поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.02.2013 Җәмгыять

Үз казаныбызда гына кайнамыйк

Өлкә Диния нәзарәте каршында Зөһрә ханым Идрисова җитәкчелегендә эшләп килүче Хәйрия бүлегендә ел әйләнәсендә эш туктап тормый. Бәлагә тарыган, кыен хәлдә калган күпме кеше өлкә Җәмигъ мәчетенә килеп, азмы-күпме ярдәм күрә?! Андыйларның саны, ни кызганыч, бер дә кимеми.

Мохтаҗлар игътибар үзәгендә

Уразавылдан Надирә ханым бик кыен шартларда гомер кичерүе турында безгә хат язган иде. Йортлары янып бернәрсәсез калган гаиләгә кием-салым белән дә, акчалата да ярдәм күрсәтелде. Түбән Новгородта яшәп, үзе дә инвалид булып ялгызы ике оныгын тәрбияләргә мәҗбүр булган Рабия апага да даими булышып торабыз. Аларның гаиләсенә азык-төлек, кием-салым белән ярдәм итеп киләбез, ә күптән түгел автомат кер юу машинасы белән сөендердек үзләрен. Иң мөһиме, бу гаилә ялгыз түгел, алар янына мәчеттән кем булса да барып хәлләрен белешә, булышып тора. Спас районы Тукай авылында өч баланы ялгыз тәрбияләүче, үзе дә инвалид Рафия ханым да безнең игътибар үзәгендә. Болар Хәйрия бүлегенең кайбер гамәлләре генә, аларны санап бетерү мөмкин түгел, алар көндәлек һәм күзгә күренми торган кечкенә, әмма даими мәшәкатьләрдән гыйбарәт.

Ә Салгандагы Балалар, Уразавылдагы Картлар йортларына Хәйрия бүлеге хезмәткәрләре бер ел да бармыйча калмыйлар. Мөселман кардәшләребез тапшырган күчтәнәчләргә өстәп, хәйриягә җыелган акчаларга тагын да тәм-томнар, уенчыклар, кием-салым, аяк киемнәре, уку кирәк-яракларын илткәләп торабыз ул йортларга.

Күпчелегебез фани тормышның мәшәкатьләренә чумып, үз казаныбызда гына кайнап, башкаларның борчу-кайгыларына кайчак игътибар итми яшибез. Шуңа күрә, мөмкинлек булганда, без мохтаҗлар янына үзебез белән башкаларны да алырга тырышабыз. Соңгы тапкыр татар авыллары буенча экскурсиягә барганда милләттәшләребезгә Уразавыл Картлар йортына кереп чыгарга тәкъдим иттек. Кем күпме булдыра ала, акча җыйдык та, коробкалап тәм-томнар алып кердек ул йортка. Иии, андагы чарасызлык, андагы өметсезлек керә-керешкә үк шундый итеп күңелгә бәрелә, тизрәк борылып чыгып китәсе килә. Күпчелекнең бит балалары исән, оныклары бар, ә алар беркемгә дә кирәкми…. Аллам сакласын. Моннан да куркыныч, моннан да аяныч ни бар икән тагын бу дөньяда?! Безнең белән килгән милләттәшләребезнең бу йорттагы хәлләрдән хәйран калган хисләре йөзләрендә ачык чагылды. Хәйран калырлык шул!

Әтисез иделәр, әнисез дә калмаслармы?

Пильна районының Яңа Мочали авылында да еш булабыз. Бик ошый ул авыл безгә. Ниндидер нурлы, иркен авыл. Анда тәртипле, уңган, тырыш халык яши. Урам тулы ап-ак казлар, атлар еш кына очрап тора. Барысы да мул тормышка, булганлыкка ишарә. Тик беренче карашка гына бар да яхшы, бар да тигез яши кебек. Авыл бик ошаганга гына еш килмибез без монда. Шушы нурлы авылда, мул тормышлы халык арасында алты бала белән тол калган Тамара-Таһирә Аймалетдинова да яши. Яши дип, яшәми дисәң дөресрәктер инде. Кызганыч, сынды Таһирә, түзмәде авырлыкларга. Соңгы елларда ул балаларын күрми дә, белми дә диярлек. Ярты ятим алты оныкларын тәрбияләргә таяныч булган бабай да үлеп китте. Шулай итеп, алты бала 82 яшьлек Рафия әби кулына калды. Без килгән саен күз яшьләрен түгә ул. Ярый әле биш малай янында тагын бер кыз да бар. 15 яшьлек Эльвира әбисенең уң кулы хәзер. Ашарга пешерүче дә ул, энеләренең кием-салымын юучы да. Безнең кебек әллә нигә бер килеп йөрүчеләргә, ярдәм итүчеләргә генә җиңел ул «түзегез инде» дип юатып китүләре.

Кысан гына йорт, скотч белән ярыклары ябыштырылган түшәмнән туфрак коела, зур-зур тишекле идәннең кыш көне нинди салкын икәнен күз алдына китерергә дә куркыныч. Шушы иске йортта көн күрергә мәҗбүр булган гаиләгә ярдәм итәргә тырышып карасак та, әле берни барып чыкмады. Авыл советы администрациясе дә, районныкы да бу турыда хәбәрдар. Хәтта губернаторга кадәр барып җиттек. Шулай да шатландырырлык хәбәрләр юк түгел. Кызыл Октябрь районыннан берничә егет бу гаилә турында бездән ишетеп, Мочалига юл саптылар инде. Мәскәү тикле Мәскәүдән кием-салым, андагы мәчет каршындагы Хәйрия фондыннан акчалата ярдәм китергәннәр.

Шул игелекле егетләр авылларына кунакка кайтканда да кереп чыгарга иренмиләр бу ятимнәр янына. Мочалига соңгы баруларында Сафаҗай авылыннан Мәскәүдә мәчеттә хезмәт кылучы Әхмәт хәзрәтне дә чакырганнар. Ул да Аймалетдиновларга ярдәм вәгъдә иткән. Күршеләре дә булышкалап тора, туганнары да читтә калмый...

Бу гаиләдә беренче булганнан соң: «Эх, шушы авылның һәр кешесе бер 500 сум гына ярдәм итсә дә Таһирәләргә, аларга йорт төзеп керергә нинди зур таяныч булыр иде», – дип әйткән иде Зөһрә ханым. Нишләргә, кемнеңдер мөмкинлеге юк, кемдер тагын бер йорт салып керә, кемдер «үземнән дә артмый» ди. «Ил төкерсә күл була» дигән төшенчә хәзер онытылып бара шул, кызганычка каршы. Шулай да караңгы тарлавыкта өмет нуры күренә башлады. Шул ук Мәскәүдә яшәүче Нижгар егетләре, үзләре башка районныкылар булса да, Аймалетдиновларга йортларын ремонтлап бирергә җай эзлиләр. Аллаһы Тәгалә язса, бәлки яңа йорт төзеп керергә дә мөмкинлек чыгар. Чөнки булачак йортка нигез салынган инде. Шулай дип ышаныйк, тиз арада бу гаилә өчен сөенергә насыйп булсын. Бәлки игелекле хезмәткә алынган егетләргә әлеге мәрхәмәтле эштә теләктәшләр дә табылыр.

Бала хәсрәте – авыр кайгы

Кайгы-хәсрәт беркемгә дә сорап килми. Аеруча бала хәсрәте бик авыр кичерелә. Казанда гомер кылучы, Нурулла мәчете имам-хатыйбы Абдулла хәзрәт Галиуллинннар бик күпләргә үрнәк гаилә. Алар барысы да намазда, барысы да бер-берсенә таяныч. Өлкән улларының кызлары Галиянең куркыныч авыруга дучар булуын ишетеп, бу гаиләдә хушсыз калалар. Кызларының әрнүләрен күреп, якыннары ни кылырга белми. Менә шундый авыр чакларында Абдулла хәзрәт гаиләсе мөселман кардәшләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Түбән Новгородтагы гаилә дуслары хөрмәтле Үмәр хәзрәт Идрисовлар да бу авыр хәбәрне ишетеп, читтә калмыйлар. Хәйрия бүлеге җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисова, гадәттәгечә, мәчеткә йөрүче якташларыбызга хәбәр сала. Соңгы ике ай дәвамында иң кирәкле даруларга 100 меңнән артык акча җыелды.

«Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен» диелсә дә бер хәдистә, без бу турыда язарга булдык. Чөнки ярдәмгә мохтаҗлар бик күп. Түбән Новгородта Хайруллин Илдар шундыйлардан. Зөһрә ханым аңа ярдәм итә башлады инде.Ә бит тирә-ягыбызда да күпме бала ятимнәр йортында ата-ана назыннан мәхрүм булып яши?! Бер генә мисал. Кечкенәдән Салган Балалар приютында, хәзер Түбән Новгородта интернатта яшәүче Гөлназ күптәннән авыру инде. Ел әйләнәсендә ул озаклап кастаханәдә ята. Башкалар янына якыннары килеп йөрсә, бу кызчыкны ничек китереп салсалар, шул килеш хәлен белүче булмаган диярлек. Башта янына үзебез барып йөрдек, кесә телефоны бүләк иттек, аннан соң активист яшьләргә, мәчеткә йөрүчеләргә Гөлназ турында хәбәр бирдек. Шулай итеп, безнен кызчык та «туганлы» булды. Хәзер аның янына да күчтәнәчләр күтәреп милләттәшләребез йөри. Гөлназга да яхшы, аны якын итеп хәлен белүчеләргә дә савап.

Ярдәмчеләребез бар, Аллага шөкер

Кемгәдер мохтаҗларга берничә йөз сум акча илтеп бирү җиңелрәк булса, кемгәдер Картлар йә Балалар йортына барып, ярты гына сәгать булса да күңел җылысы белән бүлешү уңайлырак. Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри диләр. Аллам сакласын. Бәла мине читләтеп узар, дип беркем дә ышана алмый. Шуңа күрә, хәзерге минутта кайгы-хәсрәт капкаларын какканнарга ярдәм итәргә ашыгыйк.

Ә күңелләре катмаган, ярдәмгә әзер кешеләр бар. Соңгы тапкыр узган ял кичәсендә Хәйрия бүлеге эшчәнлеге өчен махсус аукцион уздырылды. Нинди максатлардан чыгып оештырылуын белгән милләттәшләребез битараф калмадылар. Аеруча Р.А. Абдуллинга, Ш.Ә.Нуримановка, Р.Ә. Салихҗановка, З.И.Зайровка, Р.А. Исаковка, К.Х. Иксановларга рәхмәт әйтәсе килә. Яңа ел алдыннан бик күп бүләкләр китергән М.Н. Закировка, Р.Г. Нургалеевка һәм башка даими ярдәм күрсәтүче якташларыбызга да зур рәхмәт. Авылларда яшәүче мохтаҗ гаиләләргә илткән күчтәнәчләрдә аларның өлеше зур.

6 январь көнне әйтеп узган милләттәшләребез ярдәме белән алынган кием-салымга, тәм-томнарга өстәп, Зөһрә ханым белән күп итеп төрлесеннән җиләк-җимеш алдык та, Кызыл Октябрь районына юнәлдек. Анда безне соңгы вакытта Хәйрия бүлеге белән хезмәттәшлек итүче Пашат егетләре Ф.Б. Ислямов, М.А. Арифуллин каршы алдылар. Китергән күчтәнәчләребезне без инде аларның ярдәме белән тараттык.

Куйсуында Садек абзый йортын карап торучы, ярдәмгә һәрчак әзер Зөбәйдә апа Мерсиаповадан мохтаҗларга махсус әзерләнгән итләрне кереп алгач, Мочалига юнәлдек. Биредәге Аймалетдиновлар гаиләсе өчен без инде үз кешеләр. Һәрвакыттагыча, тыенкы гына бүләкләребезне кабул иттеләр, артык зарланмыйча гына, кыска гына хәлләрен сөйләделәр. Малайлар шундук уенчыклар белән мавыгып, калын җылы келәмнәр җәелгән идәнгә утырып уйный да башладылар. «Мәскәүдән кайтардылар, сабыйларның аякларына җылы хәзер», – диде Рафия апа, сөенечен яшермичә. Бусы инде Пашат егетләре ярдәме белән эшләнгән гамәл.

Мочалидан Рбишча авылында күренекле Велемеевлар гаиләсенә юл тоттык. Юк, алар мохтаҗлар түгел. Әмма аларга кереп чыгу үзе бер шатлык. Үзләре дә ачык чырайлы, тәрбиягә алган дүрт балалары да һәр кешене шатланып каршы алалар. Мочалидан аермалы буларак, бу йортка килеп керүе күңелле.

Наилә апа белән Зәки абый үз балаларын инде аякка бастырып, оныкларына күңел җылысы биргән дәү әни, дәү әти. Әмма озак еллар хыялларында гына йөрткән теләкне гамәлгә ашырмыйча тормышлары түгәрәк булмаган. Менә, ниһаять, аларның зур, чиста, күркәм йортында тагын бала-чага тавышы, тагын мәктәп укучыларына гына хас ыгы-зыгы, күңелле шау-шу...

Уразавылда да безне көтеп алган гаилә бар. Аларга ярдәм итү үзе бер рәхәт, чөнки алар кечкенә генә күчтәнәчкә дә зур итеп рәхмәт әйтә беләләр, ихлас шатланалар. Бу авылда ярдәм сораган тагын бер гаиләгә бүләкләребезне тапшырдык. Кызьмавылда да безнең ярдәмгә мохтаҗ балалар бар. Бик тыйнак шартларда яшәүче чуаш гаиләсе ул. Элеккесендә аларга Пашаттан Фәрит абыйлары кием-салым, аяк киемнәре белән ярдәм итсә, бусында без дә аларны тәм-томнар, җиләк-җимешләр белән сөендердек. Зөбәйдә апа тапшырган ит тә бу зур гаиләгә бер дә артык түгелдер. Эреле-ваклы балаларның күзләрен зур ачып, «бу безгәме?!» дигәндәй кыяр-кыймас, ышанмыйча гына бүләкләрне кабул итүе әле дә күз алдында. Беләсезме, нинди рәхәт мизгелләр кемне дә булса сөендерү, аларның ихлас рәхмәтләрен ишетү?!

Алда язганнар үз эшләребез белән мактану өчен түгел. Бу язманың максаты башка. Бары тик якын-тирәдәге кешеләргә, мохтаҗларга, ятимнәргә игътибарлырак булсак иде. Акчалата гына түгел, башкача да ярдәм күрсәтергә була бит. Кемнеңдер идәнен юып чыксаң да, ятим баланың башыннан гына сыйпасаң да, кеше ярдәменә мохтаҗ булып өйдә яткан бер зәгыйфьнең хәлен белсәң дә, барысы да күркәм эш. Бигрәк тә динле, инсафлы, гомер-гомергә әхлаклы саналган татар халкына хас гамәлләр бит алар.
 


Зилә АХМАДУЛЛИНА
Туган як
№ 4 | 01.02.2013
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»