поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.02.2013 Җәмгыять

Мин ничек Казанга укырга бардым (артист язмалары)

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, кулга аттестат алгач, ничек кенә булса да авылдан чыгып китәргә, кайда булса да укырга кирәк икәне каныбызга сеңгән иде. Тик институтка керә алмасаң, оятыңнан нишләрсең? Әти-әни генә түгел, туганнарың да. «Яхшы укый, тырыш бала, аннан кеше чыгачак», дип өметләнеп яшәгәндә өметләрен акламасаң, күзләренә ничек карарсың, алай гына да түгел, бөтен авыл, Чалпы урта мәктәбе укытучылары алдында оятка калуың бар.

Шуңа күрә бөтен теләк Казанга барып, нинди дә булса институтка керү. Минем өчен кайсы булса да барыбер, мин әле институтның, шәһәрнең нәрсә икәнен белми идем. Әни кич белән юлга дип тәмле ризыклар әзерләде, малае Казанга укырга бара бит! Габдулла абыйдан калган ботинка, Нурулла абыйдан калган чалбар, күлмәк кенә үземнеке. Кияргә юньле кием дә юк, хәер, ул турыда уйламадым да инде. Уналты яшьлек чандыр гына бер малай, сөенә-сөенә укырга керергә бара. Авылдан чыгып Карамалыга җиткәндә бик көчле яңгыр ява башлады. Өс киемнәребез манма су, аяк киемнәребезгә кап-кара балчык чабатадай ябыша, куптарып алмалы түгел. Атлап булмый башлагач, Нәҗибәгә әйтәм: «Без болай баралмыйбыз, әйдә, аяк киемнәребезне салып, берәр җиргә яшереп куябыз». Рангазар күперенә җиткәч, күпер астына төштек тә, аяк киемнәребезне беркем дә күрмәслек итеп яшереп калдырдык, кайтканда кире алырбыз янәсе. Хәзер атлавы шулкадәр җиңел, рәхәт булып китте, яланаяк йөрергә шулкадәр өйрәнелгән, пычрак сизелми дә.

— Нәҗибә, әйдә, басу аркылы Сарманга барабыз, Рангазарга кереп тормыйбыз, югыйсә Чаллыга бүген барып өлгермәбез.

Шулай итеп, ашлык басуы арасыннан бик озак җәфаланып баргач, көч-хәл белән Сарман тавына килеп чыктык. Сарманнан самосвал машинасына утырып, кичкә Чаллыга барып җиттек. Әйткәнемчә, аяклар тездән кара балчыкка ябышып каткан. Чаллы пристаненда аякларны, битләрне юып, яланаяк пароходка утырабыз. Мин инде билет алып тормаска булдым, халык белән буталып, әйткәнемчә, буем кечкенә, үзем чандыр, ык-мык килдем дә, тиз генә пароходка кереп тә киттем. Бераз баргач билет тикшерә башладылар. Мин тиз генә пароходның бер почмагына, кеше керә алмый торган мичкәләр арасына сеңдем. Мине моннан бер кеше дә эзләмәс, таба алмас кебек тоелды. Чыннан да, монда кеше бардыр дип, беркем дә уйламаячак. Караңгы төшкәч, Нәҗибәнең хәлен белергә бардым. Ул бит минем билетсыз икәнемне белми, күз алдына да китерми. Ничек инде, курыкмыйча, пароходка билетсыз керергә мөмкин. Мин үзем дә Нәҗибәне күргәч айнып киткәндәй булдым, нәрсә эшләгәнемне аңлап, куркуымнан калтырана башладым. Нәҗибә: «Син нәрсә, авырыйсыңмы әллә?» — дип сорады. — «Юк, мин әйтәм, аз гына калтырата, яңгырда салкын тигән ахры», — дим. Төнлә керфек тә какмыйча, үземне сүгеп чыктым: «Дурак та дурак, син дә дурак!»

Менә Казанга да килеп җиттек. Сөенечемнән үземне кая куярга белмим. «Ну, малай, Чаллыдан Казанга бушка килдең бит!» Траптан төшкәндә зур гына гәүдәле, сары чәчле бер урыс егете билетлар тикшерә башлады. «Готовьте билеты!» Мин нишләргә дә белмичә катып калдым, чиратымда аптырап торам, менә килеп каптым. Мине халык төрткәли-төрткәли алга таба этә башлады. «Ну что ты стоишь? Глухой что ли?» — диешәләр. Бер заман билетларны тикшерүче урыс янына китереп бастырдылар. Ул миннән билет сорый: «Где ваш билет?» Мин авызымны ачып бер сүз дә әйтә алмыйм, аякларым да атламый. Гомеремдә беренче мәртәбә урамга чыккан сарык бәрәне кебек аптырап карап торам. Шуннан соң бу кеше мине күтәреп алды да, арт ягыма шундый итеп китереп типте, очып киткәндәй булдым. Карасам, җирдә аунап ятам, фанер чемоданым ачылып киткән, әйберләрем таралганнар, әни биргән йомыркалар төрлесе төрле якта тәгәрәшеп ята. Ярый әле китап битенә төргәнгә, барысы да ватылмаган, исәннәре дә бар иде. Шул вакыт Нәҗибә: «Нәрсә булды, бик озак тордың?» — ди. Мин әйтәм: «Билетымны югалтканмын, шуны эзләп азапландым», — дим.

Әле иң кызыгын сөйләргә онытканмын икән. Нәҗибә: «Әйдә инде, тиз бул! Нәрсә мыштырдыйсың? Әнә, трамвай кузгала!» — ди. Кая, без утырганчы трамвай кузгалып та китте. Артыннан чабабыз да чабабыз. Үзебез: «Туктагыз, туктагыз инде», — дип кычкырабыз. Тамаклар бетте. Кая туктау, трамвай бара да бара. Белмим, әллә тукталышка килеп җиттек, әллә кешеләр зур сандыклар күтәргән яланаяк авыл балаларын жәлләп микән, трамвайны туктаттылар. Монда да билет саталар икән, русча: «Берите билет», — дип бер апа ике мәртәбә янымнан узып китте. Мин кая барсам шунда килә, ул яныма килгән саен, мин икенче урынга күчәм. Шуннан, кыяфәтемә карап торды да: «Что спросишь, чаплашка», — диде дә, кулын селтәп, җирәнгән кыяфәттә урынына барып утырды. Менә хәзер минем хәлне күз алдына китереп карагыз инде. Шушы баланы язмыш театр дөньясына алып кереп китә.

Боз өстендә


Минем белән кызык хәлләр еш була дип язган идем инде. Шундый бер вакыйганы искә төшерәсем килә. 1972 елның февраль башында әтидән хат килеп төште. «Улым, вакытың булса, бер әйләнеп кил әле, бәләкәй баланы да алып кайт, бик күрәсем килә, хәлем әйбәт түгел!» Казаннан безнең авылга кайту җиңел түгел, бигрәк тә кыш көне, җитмәсә бала белән. Бервакыт театрда авылдашым Әсләхне очраттым, ул Азнакайда балалар больницасында баш врач булып эшли иде. Отчет белән Казанга килгәннәр: район больницасының баш врачы, райисполком кешесе — өчесенә ике машина. Берсе ГАЗ-69, икенчесе «Волга».

— Әйдә, Азнакайга кайтабыз», — дип шаярта. — Үзем алып кайтам, — ди.

— Сез кайчан кайтасыз?

— Иртәгә, төштән соң.

— Ярар, уйлармын.

Спектакль беткәч, барысын да хәл иттек.

— Мин иртәгә улым Рөстәм белән, аңа әле биш кенә яшь, сине үзебезнең урамда, йорт каршында көтеп торам, — дип, сүз куештык Әсләх белән.

Саҗидәгә кирәк әйберләрне әзерләргә куштым:

— Иртәгә авылга китәм, — дидем.

— Син нәрсә, кыш көне, сезнең авылга кереп булмый, анда юл юк.

— Мин кайткач булыр. Әти кайтырга кушкан, үзем генә түгел, Рөстәмне дә алып кайтам.

— Ты что, одурел что ли? Зимой 400 км с ребенком, я не разрешаю!

— Мине тыңламасаң әтине тыңла, баланы бик күрәсем килә, дигән. — Төне буе талашып чыктык. Нишләсен, риза булды.

— Бер-бер хәл булса, үзең җавап бирәсең, мин сине кисәттем, — диде Саҗидә.

Финляндиядән алып кайткан зур сары сумканы шул кадәр тутырган, күтәреп булмый.

— Син нәрсә тутырдың анда?

— Әтигә җылы спортивный трико, әбигә күлмәклек (минем үги әнине без әби дип йөртә идек). Рөстәмнең җылы алмаш киемнәре, сиңа костюм, күлмәк, полотенце. Подарки — чай индийский, сухофрукты, шоколадные конфеты, разное печенье.

Минем хатын яртылаш русча, яртылаш татарча сөйләшә, татарчага үзем өйрәттем. Ачуы килгәндә гел русча сөйләшә. Менә хәзер дә:

— Две бутылки коньяка, лимон, икра. Смотри, сам не пей!

Ул Казан ресторан трестында бухгалтер булып эшли иде. Шуңа күрә нәрсә кирәк, шуны ала, ул заманда бар нәрсә дә дефицит иде. Хәзер генә ул ни телисең, шул бар, акчаң гына булсын. Костюм кесәсенә паспорт белән, бераз җыйган «заначка» бар иде, шуны салдым. Тагы нәрсәләрдер сөйләгән иде Саҗидә, оныттым инде. Шундый зур бүләкләр, күчтәнәчләр белән әти янына кайтырга чыктык. Зур сумканы «Волга» машинасының багажнигына көчкә сыйдырдык. Шунда Саҗидә әйтә: «Рөстәм улым, әллә бармыйсыңмы, әнә кара, буран чыгарга тора, авыл бит ерак». Кая, Рөстәм машинадан чыгарга уйламый да. Мине тагын бер-ике мәртәбә кисәтте: «Зинһар, юлда кешеләр белән эчә күрмә, үзең генә түгел, бала бар. Помни, что я тебя предупредила! Повторять не буду!»

Казаннан ике машина белән чыгып киттек. «Волга» машинасында улым белән икәү барабыз. Тегеләр «вездеход»та өчәү күңел ачып, баян белән җырлап, рәхәтләнеп кайталар. Әсләх баянда искиткеч уйный, җырлый да. Саескан тавына җиткәч, миңа әйтәләр: «Без Кама уртасында туктап, боз өстендә утырып, бер яртыны эчәбез, ул безнең гадәткә кергән — «обычай», — диләр. Мин аңладым, болар миннән бер ярты өмет итәләр. Шунда шофер белән теге сумканы чыгарып боз өстенә куйдык. Мин бер ярты коньяк, бер лимонны кисеп алларына куйдым. «Сезгә бик зур рәхмәт инде, мине зурлап туган ягыма алып кайтасыз. Сез беләсезме кемне алып кайтканыгызны? Әйдәгез, шуның өчен берне күтәреп куйыйк». Коньяк белән лимон капкач, күңел тагы да күтәрелеп китте. «Без кем белән кайтканыбызны бик яхшы беләбез», — дип, тегеләр шешәнең төбенә төштеләр. Мин тагы нәрсәдер әйтмәкче идем, райисполком кешесе, ярар, әйдә кузгалыйк, дип, мине үзләре янына вездеходка утыртты. «Минем анда бала борчыла, сезнең белән озак бара алмыйм», — дип, әйтеп карадым. Әсләх баянын сузып җибәргәч, күңел әллә нишләде. Ярый, сезнең хөрмәткә ике җыр башкарам да, бала янына барам. Кая ул ике җыр, бер башлагач шактый җырладык. Чистайга җитәбез дигәч, тегеләр, әйдә, Чистайга кереп ашап чыгабыз, диләр. Мин бала янына төшеп утырдым, ул рәхәтләнеп йоклый иде. Да, болар минем калган коньякка да өмет итәләр ахрысы дип уйлавым булды, Чистайга да килеп җиттек. Машина ашханә янына килеп туктады. Рөстәмне алып ашханәгә кердем. Минем дуслар көтеп утыралар.

— Ярый инде, булгач булсын, тагы бер коньягым бар. Әйдәгез, шуны бераз эчәбез, монда юкка кердек, кайтырга иде тизрәк, караңгы төшә, бала белән уңайсыз. Әйтегез шоферыгызга, минем сумканы алып керсен.

Бер заман шофер килеп кергән:

— Анда бит сумка юк!

— Ничек юк? Шундый зур сумка кая китсен!

Тиз генә машина янына чыгып киттем, багажникны ачып карыйм, сумка юк! Хуҗалар янына кердем дә:

— Минем әйберләр юк бит, нишлибез?

Миннән сорыйлар:

— Ә син сумкаңны багажникка куйдыңмы соң?

— Нишләп аны мин куярга тиеш, аның өчен шофер бар бит! Син нишләп минем әйберләрне багажникка куймадың, шундый зур сумканы күрмәдеңмени?

— Мин сумка ташып йөри торган малай түгел, игътибар да итмәдем, утырдык та киттек, — ди шофер.

Райисполком кешесе машинаны кире Камага җибәрде.

— Бар, алып кайт артист Шакировның сумкасын!

Хәзер нишләргә? Бер ярты аракы чыгардылар, ашарга алдылар. Кая миндә ашау-эчү кайгысы, әйберләремне тапса иде дип, бер Ходайдан ялварам. Ходай шундый чакта гына искә төшә бит ул. Хуҗаларым ашадылар, эчтеләр, машина да кире кайтты. Юл уртасында, боз өстендә калган сумканы ничек табасың? Кешеләр дурак түгел, алганнар да киткәннәр. Инде хәзер нишләргә? Кире Казанга кайтыргамы? Бернинди күчтәнәчсез әти янына кайтып булмый бит инде, Саҗидә алдында оят. Аек килеш әйберләрен боз өстендә калдырып киткән. Сөйләсәң, кеше ышанмас. Тот та, әйберләреңне Кама елгасы уртасында боз өстендә калдыр инде. Бу бит акылга сыймаслык эш. Исерек булсаң бер хәер, аек килеш! Иптәшләремә аптырап карап торам.

Берсе әйтә:

— Әйдә, Азнакайга кайтыйк, күчтәнәчләрне анда алырсың, паспорт югалганын да әйтербез.

— Минем хәзер күчтәнәч алырлык акчам да юк. Булган акчам паспорт эчендә иде.
Барысы да айнып киткәндәй булды.

— Син нинди шофер, хуҗаларыңны йөрткәч, аларның әйберен кем күтәрсен, кем урнаштырсын, аны син эшләргә тиеш! Син! Мин сезне чын күңелдән хөрмәт итәм, ә сез!?

Барысына да бик нык үпкәләдем. Ачуымнан нәрсә әйткәнмендер, хәзер инде хәтерләмим. Казанга кайтасы килми, авылга да барасы килми, үз-үземне кая куярга белмим. Әй, дурак, сезнең белән нигә чыгып киттем! Көчкә тынычландырып, Азнакайга кайтарып җиткерделәр. Төнге сәгать унбердә бала белән кайтып төшкәч, апа белән җизни бик нык аптырадылар.

— Нишләп кайттың, кем китерде, әйберләрең кайда? — бер-бер артлы сорау артыннан сорау бирә башладылар. — Саҗидә баланы ничек җибәрде?

Әллә мине, Саҗидәне ташлап, баланы аларга карарга алып кайткан, дип уйладылар ахыры. Чөнки аларның балалары юк иде, алар өчен мин бала булдым, бигрәк тә әни үлгәч. Нәрсә булган, барысын да сөйләдем.

Икенче көнне иртүк апа белән кибеткә кереп, әтиләргә күчтәнәчләр, Рөстәмгә киемнәр, үземә күлмәк, свитер алдык. Минем бәхеткә, апа гомер буе кибеттә сатучы булып эшләде. Шуңа күрә кирәк әйберләрне ала алдык. Хуҗалар да җыелып күчтәнәчләр алганнар, райисполком машина бирде. Буралы авылында безне Беларусь тракторы көтә иде. Алдан Беларусь бара, артыннан без, шулай авылга килеп кердек. Әти белән әби сөенеп каршы алдылар, бигрәк тә әти. Рөстәмне күргәч күңеле тулды. «Әй, бәләкәй малай, сине күрми үләм икән, дип уйладым». Әтинең хәле чыннан да әйбәт түгел иде. Ике көн кунгач кире Казанга кайтып киттек. Әгәр бу бәладән исән-сау котылсам, эчмәм дип сүз биргән идем. Бер айдан барысы да онытылды. Саҗидәгә, әйберләребез «Волга» машинасының багажнигы ачылып, сикерткәндә төшеп калган, дип аңлаттык. «Чыгып киткәндә үк миңа сезнең багажник ябылмады кебек тоелды. Ярый инде, әйберләр табылыр, баланы исән-сау алып кайттың — менә монысы очень важно, — диде ул.

Үзем язам, үзем аптырыйм, нишләп мондый хәлләр гел минем белән генә булды икән?

Мин ничек беренче мәртәбә опера тыңладым


Миңа, яшьлек елларымда татар театрын, аның артистларын күрергә насыйп булмады. Авылыбызда тыңлыйм дисәң хәтта радио да юк иде. Үз гомеремдә беренче мәртәбә театрны Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесында укыганда күрдем, анысы да рус театры иде.

Беркөнне безнең укытучыбыз Лидия Ивановна Дейкун: «Мин сезгә Большой театрга билетлар алырга куштым. Анда Глинканың «Иван Сусанин» операсын карарга барырсыз, акчаларыгызны әзерләгез», — диде. Мин әйтәм: «Мин Большой театрга бармыйм, минем анда җырлыйсым юк. Мин драма артисты булам». — «Шакиров, нәкъ менә сиңа анда барырга кирәк тә, чөнки синең әле операны тыңлаганың юк. Большой театр белән танышып кайтырсың». Укытучы кушкач нишлисең, тыңламый хәлең юк. Әлбәттә, минем өчен акча кызганыч иде. Без бүтән театрларга бушка, студент билеты белән керәбез, монда түләргә кирәк. Билет бәясе 70 тиен, нәкъ безнең бер көнлек ризык. Безнең стипендия аена 21 сум. Шуңа күрә хәтерләмим, күпме кеше барганбыздыр, артык күп булмас.

Зур театрның эченә кергәч, мондагы матурлыкны күреп, шаккаттым, булса да булыр икән мондый искиткеч матурлык, барсы да алтыннан. Безнең утыра торган урыннарыбыз бик биектә булып чыкты, 4 нче яруста. Менә «Иван Сусанин» операсы башланып китте, музыка уйныйлар, җырлый башладылар. Мин аптырап як-ягыма карыйм. Минем янымда утырган өлкән яшьтәге апалар бик бирелеп музыка тыңлыйлар, сәхнәне карыйлар. Бераз утыргач түзмәдем: «Нигә алар гади генә сөйләшмиләр, гел җырлыйлар, мин аларның нәрсә җырлаганнарын аңламыйм, зинһар аңлатыгыз, нәрсә турында җырлыйлар соң алар?» — дип бер өлкән яшьтәге ападан сорадым. — «Молодой человек, не мешайте слушать оперу, сидите тихо, внимательно слушайте, потом поймете».

Утырам, утырам, бер дә кызык түгел, урыслар бик каты көчәнеп, акырып кычкыралар, җырлыйлар, сүзләрен аңлый алмыйм, никадәр кычкырмасыннар, күңелемә, җаныма тәэсир итми, бу миңа ят нәрсә. Эчтән генә уйлап куйдым, болар бит дөрес уйнамыйлар, ягъни сәхнәдә дөрес яшәмиләр. (Мин бит әле опера сәнгатенең үз законнары барын белми, аңламый идем, аны аңлар өчен үзе бер гомер кирәк.) Декорацияләре әйбәт, киемнәре искиткеч, сәхнә тулы йөзләгән халык. Көчле утлар, карлар ява. Әмма күңел тартмый, икенче пәрдәдә чыгып китәм дип утырганда, сәхнәгә ике ат килеп чыккач, бөтенләй аптырап телсез калдым, куанычымнан күземә яшьләр килде, авылны күргәндәй булдым. «Карагыз, кара! Нинди матур атлар!» дип сикереп тордым. Янымдагы тамашачыларга төртә-төртә күрсәтәм: «Сез нәрсә, күрмисезме әллә, шундый матур атларны! Мондый атлар дөньяда юк!» Тамашачылар миннән көлә башладылар. Кайберләре тынычландырырга кереште, күршедәге теге апа: «Молодой человек, ради бога, успокойтесь, прошу Вас, дайте мне послушать оперу!» — дип, миңа кисәтү ясады. Мин әйтәм: «Сез бит белмисез, их, безнең авылда булса иде мондый атлар! Юк шул, мондый атлар авылда буламыни?» Күңел әллә нишләде. Полякларның Иван Сусанинны җәзалап үтерүләре дә ул кадәр тәэсир итмәде, чөнки мин ышанмадым. Ә менә ике атның сәхнәгә чыгуы гомерлек истәлек булып калды. «Әйе, мин әйтәм, менә сиңа опера», — дим. Бер студенттан сорыйлар икән: опера белән опереттаның аермасы нәрсәдә? Студент: «Опера — мужчина, оперетта — женщина», — дип җавап биргән. Миңа операны шул студент хәтле аңлау өчен генә дә, бик күп мәртәбә опералар тыңларга кирәк иде.

Мин ничек Совет паспорты алдым


1956 елда ун классны тәмамлагач, кайда булса да укырга кирәк ич инде дип, үзебезне Казанга институтка керергә әзерлибез. Өч ел буе 20 чакрымга көз дими, кыш дими, кар дими, буран дими, бер кисәк икмәк күтәреп, Чаллы урта мәктәбенә җәяү йөреп укып кара әле! Нәҗибә белән икебезнең уку яхшы иде. Югыйсә, ул заманда кем сине көчләп укытсын, үзебез чын күңелдән теләп укыдык.

Институтка керер өчен колхоздан справка алырга кирәк, колхоз укырга җибәрергә рөхсәт бирә, дип. Әгәр колхоздан справка ала алмасаң, институтка керә алмыйсың, паспорт та бирмиләр. Бер сүз белән әйткәндә, син авыл кешесе, мәңге авылда калырга тиеш. Синең киләчәгең маңгаеңа язылган, кол булып тугансың, кол булып үләсең! Шуңа күрә, Канәгать абый Газизуллин артыннан басуда, сөргән кара җирдә: «Канәгать абый! Канәгать абый! Зинһар, справка бир инде!» — дип елый-елый, Нәҗибә белән артыннан чапканым әле дә хәтеремдә. Ул, ат өстеннән генә: «Әгәр сезне колхоздан җибәрсәк, монда кем эшләр, сез нәрсә, колхозны җимерергә уйлыйсызмы?» дип котыбызны алган иде. Шунда безнең күз яшьләрен күргәч, бик ялынгач, түзмәде, справка алырга рөхсәт бирде. Рәхмәт инде, андый кешене ничек онытасың.
 

Паспорт алуым да хәтеремә бик уелып калган. Безнең авылдан район үзәге Тымытыкка кадәр 40 чакрымнар булыр. Иртән иртүк Нәҗибә белән чыгып киттек, бер чабабыз, бер йөгерәбез, ниһаять көндезге әбәткә барып җиттек. Район үзгå бит, миңа бик матур күренде. Милиция, паспорт бүлеге дигән язуны күргәч, әллә нишләп куркып киттем. Керергәме, кермәскәме, дип икеләнеп торганда, Нәҗибә алып кереп китте. Эчтә караңгы, ниндидер тимер рәшәткәләр бар. Нәҗибәне фотога бик тиз төшерделәр. Шуннан мине чакырдылар. Паспорт бирә торган апа миңа гаҗәпләнеп карап торды да: «Юк, энем, сиңа паспорт биреп булмас, кыяфәтең паспортка төшәрлек түгел. Кара инде бу күлмәгеңне, кара инде бу чалбарыңны, аягыңда бер нәрсә дә юк. Яланаяк паспорт алырга килмиләр. Совет паспортын синең кебек хәерчеләргә бирмиләр. Ул — Совет гражданинының горурлыгы! Син нәрсә, безне мыскыл итеп юри шулай киенеп килдеңме? Бар, авылыңа кайтып кәчтүн, ак күлмәк, аягыңда ботинкаң булсын, киенеп кил», — диде. Мин нишләргә белмичә, ап-ак булып каттым да калдым, көләргә дә, җыларга да белмим, куркуымнан, оятымнан җир тишегенә кереп китәр идем. Түзмәдем: «Апа, безнең авыл моннан 40 чакрымнар бит, мин ничек кайтып килим. Аннан соң, минем авылда паспортлы кешене күргәнем дә булмады. Миңа ничек киенергә кирәк икәнен әйтүче дә булмады. Минем бит кияргә кәчтүм-чалбарым да юк. Ничек инде мин авылга оялмыйча кайтыйм?» — дип елап җибәрә яздым. «Бар, бар, авылыңа кайт, киенеп кил, күземә күренмә!» Шунда фотога төшерүче абый мине жәлләп: «Ярый, бик борчылма, аягың белән чалбарың күренми анда. Күлмәгең бераз искерәк икән анысы. Ярый, анысын табармын, менә шушы костюмны киярсең», — дип стенада эленеп торган кәчтүмне бирде. Фотога ничек төшкәнемне хәтерләмим. Ярый әле Нәҗибә бу хәлләрне күрмәде, мине көтеп тышта утыра иде, күрсә, белмим, оятымнан нишләр идем. Шул көнне үк 40 чакрымны тагын җәяүләп кайтырга чыктык. Юл буе: «И, Ходаем, бу турыда беркем дә белмәсен иде», — дип, теләк теләп кайттым. Ничек инде, сиңа Совет паспортын бирмәсеннәр, дөньяда моннан зур кайгы, хәсрәтнең булуы мөмкин түгел, оятыңнан асылынып үләрсең, хурлыгы ни тора. Сиңа Совет паспортын бирмиләр! Кияргә киемең юк! 16 яшьлек егетнең хәлен күз алдына китерәсезме? Минем өчен моннан да зур гаделсезлек юк. Әгәр фотограф абый булмаса? Мин бит аңа рәхмәт тә әйтә алмадым. Гарьлегемнән ауный-ауный елыйсым килде. Хәзер инде ул паспортны кайчан алганымны хәтерләмим. Әллә шул көнне алдык, әллә яңадан килеп. Паспортны карагач, үземне танымадым, ниндидер бер бәхетсез бала рәсемнән карап тора иде. Ә менә Чуар-Абдул авылының яшелчә бакчасыннан кишер урлап, туйганчы ашадык, югыйсә, авылга кайтып җитеп булмас иде.


Әзһәр ШАКИР, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
 


Әзһәр ШАКИР
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»