поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.01.2013 Җәмгыять

Бер кул белән бирәләр, икенчесе белән алалар

Сыра исерткеч эчемлекләр рәтенә кертелеп, аны сату тыелгач, вак сәүдә белән шөгыльләнүче күп кенә эшкуарлар бизнесларын яба башлады. Бу аңлашыла да: урамдагы кечкенә киоск-павильоннарның төп кереме нәкъ менә сыра һәм аның белән бергә алына торган чипсы-сохарилар сатудан гыйбарәт иде бит.

Тиздән киоскларда тәмәке сату тыелачагын да исәпкә алсак, сәүдәгәрләр эшенә “үлем” янаганы көн кебек ачык. Чөнки алар 80 процент кеременнән мәхрүм ителә. Белгечләр исәпләвенчә, кече сату нокталары ябылу белән Татарстанда 5-6 мең кеше эшсез калырга мөмкин. Россия буенча бу сан 500 меңне тәшкил итә.


Савым сыерны сую яхшыга илтерме?


Өстәвенә, быелдан алып үз эшен җәелдергәннәр өчен Пенсия фондына күчерелә торган иминият кертемен бермә-бер арттырып куйдылар. Элек әлеге җыем 26 процент дәрәҗәсендә билгеләнеп, бер минималь хезмәт хакыннан исәпләнсә, 2013 елдан ул ике минималь хезмәт хакыннан чыгып санала. Гадирәк итеп әйтсәк, элек шәхси эшкуарлар Пенсия фондына 14 мең тирәсе салым түләсә, хәзер елына 32 мең сумнан артык күләмдә акча күчерергә тиеш. Әгәр эшмәкәр үзе генә түгел, кеше яллап эшләсә, әлеге сумма шул кадәр үк арта.

Россия җитәкчелеге кече һәм урта бизнеска ярдәм турында матур сүзләр сөйләргә ярата. Эшкуарлык үсешенә ярдәм программалары да шактый булды-булуын. Җитәкчелек кече эшмәкәрлеккә зур ташламалы кредитлар бирү белән булышты, кризис чорында үз эшен башлап җибәрергә теләгән кешеләргә билгеләнгән күләмдә акча бирде, шулай ук грантлар системасы да эшләп килә. Әмма бер яктан ядәм итеп, икенче яктан кыскач, кече һәм урта бизнес үсеше өчен мөмкинлекләр калмый диярлек.

Хөкүмәт вәкилләре кече һәм урта бизнес чәчәк атканда, безнең икътисадыбыз да тотрыклы булачак, дип әйтеп килә. Гамәлдә исә үз эшен ачкан эшкуарларны әкренләп бөлгенлеккә чыгару юнәлешендә эш алып барыла кебек. Быелдан арттырылган салым күп кенә бизнес вәкилләрен тәмам төшенкелеккә салды. Эшкуарлар бу дәрәҗәдәге җыем бизнесны талау дип белдерә. Россиянең бүгенге салым сәясәте нәтиҗәсендә зур көч куеп аякка бастырылган кече бизнесны туктатырга туры киләчәк дип борчыла алар.

Пенсионерлар эшкуарларны "ашый"

Авыл җирендә эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә бигрәк тә авырга туры киләчәк. Болай да очын-очка ялгап килүче сәүдәгәрләр җилкәсенә әлеге үзгәрешләр күтәрә алмаслык йөк булып ятачак. 5-6 мең керем алып эшләүче “бизнесменнар” инде хәзер үк күпләп үз эшләрен яба башлаганнар.

Әле бит салымнарның артуы соңгы тапкыр гына түгел. Әйтик, 2014 елдан Пенсия фондына иминиятләштерү җыемы ике ярым, ә 2015 елда - 3 минималь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә башлар дип көтелә. Дәүләтнең башка чарасы юк - фондның артканнан арта барган пенсияләрне түләргә акчасы җитми. Белгечләр чыгымнарның шул рәвешле үсеше күпләрне эшсез калдырачак, яшерен эшкуарлыкны җәелдерәчәк, дип кисәтә.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 30.01.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»