләр төшерелгән бик тә үзенчәлекле сәхнә бизәгечләр дә, ут куелышы да, яңа җырлар да Илсөя сәнгатен аңлаган һәм яратканнарның күңеленә хуш килде кебек.

Илфат Фәйзрахманов та җырчы инде күренекле йолдызлар койрыгына басып килә, ди. “Татар тамашачысы шундый инде ул. Аны берничек тә тәрбияләп булмый торгандыр. Спектакльме ул, концертмы соңгы җыр башлангач, халык йөгереп киенергә чаба башлый. Ә монда беркем китмәде. Зал аягүрә басып алкышлады. Артистларны сәхнәдән җибәрмичә басып тордылар. Бу инде үзе үк Илсөя Бәдретдинованың бик нык үскәнлеген күрсәтә. Бик зур артистка әйләнеп бара”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Илсөя үзе исә бүгенге уңышка ирешүнең тагын бер ягы барлыгын яшерми. “Быел Саба, Балтач, Кукмара кебек район үзәкләрендә без икешәр көн аншлаг белән концерт куйдык. Өченче ел ул якларга барганда без 40-50 кешегә дә эшләдек. Узган ел 150 кешегә эшләдек. Быел ике көн тулы зал иде. Шулай эшләүне дөрес дип саныйбыз. Халыкка үзеңне күрсәтергә кирәк. Шуннан соң гына үзеңнең тамашачыңны җыеп була. Ә көне-төне радиодан әйләндереп кенә, газеталарда басылып кына тамашачы җыеп булмаганга инандык”, ди җырчы.

Илсөя Бәдретдинова Казандагы концерты вакытында спонсоры булмауны да, сәхнә киемнәренә матур күренсен өчен үзе төннәр буе ялтыравык ташлар беркетеп утыруын да яшермәде.

“Ват малай, турысын бәрә бит, да”, диде концертка үз кызларын күрергә килгән мишәрләр. Мөгаен, җырчы турысын бәрә торганга акчалылар химаяче булырга бик атлыгып тормыйлардыр. Акчалы байлар һәм төрле ширкәт башлыклары бер – берсе белән бәйләнгән. Өстәрәк утырганнар, син Бәдретдинованың бүгенге системага каршы һәм дөресен сөйләгән җырларын куәтлисең икән, дип башларына да сугып куярга мөмкин бит.

Ә менә түрә - кара җырчыны тыңлый икән. “Минем бик күп түрәләр белән очрашканым бар. Кеше күргәндә, ишеткәндә алар Илсөя Бәдретдинованы сүгәргә, аны тыңламыйм, дип тә әйтергә мөмкин. Ләкин һәрберсенең машинасында аның дискы бар. Кеше югында алар аны тыңлый”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Шулай да, кайбер районнарда концерт куйган вакытта, тамаша башланганчы район түрәләре кискен сүзле җыр кермәсен дип репертуарны тикшергән очраклар да булгалаган.

Әйтергә кирәк, җырчы үзен азатлык, хөр сүз тарафдары буларак танытырга тели. Казандагы концерты вакытында да “Азатлык” радиосының коммунистик режим чәчәк аткан вакытта радионың дөреслек, хакыйкать турында сөйләүче бердән - бер аваз икәнлеген белдергән тасманы ишеттерү дә моңа бер дәлил булып тора. Бу язма бүгенге көндә архивларда гына сакланып калган.

“Без сезгә совет матбугаты һәм радиолары тарафыннан яшерелә торган һәм бозып күрсәтелә торган хәлләр турында дөрес мәгълүматлар бирәбез. Без сезгә дөньяда туып ята торган вакыйгаларны дөрес аңларга ярдәм итәбез. Һәм шуның белән бергә коммунистик ялган хәбәрләрне фаш итәбез”, диелде әлеге тасмада.

Илсөя Бәдретдинова хезмәттәшлек өчен бәйсез газеталар “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит”кә, радиолардан “Яңа гасыр” һәм “Азатлык”ка рәхмәтен белдерде.

Инде җырчы сәнгатенең юнәлешенә килгәндә исә, аның иҗатын социаль темаларны яктыртучы, кеше хокуклары яклаучы, бәйсез журналистиканың сәхнәдәге чагылышы, протест җырчы, дип бәяләүчеләр дә бар.

Җырларын тыңларга килгәннәрнең күбесе әлеге иҗатны ниндидер бер юнәлешкә салырга да тырышмый кебек. Ә яратып тыңлый гына. Концерт вакытында “Яратабыз без сине, Илсөя!” дигән сүзләр дә, язмалар да күп булды.

Илсөя үзе исә, халык яраткан җырлар иҗат итүен дәвам итә. Бу концертында 21 җыр башкарды ул. Үзе әйтүенчә, яртысыннан күбрәге яңа булган.

“Кемнәрнеңдер бик ишетергә теләгән җырларын шулай ук җырлап булмады. Аның үзенең сәбәпләре бар инде. Алла бирган булса, ай ярымнан 4 диск чыгачак. Казанда аны тәкъдим итүне үткәрергә җыенабыз. Анда яңа дискка кергән һәм шулай ук бу концертта җырлап булмаганнарны да җырларбыз дибез инде”, ди Илсөя Бәдретдинова.


Наил АЛАН
Азатлык
№ --- | 09.12.2008
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (10403) / 16.12.2008 10:05:25

Илфат бабай, тынычлан инде. Мин синен ачуынны китерергэ телэмэгэн идем. Ващи ты язвыга язган идем. Э жавапны син язгансын... Кызык, минем кебеклар тагын бар икэн эле.

№16 (10396) / 15.12.2008 21:04:02

Вэт мишэрлэр дорес яши,
Жырлап яши уз жырын.
Кулмэк санын чутлаучылар,
Таба алмый хич чутын.
Ботен язган язмагыздан,
Мин укып урнэк алам.
Бас корэшкэ,диеп энди,
Дореслек эзли калэм.
Г.З.М.

№15 (10324) / 14.12.2008 03:20:48

Язвы, син ник кызып киттен сон эле? Мескен булса да, ул бит сине И.Ф. димэгэн... Эллэ "каракнын буреге янамы"?

№14 (10323) / 14.12.2008 03:17:05

Илфат бабагыз, сезне чыгырдан чыгардылармыни? хммм...алай да була икэн...
эйе...Илсоя концерты эйбэт булды...баштагы ике жыры гына "колеяга" кереп житмэгэн кебек тоелды... узе дэ бик дулкынланды Илсоя... э аннан сон сэхнэ уз итте Илсояне, Илсоя сэхнэне, Сэхнэ халыкны, халык Илсояне...

№13 (10302) / 13.12.2008 11:12:12

Мескен, исемећне бик удачно тапкансын, бу яктан талантын бар. Тик сића бер зур гозерем: син минем исемгђ тимђ инде яме. Аны мескеннђр генђ мескенђйтђ алмас.Ђгђр сњзећ бар икђн, исемећне књрсђтеп яз, я шалтырат. Редакциянећ телефоннары газетада књрсђтелгђн.
Минем њз газетамда њземне мактатканым юк. Белђсећ, аћа мохтаќлыгым да юк. Аннан нарцизм белђн авырудан књптђн котылган (ИСКЂРМЂ: ул барлык телеведущийларда да була, кем бик тиз котыла, кем гомере буе шуныћ белђн авырып яши). Бу нисбђттђн, заказ белђн кемгђдер махсус задание дђ биргђнем юк. Сорасалар, ќавапсыз да калмыйм. Телђсђ нинди сорауга ќавап бирђ алам. Миннђн интервью алучылар белђ. Сђясђтме ул, экономикамы, башкасымы... Не удобный, куркам бу сораудан, давай не будем, дигђнем юк.
Наил Алан журналист исемен књтђреп кенђ йљрми, минемчђ, ул чын журналист. Аныћ материаллары эшлђнеп беткђн, ќурналист язмалары. Син њзећ књрсђт язмаларыћны. Син ђйткђн формада бђя бирњ љчен, ай-яй, њзећнен зур эш майтарган булуыћ кирђк. Тик эзлђп карыйм, татар матубгатында менђ бу МЕСКЕНдер дип ђйтерлек журналистны таба алмыйм.
Ай, эчлђрегез поша.... “БГ”нын тиражы ускђнгђ. Кљн саен редакциягђ кочагы белђн хат килгђнгђ, газетада укучыларнын хатлары књп бирелгђнгђ... узебез уйлап чыгарып укучы булып язып утырмаганга... Аны желтый, дип тђ, ђбилђр газетасы да дип карыйлар. Редакторы баеп бетте инде, њзе дђ, малае да иномаркада йори (хосетлђр тынычлансын: икебезгђ шул бер машина инде ул: “Тойота-королла” 600 мен сумлык, ссудасын тњлђп бетереп ятам) дип тђ карыйлар. Ђй утыралар, служебный машина белђн эшкђ килеп, авылга кайтып йљреп, хљкњмђттђн безгђ ярдђм кирђк, хљкњмђт газеталарын укымасан, надан каласын, дип, халыкны мђќбњри яздырттырып.... Соћ, Мескен галиќђнђплђре син дђ ач газета, мин њткђн авырлыкларны књтђреп-њткђреп чык. Газетаны аякка бастыру љчен нилђр књргђнемне њзећђ сљйлђрмен. Телевидениедђ эшлђп бесплат рекламалап утырды, диюлђрегез дђ зур ялгыш. Бурычка алып, машинамны сатып рекламага тњлђгђнемне аерым кыйсса итеп сљйлђрлек. Анда хљкњмђт газеталарына гына поблажка.
Аннан, подписка вакытында, ђбилђрне сез дђ активлаштырыгыз. Бђлкем, мђќбњри подпискалар оештырасы булмас. Ђ минем аларны махсус активлаштырасым юк, алар болай да актив. “Подшивка тегеп барам, фђлђн номерны ертып кемдер алып киткђн, ертылды, табып булмас микђн?” дип хатлар яза ђле алар. Ђ без бандероль ќибђрђбез аларга... Ђ укытучылар класста тђрбия сђгатьлђре њткђрђбез, дип яза. Бу начар газета дигђн сњзме?Принцибым гади: укылмый торган газета кирђк тњгел. Кемгђдер эш урыны љчен редакция асрау кирђк микђн?! Ђгђр “БГ”ны укымасалар, ул ябылачак. Ђмма мин барыбер эшсез утырмаячакмын, ялынмаячакмын. Аллахы Тђгала исђнлектђн генђ аермасын. Сезгђ дђ исђнлек телим. Ходай хљсетлектђн, књћел тарлыгыннан азат, сђламђт итсен.
Илсљянећ иќатына мин мљкиббђн. Илфак та, минем љчен бик хљрмђтле кеше. Бу концертлары супер булды. Аћа бђя бирер љчен ђллђ кем булырга кирђкмидер. Алар белђн авылларда йљргђнем бар. Ничек кабул иткђннђрен яхшы белђм. Опера турында сорасалар, ђйтмђгђн булыр идем. Чљнки мин аны белмим, бу яктан наданлыгымны яшермим. Џђм бу язма “БГ”љчен язылмаган. Мин аны газетада кулланмадым. “Азатлык” радиосы белђн хезмђттђшлек итсђк тђ, алар мића, мин аларга задание бирешмибез. Мин телђгђн язманы алам, алар телђгђнчђ “БГ”ны файдалана. Бу газетада политик тематиканы арттыру љчен эшлђнђ. "БГ" политиканын њзђгендђ кайный. Полписка љчен эшлђсђ, ул аны читлђп њтђр иде. Ђлеге сайтка “БГ” язмаларын урнаштыру да, тулысынча Данил карамагында. Кићђшем дђ, телђгем дђ юк. Минем белђн эшлђгђн журналистлар да белђ: тулы ирек, демокартия тђэмин ителђ. Бу минем љчен профессиональ принцип.
Шућа књрђ, Мескен, укып чыксан, гаеплђмђ, мин “БГ”га карата нахак сњз япсалар кызам, чонки бик зур хезмђт аша гына бњгенге кљнгђ ирештем мин. Берђњ дђ каршы килмђс, без барыбыз да татар телевидениелђренећ, радиоларыныћ књп булуын телибез, ђ менђ газеталар турында сњз чыкса, шунда ук књћел кысыла: яптырмакчы булабыз, сортларга бњлђ башлыйбыз. Ветнам базары, закусочный белђн чагыштырабыз, 3 тиенлек газеталар дибез. Туктарга кирђктер мондый бђхђстђн, сђламђт конкуренция тудырып, сыйфат турында уйларга кирђк. Халыкныћ њзенђ калдырыйк сайлап алу мљмкинлеген.
Менђ Мескен, нинди язуга этђрден син мине?!-))) Ђ Язвыга килгђндђ, ул мин тњгел, уйласагыз, уйлагыз. Књп ђйберлђре белђн килђшем. Монда Тотыш та мин бугай ђле-))). Бигрђк ошаган. Тик мин алар кебек њк акыллы тњгел шул, кызганычка каршы...-)))

№12 (10234) / 12.12.2008 11:44:58

мескен, Эйтэм бит, гайбэт оясы дип. Тик узара талашып яталар торле исемнэр артына яшеренеп.

№11 (10233) / 12.12.2008 11:44:12

мескен, Эйтэм бит, гайбэт оясы дип. Тик узара талашып яталар торле исемнэр артына яшеренеп.

№10 (10230) / 12.12.2008 11:40:08

Тынычлан чирле нэрсэ. Мин бит сине Илфат Фэйзрахманов димэдем. Мона кадэр чагыштырганым да булмады. Не комплексуй дус. Синен кем икэненне дэ куплэр анлады инде. Прусты кызык булсын дип, танымаганга сабышалар. мин бары тик журналист исемен кутэреп йоргэн Наил аланнын ни очен ике сузнен берендэ Илфат Фэйзрахмановтан комментарйи алуын анламадым. Сразу эйтергэ иде: бу БГ очен Азатлык тарафыннан эзерлэнгэн чираттагы материал дип. Чонки анда ике бортек студенттан башка журналистлар юк дип. Подписка вакыты бетеп бара, эбилэрнен кунелен ничек тэ булса йомшартырга иде бит дип. Нигэ хаман торле иесм астына качып бер-берегезне яклап ятасыз сон сез?

№9 (10228) / 12.12.2008 11:22:36

Кулмэк алыштырып кына эйбэт жырчы булып булса ди ул...

№8 (10226) / 12.12.2008 11:18:43

Улеш икэн монда... Илсояне Алсу б-н чагыштыралар. Илсоя Алсуга житкэнче эле, анын мэгънэсез жырлары... Аны курсэтэ башласалар, ТВнын каналын кучереп куям. Ике жыр саен кулмэк алмаштырган, имеш. Шулай шул, безнен халык кеше тикшерергэ бара, кем ничэ кулмэк кигэн,ничэ тапкыр ялгышкан...

№7 (10213) / 12.12.2008 08:06:22

Ох, дусларым. Шэп концерт булды ул. Доресен эйткэндэ тв-дан клипларын куреп бик онэп бетерми идем Илсояне. Бик агрессив тоела иде. Концертында ана гашыйк булдым!!! Эллэ ни выкрутаслар да булмады, эмма бик ихлас, шаккатыргыч кичэ булды. Бичаракай Илсоянен концерт азагында халык басып алкышлагач куз яшьлэре дэ чыкты бугай. А резиновая кукла была - шэп фишка уйлап тапканнар :) Ике коннэн Алсу концертына бардым - сезнен белэн чагыштырганда купкэ отышсыз. Алсу ике генэ костюм киде, Илсоя 2 жыр саен костюм алыштырды.
Кыскасы, рэхэтлэнеп ял иттем. Афэрин, Илсоя хэм анын командасы!!! Алга хэм алга!!!
Унышлар сезгэ!!!

№6 (10205) / 12.12.2008 01:04:56

Илсия апа концертында резиновый кукла чыгарып бастырдылар ди группадашым. Дорес микэн?

№5 (10203) / 12.12.2008 00:45:47

мескен, мин И.Файзрахманов тогел. Ялгыша курмэ, гел чагыштырганга гына эйтэм... Но эйтэ алам, синнэн сорамаганар очен, син упкэлэгэн. гадэттэ фикерелэрне мескеннэрдэн сорамыйлар, фикерле кешелэрдэн сорыйлар

№4 (10196) / 11.12.2008 23:27:14

МОЛОДЕЦ, ИЛСИЯ АПА!!! МИШЭРЛЭР FOREVER!!!-)))

№3 (10154) / 11.12.2008 12:17:39

“Безнең концерт гап-гади бит. Төркемдә дә мин һәм тагын берничә кеше бар. Авыл клубында куела торган кебек гап-гади концерт..."
Илсөянең авылда куелган концертын без дә карадык (Арча р-ны Түбән Аты авылында). Шәһәрдә дә концертны шулай куялар икән, бары тик молодцы!!! Әйтелгәнчә кечкенә генә төркем бөтен авыл халкын, кунакларны ял иттерде, күңелен ачты. Концерттан барысы да әлеге төркемгә, Илсөягә гашыйк булып кайтып киткәндер. Сәхнәдә "ут уйнатып" үзенең гадилеге, ачык йөзе белән гашыйк иттеләр халыкны Илсөя һәм Илфак...

"Авыл клубы дәрәҗәсе дип беркем дә яртысыннан чыгып китмәде"
Авылларда алай концерт яртысыннан чыгып китмиләр (бәлкем бездә генә шулайдыр). Халык артистларны көн дә күрми, концерт булды исә аны ахырына кадәр карап, чыгыш ясаучыларны алкышларга күмеп кенә кайтып китә.

№2 (10141) / 11.12.2008 09:53:21

Шу ты анламадым мин, Илфат Фэйзрахманов сэнгать белгеченэ эйлэндеме эллэ ул. Или бу материал Азатлыкнын БГ очен эзерлэнгэн махсус язмасы булып чыктымы? тогда анлашыла. Илфат Хэр санда узэн мактарга ярата. Мескенэр

№1 (10100) / 10.12.2008 15:24:23

Ялгыш Илсөя Бәдретдиновага быел 43 яшь тулган дип укыдым

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar