|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2013 Мәгариф
Кәгазь журнал ник ярамады?2013 елдан республикабыз мәктәпләре тулаем электрон журналга күчәргә тиеш дигән мәгълүмат узган ел ук кайнар бәхәсләр тудырган иде. Үземнең таныш-белеш педагоглардан да кәгазь журналларны бетерүгә карата фикерләрен сораштыргалап торам. Дөресен әйтергә кирәк, кәгазь журналлар эшләү өчен уңайлырак иде дигән фикерләр ешрак әйтелә. Пенсия яшенә җитәренә берничә ай гына калып барган таныш укытучы ханым да: “Шул электрон журналларны тутыру әллә никадәр вакытымны ала, мәктәптә генә җитешеп булмый, эше өйгә дә ияреп кайта. Яшемне тутыру белән китәм эшемнән, бер генә көн дә эшләмим”, – дип, зарланып та алды әле беркөнне. Бер тотынгач, мәктәпләрне электрон журналлар белән эшләүгә күчереп бетерерләр инде, мөгаен. Кәгазь журналлардан электрон журналларга күчү шәһәр мәктәпләрендә җиңелрәк, билгеле. Ни дисәң дә, шәһәрдә интернет та тотрыклырак эшли, электр линиясендә дә төзексезлекләр сирәгрәк чыга. Ә менә авылларда шартлар икенчерәк шул. Кайчак, табигать шартларына бәйле рәвештә, электр берничә көн булмаска мөмкин. Кайбер авылларда хәтта яшенле яңгыр, җил-давыл вакытында да электр трансформаторларын аерып торалар. Мондый хәлләр туганда электрон журналлар һәм интернет белән эшләп булмаячак, әлбәттә. Шуңа да, уйлап эш иткән педагоглар электрон журналларга гына ышанып бетмәсләрдер, барыбер дә, үзләре өчен генә булса да, укучыларга куйган билгеләрен дәфтәрләренә дә төшереп барырлар кебек. Компьютер компьютер инде ул, аның винчестеры да сафтан чыгарга мөмкин, вирус та эләктерүе бар. Кайчак көтелмәгән хәлләр дә булгалап ала. Мәсәлән, үзем элегрәк эшләп киткән бер оешмада бервакыт кабель аша яшен бәрде. Гомуми системада утырганлыктан, әллә ничә компьютер, принтер, телефон-факслар, телевизорлар сафтан чыкты. Әле ярый үзем эшли торган документларны флеш-картага күчереп саклый идем, исән калган компьютерларга шуны кушып, документларны кабат хәтерләренә керттек. Мәктәпләрдә дә шуңа охшашлы хәлләр чыгу мөмкинлеген истә тотып, электрон журналлар тутыруга кагылышлы документларның күчермәсен флеш-карталарга күчереп баруның бер дә зыяны тимәстер. Минемчә, кәгазь журналлар эшләү өчен гади дә, уңайлы да. Журнал битен ачып теманы язып кую, укучыларга билгеләр төшерү матди чыгымнар да таләп итми. Аннан соң, сыйныфтагы барлык укучыларның бөтен билгесе күз алдында тезелеп тора бит, ә кәгазь журнал битен ачып карау секундлык эш. Электрон журналны ачу өчен күпмедер вакыт кирәк. Ярый ла интернетның эшләү тизлеге тиешенчә булса. Юк икән, укытучының күпме кадерле вакыты исраф ителәчәк. Күңелдә кайчак шик тә туа әле. Яшьләр бит хәзер компьютер программаларын яхшы үзләштерәләр, шуңа теге электрон журналлардагы билгеләрне әвеш-тәвеш китерергә җай тапмаслармы дим. Прогресс бер урында гына тора алмый, билгеле. Тулысынча электрон журналлар белән эшләүгә дә күчеп карамый булмастыр. Кайсы журнал белән эшләүнең уңайлырак икәнлеге турында укытучыларыбыз киләчәктә әйтми калмаслар әле.
Җәүдәт ХАРИСОВ |
Иң күп укылган
|