поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.01.2013 Мәдәният

Искәндәр Сакаев: “Театрларны бер калыпка салуга кискен каршы мин” (ФОТО)

Әлмәт татар дәүләт драма театрының җитмеш елга якын тарихына күпме актер, режиссер, рәссам, хореограф, музыкант, күпме җитәкче язылгандыр?! Бу зур исемлектән Әлмәт театры турындагы “көчле труппа”, “экспериментларга тәвәккәл театр” кебек бәяләрдә кемнең өлеше зуррак булуын аерып әйтү авыр. Шунысы мәгълум, театрның режиссерлардан бәхете бар.

Театрның алтын фондына керерлек спектакльләр сәхнәләштергән Габдулла Йосыпов турында акка кара белән язылган тарихи сәхифәләрдән укысак,  гаҗәеп педагог, талантлы шәхес Гали Хөсәенов турында Әлмәт сәхнәсен тоткан  “алтын багана” - өлкән буын артистлар авызыннан ишетеп беләбез. Зәкия апа Туишева, Байрас Ибраһимовларны спектакльләре аша таныйбыз. Театр тарихы читтән чакырылган режиссерларга да бай: Фәрит Бикчәнтәев, Илдар Хәйруллин, Ринат Әюпов, Фаил Ибраһимов, Македония режиссеры Звездана Ангеловска, Петербургтан Искәндәр Сакаев... Искәндәр сәхнәләштергән “Гашыйк Кәриб” спектакле театр елъязмасына “иң уңышлы” дип язылганнарның берсе булыр. 5 театр фестивалендә катнашып һәммәсендә җиңү яулады ул. “Россиянең иң яхшы 100 товары”  Бөтенроссия бәйгесендә ике исем һәм “Ел яңалыгы” статусына ия булды. Бүген режиссер безнең театрда Б. Брехтның “Туй” (“Мещанская свадьба”) спектаклен сәхнәләштерә. Репетициядән бушаган арада төньяк башкаладан килгән милләттәшебез театр сәнгате, милли театрлар, татар мәдәнияте турында фикерләре белән уртаклашты.

Үзе турында

 1995 нче елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (профессор Рифкать Исрафилов остаханәсе), бер үк вакытта ВГИК та режиссерлык курсларын тәмамлаган. МХТ (МХАТ) мәктәп-студиясе каршындагы магистратурада һәм Мейерхольд исемендәге үзәктә Валерий Фокин остаханәсендә белемен  күтәргән. Япония режиссеры Тадаси Судзукиның башкару сәнгате үзәгендә  (Тога шәһәре) стажировка узган.

Иҗат юлын Искәндәр Сакаев Уфа “Нур” театрында актер һәм режиссер булып башлаган. Соңрак Стәрлетамак рус драма театрында, курчак театрында эшләгән. “Башкортостан” ДТРК сендә, Башкорт дәүләт филармониясендә эш тәҗрибәсе бар. Дахау фашист концлагеры тоткыны Вәли Бикташев язмышына багышланган  документаль фильмы буенча таныш. Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театрында (Санкт-Петербург) режиссерлыгы билгеле факт. Бүген ул “ирекле рәссам”. Иҗади багажы – утыздан артык спектакль.
 
Француз язучысы һәм режиссеры Жан Кокто режиссерлар турында “алар өч төрле була: акыллы, уйлап табучан һәм күпчелек” дигән фикер әйтә. Искәндәр Сакаевка бу бәяләмәнең беренче икесе, аеруча “уйлап табучан”дигәне тәңгәл.

Татар мәдәнияте - бәһале

Искәндәр Сакаев татарның урыслашкан талантлы улы. Гаиләсендә татар телен әти-әнисе яшерен сүзләре булганда, балалары аңламасын өчен генә кулланган. “Бабайлар да телне белергә кирәк” дип урыс телендә акыл саталар иде, дип искә ала Искәндәр. Төрле шәхесләр белән аралашуы, төрле мохиттә, төрле “мәктәпләрдә” гыйлем эстәп йөрүе дә сәбәпче булгандыр, элегрәк Искәндәр үзен “космополит” (дөньяви киңлек идеялары тарафдары, бөтен дөньяны Ватаны дип танучы, гомумкешелек кыйммәтләрен билгеле бер милләт, дәүләт ихтыяҗларыннан өстен куючы) буларак сизә. Милләт вәкилләренә хас хөсетлек тә аны бездән бераз читләштерә, күрәсең. Ләкин “кан тартуы” көчлерәк икән. Хәзер ул үзен “татар милләте вәкиле” дип таныта һәм аның белән горурлана. “Татар уян” гәҗитендәге бәхәсләрне күзәтә. Шул күзәтәләреннән чыгып, бүгенге халәтне дә күздә тотып, “дәүләтчелек булган очракта татар теле яшәячәк”,- дип ассызыклый ана теле байлыгы “сайрак” милләттәшебез. Әңгәмә барышында “ничә гасырлар дәвамында таркатырга көчәнәләр, ниятләре барып чыкмый”, дип  алда әйткәненә каршы да чыкты ул. Татар телен мәҗбүри укыту кебек алымга тискәре мөнәсәбәтен белдерде. Мәҗбүрият отышлы юл түгел аныңча! Ләкин ул үзе советлар заманында мәҗбүри урыслаштыруның “уңай” нәтиҗәсе, югыйсә. Хәер, сүз ул хакта түгел.  Искәндәр Сакаев фикеренчә, театр нәкъ менә телгә кызыксыну уяту кыры. Милли мәдәният “авыл символы” булудан арына алса, сыйфаты камилләшсә, тел белән кызыксыну, аңа ихтыяҗ артачак. Милли театрларда эш тәҗрибәсе булган режиссер “татар мәдәнияте “конвертируема”, ягъни теләсәң кемгә сату үзлегенә ия  дигән фикердә. Коры икътисад термины белән атаса да, режиссерның бу бәясе татарның сәнгать әсәрләре ирекле сату, алмашу дәрәҗәсенә күтәрелгән дигәнне аңлата.  Димәк, без халыкара мәйданга сатарлык “товар”,  “хезмәт” җитештерүчеләр (Юкка гына, Искәндәр Сакаев куйган “Гашыйк Кәриб” “Россиянең иң яхшы товары” бәйгесендә отмаган икән.Л.М.)

Яңалыкка да чама кирәк

ХХ гасыр ахырында үзен нык сиздергән һәм  кешене, кешелекне глобаль үзгәрешләргә этәргән, аның күзаллавын үзгәрткән яңа технологияләр дөньясын берәү “театр сәнгатенә ләхет алучы” дигән. Кунак-режиссер “ләхетче түгел, киресенчә, яшәтүче” дигән фикердә. Чөнки яңа технологияләр ярдәмендә мәгълумат алмашу тизләшә,  үзеңне, шөгелең белән таныту мөмкинлеге арта. Дөрес, бу мәсьәләгә караш бер төрле түгел. Амбивалент халәт бу. Нинди дә булса яңалык гел яхшы яки начар гына була алмый. Мисал өчен, дары, атом энергиясе куллану даирәсенә карап яхшы яки начар булырга мөмкин. Театр өчен яңа технологияләр дә шулай. Хәзер алар театрда даими кулланыла. Искәндәр Сакаев аларга сирәк мөрәҗәгать итәм, ди. “Һәр яңалык, һәр табылдык инструменталь юнәлештә булсынмы ул, техника-технологиягә бәйлеме спектакль контекстына бәйләнгән, я булмаса драматургия таләбе булырга тиеш”. Гомумән, кабатланудан качар өчен  бүгенге вәзгыятьтә режисерларга ел саен үзгәрү, мәктәбен алыштыру мәхкуль. 2012-2013 нче сезонга планнарына күз салсаң, режиссер Сакаев ким дигәндә 8 төрлегә әверелергә әзер.

Төрлелек һәм миллилек

- Дөнья күләмендә дә, Рәсәйдә дә театрлар бихисап. Аларны бер калыпка салуга кискен каршы мин. Мәскәү, Питер театрлары бер катламны тәшкил итә. Әле бу шәһәрләрдә дә “башкала катламына” кертмәстәйләре күп. Без Новосибирски, Омски, Самара, Пермь, Кострома театрларын “провинциаль” дияргә күнеккән. Ләкин алар шулкадәр көчле, хәтта башкаланыкылардан күпкә алда бара. Милли театрларны исә аерым критерийлар буенча бәяләргә кирәк. Бу түбәнлеккә ишарә түгел. Биредә кагыйдәләр башка. Кече шәһәрләр театрлары фестивалендә безнең театрны (Әлмәт театрын әңгәмә барышында ул берничә тапкыр шулай атады Л.М.) күзәткән, башта “тактасын тактага сүткән” тәнкыйтьчеләр моны соңрак үзләре таныды.  Рус театрларына хас алымнарны,  яисә бүген популяр Яңа драманы милли театрларда саклык белән кулланырга кирәк. Яраклашу, тигезләшү ялгышлык.  Безгә, киресенчә, үзенчәлегебезне (“инаковость”) үстерү тиешле. Бу мәсьәләдә японнарның Судзуки театры ачык мисал. Аванград һәм традициянең югары үрнәге ул һәм бөтен дөньяга танылган театр. Мин үзем милли драматургияне  (сүз классика турында түгел Л.М.) сәхнәләштерергә алынмыйм. Ярлылыгы сәбәпле... Милли традицияләрне истә тотып, дөнья классикасын куйсам татар мәдәнияте өчен файдам мең артык. Шекспир “Пандора тартмасы” түгел ләбаса, татар телен җимерми. Димәк, татарныкы булсын өчен әсәрнең  “түбәтәйле” һәм “чабатадан” булуы да шарт түгел.

“Ирекле рәссам” һәм Әлмәт

- Төрле театрларда, төрле актерлар белән эшләү торгынлыкка киртә, үзеңдә яңалык ачканчы казыну мөмкинлеге, әлбәттә. Шулай да мин бик теләп стационар театрда эшләр идем. Ләкин  минем шартларга тәңгәл, иркенлек өчен мәйдан биредәй тәкъдим  ишетелми. Мине “бәйләргә” теләүчеләр юк (Көлә). Әлмәткә әйләнеп кайткач, шуны ачык аңладым: кан төркемнәребез бер. Син белгән, сине аңлаган кешеләр булуы шәп (Менә ни өчен ул якын итеп Әлмәт театрын “безнең театр” дигән. Л.М.). Әлмәттә шунысы ошый: труппа да, театр директоры да, сәнгать җитәкчесе дә иҗадилар. Җитәкчелектә авантюра башлангычы ярылып ята: кайсы татар театрының Македониядән режиссер чакырып, италияле Гоцциның “Болан-патша”сын куярга тәвәккәллеге җитә?! Бу үтә экстремаль идея! Кече шәһәрләр театрлары фестивалендә күреп тәнкыйтьчеләрнең дә тәмам исе киткән моңа... Тамашачы зәвыгына ияреп “ятак астындагы сөяркә” турындагы “очсыз” комедияләр куючыларны аңламыйм. Шул юнәлештә эшләњчеләрнең “бөек рус психологик театр традицияләрен  саклап калу” турында сөйләүләре гайре табигый хәл.

Татар театрына яңа алымнар, яңа темалар зарурилыгы турындагы фикер сөрешеннән режиссерның Әлмәт театры сәхнәсе өчен бу юлы Бертольт Брехтны сайлау сәбәбе аңлашыла. Немец драматургы “эпик театр” теориясен тудыручы буларак билгеле. “Читтән караш эффекты” бу теориянең мәҗбүри элементы санала. Ягъни драматург һәм режиссер вакыйгаларны тамашачыга гадәти күренештә түгел, ә  көтелмәгән яктан ача, мәгънәсен тирәнрәк аңлау мөмкинлеген тудыра. “Темасы да интернациональ – туй. Ә туйда, ул нинди генә булмасын, каршылыклар бер кысаларда... Сатирик юнәлештәге мөнәсәбәтләр тарихы бу. Безгә хас, безнең турында. Ул татар театрында моңарчы  күрелмәгән алым белән бирелә. Аны хәтта минем калып (стандарт) дип тә булмый. Уртак тырышлык белән татар Брехтын тудырабыз (Даниягә нацистлар басып кергәч 1941 нче елда Брехт СССР аша АКШ ка юл ала. Шул сәфәрендә драматург Татарстанга да кагылган, дигән имеш-мимешләр бар. И.С.). Күрми калмагыз!
 

1

2

3


Ләйләгөл МИНАЕВА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»