|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2013 Матбугат
Президент буш сенсацияләрне сыйфатлы хәбәрләр белән алыштырырга өндәдеБыелдан башлап, Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларны һәм ”Барс-медиа” фирмасы җитештергән музыка һәм видеоларны “Татмедиа” ширкәте бинасында ачылган яңа кибеттән сатып алып була. Монда “Идел-Пресс”та бастырылган китапларны тәкъдим итү кичәләре дә уздырылачак. Шулай ук татар китапларын хәзер Интернет аша да сатып алырга мөмкин. Виртуаль кибетнең төп аудиториясе чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез булыр дип көтелә. Бу турыда “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов журналистларның еллык коллегиясенә килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка сөйләде. Коллегия башланыр алдыннан Президент өчен “Идел-Пресс” һәм “Татмедиа”ның яңартылган бинасы буенча экскурсия дә үткәрелде. Аннан соң инде аны агентлыкның узган елгы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Татарстанда язылу тиражы былтыргы дәрәҗәдә Беренче булып Ирек Миңнәхмәтов үзе хисап тотты. Татарстанда бүген 383 газета, 175 журнал нәшер ителә, шуларның татар телендә 122 газета һәм 33 журнал, чуваш телендә – 5, удмурт телендә – 1 газета чыга, керәшеннәрнең үз басмасы бар. Тармак җитәкчесе сүзләренчә, дөнья һәм илебезнең матбугат базарында газеталар тиражы ел саен кимүгә таба бара. 5 елда язылучылар саны уртача 7 процентка азайган. Шулай да, Татарстан быел бу тенденциядән читтә кала алган – бездә агымдагы яртыеллыкка язылу өлкәсендә югалтулар юк. Әйтик, үзәк басмаларга бу сан 360 мең данә тәшкил иткән, республика басмалары – 1 млн. данәдән артык укучы туплый алган, район басмаларына исә 273 меңнән артык кеше язылган. Гомуми язылу тиражы 1 млн. 665 мең данә тирәсе дип исәпләнгән. Нәтиҗәдә, 1 мең кешегә уртача 438 данә газета-журнал туры килә икән. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары заманча технологияләрне үзләштерү юнәлешендә дә актив үсә. Басмаларның Интернет-версияләрен өстен күрүчеләр саны ишәя, әмма өлкән яшьтәгеләр өчен традицион газета төп мәгълүмат чыганагы булып кала бирә. Шуңа да Ирек Миңнәхмәтов сүзләренчә, кулланучылар аудиториясен саклау һәм үстерү өчен басма һәм Интернет-продукция өлкәсендә тигезлек саклау мөһим. Почта үз эшенә мөнәсәбәтен һаман үзгәртми Билгеле булганча, басмаларга язылудан кергән акчаның саллы өлеше почта хезмәте өчен түләүгә тотыла. Әмма коллегиядә чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова аларның эшенә зур шелтәләр булуын әйтте. Бигрәк тә район җирләрендә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түбән, кайбер авылларга почта хезмәткәре атнага бер генә килә. Матбугатка язылып та, аны вакытында алып укый алмау хакында халык бик еш зарлана. Шәһәрдә исә почта ящикларының ватык булуы, яисә аларның бөтенләй юклыгы басмаларга язылуны киметә. “Билгеле бер тармаккта гына махсуслашкан хезмәткәрләр хәзерге вакыт таләпләренә җавап бирми. Журналист бар өлкәне дә белеп эш итәргә, үзе фотога да төшерергә, яңалык агентлыгы сайтына тиз арада мәгълүмат язып урнаштыра белергә, аннары шул мәгълүматны анализлап, газета-журнал өчен мәкалә әзерли алырдай кеше булырга тиеш. Өстәвенә, аннан телевидение өчен кыска гына сюжет әзерләү һәм радиодан чыгыш ясау күнекмәләре дә таләп ителә”, – дип үз фикерен белдерде ул. Төп проблема исә журналистларны искечә әзерләүне дәвам иткән уку йортларында. Бүген укыту программаларын үзгәртү мәсьәләсен хәл итмичә, заман таләпләренә җавап бирердәй, көндәшлеккә сәләтле журналистны әзерләү мөмкин түгел, ди Мәскәүдән килгән кунак. Сыйфатлы матбугатка күчәргә вакыт Мәгълүмат бүген нинди формада җиткерелсә дә, аның кызыклы, эчтәлекле, профессиональ булуы шарт итеп куела. “Мәгълүмат чарасы газета булып чыгамы, сайт, яки башка формада дөнья күрәме – анысы икенчел мәсьәлә, төп игътибар эчтәлеккә бирелергә тиеш”, – ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Әмма бүген укучыны беренче чиратта сенсацияләр кызыксындыра. Алай да, Президент фикеренчә, бу вакытлы күренеш, бүген булмаса иртәгә мондый мәгълүматтан ул читләшәчәк. Сыйфатлы матбугатка йөз белән борылырга вакыт җитте инде, дип саный ул. Шулай ук республика башлыгы журналистларны күбрәк игътибарны позитив күренешләргә юнәлтергә өндәде. “Сезнең хезмәтегез бик тә җаваплы, аңа карата таләпләр бөтенләй башка бүген. Тиз мәгълүмат җиткерү таләп ителгән заманда, хаталар да бик еш китә инде. Шуңа да үз осталыгыгызны үстерү юнәлешендә һәрдаим эшләгез”, – дип киңәш итте ул журналистларга.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|