30.01.2013 Матбугат
“Атна вакыйгалары” атналык газета булырмы?
Моннан ел ярым чамасы элек, 2011 елның июнендә, Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар басмаларының кушымтасы буларак, Татарстан хөкүмәтенең “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан оештырылган “Атна вакыйгалары” дип аталган татар телендә басма дөнья күргән иде. Ул баштан атналык газета итеп чыгарылырга планлаштырылган булса да, төрле сәбәпләр буенча (Татарстан бюджетында акча җитешеп бетмәүдәндер инде) айлык кушымта булып кына калдырылды. Шушы килеш тә аны Россиянең төрле төбәкләрендә гомер кичерүче милләттәшләребез үз итеп, яратып өлгерделәр.
Бүгенге көндә “Атна вакыйгалары” 15 төбәктә, егермеләп татар газеталары белән бергә укучыларга 90 меңгә якын гомуми тираж белән таратыла. Аны Башкортостан, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Мари Иле, Сарытау, Төмән, Чиләбе, Киров, Оренбург төбәкләрендә күпләп алдыралар. Быелның декабрендә басманың унтугызынчы саны дөнья күрде инде. Мәртәбәле “Шәһри Казан” газетасының тәҗрибәле журналистлары тарафыннан әзерләнүче “Атна вакыйгалары”нда милләттәшләребез тормышына, халкыбызның бай мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәренә, Ислам диненә кагылышлы төрледән-төрле һәм башка күп темалар яктыртыла.
Менә шушы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле газеталарның мөхәррирләре һәм журналистлары Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе, депутат Разил Вәлиев, “Татмедиа” Республика агентлыгы башлыгы урынбасары Нурия Беломоина, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов, аның киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов, “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин белән очрашып, эшләнгән эшләргә йомгак ясадылар, киләчәккә планнар кордылар.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев үзенең чыгышында татарның гомере буе үз теле өчен көрәшүе һәм соңгы елларда әлеге көрәшнең аеруча көчәюен билгеләп үтте.
- Бу мәктәптә ана телләрен бетерү омтылышына бәйле, - диде ул. - Хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасында мәгариф турында Россия Федерациясе законы карала. Канун төбәкләрдән ана телен өйрәнү-өйрәнмәүне хәл итә торган хокукны үзенә алырга тели.
Кеше бу дөньядан үз теләге белән китәргә теләмәгән кебек бер халыкның да бетәргә исәбе юк. Безгә әлегә милли рух җитешми, ә ул булганда халык беркайчан да үлмәячәк.
Татарстанда без милли мәгарифне ничек тә саклап калырга тырышабыз, ә менә сезгә бу бермә-бер катлаулы, - дип ассызыклады Разил Вәлиев.
Аның фикеренчә, чит төбәкләрдә милли үзаңны булдыруда, телне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда анда яшәүче һәм хезмәт куючы татар журналистларының өлеше зур. Милләттәшләребезне үз хокукларын белергә, якларга өйрәтергә кирәк. Бу эштә сезгә, журналистларга, өметебезне баглыйбыз, дип белдерде депутат.
“Татмедиа” республика агентлыгы башлыгы урынбасары Нурия Беломоина, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов, аның киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов та Россия төбәкләрендә “Атна вакыйгалары”на ихтыяҗ зур булуын, шуңа да кушымтаның географиясен тагын да киңәйтү, андагы язмаларның сыйфатын яхшырту, укучы таләпләрен искә алу мөһим икәнлеген билгеләп үттеләр. “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин алга таба басманы ничек итеп яхшырак итәргә уйлаулары турында сөйләде. Ә моның өчен, Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар газеталарының мөхәррирләре басманы ешрак чыгару кирәклеген әйттеләр. Бу очракта кушымтада аналитик язмалар да урнаштыру мөмкин булыр иде.
Проблеманы уңай хәл итү өчен мөхәррирләр Разил Вәлиевтан бу мәсьәләне Дәүләт Советында тагын бер мәртәбә күтәреп чыгарга соралдылар. Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә бу проблеманы яхшы белә, һәм “Атна вакыйгалары”ның киләчәктә айлыктан атналык кушымта булып үзгәртелүенә ышаныч юк түгел әле.
Рәсемдә: Очрашуда катнашкан Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар газеталары мөхәррирләре.