31.01.2013 Җәмгыять
Актанышта яшәүче Баян апа елына ничек 500 көн эшли алган?
Башкортстанда туып үскән Баян апа сугыштан соңгы еллар авырлыгын үз җилкәсендә шактый татый. Бәхет эзләп, читкә дә китеп карый. Шунда булачак ире Сәелшәриф белән таныша. Яшьләр гаилә корып җибәрәләр. Аннан инде иренең туган авылы Богадыга кайтып төпләнәләр. Сөт тә җыя, терлекчелектә дә эшли. 32 ел сыер савып, лаеклы ялга чыга. Әмма өйдә кул кушырып ятмый, 15 еллар чамасы амбар эшчеләренә ашарга пешерә, җыештыручы вазыйфасын да башкара. 73 яшендә эштән туктарга карар кыла.
– 65 ел эш стажым бар. Моңа берәү дә ышанмый, – ди Баян апа. – Пенсия фондына документлар кирәк булгач, 1957 елда ничә көн эштә катнашканмын, карагыз әле, дигән идем. 465 көн итеп язылган. Ә елда – 365 көн. 500ләп көн эшләгән елым да бар. Тик тормадым шул мин. Сыер да саудым, авылга килгән кешеләрне фатирда да тоттым. Төзелешкә килгән балта осталары, урып-җыюга килгән шоферларны үзебездә яшәтеп, ашатып тордым. Моның өчен дә миңа көн язылды. Менә шулай кеше ышанмаслык көннәр эшләдем. Аның каравы пенсиям кешенекеннән артык түгел. Ләкин булганы да җитә, зарланмыйм. Бик яхшы яшим.
Бүгенге тормыштан зарланган кешеләргә аптырый ул. “Замана авыр түгел, кеше үзе бозылды. Хәзер дә эш кушсалар, көчемнән килгәнен эшләр идем, – ди 83 яшьлек Баян апа. – Эштән беркайчан да читенсенмәдем. Үзен сөймәгән, кеше яратмаганнар гына тормыштан риза түгел”.
Үзе әйткәндәй, тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер батып, бер калкып яши-яши, Сәелшәриф белән дүрт кыз үстерәләр. Төрле дулкыннар гизеп, рәхәт көннәргә килеп җиттек, ди ул, сөенеп. Моннан берничә ел элек аңа, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Актаныштан бер бүлмәле фатир да биргәннәр.
Шушы бер бүлмәле кечкенә генә фатирын ул “оҗмах дөньясы” дип атый. 9 майда – 80 яше тулган көнне аңа ачкыч бирәләр. Күченеп килә. Фатирдагы уңайлы тормышка аптыраган әби иренең стенадагы фотосы белән “сөйләшә” башлаган. “Синең аркада мин дөньяның оҗмахында яшим. Миңа оҗмах калдырып киттең”, – дип көн дә рәхмәт әйтеп, догалар кыла икән. Үзе генә мондый рәхәтлекне күрә алмады, ди ул, офтанып.
Бабайның үлгәненә дә 15 ел булган инде. Ул бакыйлыкка киткәч тә, Баян апа 10 ел сыер асрый. Гомер буе терлек тоткач, тик торасы килмәгән. “Көчем булса, әле дә асрар идем. Азыгын китереп бирәләр бит хәзер. Сыерымны әле дә сагынам”, – дип соңгы сыеры турында да бераз сөйләп алды ул.
Авылдагы гомер иткән нигезен калдырып китсә дә, Баян апа аны ташлап китмәгән. Оныгына бүләк иткән. Районнан комиссия килгәч, ул 1961 елда төзелгән йортын ремонтлап бирүләрен сораган. “Апа, моны ремонтлый башласаң, бик күп акча кирәк. Яңаны салу күпкә отышлы”, – дигәннәр. Яңа йорт дигән сүзне ишеткәч, мәшәкатеннән куркып, әзер фатир алырга була.
Бабайның васыятен үтәдем, дип тынычланып калган ул. Үзләренең малайлары булмагач, нигезне кемгә калдыру дигән уй аларда инде күптәннән була. Кызларның кайсысы беренче малай таба, нигез шуңа, ди Сәелшәриф абый. Онык Альберт тугач, бабасы күңеленнән генә васыять итә дә инде. Иренең бу сүзләрен истә тотып, Баян апа йортын оныгына документлаштыра. “Коебыз да бар иде. Аннан күптән су алган юк. Оныгыма әйттем, коены күммә, ул урынга йорт салма. Коймалап кына куй. Чистартам дип газапланма, дидем”, – дип сөйләде ул. Альберт хәзер шул нигезгә йорт салмакчы була икән.
Авылда да начар яшәмәдем, дип искә ала ул Богадыдагы тормышын. Беренчеләрдән булып яшелчәләр үстергәнен дә сөйләде. Помидор, кыяр аның бакчасында тәгәрәп үскән. “Авылда тагын Хөсәеновлар яшелчә үстерә белә иде”, – дип искә алды. Хөсәеновлар дигәне җырчы Азат Тимершәехнең әнисе Сылу апа булып чыкты.
Авыр чакта үзенә ярдәм иткән авылдашлары Флоридны да, социаль хезмәткәр Ленаны да изге догаларыннан калдырмый. Баян апа Актанышка күченгәч, район социаль яклау бүлеге аңа икенче социаль хезмәткәр бирергә булган. Үзе белән Ленаны да алып килгән. “Ул килгәч, авылга кайтып килгән кебек булам”, – ди Баян апа.
Ходайга мең рәхмәт укып, шөкрана кылып яши ул бүген. Әле дә тик тормый. Кайбер кешеләргә чәкчәк пешереп биргәли икән. Беренче Президент Минтимер Шәймиевкә дә пешереп биргән. Без киләсен белгәч, иртән генә хәбәр иткән булсалар да, бусагасыннан атлап керешебезгә кабак бәлеше әзер иде инде.
– Аллакаем, син биргән барлык авырлыкларга шөкер иттем. Рәхәт тормышыңда да яшәтсәң иде мине, дип Аллаһка ялварам, – диде ул, безне озата чыкканда.