• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

10.02.2013 Интернет

"Татар иле" үле туды. Бу эшне булдыра алганнар белән яңадан башларга кирәк"

"Татар иле" социаль челтәре бер калыпка салынып эшләп китәчәк. Бу хакта "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина белдерде. "Интертат"та "Татар иле"нә хезмәт күрсәтү өчен махсус бүлек булдырыла.

"Татар иле" соңгы вакытта Татарстан мәгълүмат кырында иң зур шау-шу тудырган проект булды. 2011 елда ук ачылачак дип вәгъдә ителсә дә, берничә тапкыр кичектерелде. 2012 ел ахырында финанс мәсьәләләре дә калкып чыкты. Зур сүзләр сөйләнсә дә, эшнең нәтиҗәсе әлегә кадәр юк. Татарстан хөкүмәт "Татар иле"н тернәкләндерүне "Татмедиа"га тапшырды. Азатлык радиосы "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоинадан "Татар илен" тернәкләндерү өчен ниләр эшләргә җыенулары белән кызыксынды.

– Тернәкләнгәнче ул бала туарга тиеш иде. Ләкин ул бала үле туды. Интернеттагы идеяләр өч ай эчендә гамәлгә ашмаса искерә. Ә "Татар иле" идеясенә ике елдан артык вакыт узды. Ни кызганыч, бу идеяне тормышка ашыруны берничә кеше генә үз өстенә алды, ә ул асылда зур коллективның уртак эше булырга тиеш иде. Шуңа күрә эш тоткарланды. Бу идеяне башкалар гамәлгә ашырды. Интернетка керсәң "Татар иле" дигән домен белән берничә сайт шунда ук ачылыр. Аларның ресурслары да, эчтәлекләре дә төрле һәм бу домен бик актив кулланыла.

​​Безгә калса, элек уйланылган проект 100% гамәлгә дә ашмаска мөмкин. Аны уйлап тапкан кешеләрнең фикерләре, әйткәнемчә, бераз искерде. Икенче яктан, ул кадәр үк 100% тормышка ашмаса да ярый. Биредә иң әһәмиятлесе – "Татар иле"нең социаль челтәр булуы. Мәгълүмат тарату, контент бирү генә түгел, ә теләгән кешенең татар телендә үзара аралашу челтәре булырга тиеш ул. Моны без иң беренче максатыбыз итеп куйдык. Элек эшләгән төркем бу функциясен иң ахырга калдырган. Безнең уйлавыбызча, аралашу функциясен иң алга кую кирәк. Башта социаль челтәр булдырабыз да, аннан соң җайлап кына мөмкин булган саен аның контентларын арттыра барабыз.

Образлы итеп әйтсәк, башта яшәр өчен өчен шәһәрчек төзелә, аннан соң анда китапханә, мәдәният йорты, концерт залы, театр кебек әйберләр салына. Безнең теләгебез башта дискотека биналары, мәдәният йорты салып, ә аннан соң аның кырыена өйләр салу түгел, ә киресенчә кеше булган җиргә аларга кирәк мәдәни, рухи контентны ясау. Менә шул рәвешчә эшне башларга ниятлибез. Үзебезгә үзебез беренче нәтиҗәбез 10 мартта күренергә тиеш дип максат куйдык. Иншалла, шуңа җитешербез дигән өметебез бар.

Әлегә без татар телендә аралашасы килгән яшьләрне туплап калмасак, бер-бер чара белән берләштермәсәк, соңыннан аларны да югалтуыбыз бар. Социаль челтәр туплау авыр булачак.

– Хәзер "Татар иле"ндә кемнәр эшли?

– Без өр яңадан иҗади төркем булдырдык. Элекке төркем булдырган ресурлардан да баш тартмыйбыз, чөнки алар хөкүмәт акчасына булдырылды. Киресенчә аларны да бу яңа проектка кертү юлларын эзлибез. Минем фикеремчә, берәүләр эшли алмаган икән, икенчеләр тудырып карасын. Бу мәсьәләдә минем фикерем каты - булдыра алмаганнар икән, алар белән эшне дәвам итмәскә. Булдыра ала торган, инде нәрсәдер булдырганнар белән яңадан башлап карарга кирәк. Анда да 100% гарантия юк. Әмма биредә теге төркемнең булдыра алмаганын вакыт ачыклады дип уйлыйм.

– "Татар иле"нә җитәкче билгеләндеме әле?

– "Татмедиа" агентлыгы Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков карары белән бу проектның координаторы итеп куелды. Ә "Татмедиа" башкаручыларны үзе билгели. Без башкаручыларны таптык. Бу проектны гамәлгә ашыру җитәкчесе итеп "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Марат Ибляминов куелды. Гамәлгә ашканнан соң даими рәвештә мәгълүмат биреп бару, бу ресурсны алга этәрү эшләрен татар телендә чыгучы "Интертат" газеты баш мөхәррире Булат Сруровка куштылар.

– Эчтәлек ягын "Интертат" хезмәткәрләре караячакмы?

– Юк. Яңа хезмәткәрләр кабул ителәчәк, чөнки бу бик зур проект. "Интертат" коллективы белән генә аны тормышка ашырып булмый. Аларның татар телендә эшләү тәҗрибәсе бар, шуңа күрә, ул аларның җитәкчесенә генә тапшырылды. Сруров бүгеннән башлап ике проектка җитәкчелек итә: "Интертат" газетына һәм "Татар иле"нең мәгълүмати өлешенә.

"Татар иле" өч өлештән тора торган проект. Беренчесе – мәгълүмати өлеш, икенче өлеш – ресурс, контент өлеше, өченчесе – социаль челтәр. Контент, ягъни икенче өлешен "Татмедиа" дәвам итәчәк. Татарстан, татар тормышына карый торган видео, электрон китаплар, балалар өчен чыга торган мультфильмнар, музыка һәм тагын башка ресурсларны туплау "Татмедиа" агентлыгы өстендә булачак.

– "Татар иле" үле бала булып туды дип әйттегез. Шул ук вакытта финанс мәсьәләләре дә килеп кушылып үзенең исемен дә, абруен да пычратты. Имиджын күтәрү өчен ниләр эшләргә уйлыйсыз?

– Ансы дөрес. Әмма бу уңайдан әлегә бернинди чара да планлаштырылмый. Ихлас күңелебез белән тырышып эшләп, сыйфатлы ресурс тәкъдим итәсебез килә. Мин бу ресурсны әкренләп бер калыпка сала алачагыбызга ышанам.

– "Татар иле" махсус финансланачакмы, әллә аның өчен "Татмедиа"ның гомум бюджетыннан акча тотылачакмы?

– Аңа аерым бернинди акча да каралмаган. Дөресен әйтсәк, бу проектны баштан ук безгә тәкъдим иткән иделәр, әмма ахырда бирмәделәр. Ул вакытта ук проектка карата үзебезнең фикерләребез дә бар иде. Инде хәзер башлаган эш - беткән эш диләр. “Татар иле”н үзебезнең агымдагы финанслау бәрабәренә эшләргә ниятләп торабыз. 


Наил АЛАН
Азатлык
№ --- | 10.02.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№5 (828658) / 11.02.2013 09:34:47

ишкәнсез ишәк чумарын. шундый баш була мени? татар исән бит әле...

№4 (828644) / 10.02.2013 21:52:52

курыкма,кирәкле указывающи-наравляющии кешеләр кереп урнашкач,полный көченә эшли башлар.
партизаннарны да обком секретарлары җитәклән бит теге заманнарда..

№3 (828640) / 10.02.2013 21:30:05

Мин гади бер татар баласы буларак, көн саен диярлек "Татар иле" проекты белән очрашам. Чөнки ул безне-татар халкын берләштерүче, саф татар телле проект. Әлеге проект төзелә башлагач та кызыксынып киләм, кайларга гына язмадылар, нинди генә тискәре фикерләр җиткермәделәр. Әллә инде проект хезмәткәрләренең эшчәнлегеннән көнләшәләр, әллә инде бу зур күләмле эшне башкару күләмен күз аллый алмыйлар. Бу зур проектны 1-2 көндә генә эшләп чыга торган эш түгел! Менә шул тиз ара эчендә барлыкка килгән проектлар хакында "Үле туды" дип әйтергә була да. Алар тиз арада үз кулланучыларын югалталар! Мин әлеге проектны төзүгә алынган хезмәткәрләргә уңышлар гына теләп калам! "Татар иле"-татар халкына кирәк!

№2 (828636) / 10.02.2013 20:32:13

Белүебезчә яңа команда турындагы хәбәр ялган. Проектны әле дә элекке команда җитәкли һәм шушы араларда яңа бүлекләр ачылачагын хәбәр итәләр. Җәмәгать сыйфатлы, зыялы әйбер ашык-пошык ясала алмый (шулай ясалып, туктап калучы проектлар да булды түгелме?), эшләп чыксыннар тулысынча. Аннары бәйләнербез килеп җитмәгән җирләрен төзәттерү өчен...

№1 (828634) / 10.02.2013 20:09:55

Cоциаль челтәргә басым ясамак булалар икән. Татарча в контакте тибында кеше җыеп рекламадан файда алуга корылган фикерләр кебек... Гомумән (шәхси фикер) татмедианың бер калыпка корылган сайтларыннан инде күпләр туйган, ә монда яңа төр, инде әзер диярлек проектка ия булачаклар бит... Әле эшләүчеләрнең юнәлеше дөрес! Татмедиага тапшырылса шоу, пиар һәм реклама сайтына әйләнәчәк бу проект! Андый сайтлар инде җитәрлек, монысын да бозарга тырышмагыз!
"Үле туды" дигәннән: яндекста да чын татарча мәгълүмат эзли башласаң (мисал өчен шәхесләр) иң төгәле (!) татар илендә чыга. Бу проектны үле дип әйтмәс идем. Тынычлап эшләп бетерсеннәр, борчымагыз. Мондый дәрәҗәдәге интернет океанын эшләп чыгу, иң беренче чиратта сыйфатлы итү (!) әлеге коллективның көченнән килде. Иманым камил бик күпләр, аларга тапшырылса океан түгел кибеп баручы яки теләсә ни белән болганып беткән күл ясарлар иде...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar