09.02.2013 Җәмгыять
Кырыс җәза белән генә булырмы?
Куркыныч җинаятьләр санын үлем җәзасы ярдәмендә генә киметергә мөмкин. Мондый фикерләр әледән-әле яңгырый. Ә инде Чаллыдагы кебек куркыныч вакыйгалардан соң иң кырыс җәзаны кире кайтару турындагы тәкъдимнәр тагын да күбәя. Үзенең Интернеттагы сәхифәсендә автокала мэры Васыйл Шәйхразиев та бу фикерне хуплавын белдергән. Ә сезнеңчә, үлем җәзасы гына куркыныч җинаятьләр санын киметергә ярдәм итә аламы?
Равил ВАХИТОВ, Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе:
– Җинаять кылганнар җәзадан котыла алмый. Миңа калса, җинаятьчелеккә иң нык йогынты ясый торган нәрсә әнә шуннан гыйбарәт. Кыек юлга басарга мөмкин булган һәр кеше закон бозган очракта җаваплылыкка тартыласын аңларга тиеш. Шәхсән үзем үлем җәзасын кире кайтару тәкъдименә уңай карыйм һәм бу төр җәза кыргый җинаятьләр санының кимүенә китерергә мөмкин. Алай уйлаучылар аз түгел. Нәкъ менә куркыныч, кыргый, бигрәк тә балаларга карата кылынган җинаятьләр арту аркасында үлем җәзасы мәсьәләсе еш күтәрелә башлады. Халык бу вәзгыятьне әнә шундый чара ярдәмендә үзгәртеп буласына өметләнә.
Булат МӨХӘММӘТҖАНОВ, Казан хокук яклау үзәгенең матбугат үзәге җитәкчесе:
– Күп мәртәбәләр уздырылган тикшеренүләр шуны раслады: җәзаны кырысландыру, шул исәптән үлем җәзасы кертү дә җинаятьләр санына берничек тә йогынты ясамаган. Моннан тыш, ялгыш хөкем карары чыгару ихтималы турында да онытырга ярамый. Бигрәк тә безнең илдә. Чикатило эшен генә искә алыйк. Ул вакыйгада гаепсез кешене хөкем итеп, аны атып үтерәләр. Ә хакыйкать ачыклангач, инде бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый. Кешелеклелек мәсьәләсенә килгәндә, миңа калса, гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән кешеләр дә җиңел шартларда тотылмый.
Илгиз ЗӘЙНИЕВ, драматург:
– Монда ике яклы инде. Дин ягыннан караганда, үтерергә беркемнең дә хокукы юк. Шәригать кануннарында күрсәтелгән аерым очраклардан кала. Ә кешелек ягыннан карасаң... Билгеле, үлеп котылу андый җинаятьчеләр өчен бик җиңел котылу. Шулай да, ник аларны асрап ятарга? Чаллыдагы очракны мисалга китерсәк, ул кеше баланы ялгыш үтермәгән. Ул аны белеп үтергән бит. Миңа калса, кирәктер.
Ксения ХИСАМОВА, “Казметрострой” белгече:
– Законның нәтиҗәлелеге хакында сүз алып барыр өчен, аны гамәлгә кертеп карарга кирәк. Җитди җинаятьләр өчен үлем җәзасына тартуны да, мәсәлән, 10 елга гамәлгә кертергә һәм моның нинди нәтиҗәләргә китерүенә карарга мөмкин. Берничә тапкыр җинаять кылган кешеләрне бу гына туктатмаса да, кырын эшне беренче тапкыр гына кылырга теләүчеләр, бәлки, уйга калыр. Россия җитәкчелеге гел ассызыклап тора: теләсә нинди җинаять өчен җәза котылгысыз булырга һәм кылынган җинаять авырлыгына тәңгәл килергә тиеш. Кеше бүтән кеше гомеренә кул суза икән, үзенең көннәре санаулы булуы турында да белеп торсын.
Рамил СОЛТАНОВ, такси йөртүчесе:
– Әлбәттә, кимиячәк. Моңа шикләнмәскә була. Ләкин сүз кеше гомере турында бара. Шуңа күрә төгәл генә җавап биреп булмый. Үлем җәзасы гамәлгә кертелеп, гаепсез килеш мондый җәзага хөкем ителгән кешеләр булмас дип кем ышандыра ала? Әнә шул рәвешле бер генә кешенең җаны кыелса да, телгә алынган чара кертү-кертмәү бәхәслегә әверелә. Бу мәсьәләнең бәхәсле яклары тагын бар әле. Әйтик, ни өчен кешеләр үтергән җинаятьчене дәүләт дистәләгән ел буе асрап ятарга тиеш? Икенче яктан, гомерлеккә хөкем итүне үлем җәзасыннан да кырысрак чара диләр. Кыскасы, андый нәрсә белән очрашырга насыйп итмәсен.