02.02.2013 Милләт
Үзеңә тиң “күбәләк”не сайлый белергә кирәк
Менә тагын бер ел гомеребез выжлап үтеп тә китте. Ә һәр узган елның хәтердә калган онытылмаслык көннәре була. 2012 елның 12 февралендә миңа - 82, апрельнең егерме бишендә “Бердәмлек”кә 22 яшь тулды. Шушы узган гомеремнең егермедән артык елын мин “Бердәмлек”, “Азан” газеталары белән дуслыкта яшәп киләм. Аларсыз тормыш миңа утсыз караңгы өйдә яшәү белән бер булыр иде.
Менә кулымда “Бердәмлек”нең быелгы беренче яңа саны. Аны мин зур кызыксыну белән укып чыктым. Гадәттә иң беренче газетаның баш мөхәррире язган язмаларны карыйм. Менә Рәфгать дустымның “Халыкка хезмәт итү юлында” дигән мәкаләсен укып, Самара мөселманнарының нинди кыенлыклар кичереп, үзләренең гыйбадәт йортын кире кайтарганнарын белдем. Соңгы мәчет ябылып, утыз биш елдан соң гына гыйбадәтханәле була алганнар алар. “Бердәмлек”нең “Яхшы кешеләр турында”гы бүлегендә басылган Миләүшә Газимова кызымның “Олы йөрәкле, киң күңелле” дигән язмасы да күңелемә бик тә хуш килде.
Шунысы мине шатландыра: “Бердәмлек”тә яшьләр өчен гыйбрәтле язмаларга, хикәяләргә күп урын бирелә. Менә шундыйларның бер-икесе генә: Гөлүсә Нәбиуллина – “Борылыш”, Нурзилә Хәлимованың “Ур-ра, вперед” дип аталганнары. Шуларны укыгач, гомеремдә булган бер вакыйга, бер кеше белән очрашып сөйләшүем исемә төште дә, шул турыда сезгә дә язарга булдым. Мин язачак егетнең мәхәббәт тарихы нәкъ менә шушы “Бердәмлек”тә басылган хикәяләрдәге геройларыныкына тәңгәл туры килә дә инде.
Үткән гасырның җитмешенче елларында безнең колхозга үз өлкәбезнең төньяк районнарының берсеннән бер чуваш егете эшкә килгән иде. Аның исем-фамилиясен дә хәтерлим - Виктор Улегиров.
Кышкы көннәрдә аны минем белән районның “Сельхозтехника” бүлегенә комбайннар ремонтларга җибәрделәр. Ул төскә матур, эшкә бик тырыш егет булып чыкты. Һәм без аның белән бик тиз дуслашып киттек.
Виктор кешеләр белән аралашырга бик ярата торган иде. Бервакытны аны өемә кунакка чакырдым. Сүз уңаеннан: “Синең гаиләң, хатының, балаларың бармы соң?” - дип сорагач, ул барсын да яшермичә сөйләп бирде: “Әлбәттә бар, дөресрәге, хатыным да, кызым да бар иде, хәзер минем өчен алар юк инде. Хатыным урыс милләтеннән, урта белемле укытучы иде. Ә мин механизатор-тракторчы һәм комбайнчы гына. Шулай булса да ун ел буе бик тату яшәдек. Света исемле кызыбыз үсеп буйга җитеп килә иде инде. Мин хатынымны да ярата идем. Ә аңардан да ныграк, әлбәттә, кызымны яраттым.
Төрле мәҗлесләргә дә, кунакка да һәрвакыт хатыным белән бергә йөри идек. Тик тора-бара Мария ни өчендер минем якыннарымны яратмый башлады. Мин сизендем: ул үзе урыс милләтеннән булганлыктан, минем якыннарымны - чувашларны, үзеннән кимгә саный, үзен алардан өстенрәк күрә иде.
Бервакыт район үзәгендә Мариямның ике туган абыйсы Владимирны очраттым һәм җәйге кыска төндә аның белән пиво эчеп, җырлашып, сөйләшеп утыра-утыра, таң атканын да сизми калганбыз.
Иртә белән өйгә кайтып керүгә, чын “тавыш” купты: “Кайда йөрдең берүзең генә төне буе, миннән башка. Беләм, син үзеңнең чувашларың белән эчкәнсеңдер инде. Ты - чувашский выродок”, - диде.
Шуннан соң минем хатыныма бөтен булган мәхәббәтем, хисләрем сүнде дә куйды. Башыма таяк белән сукса да, ачуланмас идем. Ә менә аның “Син - чувашский выродок” дигән сүзен күтәрә алмадым. Ул мине генә түгел, минем милләтемне хурлады, халкымны кимсетте. Шуннан соң янына якын бару түгел, хәтта үзен күрәсем дә килмәде. Ташлап чыгып киттем, күзем күргән якка һәм менә сезнең авылга килеп урнаштым”.
Безгә килгәч Виктор колхозыбызда сыер савучы булып эшләп йөргән бер чуваш кызына өйләнеп, бераздан алар хатынының туган иленә - Чувашиягә кайтып киттеләр. Киткән чагында ул миңа: “Габделәхәт, урыс кызына өйләнеп, мин хата эшләгәнмен. Менә хәзер таптым үземә тиң кешене, мин бәхетлемен”, - дип хушлашып китте.
Татар җырында шундый сүзләр бар бит:
Күбәләкләр күпләр алар,
Ап-ак төслесе сирәк.
Үзеңә тиң күбәләкне
Сайлый белергә кирәк.
“Үзеңә тиң күбәләк” – ул үз милләтеңдәге кеше булырга тиештер.
Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ, 82 яшьлек пенсионер, хезмәт ветераны.
Таллы авылы, Большая Черниговка районы.