|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2013 Бәйрәм
Түбән Новгородта чәк-чәкле бәйрәмТүбән Новгород өлкәсе төрле дини һәм мәдәни традицияләрнең үзара дуслыкта сакланып килүенә ачык мисал булып тора. Шуны исбатлап, өлкәбезнең Баш ярминкә бинасында барча милли-мәдәни оешмалар Губернатор чыршысында катнаштылар. Төрле милләт вәкилләре өлкәбезнең барча районнарыннан килгән күпсанлы кунакларга үзләренең гадәти аш-суларын тәкъдим иттеләр, өс-киемнәрен күрсәттеләр. Төбәгебездә үз халкы өчен мөһим эшләр алып барган Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе дә “Туган як” милли-мәдәни үзәге белән берлектә бу чарада актив катнашты. Автономиянең яшь активистлары, “Мирас” ансамбленең кызлары һәм егетләре милли киемнәрдән кунакларны татар халык ашлары белән сыйладылар. Ә бу хуш исле тәмле ризыкларны автономия активистлары Равилә һәм Адилә ханымнар әзерләгән иде. Теләгән кеше гөбәдия, пәрәмәч, өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, кош теле, талкыш кәлеве, кыстыбый кебек таба ашларының рецептлары белән дә таныша алды.
Р.АХМАДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|