02.02.2013 Икътисад
Безгә күпме пенсия кирәк?
Быелның 1 февраленнән пенсия күләме 6,6 процентка артты. Хәзер ул аена уртача 10 мең сумнан артыграк сумманы тәшкил итә. Ил халкы исә аена 20 мең 820 сум пенсия алу турында хыяллана. Россиядә эшләүче халыкның 53 проценты пенсиягә чыккач та эшләргә теләвен белдергән. Моның төп сәбәбе – пенсия акчасы яшәргә җитмәс дип курку. “Ромир” холдингы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
Шулай да, һәр өченче кеше пенсиягә чыккач, эшләүдән туктаячагын әйткән. Ә халыкның 13 проценты әле төгәл карарга килмәгән. Россиялеләрнең бары 2 проценты гына пенсиягә чыкканнан соң яшәр өчен пенсия акчасы яки җыеп барган акча җитәчәк дип ышана. Ә сезнең фикерегезчә, пенсиягә чыкканнан соң эшләмичә лаеклы яшәү өчен пенсия ничә сум булырга тиеш?
Марат ГАЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе:
– Россиянең пенсия системасы гомумән авыр хәлдә. Хәзер эшләүчеләр саны кими. Аларның саны 2025 елга кадәр кимиячәк, чөнки алдагы елларда туучылар саны аз булды. Бездә пенсия һәркемгә үзе күпме эшләгәнгә карап түләнми. Хәзер эшләүчеләр пенсионерларны тәэмин итә, аларны исә пенсия белән киләчәктә эшләүчеләр тәэмин итәчәк. Бездә пенсиянең тупланма фонды юк. Эшләүчеләр аз булгач, пенсия дә аз. Пенсия фондына ел саен дәүләт бюджетыннан да өстәргә туры килә. Икенче яктан караганда, бездә пенсия яше түбән. Европа илләрендә ул югарырак. Минем фикеремчә, хатын-кыз өчен 55, ир-ат өчен 60 – әле эшли алырлык вакыт. Эшләргә кирәк. Бу – пенсиягә дә өстәмә. Хәзер Татарстанда эш урыннары эшләргә теләүчеләргә караганда күбрәк. Пенсия ничә сум булырга тиеш дигән сорауга килсәк, кешегә күпме бирсәң дә аз булыр. Кеше шулай корылган. Дәүләт минималь кулланучы бюджетын, рациональ кулланучы бюджетын исәпләп бара. Хәзер рациональ кулланучы бюджеты 30 мең сумга якын. Лаеклы яшәү өчен шул күләмдә пенсия алу кулай булыр иде.
Роберт ТУКТАРОВ, “Ватаным Татарстан” газетасы юристы:
– Һәр кешенең үз таләпләре бар. Ул кешенең көнкүрешеннән, яшәү рәвешеннән, саулыгыннан да тора. Һәркемне тигезли алмыйбыз. Миңа, мәсәлән, 50 мең сум да җитмәс иде. Кайбер кешегә 20 мең сум да җитәргә мөмкин. Монда минималь яшәү бәясен дә исәптә тотарга кирәк.
Илсөя КӘБИРОВА, Саба районындагы Шәмәрдән бистәсе, пенсиядәге укытучы:
– 40-50 мең сум пенсия бирсеннәр иде. Мин хәзер 10 мең 250 сум пенсия алам. Ул йә азык-төлек алуга, йә коммуналь хезмәтләргә түләүгә кереп бетә. Балалар булыша, мал асрыйбыз. Әгәр пенсия җитәрлек булса, асрамас идек.
Лидия ӘХМӘТОВА, Татарстанның халык артисты:
– 30 мең сумнан да ким булмаска тиеш дип саныйм. Бүген ул акчага да яшәү авыр. Ә 50 меңгә җитсә, бигрәк тә яхшы булыр иде. Минемчә, безнең бүгенге пенсиягә яшәп булмый. Хәзер 8 мең сум пенсия алам. Ул фатирга тәүләүгә керә дә бетә. Эшләмәсәң, нишләргә кирәк?
Кадрия АГЛИЕВА, пенсиягә чыккач та 4 ел эшләгән:
– Кешегә күпме түләсәң дә аз булачак. Ләкин үземнең 10 мең сумга якын пенсиямә яшәве кыен дип әйтмәс идем. Бүтән пенсионерлар кебек, ашарга җитми, тегесенә җитми, монысына җитми, дип зарланмыйм. Бу кешенең акчаны тота белү-белмәвенә дә бәйледер инде. Яшьләр, әйтик, 20-30 мең алып эшләсә дә, җиткерә алмый. Минемчә, 15 мең сум пенсиягә дә рәхәтләнеп яшәп була. Карт белән карчыкның икесенә аена 30 мең сум кереп бара дигән сүз ич инде ул. Ике карт кеше 30 мең сумга бер ай яши алмыймыни?