|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2013 Мәдәният
![]() Режиссерлар эшли белми?Әлеге кискен фикерне драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди күтәреп чыкты. Еш кына режиссерлар хәзерге драматургларны үтемле, тормышчан, замана таләпләренә туры килердәй пьеса язмауда гаепли. Режиссерларга эзләнү өчен материал туплау җәһәтеннән Казанда “Яңа татар пьесасы” дигән конкурс та оештырылып килә бит инде үзе. Ә драматурглар исә, киресенчә, гаепне Казан режиссерларында күрә. “Татмедиа” агентлыгында узган журналистлар белән очрашуда Рәдиф Сәгъди: “Казан режиссерлары язучы-драматурглар белән эшли белми. Алар әзер, суперпьеса гына көтеп ята. Элеккеге атаклы режиссерларыбыз кебек әсәрне ”сүтеп җыя” белмиләр. Ә бит режиссер пьеса белән эш итә белергә тиеш! Театрлардагы төрле сәясәт агымнары аркасында, язган әсәрләребезне Казан тамашачысына чыгара алмыйбыз”, - дигән фикере белән уртаклашты. Тиздән 55 яшьлеге якынлашып килүче драматург, язучы Хәбир Ибраһимов та үз әсәрләренең Казан сәхнәсендә куелмавына бер дә риза түгел. Ул үзе белдергәнчә, аңа әле вакытың килеп җитмәгән, диләр икән. “Драматургның әсәрләрен Казан театрлары куймый икән, димәк ул драматург түгел, дигән караш яши бездә. Шәхсән минем әсәрләремне районнарда эшләп килүче театрлар куя. Дөрес, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хәзерге көндә “Төн яна учакта” дигән әсәрем уйнала. Ләкин, башлыча, пьесаларым район җирлегендә генә куела. Моның белән горурланам. Тик шунысы гына кызганыч: күбесен Казан тамашачысы күрми кала”, - дип уфтана Хәбир Ибраһимов. Мәгълүм булганча, Казанда “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале дә оештырыла башлады. Узган елда “Һөнәр”нең дүртенчесе узды. Проекта Казан, Уфа, Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Стәрлетамак һәм Казахстанның Петропавловск шәһәрләреннән 16 яшь режиссер катнашкан иде. Яшь режиссерларны, бигрәк тә яшь татар режиссерларын барлау, аларга иҗат мөмкинлекләре тудыру җәһәтеннән оештырыла башлаган чара Казанда үз урынын тапты. Ә бит кайчандыр проектта нибары алты кеше генә катнаша иде. Димәк, яшь режиссерларыбыз да юк түгел, алар да үсештә. Казан режиссерлары белән драматурглар арасындагы аңлашылмаучанлыкка бәлкем алар чик куяр.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|