|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2013 Мәдәният
![]() Әлмәт театрында берьюлы ике бәйрәм (ФОТО)4 февральдә Әлмәт театрында берьюлы ике бәйрәм: Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты Фоат Зариповка 60, Татарстанның халык артисткасы Сәкинә Минхановага 55 яшь тула. Фоат Зариповның юбилей кичәсе 27 февральдә булачак. Сәкинә Минханова юбилеен бенефис спектакле белән апрель аенда билгеләп үтәчәк. Яраткан артистларыбызны юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Бар гомерен, талантын, көчен Әлмәт театрына багышлаган олуг артистларыбызга тирән хөрмәтебезне, олуг рәхмәтебезне юллыйбыз. Аларның иҗаты озак еллар тамашачыларыбыз күңелендә сакланыр. Иҗатыгызның озын гомерле булуын, сәламәтлек телибез.
1 2 3 4 5
|
Иң күп укылган
|