поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.01.2013 Спорт

Камил Исхаков: “Рубин”ны зур үзгәрешләр көтә



Камил Исхаковны яңа эшкә Президент үзе урнаштырган. “Рубин”да эшләү белән беррәттән, ул әле мәчеттә дә төзелеш эшләре алып бара.


Билгеле булганча, узган ел ахырында “Рубин” футбол клубы тирәсендә купкан шау-шу янәдән баш тренер Корбан Бәрдыев файдасына төгәлләнде. Дөрес, ул баш тренер булып кына калды. Вице-президент вазифаларын исә яңа елдан Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков башкарачак. Попечительләр советы чыгарган әлеге карардан соң, ниһаять, Камил Шамил улы журналистлар белән очрашу уздырды.

Яңа вице-президент каләм әһелләре белән очрашуга килгәч тә, берничә үзенчәлеккә игътибар иттем. Беренчедән, Исхаков бик борчыла иде. Кереш сүзне әйткәндә бу бигрәк тә күзгә чалынды. Мөгаен, Ерак Көнчыгышта һәм Согуд Гарәбстанында вәкаләтле вәкил булып йөрүләр үз ролен уйнамый калмагандыр: Исхаков туган шәһәрендәге беренче зур эшкә зур дулкынлану белән кереште. Икенчедән, элеккеге мэр журналистлар игътибарына да сусаган булса кирәк. Әйтергә кирәк, “Рубин”да сәгать ярымга сузылган очрашулар бик сирәк була. Камил Шамил улы исә сорауларга рәхәтләнеп җавап бирде, хәтта ки үзе сораулар бирдертте.

Хәер, соңгы үзенчәлек клубның җәмәгатьчелек белән аралашуында яңача эшли башлауны аңлаткан даимилеккә әйләнергә мөмкин. Яңа вице-президент беренче көннән үк яңача эшли башлаулары хакында белдерде. “Халык белән клуб арасында бушлык булырга тиеш түгел. Төрле сораулар туу мөмкинлеген истә тотып, без хәтта он-лайн аралашу эшен гамәлгә кертәбез”, - диде Камил Исхаков әлеге “ачылу”ның сәбәбен аңлатып. Гомумән, әлеге очрашудан соң клубта чыннан да зур үзгәрешләр башланачагын фаразларга мөмкин. Кайберләрен Исхаков үзе дә әңгәмә барышында атады. Әйтик, тамашачылар белән эшләүне көйләү һәм халыкны стадионга тарту белән хәзер читтән чакырылган белгечләр шөгыльләнәчәк (Украинада “Шахтер” белән эшләгәннәр), үз урыннарындамы, юкмы икәнен ачыклау максатыннан клубта эшләүчеләр аттестация узачак, идарә итү формасы да үзгәрәчәк. Кыскасы, “Рубин”га җитәкче булып килгәндә һәр өч президенттан да үзгәрү турындагы фикерләрне ишетеп килсәк тә, бу юлы чыннан да үзгәрешләр булачагына шик калмады кебек.

Президент үзе эш тапкан

Кереше сүзендә үк Камил Исхаков әлеге вазифага билгеләнүе көтелмәгән булуын искәртте. Һәм бу юнәлештә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның роле зур булуын ассызыклады. Җиде еллар тирәсе читтә эшләп Казанга кайткан элеккеге мэрга эш табу турында Президент инде күптән уйланган икән. Попечительләр советында да әлеге тәкъдимне нәкъ менә Миңнеханов җиткергән. Карар кабул итү өчен Исхаковка бер ай вакыт кирәк булган. Шушы вакыт эчендә ул клуб президенты Валерий Сорокин белән очрашкан, ике тапкыр Төркиягә барып кайткан, баш тренер, уенчылар, клуб тирәсендә килеп туган шау-шуга сәбәпче Гекхан Түрә белән аралашкан, Парижга барып, яңа уенчы Янн М’Вила хакында сөйләшүләр уздырган.

Иң соңыннан, Рөстәм Миңнеханов белән күзгә-күз очрашу узганнан соң гына, 29 гыйнварда вице-президент булып эшли алуына инанган. “Зур канәгатьлек белән эшкә керешәм. Кайда гына булсам да, мин һәрвакыт “Рубин”ны күзәтеп килдем”, - диде 2005 елдан команданың почетлы президенты булган яңа җитәкче.

Франциядән футболчылар да кача

Әлбәттә, журналистларның беренче соравы клубның трансфер сәясәтенә кагылды. Аерым алганда, сакчы Сальваторе Боккетти буенча сөйләшү озынга сузылды. Вице-президент яшереп тормады: “Спартак” уенчыга күбрәк хезмәт хакы тәкъдим иткән. “Җәй көне Боккеттиның безнең белән килешүе вакыты чыгар иде һәм ул чакта ул бездән бөтенләй бушка китәр иде. Безнең дә аңа хезмәт хакын күтәрү мөмкинлеге бар, әмма без моны эшләмәдек”, - ди Исхаков. Аның сүзләренә караганда, Боккеттиның гонорарын арттыру уртача хезмәт хакын үзгәртүгә, башка уенчыларныкыларның кимүенә китерер иде.

Шул ук вакытта француз уенчысы Янн М’Виланың эш контракты, чыннан да, башкаларныкыннан югарырак бәяләнгән. Вице-президент моны аның җыелма команда уенчысы булуы белән аңлатты: “Азрак түләсәк, ул безгә килмәс тә иде. Без Янн белән сөйләшеп утырганда гына да, күрше өстәлдә Англиянең “Куинз Парк Рейнджерс”ы белән “Фулхэм”ыннан да скаутлар утыра иде”.

М’Вила дигәннән, француз актеры Депардье үрнәгендә әлеге илдән тиздән футболчылар да китә башларга мөмкин икән. “Без дә әле, бәлки, французлар белән ныграк кызыксынырбыз”, - диде бу вәзгыятькә бәйләп яңа вице-президент.

Универсиада гаепле

Исхаков белдергәнчә, барлык трансферлар да Бәрдыев белән килешенеп эшләнә. “Бәрдыев күрмәгән, белмәгән уенчы белән кызыксыну ул ахмаклык булыр иде”, - ди бу уңайдан Камил Шамил улы. Ләкин алга таба клуб “зур уенчылар” алмаячак. Чөнки финанс мөмкинлекләр чикле һәм моңа, беренче чиратта, Универсиада сәбәпче икән.

Универсиада дигәннән, уеннар аркасында “Рубин” 10 мартта “Зенит” белән бездә булырга тиешле уенны чит мәйданда (Грозныйда булса кирәк) үткәрергә җыена. Чөнки Үзәк стадионда Универсиада программасындагы җиңел атлетика буенча ярышлар узачак, шул сәбәпле андагы чирәм ямь-яшел булырга тиеш. Ә бу март башындагы уеннарда чирәмне бозмаска кирәклекне аңлата.

Әти теләген истә тотып

Иң соңыннан Intertat.ru хәбәрчесе Камил Исхаковтан аның “Казан нуры” мәчетендә попечительләр советы җитәкчесе булуы һәм бу юнәлештәге эшләре белән кызыксынды. Игътибар итсәгез, мәчет тирәсендә зур төзелеш эшләре, үзгәртеп корулар алып барыла. “Рубин”ның вице-президенты бу нисбәттән 6 февральдә әтисе Шамилнең вафатына ике ел булуын һәм андагы барлык эшләрдә катнашуын әтисенең теләк-фатихасы белән башлануын искәртте.

Биредә мәдрәсә һәм башка кирәк-яракларның төзелүен ул халыкның (бигрәк тә яшьләрнең) дингә күбрәк тартыла башлавы һәм аларга тиешле шартлар тудырырга кирәклеге белән аңлатты. Мәчет тирәсендә күпер төзүче төрекләр хәтта биредә бушка бер тәхәрәтханә дә эшләп куйганнар. Исхаков шулай ук Казанда никахханәләр аз булуын истә тотып, биредә никах тантаналары уздыру өчен дә бүлмәләр булачагын белдерде. “Бар да әтиемнең эшен дәвам итү теләгенә бәйле. Бу эшемне алга таба да алып барачакмын”, - диде Казанда, ниһаять, яңа эш урыны тапкан элеккеге хаким...

 


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ | 31.01.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»