поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.12.2008 Матбугат

ИЛДАР КЫЯМОВ: "МИН ҮЗЕМНЕ ГАИЛӘСЕЗ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРӘ АЛМЫЙМ"

Татарстанда Гаилә елы тәмамланып килә. 2008 ел дәвамында гаммәви мәгълүмат чараларында журналистлар гаилә мәсьәләләрен яктырткан төрле мәкаләләр язды, бик күп гаиләләрдән интервьюлар алып бастырды. Ә бит журналистлар арасында да башкаларга үрнәк булырлык ныклы гаилә коручылар бар. Гаилә елында безнең “Intertat.ru” газеты корреспонденты Мөршидә Кыямова һәм аның тормыш иптәше – танылган журналист, концертмейстер Илдар Кыямов гаиләсе турында әйтми калып булмый. Чын татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үскән бу ике акыллы һәм тырыш кеше тормышта чын мәгънәсендә бер-берсенә терәк була алган.





Кыямовлар күптән түгел Казанда яңа фатирга күченде, әле бер-ике ай элек кенә анда ремонт эшләрен тәмамладылар. Әңгәмәбез дә аларның өендә үтте. Биредә барысын да Мөршидә зәвыгы белән башкарып чыкканнар. Дүрт бүлмәнең берсе – Илдарның эш бүлмәсе икән. Андагы шкафларда Илдарның шәхси китапханәсе, шулай ук үзе язган китаплар һәм аңа бүләк иткән автографлы басмалар саклана. Эш өстәле, утырып ял итәрлек йомшак кәнәфи дә бар биредә. “Тәрәзәгә Илдар челтәр элдермәде, чөнки бу бүлмә тәрәзәсеннән кичләрен бик матур итеп, кызарып кояш батканы күренә, шушы күренешле каплыйсы килмәде”, - дип сөйләде Мөршидә яңа фатирның бүлмәләрен күрсәткәндә. Мөршидә белән Илдарның гаилә корып яши башлауларына инде 15 ел тулган. Алар ике ул үстерә, олылары - Иделгә инде 14 яшь, ә кечесе Ихтыярга әле 4 кенә.

- Илдар, сөйгән ярың Мөршидә тумышы белән Яшел Үзән районыннан, син исә - Татарстанның чигендә диярлек урнашкан Чирмешән ягыннан. Ерак араларны якын иткән очрашу кайда булды, язмышларыгыз ничек бергә кушылды?

 

Илдар: Без Мөршидә белән Казан дәүләт университетында укыганда, студент чакта таныштык. Мин журналистика факультетының өченче курсында укый идем, “Мәгърифәт” газетына практика узарга яңа гына укырга кергән бер көтү студентларны алып килделәр. Араларында матур кызлар күп иде, менә шунда күзем Мөршидәгә төште. Аннан соң журналистика факультетының татар бүлеге очрашуы булды. Үзгәртеп кору елларында, татар милли рухы кабынган чорда андый очрашулар зур яңалык иде. Факультет деканы Флорид Әгъзамов белән бергә мөгаллимнәр, студентлар, танылган журналистлар бергә җыелып, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә чәй өстәле артында татарча сөйләшеп утырганыбызны әле дә хәтерлим. Менә шунда Мөршидә белән якыннанрак аралаштык. Яшьләрчә өч ел аралашып йөргәннән соң гаилә корып җибәрдек. Мин ул чакта инде журналистика факультетын тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясенә укырга кергән идем.

 

- Мөршидә, студент чакта чибәр татар кызы артыннан йөргән егетләр аз булмагандыр. Ни өчен араларыннан Илдарны сайладың?

 

Мөршидә: Хәтерлим, студент чакта кызлар белән бервакыт “Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган татар дискотекасына бардык. Ул мәлдә без Казанның төзелеш институты егетләре белән дуслашып йөри идек. Шул дискотекада Илдар мине күреп, биергә чакырды һәм соңыннан тулай торакка кадәр озата кайтты. Минем каршы килмәвемнең сәбәбе: Илдар белән чагыштырырлык түгел иде башка яшьтәшләрем.

 

Яшермим, инде ул вакытта ук Илдарда ниндидер перспектива күренде. Минем Дәү әни әйтә торган иде: “Мәхәббәт ул - кил дисәң килә, кит дисәң китә” дип. Аның шушы сүзләре күңелгә кереп калган күрәсең, тормыш итәргә акыллы, җайлы кеше кирәклеген аңлый идем.

 

Илдар: Мөршидәнең Дәү әнисе әйткән тагын бер сүз бар: “Ун кызың булса, берсен дә мишәргә бирмә”, - дип. Аның каравы, оныкларының кияүләре икесе дә мишәр булып чыкты, мин - Чирмешән, баҗай - Чуашия мишәре. Шулай да әбиләр кияүләрдән канәгать бугай.

 

Мөршидә: Әйтәсе килгәнем: кыз бала тиң яр сайлаганда үзенең һәм туачак балаларының киләчәген уйларга тиеш.

 

Илдар: “Алдыңны-артыңны уйлап йөр”, дигән сүз инде бу татарларда.

 

- Илдар, журналист белгечлеген алгач, сәнгатькә китүең - консерваториягә керүең нәрсә белән бәйле? Бу – үзеңне башка һөнәрдә сынап карау теләгеме, әллә белемеңне камилләштерүгә омтылыш идеме?

 

Илдар: Консерваториядә вокал дәресләрен Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева укытты. Ул әйтә икән: “Илдар - гыйлемгә туймас кеше”, - дип. Чыннан да бу сүзләрдә хакыйкать бар. Мин бүген дә еш кына төшемдә ниндер вузга укырга кергәнмен икән дип күрәм. Кайвакыт әллә медицина университетына барыйм микән дип уйлап куям.

 

Мәгълүмат үзәгендә кайнау, гомумән, сукоярларга хас нәрсә. Минем әти дә кызыксынучан кеше, күп укый иде, гел яңалык эзләү - безнең канда бар. Соңгы елларда миңа туган авылым Кара Чишмә тарихын өйрәнеп, архивларда эзләнергә туры килде. Кызыксынучан табигатемә менә дигән шөгыль булды ул, чөнки тарих - бетмәс-төкәнмәс хәзинә чыганагы.

 

Журналистикага килгәндә, мин үземне бу һөнәргә яшьтән үк әзерләп килдем. Язу һөнәрендә, һәрхәлдә мәдәният өлкәсендә эшлиячәгемне балачактан ук белә идем. Университетта бик яратып, кызыксынып укыдым. Журналист һөнәре осталыгын үзләштерү гади авыл малае өчен зур казаныш иде ул.

 

Студент чакта университетның татар хорына йөрдем. Соңрак җыр-музыка дөньясын тирәнрәк үзләштерәсем килде. Шуңа күрә диплом алып чыккач, консерваториянең вокал факультетына укырга кердем. Анысын инде гаиләле килеш тәмамладым. 1995 елда Мөршидә белән беренче улыбыз - Идел туды. Ул чакта мин - төшкә кадәр, Мөршидә төштән соң дәрескә бара иде. Шулай тулай торакта яшәп, малайны чиратлашып карап үстердек.

 

- Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Чыннан да җитди рәвештә башка тагын берәр һөнәр үзләштерергә теләгең юкмы?

 

Илдар: Юктыр, мөгаен. Минем гомер болай да тоташ өйрәнүләрдән торды. Яшьлек 1990 еллар башындагы кризис чорына туры килде. Безнең чор кешеләре тормышны алып бару өчен төрле җай табып, акча эшләргә мәҗбүр иде. Студент чакта мин “Мәгърифәт” газетына эшкә кердем. Фән һәм вузлар бүлеген җитәкләп бардым. Өйләнгәч, замана конферансье һөнәрен үзләштерергә мәҗбүр итте. Аннан тамада булып йөри башладым. Консерваториядә профессиональ дәрәҗәдә җырларга, фортепианода уйнарга өйрәндем. Тора-бара дикторлык эшенә кереп киттем. Санап карасаң, бер үземә генә байтак һөнәр үзләштерергә кирәк булган. Инде башкаларына соңарганмындыр дип саныйм. Медицинский дип, шаяртып кына әйттем...

 

- “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалына “Хәерле иртә” тапшыруын алып барырга үзләре чакырып алдылармы?

 

Илдар: “Хәерле иртә”гә алып баручы буларак үзенә пар итеп, Миләүшә Сибгатуллина бик үгетләп чакырды. Без аның белән элек “Казан” милли-мәдәни үзәгендә бергә эшләгән идек. Шунысын әйтәсем килә: телевидение ул журналистиканың бөтенләй башка өлкәсе. Алып баручы һөнәрен исә саф журналистика дип әйтеп булмый, анда әз генә редактор, тәрҗемәче, режиссер эшен дә тоемларга кирәк.

 

- Электән артистлар арасында, шул ук журналистлар арасында да карьерага мөкиббән китеп, гаиләгә игътибар бирмәүчеләр күп. Илдар, синең өчен гаилә ничәнче урында?

 

Илдар: Адәм баласы җиргә яратылган икән, ул үзенең ярын табарга һәм нәселен калдырырга тиеш. Гаилә өчен яшәү кешене ниндидер бер кысада тота һәм тәртипле, әдәпле итеп яшәргә этәрә.

 

Мин үземне гаиләсез күз алдына китерә алмыйм. Баштарак, юк, салкын карадым дип әйтмим, ярата идем гаиләмне, ләкин “әй, гаилә бигрәк вакытны күп ала инде, иҗат эшенә өлгереп булмый”, дигән уй яши иде күңелдә. Ул архивларда утырып, авыл дип бик тә пошынып йөргән чаклар иде. Әмма Ходай Тәгалә миңа искәртте алай түгеллекне. 2006 елда юл-транспорт һәлакәтенә очраганнан соң хастаханәгә эләктем. Менә шунда төшендем адәм баласының яшәү максаты нәрсәдә икәнен. Әнисен җитәкләп, ике яшьлек малаем титаклап яныма килгәч, гаилә бу дөньяда иң зур таяныч икәнен аңладым.

 

- Килен каенана туфрагыннан яралган, диләр. Мөршидә әниеңә охшаганмы?

 

Илдар: Мөршидә дә әнием кебек хезмәт сөючән кеше. Бервакыт шулай радиода диктор булып эшләгән чагым, әле әти, әни исән иде, ашыгыч рәвештә авылга хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә кайтырга кирәк булды. Чирмешәндә бит үлә-бетә суган утырталар, аннан шуны август аенда җыеп алып тапшыралар. Менә шунда Мөршидә Кара Чишмәгә үзе генә чыгып китте. Бик каты булышкан ул анда, әни бик сөенгән, әтинең исе киткән.

 

Мөршидә үзе дә авыл кызы бит, безнең кебек үк традицияләрдә тәрбияләнгән. Аның әти-әнисе дә хезмәт сөючән җир кешеләре.

 

Аннан соң Мөршидәнең җитмеш кабынып, җитмеш сүнә, ягъни теләсә нинди эшне мизгел эчендә ялт итеп эшләп куя торган гадәте бар. Гомумән, ул лидерлык сыйфатларына ия. Һәр җирдә бер башлап йөрүче кирәк бит. Без гаиләдә ике малай белән аның артыннан титаклап, нәрсә кушса шуны әйбәт кенә эшләп куярга тырышабыз.

 

- Мөршидә, Илдар һәрвакыт кеше арасында, аны беләләр, таныйлар, аралашырга омтылалар. Синдә көнләшү хисләре уянмыймы?

 

Мөршидә: Юк, көнләшмим. Көнләшер идем әгәр дә Илдар сәбәп бирсә. Кайберәүләр миннән: “Илдар телевизорда елмаеп, матур сүзләр генә сөйләп утыра, ул тормышта да шулаймы?” – дип сорый. Чөнки бит кайсыбер кеше халык арасында - бер, ә өйдә икенче төрле була. Илдар исә кеше янында ничек, өйдә дә нәкъ шундый.

 

Дөресен әйткәндә, Илдарга тиң булган һәм минем белән ярыша алырлык тагын башка хатын-кыз бар дип уйламыйм. Моны мактанып әйтүем түгел, ә мишәр кешесенә түзеп яши белергә дә кирәк диюем.

 

Илдар: Хәтерне калдырсалар, без бик яман...

 

- Фатирыгыз хан сарае кебек, кеше саен бүлмә дигәндәй. Малайларыгыз бар инде, кыз бала турында да хыялланмыйсызмы?

 

Илдар: Баласы булган кешегә тагын берне алып кайтмыйсызмы дип сорау җиңел. Әмма йокысыз төннәр, бала күтәреп хастаханәгә йөгерүләр - болар барысы үз башыннан үткән кешегә моңа җавап бирү бик катлаулы. Бала үстерү - җаваплы эш. Ике малаебыз булганга Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм. Бөтенләй баласыз кешеләр бар, алар белән чагыштырганда мин үзебезне бәхетле әти һәм әни дип саныйм.

 

Мөршидә: Ата-ана буларак без бурычыбызны үтәдек дип уйлыйм: ике кешедән бу дөньяда ике кеше кала икән - бик җиткән.

 

- Улларыгызның исемнәре үзенчәлекле, бик матур. Кем сайлады?

 

Мөршидә: Илдар сайлады.

 

Илдар: Олы малаем туар алдыннан китапханәгә кереп, Гомәр Саттаровның исемнәр китабын актардым. Әдрән, Таһир яисә Искәндәр кушыйк микән дип уйлаштык һәм Идел дигән исемдә тукталдык. Ул бик мәгънәле исем булып чыкты. Елга исеме генә түгел, борынгы арами теленнән Аллаһының үзен атаган исем ул, “Әтил” дигән мәгънәсе шуны белдерә.

 

Икенче улыбыз Ихтыяр 2005 елда туды. Халыкка сөйләгәндә көлдерәм, Мөршидә нинди исем кушабыз, дип сорагач, мин: “Әй, ихтыярың, теләсә ничек куш”, - дидем имеш. Әлбәттә, чынлыкта алай түгел иде. Минем ул чакта рухи эзләнүләр чоры, Сергей Лазеревның “Кармическая диаогносника” дигән китабын укый идем. Шундый фикергә килдем: дөньяда барысы да Аллыһының ихтыяры буенча эшләнә икән, үзебезнең ихтыярдан аз нәрсә тора. Ихтыяр көчебез бар барын, ләкин төп сүз - барыбер Аллаһыныкы. Шуңа күрә икенче улыбызга Ихтыяр дип куштык.

 

- Балаларыгыз нинди һөнәр сайлавын телисез? Журналист яисә артист булырга хыялланмыйлармы?

 

Илдар: Әлегә төпчек турында берни дә әйтеп булмый, кечкенә бит. Ә Иделнең гуманитар фәннәргә һәвәслеге сизелә. Математиканы белми ул, без Мөршидә белән күпме тырыштык, укыттык, аңлаттык, тик үзең белмәгәнне ничек аңлатасың инде.

 

Идел артистланырга, мәзәк сөйләп кешене көлдерергә ярата. Бездән отамы икән инде ул аны, үзенең канында бармы... Минемчә, кем буласын ул әле үзе дә белми. Менә соңгы вакытта мәктәптә яхшы укый башлады, бишлеләр алып кайта. Бик сөенәбез. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары мактый. Шактый кызыклы гына иншалар яза, кайберләрен кызык өчен үзебезгә саклыйбыз. Язу куәте бар аның.

 

- Мөршидә, егетләр йорт эшендә булышалармы?

 

Мөршидә: Кайвакыт өйдә кыз кулы булсын иде, дигән теләк уяна уянуын. Шулай да минем Илдар үзе дә ярдәм итәргә тырыша. Нәрсә кушсам, шуны эшләп куя. Өйдә үзе генә булганда ашарга да пешерә. Ярты эш безнең Идел өстендә. Шәһәрдә малай эше юк, дибез без аңа.

 

Илдар: Иделне хезмәткә өйрәтүдә Мөршидәнең әти-әнисе өлеше зур. Улыбыз җәйге каникулларга әбисе һәм бабасы янына авылга - Олы Шырданга кайта. Ул инде ун яшеннән кибән башында торды, астан биргән печәннәрне алып, рәтләп куя иде. Хәзер дә аның авылга кайтканын көтеп торалар.

 

- Мөршидә, ир-ат заты тәмле ашарга ярата. Сезнең өйдә нинди ризыкларга заказ бирәләр?

 

Мөршидә: Ихтыяр безнең бигрәк нәзберек инде, төн уртасында да уятып, ботка пешертеп ашата. Идел камыр ризыклары ярата. Кыстыбый ясыйм дисәң, өйдәге бөтен эшне эшләп куя.

 

Илдар: Мөршидәне сорарга килгәч, минем әни: “Бу гаиләдә хатын-кызлар бигрәк аш-суга осталар икән, сөбханаллаһ”, - дип исе киткән иде. Чыннан да Мөршидәләр гаиләсендә мул итеп, тәмле итеп пешерәләр. Аларда хатын-кызлар бик уңган, җитез һәм Мөршидә кебек төз гәүдәле.

 

Мин үзем нәрсә пешерсәләр дә яратып ашыйм. Салкын аш та бара миңа. Кайвакыт камыр ризыклары ашыйсы килгәндә, әни пешергән репертуардан Мөршидәгә заказ бирәм. Ул аларның кайберсен өйрәнеп, кайсын китаплардан карап, бик тәмле пешерә. Мәсәлән, безнең якта зур итеп итле бәлеш салалар, Мөршидә дә зур бәлешләр пешерергә өйрәнде...

 

P.S. Фотолар белән тулы интервьюны “Интертат”тан укыгыз.

 


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 03.12.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»