|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2013 Сәясәт
Паспортка күп калмады2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә паспортларны пластик картага алмаштыра башлаячаклар. Кәгазь паспортлар исә 2025 елның 1 гыйнварында тулысынча гамәлдән чыгачак. Бу турыдагы нигезләмә ике көн элек Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы сайтына урнаштырылган. Документны Россиянең федераль миграция хезмәте эшләгән. Нигезләмәне төзүчеләр кәгазь паспортларны пластик картага алмаштыру кәгазь боткасын киметергә ярдәм итәчәк, юридик яки башка дәүләт хезмәтләре күрсәткән вакытта кыңгыр эшләр башкаруны чикләячәк дип хәбәр итәләр. Алар фикеренчә, пластик карта куллану өчен дә уңайлырак, аңа зарар килү мөмкинлеге дә азрак.
|
Иң күп укылган
|